Сценарий викторины "Бел син туган ягыңны!"
методическая разработка на тему

Чернова Зульфия Габдельвадутовна

Совместная с родителями викторина на обобәение знаний детей о родном крае.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_s_roditelyami.docx25.69 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                           Данилова Людмила Мадис кызы

                                                                                           I кв.кат. тәрбияче;

                                                                                           Воробьева Елена Анатолий кызы

                                                                                           I кв.кат. тәрбияче;

                                                                                           Чернова Зөлфия Габделвадут кызы

                                                                                           I кв.кат. музыка җитәкчесе.

Тема: “Бел син туган ягыңны”

(Ата-аналар белән викторина. Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Балаларның “шәһәр”,”туган як” темасына карата алган белемнәрен гомумиләштерү, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

Бурычлар:

  1. Татарстан шәһәрләренең, агачларының, җәнлекләренең, кошларының атамаларын, яшәү рәвешләрен белергә, аларны танырга өйрәтү.
  2. Бәйләнешле сөйләм телен, игътибарлылыкны, логик фикерләүне үстерү, уйлауны,хәтерне ныгыту.
  3. Туган якны ярату, үз төбәгебез белән горурлану хисе, күп белергә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: эмблемалар, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең, Татарстан республикасының һәм Россиянең символикалары, иллюстрацияләр, альбом кәгазьләре, төсле карандашлар.

Техник чаралар: проектор, ноутбук, аудиомагнитофон, диск язмасында М.Разов сәзләренә, Р.Губайдуллин музыкасына иҗат иткән җыр “Чаллы сиреннәре”, җыр “Безнең Чаллы” Н.Л. Дорженовская сүзләре, Нияз һәм Лилия Тархановла көе.

Дидактик материал: презентаөия “Безнең як үсемлекләре”, “Безнең яктагы  хайваннар”,  “Кызыл китаптагы хайваннар”, биремнәр белән конвертлар.

Алдан эшләнгән эш: шәһәр буйлап экскурсияләр, шәһәр музеена экскурсия, шәһәр сүрәтләнгән открыткалар, китаплар карау, уку; туган як табигате, ЯР Чаллы турында әңгәмәләр үткәрү, шигырьләр ятлау, шәһәрнең гимнын тыңлау, “Кызыл китап” белән таныштыру.

Тәрбияченең әзерлеге: викторинаның конспектын язу, атрибутлар эзерләү, җырлар, биюләр кабатлау.

Викторинаның барышы:

Алып баручы: Балалар, бүген без “Бел син туган ягыңны” дигән викторина үткәрәбез. Бу викторина ярыш формасында үтәчәк.

Командаларның исемнәре:

  • “Камаз киләчәкләре”: Владик, Саша, Илья, Богдан, Самат, Наил.
  • “Чаллы кызлары”: Вика, Олеся, Әминә, Настя, Яна, Диана, Лениза.
  • “Камыр Батырлар”: Виталик, Айваз, Солтан, Егор, Ильсаф, Руслан.
  • “Чаллылылар”-әти-әниләр: Марат Э., Зөлфия Я., Эдуард В., Лариса В., Гөлчәчәк Ф., Ильнар И.

Һәр командага үз урынын алырга тәкъдим ителә.

Алып баручы жюри составын белдерә: Әльфидә Т.- мөдирә, Зөлфия Ф.-өлкән тәрбияче, Светлана Ю., Лалә Н., Гузәл Х., Шулай итеп, башлыйбыз!

I. Командалар белән танышу

“Чаллы егетләре”

Без шәһәрне яратабыз,

Монда без туганбыз.

Шуна күрә Чаллы егетләре дип

Без аталганбыз.

“Чаллы кызлары”

Без шәһәрне яратабыз,

Монда без туганбыз.

Шуна күрә Чаллы кызлары дип

Без аталганбыз.

“Камыр Батырлар”

Кама ярларына качып уйный

Акчарлаклы шаян дулкыннар,

Кама буе- туган җирем, Чаллы,

Җанга рәхәт, җанга якыннар.

“Чаллылар”

Шәһәр Яр Чаллы дип атала,

Анда яшәүчеләр-Чаллылар.

Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез,

Димәк без- Чаллылар

Яки безне Чаллылар дип атыйлар.

Алып баручы: Булдырдыгыз! Командалар белән таныштырдыгыз. Ә хәзер, балалар бакчасы мөдире Ә.Т.Фатхуллинага бирелә.

Мөдир: Хөрмәтле балалар! Хөрмәтле кунаклар! Сезне балалар бакчабызда сәламнәргә бик шатбыз. Бүген сезне авыр һәм кызыклы сынаулар көтә. Сезгә аларны шатлык һәм елмаю белән үтәргә телибез!

Алып баручы: Ә хәзер разминкага күчәбез. Һәр командага 3 сорау биреләчәк. Сорауларга дөрес җавап бирсәгез, командага 1 очко бирелә.

II. Разминка

Командаларга сораулар:

1.Нинди рспубликада яшибез? (Татарстан)

2.Татарстан республикасыныңбашкаласын атагыз. (Казан)

3.Без нинди илдә яшибез? (Россия)

4.1983 нче елда шәһәребез нинди атамасын йөрткән? (Брежнев)

1. Шәһәребезнең мэрын атагыз. (Магдеев Н.)

2.Татарстан республикасының президентын атагыз. (Минниханов Р.)

3. Россия президентын атагыз. (Путин В.)

4. Россиянең беренче президентын атагыз. (Ельцин Б.)

