осенний сценарий “КӨЗБИКӘНЕҢ ТУГАН КӨНЕ”
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему

Юмагулова Маргарита Талиповна

для старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozbiknen_tugan_kone.docx31.21 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                                                   “КӨЗБИКӘНЕҢ ТУГАН КӨНЕ”

                                      ЯФРАКЛАР БЕЛЭН БИЮ КОМПОЗИЦИЯСЕ

Алып баручы: Хәерле көн, балалар! Хәерле көн килгән кунаклар! Без бүген  

                         сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Бу иң матур  

                          бәйрәмнәре- безнең берсе – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

1 бала- Әллә төсле яңгыр яуган бакчабызның өстенә

            Әллә инде төне буе төсле җилләр истеме.

            Яфракларны алтын белән кем төнлә бизәп йөргән?

            Танымыйча торам икән бакчабызга

Все- Көз кергән!

2 бала- Көз килде, көз килде, көз быел бик тиз килде,

             Тирәкләр, гөлләр,агачлар, сарыдан күлмәк киде.

3 бала- Көзге җил сукмакларга яфраклар сибеп йөри,

              Шаяртып, уйнап-көлеп, битләрдән үбеп йөри.

                                             “ЯФРАКЛАР БӘЙРӘМЕ” ҖЫРЫ

4реб- Лето быстро пролетело, ветерком прошелестело,

          Осень в окна к нам глядит, частым дождичком стучит.      (вых 2 с зонтом)

5реб  с зонт- А нам дождик нипочём- любим мы гулять с зонтом!

                  Слушать тихий листьев шелест,  ведь наш зонтик- просто прелесть!

6дев-А как приятно под дождем шептаться с зонтиком вдвоем

            И даже можно зонтик взять и под дождем потанцевать!

                                               ТАНЕЦ С ЗОНТИКАМИ

7реб- Как прекрасна осень в Бугульме! Парки -в золоте и в тишине!

           Шелест листьев под ногами, нет уж птичьих стаек с нами.

 8реб- Закружится ветер под песню дождя,  листочки под ноги нам бросит,

           Какая красивая эта пора! Пришла к нам опять чудо-осень!

                                       ПЕСНЯ “КТО СКАЗАЛ, ЧТО ОСЕНЬ»  (саескан оча)

Саескан: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Мин Саескан булам.

                Койрыгымда төрле хәбәрләр алып киләм. Менә бүген дә ашыга-ашыга  

                очтым, озын юллар үттем. Сезнең өчен хатым бар! Алыгыз!

Алып баручы: Рәхмәт, Саескан! Син чын дус икәнсең. Рәхим ит көзге бәйрәмгә!

                         Безнең белән күңел ач!    Хатны ачып карыйм әле, анда нәрсәләр бар икән? Ой, балалар, бу хат Көзбикәнең үзеннән икән!.. Беләсезме, аның бүген туган көне һәм ул аны безнең белән бәйрәм итәргә тели. Озакламый, Көзбикә килеп тә җитәчәк! Ә безнең әле бер әйберебез дә юк: бакчадан  яшелчәләр дә, җиләк-җимешләр дә җыелмаган. Аларны җыеп, Көзбикә килүенә өстәл табыны әзерләргә кирәк. Балалар, сез миңа ярдәм итәрсезме?

 1Озын, яшел – түтәлдә,

  Сары, тозлы – кисмәктә.     Балалар: Кыяр ( бала кэрзинге сала).

 2Үсеп утыра бер чүлмәк,

   Өстенә кигән йөз күлмәк.                                          Балалар: Кәбестә

3Түтәлдә яткан чагымда тулам ай кебек.

  Бәлешкә ярып куйганда эчем сары бал кебек.        Балалар: Кабак

4 Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән.

   Ашка тәм һәм төс бирер, кем әйтер соң, кем белер?      Балалар: Чөгендер

5 Җир астында җирән ат, аның тиресе җиде кат.

