Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"
проект по окружающему миру на тему

Сафина Гульия Рашидовна

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе

"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе

 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куелган. Икенче як стенасы яз, кошлар темасына ясалган балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.

Р.Яхинның “Яз” турындагы музыкасы яңгырый. Залга балалар керәләр.

 

        

                                                  Кар сулары ага гөрләшеп,                           Айназ

                                                 Дулкын-дулкын белән серләшеп,

                                                 Ярларына сыймый ташкындай,

                                                 Кар сулары ага гөрләшеп.

 

 

                                               Ак күбекләр суда бөтерелә,                         Азалия

                                               Вак дулкыннар уйный, сикерә,

                                               Кыш бабайның соңгы карларын

                                               Алып китеп зәңгәр диңгезгә,

                                               Ак күбекләр җирдә бөтерелә.

 

                                                      Кышның салкын бураннары үтә,             Рүзәл

Менә кабат җиргә язлар килә.

Таллар бөре ача, кояш көлә

 Язгы кошлар җиргә тавыш бирә,

 

 

 

                                                      Көннәр аяз, күктә алсу                              Нәргизә

Нур сибеп,кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

 

 

Әйтегезче: кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

 

 

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,-

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

 

 

 

Җыр “Кил син язым”

 

 

Язлар булып җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре,

Чәчәкләргә авылым күмелә.

 

 

 

Шатлыгыннан бүген бар да көлә,

Көлү тавышы һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри,

Язлар аңа шулай килешә.

 

 

Кайгыларны салыйк гөрләвеккә,

Тургай итеп чөйик яз-шатлыкны.

Яз хәбәрен ишетеп, барча кошлар

Безнең якка таба ашыкты.

 

 

 

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп сайрашып,

Җырчы кошлар килә,

Бик күңелле тышта.

Кар эри, боз китә.

 

 

(Кошлар тавышы грамъязмада бирелә)

 

 

                                                        Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган - үскән җирләре,

                                                      Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар,

Канатларын күтәреп

Яз китерә ич алар

 

 

 

Һаваларда шат тавышлар ишетелә

Язны котлап төркем-төркем кошлар килә!

Аларны без якын итеп каршыларга

Шатлык белән җырлап чыктык урамнарга

 

 

 

                                                       Кайткан алар сагынып сөеп авылыбызны,

Корткычлардан чистартырлар агачларны...

Без оялар ясап куйдык сезгә кошлар.

Рәхим итеп урнашыгыз, якын дуслар!

 

 

 

“Кошлар” очып керәләр. Балалар һәм “кошлар” бергә “Яз килә” җырын җырлыйлар Җ. Фәйзи, Ф. Кәрим сүзләре.

(Карга тавышы куела)

 

 

Кара карга:                                   Килдек, килдек очып ерак җирдән,

Курыкмыйча ачы, салкын җилдән

 Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу дуслар, озак көттердек без,

 Хәзер менә оя ясап, тизрәк

 Бала - чага үрчетергә кирәк.

 

 

 

Чү! Туктагыз, тыныгыз.

Бу бит таныш моңыбыз

 Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме, өздерә,

Ерак түгел, якында

Әнә теге тирәктә,

Бу бит таныш сыерчык,

                                                      Сыерчыгым, очып чык?

 

 

Җылы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга керде,

Бик тә җентекләп,

Тикшереп йөрде.

 

 

И туган илне

Сагындым, диде,

Аннан сайрады,

Үзе чыгарган

“Сагыну” дигән

Яңа бер көйне...

 

(Сыерчык тавышы куела)

 

“4кош” очып чыга. Сыерчык:

 

                                                      Ерак - ераклардан канат кагып,

Диңгезләрне кичеп, арып - талып,

Ә, үзегез ничек кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?

 

 

 

 

                     Песнәк.

 

                                       Бик ямансу булды кышлар,

Сездән башка, якын дуслар

Әмма без дә тик ятмадык

Урманнарны, бакчаларны

 Корткычлардан сакладык.

 

 

 

 

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың, песнәк,

Салкын җилләрдә?

Туңа бит синең аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

Кунма син, песнәк, агач башына,

Мин бодай чәчтем

Тәрәз каршына.

 

                                                        

 

Кызылтүш.

                               

 

Безнең дуслар - балалар,

Безне кунак иттеләр.

Җимлек ясап элделәр,

Тәмле җимнәр сиптеләр.

(Кошлар җыры җырлана.)

 

Яңа “кошлар” очып керәләр һәм бергә: “Әйтегезче балалар,беләсезме сез, безне?

 

 

 

                                                           Тургай.

Кырлар өстеннән очам

 Күлдән иелеп су эчәм.

                                                        Сайравым белән - җырларга,

Шигырь юлына күчәм.

 

(Тургай тавышы магнитофон язмасында ишетелә.)

 

 

Чебенче.

Чебен, черки ашыйм мин,

Чисталыкны яклыйм мин

Кешеләрне бизгәк дигән

 Авырудан саклыйм мин.

