"Кыш бабай патшалыгына кунакка"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

                                 Тема: «Кыш  бабай  патшалыгына  кунакка»

 

Максат: Яңа ел бәйрәменә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларның лексик сүзлеген баету.

3. Үстерү танып-белү , кызыксыну.

4. Кызыксынучанлык, ярдәмчеллек тәрбияләү.

5. Балаларның вак моторикасын үстерү.

   

Белем бирү өлкәсе

1. Сөйләм  үсеше

2. Иҗтимагый коммуникатив үсеш.

3. Социаль-коммуникатив үсеш.

4. Нәфәсәти- сәнгати үсеш

5. Физик үсеш

Эшчәнлек төре: Әңгәмә,уен, хәрәкәт, , сюрприз-момент.

Җиһазлау: экран,бүлмә бизәлеше, презентация.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminar_zanyatie_prav.docx29.38 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Тема: «Кыш  бабай  патшалыгына  кунакка»

Максат: Яңа ел бәйрәменә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларның лексик сүзлеген баету.

3. Үстерү танып-белү , кызыксыну.

4. Кызыксынучанлык, ярдәмчеллек тәрбияләү.

5. Балаларның вак моторикасын үстерү.

   

Белем бирү өлкәсе

1. Сөйләм  үсеше

2. Иҗтимагый коммуникатив үсеш.

3. Социаль-коммуникатив үсеш.

4. Нәфәсәти- сәнгати үсеш

5. Физик үсеш

Эшчәнлек төре: Әңгәмә,уен, хәрәкәт, , сюрприз-момент.

Җиһазлау: экран,бүлмә бизәлеше, презентация.

                                          Эшчәнлек барышы:

Балалар  түгәрәккә басалар

Тәрбияче: Хәерле көн балалар!. Буген бездә гади генә көн түгел.  Карагыз әле безгә нинди матур кунак апалар килгән. Эйдәгез алар белән исәнләшик.  (балалар исәнләшә). Исәнмесез апалар!

Ә хәзер үзебезне сәламлик.

Хэерле көн агачлар!

Хәерле көн кошлар!

Хәерле көн табигать,

Хәерле көн дуслар! ( кочаклашып алалар)

Т. Мотивация: (гаҗәпләнү белән сорый.) Балалар игътибар итегез эле! Буген безнең бакчабыз бигрәк тә матурланган.Нәрсә үзгәргән сон бакчабызда?

Б: Балалар җавабы. Матур шарлар эленгән, Чыршы барлыкка килгән.

Т: Әйе балалар  чыршы. Нәрсәгә шулай матур киенде микән ул?

Б: Балалар җавабы

-Э нәрсәгә без Чыршыны шулай бизибез?

Б: Балалар җавабы Яңа ел бәйрәме җитә( җавап торле булырга момкин, Яңа ел бәйрәме җавабын алырга тырышабыз)

Т: балалар! Э сез өйләрегездә чыршы бизәдегезме соң әле?

Б: балалар җавабы  торле булырга момкин

Т: Балалар мин бик шат. Балалар карагыз әле ниндидер хат бар монда.

Адресын укыйк әле. (бергә адресны әйтәләр.Без Татарстан Республикасы, Саба районы, Түбән Симет авылы, “Ромашка” балалар бакчасына) Конвертта да нәкъ шулай язылган.

Т:  Димәк, бу хатны безгә җибәргәннәр.

Балалар хат эчендә табышмак һәм карта бар икән,башта табышмакны укыйк әле.Ә сез җавап бирерсез.

  Т: Кем соң сезгә ел да матур

Яңа ел алып килә?

Матур- матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?        

Б:  Кыш Бабай 

Тәрбияче: Бик дөрес балалар - Кыш бабай.

 Хатны ача карта курә.

Нәрсәләр бар икән монда?

магнитлы тактага –Урман - Кыш бабай өе - Кыш бабай(капчыгы белән).

Бу карта бн ни эшлэрбез икән сон балалар

Б: балалар җавабы.

Т: Балаллар минем башка бик шэп идея килде бит эле. Безнең бакчада бит тиздән Яңа ел бәйрәме утәчәк. Чакырабызмы кыш бабайны узебезнең бәйрәмгә?

Б: Балалар җавабы

  • Балалар без сезнең белән Кыш бабайның кая яшәгәнен өйрәндек бит шулаймы. Әйдәле Алинә күрсәт әле безгә Кыш бабай кайда яши әле безнең.

Балалар җавабы

Төньякта Сухона елгасы ярында, борынгы  Бөек Устюг шәһәре урнашкан.

Боек Устюг шәһәреннән ерак тугел нарат урманы эчендэ бик матур   әкияти йорт тора.  Һәм бу йортның хуҗасы - Россия Кыш бабае.

Т.: Молодец Алинә. Бик дөрес балалар.

Барабызмы балалар кыш бабайга, чакырабызмы кыш бабайны бэйрэмгэ?

  •  балалар без хаттагы  картада күрсәтелгән уклар буенча барып , биремнәрне үти алсак, Кыш бабайны һичшиксез табарбыз.

Сез әзерме юлга? Урамда бик салкын бит. Ничек киенэбез эле без суык коннәрдә.

Иң башта без киябез

Калын, җылы чалбарны.

Аякларга киябез

Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте)

Йомшак, җылы туныбыз

Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү)

Аннан без киябез

Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте)

Нәни кулларыбызга

Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күрсәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

Менэ киенеп тэ беттек.