   Кисәрсең дә тунарсың, тунаганда еларсың.                   Балалар: Суган

6 Үзе булыр җир эчендә, чәчләре – җир өстендә.      Балалар: Кишер

7 Чәчәге агачында, алмасы – тамырында.  Балалар: Бәрәңге

8 Итләч, йомры, яшелен,  Өзеп алдым, яшердем.

   Гаҗәпләндем бераздан – кояшсыз да кызарган.    Балалар: Помидор

Ай-яй! Бакчада яшелчәләр бик күп икән! Көзбикәнең килүенә алардан аш пешерергә һәм салатлар ясарга була!

                                                   Түгәрәктә «УҢЫШ ҖЫЯБЫЗ»

1. Зур бакча алдыбызда,  кәрзиннәр кулыбызда.                                  

    Уңышны җыеп ал, базыңа төшереп сал.

Кушымта: Әйе шул, җыеп ал, базыңа төшереп сал.                               Кул чабалар.

2. Әнә кыяр түтәле, нинди зур ул, күр әле.                            Җырлап басып торалар.                                       

    Кәбестә, чөгендер- бар да безнең өчендер.      Түгәрәк эченә кечкене балалар яшелчәләр чыгып биилэр

Кушымта: Әйе шул, чөгендер, бар да безнең өчендер.                              

3. Ә син, сары кабагым,  ничек үстең, аппагым?          

    Әйдәле, иренмә, тәгәрә кәрзинемә?                       Кабак булып киенгән бала чыга,    

Кушымта: Әйе, иренмә, тәгәрә кәрзинемә.

4 Без шулай ярдәм иттек, уңышлы кайтып җиттек.

    Капканы ачыгыз, каршы чыгып алыгыз.

Кушымта: Әйе шул, ачыгыз, каршы чыгып алыгыз!                                                        

Алып баручы - Балалар, Көзбикәнең туган көненә  компот ясарга һәм тәмле борщ пешерергә была.  Дусларым, күрәсезме, стэлдэ күпме яшелчәләр, җиләк-җимешләр ята! Без аларны җыеп алсак, бәйрәм табыны әзер булачак.

                   «КОМПОТ һәм БОРЩ» УЕНЫ (в кастрюли половником по 1 предмету

Алып баручы- Менә бит, балалар! Нинди уңган икән сез. Инде көзге бәйрәм табыныбыз әзер. Карагыз әле, нәрсә генә юк монда. Дусларым, Көзбикә килеп җиткәнче, түгәрәккә басып бер биеп алыйк.

                                       ТАТАРСКИЙ ТАНЕЦ (3дев, 6 мальч)

Алып баручы-Ай, балалар, ниһаять бәйрәмебезгә Көзбикә дә килә бугай! Рәхим

ит, хөрмәтле Көзбикө!

Барысы бергә: Көзбикә! Көзбикә!    Залга көз булып киенгән Убырлы карчык керә.

Убырлы карчык- Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин Көзбикә булам. Сезнең янга балалар бакчасына бик ашыктым. Күлмәгемне атналар буе тектем. Кара-гыз әле, күлмәгем алтын-сары яфраклардан тора. Ул бик матур. (Боргалана).

Алып баручы:-И-и-и, алдашырга оста да инде син, Убырлы. Боргаланып йөрмәсәң дә була. Йә, җитәр, шаярма әле син! Без сине барыбер таныдык.

Убырлы карчык- Мин һич тә алдамыйм, Убырлы карчыкка да охшамаганмын. Мин Көзбикә булам. Бүген минем туган көнем һәм мин бүләкләр алырга телим. Миңа матур күлмәк һәм тәм-том бүләк итсәгез, бик яхшы булыр иде.

Алып баручы- Убырлы, бәйрәмне бозасы булма һәм яхшы чакта китеп кал. Алайса үкенергә туры килмәгәе!