(Чебенче тавышы тыңлана.)

 

                                                             Сандугач.

                                                      Төскә-биткә бәхәссез,

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара

Кемлегемне белерсез.

 

(Сандугач тавышы тыңлана)

 

К

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_beznen_duslarybyz.docx30.37 КБ

Предварительный просмотр:

Сафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе

"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе

Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куелган. Икенче як стенасы яз, кошлар темасына ясалган балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.

Р.Яхинның “Яз” турындагы музыкасы яңгырый. Залга балалар керәләр.

                

                                                  Кар сулары ага гөрләшеп,        Айназ

                                                 Дулкын-дулкын белән серләшеп,

                                                 Ярларына сыймый ташкындай,

                                                 Кар сулары ага гөрләшеп.

                                               Ак күбекләр суда бөтерелә,         Азалия

                                               Вак дулкыннар уйный, сикерә,

                                               Кыш бабайның соңгы карларын

                                               Алып китеп зәңгәр диңгезгә,

                                               Ак күбекләр җирдә бөтерелә.

                                                      Кышның салкын бураннары үтә,        Рүзәл

Менә кабат җиргә язлар килә.

Таллар бөре ача, кояш көлә

 Язгы кошлар җиргә тавыш бирә,

                                                      Көннәр аяз, күктә алсу        Нәргизә

Нур сибеп,кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче: кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,-

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Җыр “Кил син язым”

Язлар булып җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре,

Чәчәкләргә авылым күмелә.

Шатлыгыннан бүген бар да көлә,

Көлү тавышы һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри,

Язлар аңа шулай килешә.

Кайгыларны салыйк гөрләвеккә,

Тургай итеп чөйик яз-шатлыкны.

Яз хәбәрен ишетеп, барча кошлар

Безнең якка таба ашыкты.

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп сайрашып,

Җырчы кошлар килә,

Бик күңелле тышта.

Кар эри, боз китә.

(Кошлар тавышы грамъязмада бирелә)

                      Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган - үскән җирләре,

             Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар,

Канатларын күтәреп

Яз китерә ич алар

Һаваларда шат тавышлар ишетелә

Язны котлап төркем-төркем кошлар килә!

Аларны без якын итеп каршыларга

Шатлык белән җырлап чыктык урамнарга

                                                       Кайткан алар сагынып сөеп авылыбызны,

Корткычлардан чистартырлар агачларны...

Без оялар ясап куйдык сезгә кошлар.

Рәхим итеп урнашыгыз, якын дуслар!

“Кошлар” очып керәләр. Балалар һәм “кошлар” бергә “Яз килә” җырын җырлыйлар Җ. Фәйзи, Ф. Кәрим сүзләре.

(Карга тавышы куела)

Кара карга:        Килдек, килдек очып ерак җирдән,

Курыкмыйча ачы, салкын җилдән

 Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу дуслар, озак көттердек без,

 Хәзер менә оя ясап, тизрәк

 Бала - чага үрчетергә кирәк.

Чү! Туктагыз, тыныгыз.

Бу бит таныш моңыбыз

 Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме, өздерә,

Ерак түгел, якында

Әнә теге тирәктә,

Бу бит таныш сыерчык,

                                                      Сыерчыгым, очып чык?

Җылы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга керде,

Бик тә җентекләп,

Тикшереп йөрде.

И туган илне

Сагындым, диде,

Аннан сайрады,

Үзе чыгарган

“Сагыну” дигән

Яңа бер көйне...

(Сыерчык тавышы куела)

“4кош” очып чыга. Сыерчык:

                                                      Ерак - ераклардан канат кагып,

Диңгезләрне кичеп, арып - талып,

Ә, үзегез ничек кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?

        Песнәк.

                                       Бик ямансу булды кышлар,

Сездән башка, якын дуслар

Әмма без дә тик ятмадык

Урманнарны, бакчаларны

 Корткычлардан сакладык.

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың, песнәк,

Салкын җилләрдә?

Туңа бит синең аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

Кунма син, песнәк, агач башына,

Мин бодай чәчтем

Тәрәз каршына.

        

Кызылтүш.

                                Безнең дуслар - балалар,

Безне кунак иттеләр.

Җимлек ясап элделәр,

Тәмле җимнәр сиптеләр.

(Кошлар җыры җырлана.)

Яңа “кошлар” очып керәләр һәм бергә: “Әйтегезче балалар,беләсезме сез, безне?

         Тургай.

Кырлар өстеннән очам

 Күлдән иелеп су эчәм.

                                                        Сайравым белән - җырларга,

Шигырь юлына күчәм.

(Тургай тавышы магнитофон язмасында ишетелә.)

Чебенче.

Чебен, черки ашыйм мин,

Чисталыкны яклыйм мин

Кешеләрне бизгәк дигән

 Авырудан саклыйм мин.

(Чебенче тавышы тыңлана.)