1. Шәһәребез аша агучы елгаларны санап чыгыгыз. (Чулман, Мәләкәс, Шильнә) 

2. Шәһәребез проспектларын санап чыгыгыз. (М.Җәлил, Дуслык, Чулман, Сөембикә, Мәскәү)

3. Күрше республикаларны атагыз. (Россия, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия)

4. Татарстан республикасында үткәрелә торган милли бәйрәмнәрне  санап чыгыгыз. (Карга боткасы, Нәүрүз, Сабантуй, Сөмбелә)

Алып баручы:Разминканы яхшы үтәдегез! Викторинаны дәвам итәбез.

III. Яр Чаллы шәһәренең истәлекле урыннары

Һәр командага шәһәрнең истәлекле урыннары күрсәтелә. Команда аны дөрес итеп атарга тиеш.

Алып баручы: Ә, хәзер музыкаль пауза.

IV. “Чәчәкләр биюе”

Алып баручы: Әйдәгез, сүзне жюригә бирәбез.

Алып баручы: Рәхмәт! Ә, хәзер капитаннарның белмнәрен тикшерәбез.

V. Капитаннарның бәйгесе

  1. Язын яшелләнде, җәен кызынды,

      Көзен бакчага килде,

      Кызыл факел кабызды. (Миләш)

  1. Нинди агач җилсез шаулый? (Усак)

  1. Ак киемен кигән,

      Яшел чугын элгән. (Каен)

  1. Минем чәчәктән бал корты иң тәмле бал ала.

      Ә мине барлыгы рәнҗетәләр: тирене нечкә сыдыралар. (Юкә)

  1. Җәен, кышын- бер төсле. (Чыршы)
  2. Каны бар, җаны юк. (Балан)
  3. Минем инәләр озынрак, чыршыныкына карагаганда.

              Бик туры мин үсәм биеклеккә.

              Әгәрдә мин урман буенда түгел, ботаклар- түбәдә. (Нарат)

  1. Бар балалр янында яшел дус,

              Күңелле дус, яхшы,

              Ул аларга суза йөзләр куллар

              Һәм меңнәр уч төбәләр. (Урман)

Алып баручы: Бик яхшы! Табышмакларның җавапларын дөрес әйттегез! Ә хәзер, исегезгә төшерегез әле, нәрсә ул “Кызыл китап”?  “Кызыл китапка” кертелгән хайваннарны беләсезме? Хәзер белемнәрегезне тикшерәбез.

VI. Бәйге “Кызыл китап”

Алып баручы: Без сезгә кыргый хайванның исемен әйтмичә, аның тышкы кыяфәте, яшәү рәвеше, нәрсә белән туклана турында сөйлибез. Сез нинди хайван хакында сүз барганын әйтергә тиешсез.

Презентация “Кызыл китаптагы кыргый хайваннар”

                                         (Камчат, кондыз, җофар, торна)

Алып баручы: Барысыда яхшы булды! Алга таба безне “Символика” дигән бәйге көтә. Һәр командага байрак рәсемнәре ясалган кәгазь битләре бирелә. Аларны дөрес төсләр белән буярга кирәк.

VII.Бәйге “Символика”

  1. Яр Чаллы шәһәре байрагы.
  2. Татарстан республикасының байрагы.
  3. Россиянең байрагы.
  4. Казан шәһәре байрагы.

 Алып баручы: Командалар әзерләнгән арада, без кунакларыбыз арасында бәйге үткәрәбез. Сез экранда үсемлекләрне танырга һәм аларны кәгазьгә дөрес итеп язарга тиеш. Истә калдырыгыз- кагыйдә буенча сез безнең якта үсүче үсемлекләрне язарга тиеш. Игътибарлап карагыз!

VIII.Презентация “Безнең якның үсемлекләре”

Алып баручы: Ә, хәзер ял итү вакыты килеп җитте.

IX. Музыкаль пауза

Ата- аналар белән гомүми бию.

Алып баручы: Әйдәгез сүзне ңюригә бирәбез.

Алып баручы: Хәзер командалар өчен икенче бәйге. Командалар бер берсенә табышмаклар әйтеп китәләр.

X. Презентация: “Безнең яктагы хайваннар”

Алдан уйлаган табышмаклар:

  1. Җәен урманда патша, кышын кардан да аста. (Аю)
  2. Энәсе күп- йөзләп, меңләп! Берни тегә алмый юнләп. (Керпе)
  3. Нечкә билле, келтә койрыклы. (Төлке)
  4. Кош түгел, оча,

              Ябалактан курка,

              Чикләвекне ярата,

              Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

  1. Агач башында йорты,эчендә яши җырчы. (Сыерчык)
  2. Алгы тәпие кыска,

               ул бик оста,

              Соры тунын сала да,

               Ак тунын кия кышка. (Куян)

  1. Җәй шакылдый бу чүкеч.

               Ничек чыдый бу чукеч?! (Тукран)

  1. Гелдер - гелдер, гелдер бу,

              Кызыл тәпи- кемдер бу? (Күгәрчен)

  1. Бер кошым бар: тынмый,

              Агачка өя кормый;

              Өе- җирдә, җыры- күктә. (Тургай)

  1. Ул өстенә җәй дә, кыш та

              Энәле күлмәк кия.

              Шулай да аны әнкәсе

              “Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

     

Алып баручы: Нинди сез булганнар! Шундый авыр биремне җиңел үтәдегез. Кызык булдымы? Бүгенге ярыш исегездә калыр дип, үзегезгә күп файдалы киңәшләр алгансыздыр дип ышынып калабыз. Балалар, сезгә бүләгем булсын иде теләгем:

“Чаллыбызны яклагыз, матурлыкны саклагыз!

Белегез, балалар, Чаллы –ул берәү генә!”

Соңгы нәтиҗә: котлаулар һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Викторинаны ата- аналар белән бергә башкарылган “Күңелле безнең шәһәр” җыры тәмамлый. (Г.Зәйнашева сүзләре, М.Мингазов Көе).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...