Математика патшалыгына сәяхәт
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_patshalygyna_seyahet.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләшкән шөгыль.

Математика патшалыгына сәяхәт.

Программа эчтәлеге.

Бурычлар.

-Балаларның хәрәкәт күнекмәләрен кабатлау:алга хәрәкәтләнеп рбручтан обручка сикерү, тупны кәрзингә ату, дуга астыннан шуышырга.

-20 эчендә санау күнекмәләрен ныгытырга;

-атна көннәрен эзлекле атый белүләрен хупларга;

-саннарның урнашу тәртипләрен белүләрен камилләштерергә;

- ритмик хәрәкәтләрне музыка га тәңгәлләштереп дөрес башкарырга өйрәтергә;

-балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләүләрен, игътибарлыкларын, хәтерләрен үстерергә;

-хәрәкәтләрне коллектив белән башкара белүләрен , оешканлык, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләргә;

-математика белән кызыксынуларын,шөгыльләнергә теләүләрен тәрбияләргә.

Материал һәм җиһазлар:кечкенә туплар, кәрзиннәр, обручлар,канат, цифрлар, презентация,  проектор, компьютер.

Эшчәнлек барышы.

Кереш өлеш.

Ишек шакыла Тәрбиячегә хат бирәләр.

Тәрбияче: -Балалар, бу нәрсә?

Балалар: -Хат.

Тәрбияче хатны укый:

“Исәнмесез, кадерле балалар. Сезне Математика патшалыгының патшабикәсе сәламли. Явыз сихерче минем ярдәмче дусларымны сихерләде, ә сихерне кире кайтару өчен ул урлаган магик кристалл кирәк. Без барлык сынауларны да үткәч ул аны кире кайтарачак. Сезне түземсезлек белән үземдә кунакта көтеп калам.

Хөрмәт белән Математика патшалыгының патшабикәсе.”

-Балалар, ярдәм итәбезме патшабикәгә?

-Әйе.

Төп өлеш.

-Балалар, безнең юл җиңел булмаячак.Безгә упкын өстеннән тигезлек саклап  канат буенча чыгарга кирәк Сез әзерме беренче сынауга?

-Әзер.

(Колоннада берешәрләп уң як белән аякларны терәп канат буенча атлау, куллар билдә) .

Математика патшабикәсе каршы ала:

-Исәнмесез, кызлар, малайлар. Ниһаять, мин сезне көтеп алдым .Сез минем хатны алдыгызмы?

-Әйе.

-Экранга карагыз әле, безне кем каршы ала?

(1слайдта бака рәсеме):

-Кадерле балалар, аякларыгызны чылатмыйча, түмгәктән түмгәккә генә сикереп сазлыкны үтеп чыгыгыз һәм атна көннәрен атап чыгыгыз.

Балалар сикерәләр һәм атна көннәрен санап чыгалар.

-Булдырдыгыз, балалар.

Экранда 2слайд (Аю рәсеме)

-Безне кем каршы ала?

-Аю.

-Аның исеме Мишка. Мишка математиканы бик ярата, шулай ук уйнарга да.Сезнең өчен туплар эзерләп куйды. Ләкин явыз сихерче аларны бер савытка тутырды. Кәрзиннәргә нинди саннар язылган, шуның кадәр тупларны санап, кәрзиннәргә салырга булышыгыз әле.

(Балалар кәрзингә туп ату күнегүен башкаралар).

-Молодцы!

-Балалар, карагыз әле безнең юлда нәрсә ул?

-Мәгарә. (Экранда мәгарә рәсеме).

-Бу мәгарә гади түгел. Анда цифрлар яши. Ләкин явыз сихерче аларны бутап бетергән. Аларга үз урыннарын табарга  ярдәм итегез әле.

Балалар цифрларны үз урыннарына куялар. Аннан соң дуга астыннан шуышып чыгалар.

-Балалар, юлыбызны дәвам итәбезме?

-Әйе.

-Кем безне каршы ала? (Экранда дракоша рәсеме).

-Дракоша.

-Дракоша мәсьәләләр чишәргә, табышмакларга җаваплар табарга бик ярата . Ул сезгә дә мәсьәлә-табышмаклар әзерләгән. Тыңлагыз әле.

1.Биш карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын икәү өстәлде,

Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач,

Очып китте берсе.

Саныйм әле: чыбыкта

Калды икән ничәсе?

2.”Бер атнадан кайтам”,-диеп,

Әти читкә киткән иде,

“Бер көн үтте, ике көн...”-дип,

Зилә шундый көткән иде.

Әти кайтты атнадан соң

Тагын ике көннән генә.

Ничә көннән кайткан инде?

Ягез әле, кемнәр белә?

Физминутка.

-Уң кул кайда?                        Уң кулны уң якка сузалар

-Ул монда.                                Кулларны чәбәклиләр,

-Сул кул кайда?                        Сул кулны сул якка сузалар,

-Ул монда.                                Кулларны чәбәклиләр,

-Куллар алда,                        алга сузалар,

-Куллар артта,                        артка,

-Куллар өстә,                        өскә,

-Һәм янда,                                төшерәләр.

-Яхшы шөгыльләндек, ял иттек, хәзер алга барабызмы?

-Әйе.

-Ә хәзер экранга карагыз. (Экранда дидактик уен “Артык предметны тап”).

-Бу уенда да сихерче үзенең явызлыгын эшләгән. Кайсы предметларның артык икәнен табарга булышыгыз әле.

-Молодцы, балалар!

Йомгаклау.

(Экранда комета рәсеме).

-Нәрсә безгә якынлаша? (Ишек артында  комета төшкән тавыш. Патшабикә ишек артына барып карый һәм магик кристаллны таба.)

-Карагыз әле, бу минем магик кристаллым. Сихерче үзенең әйткән сүзен үтәгән. Минем инструментымны кире кайтарган. Бу сезнең тырышлык, тапкырлык, җитезлек аркасында булды .Мин бик рәхмәтле сезгә.

-Минем инструментым үзенең тылсымлы көчен югалтмадымы икән? Тикшереп карыйм әле. “Әфсен-төфсен, капчыгым барлыкка килсен...” Шоколадлы капчык барлыкка килә. Балаларны шоколад белән сыйлый.

-Рәхмәт.

-Балалар, сезгә әкияти сәяхәт охшадымы? Минем патшалыкка тагын килергә теләр идегезме? Күбрәк нәрсә исегездә калды?

-Сау булыгыз. Очрашканга кадәр.

-Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өч күз патшалыгына сәяхәт.

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на д...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара....

Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуБелем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен ка...

Көз патшалыгына сәяхәт

Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг...

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Тәрбияче: Гайзуллина Л.Р.Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күңел ачу кичәсе.“Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт”.Максат: балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзл...

"Кыш бабай патшалыгына кунакка"

                               Тема: «Кыш  бабай  патшалыгына  кунакка» Максат: Я...