Инде хэзер Урамга чыгыйк

Нэрсэ белән барабыз инде балалар Кыш бабай янына. ЭЭ безнең күзгә куренмәс  тылсымлы чангыларыбыз бар икән бит шулар белән барырбыз ямегез.

Лэкин чаңгылар биремнәр утәгәч кенә юлга кузгала алалар.

Беренче бирем

Кыш, яңа ел темасына картиналар буенча эңгәмэ.

1.Рәсем. Яңа ел бәйрәме балалар, Кыш бабай Кыш, яңа ел темасына картиналар буенча эңгәмэ. (Алинә, Сәит, Назгол)

2.Рәсем. Кар кызы балалр белән.

 Биремебезне үтәдек.Эйдәгез  Тылсымлы чангыларыбызны киик тэ  юлга кузгалыйк.

.

  Чангыда барган кыяфэт ясыйлар.  Тэрбияче туктый. Ардыгызмы балалар эйдэгез җылынып бер ял итеп алыйк.                        

Әйдәгез уен уйнап алабыз.

Без суыктан курыкмыйбыз,

Куллар белән колакларны,

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез,

Аякны күтәрәбез.

Урында сикерәбез.

Аннары йөгерәбез.

Суыктан курыкмыйбыз.

-Булдырдыгыз, балалар!

Тәрбияче: Әйдәгез, тагы юлга кузгалдык. Кидек чангыларны Атлап китәләр дә -каршыларында эзләр.(Куян эзләре).Карагыз әле балалар- Куян эзләре. Ә Куян кайда яши?

Куян урманда яши.

Без хәзер Куян эзеннән урманга барып җитәчәкбез.

Урман күренеше. Менә балалар, без урманда, безнең алдагы бирем.

Балалар карагыз әле, монда бик зур кар көрте. Әйдәгез сикереп чыгабыз.

Көрт артыннан Куян чыга.

Исэнмесез балалар кая юл тотасыз

Балалар җавабы.

Балаллар мина ярдэм итегез эле  -Балалар  рәхәтләнеп тау шуар өчен кар бик күп кирәк ди Кыш бабай.Ул сездән кар ясарга булыша алмассызмы дип сорый.мин Үзем генә өлгерә алмый. Бергәләп булышыгыз эле мина?

 (куян Балалар белән бергәләшеп кар ясый).

Куян -Менә балалар нинди матур тау ясап куйдык. Ошадымы сезгә?

Куян:- рәхмәт сезгә балалар. Кыш бабай оенә дә ерак калмады инде. Сез юлыгызны дэвам итегез.

Т: Бу биремне дә үтәдек. Чангыларбызны тагы киик тә юлыбызны дэвам итик.

Менә бит Кыш бабайның өенә килеп тә җиттек. (Матур өй-ялтыравыклар белән бизәлгән ойгэ кергәнче  Әйдәгез әле балалар Кыш бабай турында бик  матур шигырь сөйләргә кирәк икән, кайсыгыз сөйли?

Бер бала сөйли:

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

Кыш әби чыга: Исәнмесез, балалар? Исән сау килеп җиттегезме? Кыш бабай бүләкләргә кибеткә киткән иде!

Менэ Кыш бабай сездән килгән хатларны укып утыра иде.  Кая бу хатлар арасында сез язган хатлар да бармы икән?

Карагыз эле

Балалар уз хатларын таныйлар (Сюрприз момент)

Кыш әби: балалар менэ сезнең дә хатларыгыз Кыш бабайга килеп җиткэн.

Балалар әйдәгез бер уен уйнап алабыз. 6 кар бөртеге куела. Кар бөртеге тирәли матур итеп биергә һәм көй туктагач, кар бөртеге янына барып басарга. Ахырдан калган балага бүләк.

Т: Балалар кыш бабабызны Бәйрәмгә кунакка чакырыкмы инде.

Кар әби Кыш бабайга безнең бакчабызда Тиздән бик тиздән яңа ел бәйрәме уткәреләчәк. Кыш бабай балалар бакчасына  бәйрәмгә килсен. Без аны бик котәбез.

К ә: хай рәхмәт балалар Кыш бабайга Җиткерермен сезнең чакыруны, Хәзер эшләрен бетерердә ,  сезнең яныгызга килеп җитәр!

- (Кар әби кынгырау алып чынлата )

Тәрбияче, балалар белән күзләрен йомып эйлэнэлэр дэ. Кынгырау чыңына бакчага катып җитэлэр.

Тәрбияче: Менә балалар, кайтып та җиттек.

Рефлексия.  Балалар без буген нинди яңалык белдек?

Буген ойгә кайткач сез нәрсә турында сойлисез?

Кемнәргә сойлисез?

Э хэзер балалар эйдәгез узебезнең бэйрэмгэ Кыш бабайны каршы алырга ашыгыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өч күз патшалыгына сәяхәт.

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на д...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара....

Математика патшалыгына сәяхәт

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы...

Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуБелем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен ка...

Көз патшалыгына сәяхәт

Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг...

Бабай килгән кунакка

Тема « Бездә кунакта- бабай » Максат: Нәтиҗәле эшчәнлек төрен оештыру аша сөйләмне аңлау һәм татар телендә сөйләшәсе килү теләге уяту.Тәрбия бурычы: Татар теленә кызыксыну уяту.Үстерү...