Убырлы карчык:-Менә бит, гомеремдә бер тапкыр бәйрәмгә килдем. Ә сез мине инде куркытасыз, куасыз. Мин бит явыз ният белән килмәдем, бары тик бераз шаярып кына алдым. Минем бит беркемем дә юк, кара урманда бер ялгызым. Миңа үземә генә бик күңелсез. Шуңа бүген сезнең янга кунакка килдем. Сезнең белән уйныйсым бик килә. Ягез әле, түгәрәккә басыгыз. Үткенлегегезне, тапкырлыгыгызны күрсәтегез. Минем белән уйнап алыгыз.

                        «Әйт, Убырлы» татар халык җырлы уены уйнала.

1. Әйт, Убырлы, син генә,  Балалар ничек йөри?                                  

    Менә шулай, менә шулай,  Балалар шулай йөри.

2. Әйт, Убырлы, син генә,  Аюлар ничек йөри?                                  

    Менә шулай, менә шулай, Аюлар шулай йөри.

3. Әйт, Убырлы, син генә,  Куяннар ничек йөри?                                  

    Менә шулай, менә шулай, Куяннар шулай йөри.

4. Әйт, Убырлы, син генә, Төлкеләр ничек йөри?                                  

    Менә шулай, менә шулай Төлкеләр шулай йөри.

5. Әйт, Убырлы, син генә,Үрдәкләр ничек йөри?                                  

    Менә шулай, менә шулай, Үрдәкләр шулай йөри.

                                        ИГРОТАНЕЦ “ДРУЖБА”
Алып баручы- Убырлы! Ә хәзер соравыбызга җавап бирче: син урманда еш

                           йөрисеңме?

Убырлы карчык: Әлбәттә, йөрим!

Алып баручы: Урмандагы барлык сукмакларны беләсеңме?

Убырлы карчык: Беләм һәм таныйм.

Алып баручы: Әйт әле, Убырлы, шул урман сукмакларының берсендә син

                           Көзбикәне очратмадыңмы? Без бит аны каршылар өчен кунаклар  

                           чакырдык, бәйрәм табыны әзерләдек, җырлар-биюләр,

                           шигырьләр өйрәндек. Ә Көзбикәбез юк та юк.

Убырлы карчык-Дусларым, ә сез аны ничек итеп чакырдыгыз соң? Болай гына                  

                              кычкырдыгызмы?Әйе. Сез дөрес эшләмәгәнсез. Көзбикәне алай

                              чакырмыйлар.Сез минем күңелемне күрдегез, минем белән

                              уйнадыгыз. Шулай булгач, мин дә сезгә ярдәм итәрмен. Алтын-сары, кызыл яфраклардан келәм рәвешендә сукмак салырга кирәк, яфрак белэн биеп торырга кирек. Шул сукмак буйлап Көзбикә сезнең янга килеп тә җитәр.

Алып баручы-Әйдәгез соң, бергәләп төрле төстәге яфраклардан сукмак ясыйк.

                     (Барысы бергә яфраклардан сукмак (келәм) ясап салалар)

                                        ПЛЯСКА С ВЕТОЧКАМИ (малыши)

Алып баручы: Чү! Кемдер килә ахрысы! ( Көзбикә керә).

Көзбикә- Исәнмесез, балалар! Мин Көзбикә булам,  кәрзинемә көзнең матур

                 бизәкләрен, уңышларын җыя-җыя бераз соңардым. Күрәм, бүген сездә бәйрәм. Мине зарыгып көткән өчен зур рәхмәт сезгә, дусларым! Минем көзге патшалыгыма рәхим итегез!

                  Түгәрәккә җыйналып басыйк, дуслар, тизерәк.

                  Уйнап алыйк, җырлап алыйк, биеп алыйк бергәләп!

                                                “КӨЗ КИЛӘ” ҖЫРЫ

Алып баручы: Хөрмәтле Көзбикә, безнең балалар сиңа багышлап матур                

                           шигырьләр өйрәнеп килгәннәр.

9бала- Көзбикә көлә-көлә урманнар буйлап килә.

           Сары күлмәген киеп, ул бәйрәм алып килә.

10 бала- Ямьле кояш нурлар чәчеп, елмаеп карый безгә.

               Нинди тәмле күчтәнәчләр көз алып килгән безгә?