        Сандугач.

                                                      Төскә-биткә бәхәссез,

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара

Кемлегемне белерсез.

(Сандугач тавышы тыңлана)

Карлыгач.

Койрык озын, ак түшем,

Кыска томшык мин үзем.

 Соңга калып киләм мин,

Чебен, черкиләр чүплим,

Үз эшемне беләм мин.

Мин шәүлегән дигән кош

 Соры канат, соры түш.

(карлыгач тавышы тыңлана)

Шәүлегән.

Мин шәүлегән дигән кош

Соры канат, соры түш.

(шәүлегән тавышы тыңлана)

Күке.

Бала чыгармыйсың, диеп.

Гаеплисез, мин беләм.

Йонлач кортларны аулыйм мин,

 Мактаулы шуның белән.

(күке тавышы тыңлана)

Әйтегезче кошкайлар,

Сез кайларда булдыгыз?

Әйтегезче кошкайлар,

Нинди илләр күрдегез?

Ерак,ерак илләрдә

Бик кызу җәйләр.

Йөриләр анда маймыллар

Һәм зур-зур филләр.

Ничек яшәдегез соң,

Сез чит илләрдә?

Бар идеме соң анда

Дус – ишләр дә?

Без сагындык авылны,

Көмеш сулы чишмәне,

Зифа буйлы каенны,

Монда калган дусларны.

Сез безнең ояларны туздырмагыз,

Безне саклагыз!

Юк! Тимибез без сезгә!

Сезнең матур сайравыгыз

Нур сибә безнең җиргә.

(Торналар тавышы ишетелә)

Кар сулары аккан чакта,

Тезелешеп җылы яктан

Торналар кайттылар безгә,

Канатлар кактылар безгә.

Торыйк,торыйк,торыйк дип,

Кайда оя корыйк дип,

Туган җирдә торыйк дип,

Аваз салып ерактан,

Сазларга, кырларга

Очып килә торналар.

Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк,

Сезнең белән дуслар булыйк,

Көзгә чаклы бергә торыйк!

Торыйк-торыйк, Торыйк-торыйк!”

                               

                                                     Без шат сезгә кошкайлар!

Сез киләсен белдек без.

Агачларга матур, матур

Өйләр ясап элдек без,

Хәзер инде сайрашыгыз

Оялар сайлашыгыз

Җиләк-җимеш бакчасында

 Күбрәк кайнашыгыз!

Алып баручы.Әйдәгез әле, балалар, кошлар турында шигырьләр сөйлик.

Әнәс Кари

Кәккүк.

Яз килә.Кояш

Елмаеп тора.

Урман яңгыратып,

Кәккүк кычкыра:

Күк-кү, Күк-кү,

Күк-кү, Күк-кү.

Әнәс Кари

Кошлар туйдырам

Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Илназ.

Шунда хәзер кошлар өчен

Җимнәр сибәбез.

Бире килә күк күгәрчен,

Песнәк һәм чыпчык.

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр-пыр очынып.

Ашап туйгач китә алар

Төрле якка.

Тик күгәрчен генә кала

Иң азакка.

Ул да туйган,

Биегән күк

Уйнап йөри.

Миңа рәхмәт әйткән сыман:

“Гөлдергү”,-ди.

Хәй Вахит.

Уңган сыерчык.

Ак буяулы бер оя бар

Бакчадагы агачта,

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та.

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә,

Матур итеп сузып сайрый

Басып оя өстенә.

Нури Арсланов.

Кара карга.

Аны яз кошы диләр,

Еракта кышлый диләр,

Беренче булып кайта да

Ул куа кышны диләр.

Уйный кояш нурлары-

Ялтырый каурыйлары.

Кояш та кала күреп:

Кем оя салган үреп?-

Талда кара каргаларның

Йортлары бүрек.

И матур шушы чаклар!

Бик кадерле кунаклар-

Каргалар кайтты диеп,

Гөр килә ерганаклар.

Алып баручы.  Шигырьләр сөйләдек, җырлар  җырладык бик тә күңелле булды. Хәзер инде хушлашырга вакыт җитте. Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез.

Саубуллашмыйк, очрашырбыз

 Урманнарда, кырларда,

Бакчаларда, күлләрдә.

Рәхмәт, дуслар, оялар һәм

Җимлекләр элгән өчен,

Бурычлы булып калмабыз,

 Сайрарбыз иртә-кичен.

Бакчаларны, басуларны

Җырга, моңга урарбыз.

Зарарлы бөжәкләр белән

Балаларны сыйларбыз.

Ә хәзергә хушыгыз.

Безнең дә күп эшебез.

Кошлар китәләр, балалар аларны кул болгалап озатып калалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...

"Кошлар -безнең дусларыбыз"

  Балалар бакчасында белем бирүнең  федераль дәүләт стандартына туры китереп без белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген комплекслы план нигезендә, айлык яисә ике атналык проектлар рәвешендә...