Эх,күңелле соң җәйләр
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Самигуллина Лилия Марсовна

Выполнила Самигуллина Л.М.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ehkunelle_son_zhylr.docx18.21 КБ

Предварительный просмотр:

Эх,күңелле соң  җәй !

             (зурлар группасы өчен балалар иртәсе)

Тәрбияче:Хәерле көн,балалар.Бүген мин сезгә бик матур рәсемнәр алып килдем ,ошыймы сезгә ?Бу рәсемнәрдә сез кайсы ел фасылын күрәсез?Ә җәй сезгә ни өчен     ошый?(балаларнын җаваплары тыңланыла).  Балалар, ә сез җәй турында нинди шигырьләр беләсез,сөйләп бирегез әле.                                                                                                                    

Мәликә: Әйдәгез урманга һәм кырга

        Табигать китабын укырга

        Бу китап гаять зур,гаять бай.

        Анда бар :җир ,су,күк,  кояш, ай.

Раиль:Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

Җиләк белән сыйлады,

Шатлык эчкә сыймады.                                                                                                                                                                                                                                                                          

Энҗе:Дәү әнием бакчачы ,

Бакчасы да бакча соң:

Ачып керсәң капкасын,

Җәйгә аяк басасың.

Гөлләре дә гөлләре ,

Пыяладан өйләре .

Менә һөнәр ичмасам

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә ,аның бөтен көннәре.        

Тәрбияче:Рәхмәт  ,сезгә балалар.Җәй турында бик матур шигырьләр беләсез.Әйтегез әле, ә  җәен сез нинди уеннар уйнарга яратасыз ?                                                                                                          

(Балаларның җаваплары тыңланыла)

Тәрбияче:Ә уйный башлар өчен матур санагыч кирәк,шулаймы?Мин сезгә бүген матур санагыч өйрәтәм:

            Җыелганнар кошкайлар-

Безнең нәни дускайлар:

Песнәк,чәүкә,саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син карга , син чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык!

(Балалар белән “Казлар-казлар “сүзле- хәрәкәтле уенын уйныйбыз  )

Тәрбияче:Балалар ә сез җәен әти –әниләрегез белән бик күп җирләрдә булдыгыз ,ял итәргә туган илебездә генә түгел ,чит илләрне дә күреп кайттыгыз.Ә хәзер сүзне сезгә бирәбез.(берничә баланың сөйләве тыңланыла)

Тәрбияче :Рәхмәт,сезгә балалар .Безнең барыбызга да сезнең чыгышыгыз ошады.Сезнең белән бергәләп киләсе җәйләрне көтәсе генә калды.Эх,күңелле соң җәй айлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...