11 бала-

                                  ПАРНЫЙ ТАНЕЦ “ЭЙДЭ, САНДУГАЧ!” 4пары

Көзбикә: Минем туган көнемә зур бәйрәм оештырганыгыз өчен сезгә бик

                 рәхмәтлемен, нәни дусларым! Мин буш кул белән килмәдем, сезгә

                 күчтәнәчләр алып килдем. Ягез әле, күзләрегезне йомыгыз әле!

                   зур шалкан кертеп куела, аның эчендә  бәйрәм күчтәнәчләре.

Көзбикә- Бер, ике, өч! Балалар, күзләрегезне ача аласыз!

Убырлы карчык- Ай-яй! Матур да соң шалканы! Үзе түгәрәк, үзе зур. Тәмледер, ә? Кабып карыйм әле.

Көзбикә- Тукта әле син! Убырлы карчыклар шалкан ашыйлар ди мени?! Кайда күргәнең бар андый хәлне? Ә менә балалар – киресенчә, чөнки шалкан алар өчен бик файдалы. Әле ул гади генә шалкан түгел бит, ә тылсымлы шалкан.  Балалар, әйдәгез әле бергәләп шалканны тартып чыгарыйк.

 Барысы бергә басалар, шалканны тартып чыгармакчы булалар.Убырлы карчык читтә тора.

Көзбикә: Ә нишләп әле безгә Убырлы булышырга теләми, ә?

Ярдәмгә Убырлы карчык та кушыла.Бергәләп шалканны тартып чыгаралар.

Көзбикә: Ай-яй-яй, булдырдыгыз, балалар! Ниһаять шалканны тартып чыгардык. Безгә дуслык һәм бердәмлек ярдәм итте. Мин бик шат!

Убырлы карчык ясалма шалкан эченнәнберничә алма чыгара.

Убырлы карчык (аптырап): Менә сиңа, могҗиза дисәң дә, могҗиза! Бу алмалар кайдан килгән?

Көзбикә: Менә нинди тылсымлы шалкан – балаларга алмалар бүләк итә.

Вед- Көзбикәнең туган көнендә бүген рәхәтләнеп күңел ачтык. Җырладык, биедек, уеннар уйнадык. Барыбыз да дуслаштык.

Көзбикә: Бүген сезнең янда үткәргән минем туган көн бәйрәмем озакка истә калыр. Чыннан да бик күңелле булды. Сау булыгыз!

Убырлы карчык: Мин дә үземнең туган көнемне сезнең янда үткәрәчәкмен. Ярыймы, балалар? Исен торыгыз!

                             Бәйрәм төркемдә чәй эчү белән тәмамлана.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Несмеяна осень" сценарий осеннего утренника для детей старшей и подготовительной групп.

Утренник "Несмеяна осень" получился очень красочным и динамичным. Для него было сшито много новых костюмов и атрибутов.  Утренник насыщен современными танцами и песнями. Судите сами....

Осенние сценарии "Что у осени в корзинке?", "Чудеса в осеннем лесу" (для младшей, средней и старшей дошкольной возрастной группы)

Данные осенние сценарии - это увлекательные осенние путешествия, с песнями, танцами, играми, загадками,  и конечно же встреча со сказочными героями......

"Здравствуй, осень!" Сценарий осеннего праздника для старшего дошкольного возраста

Эстетическое воспитание многогранно. Но именно праздничные мероприятия, являясь синтезирующими формамит просвещения, образования, культуры, воспитания, помогают формировать в дошкольнике высоконравств...

Сценарий викторины "Бел син туган ягыңны!"

Совместная с родителями викторина на обобәение знаний детей о родном крае....

Осенние зонтики осени. Сценарий осеннего праздника.

Сценарий осеннего праздника в средней группе....

Праздник осени. Сценарий осеннего праздника во второй младшей группе "Волшебница осень" Развлечение для второй младшей группы.

Цель: создание праздничного настроения. Задачи: формировать у детей интерес к явлениям природы; воспитывать бережное отношение к природе; развивать музыкально-ритмические навыки, творче...

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...