"Кошлар -безнең дусларыбыз"
методическая разработка по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Вафина Камария Шамиловна

    Балалар бакчасында белем бирүнең  федераль дәүләт стандартына туры китереп без белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген комплекслы план нигезендә, айлык яисә ике атналык проектлар рәвешендә алып барабыз.  Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Кошларны беләбезме?” дигән проблемалы сорауга нигезләнеп “Кошлар –безнең дусларыбыз” дигән бер айлык проект   төзедек. Бу проект үз эченә әйләнә-тирә белән танышуны, экологик тәрбияне, матур әдәбият белән танышу, музыка, эстетик тәрбия (рәсем, кисеп ябыштыру, кул эше, әвәләү), күзәтү, иҗади эшчәнлекне, шулай ук ата-аналар белән эшне дә үз эченә алды.

  Ай ахырында балалар белән “Кошлар –безнең дусларыбыз”  дигән бәйрәм иртәсе уздырдык. Бу чара балаларның ай дәвамында туплаган белемнәрен искә төшерү, системалаштыру һәм  ныгыту максатыннан уздырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_beznen_duslarybyz.docx22.91 КБ

Предварительный просмотр:

«Кошлар безнең дусларыбыз» темасына уздырылган проект  эшчәнлегенең  йомгаклау чарасы

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

    Залның бер почмагы урман аланы итеп җиһазландырылган. Анда төрле кош маскалары кигән балалар утыра. Башка балалар залның түрендә утыралар.  Ике бала кара-каршы яктан керә.

Алмаз.Туктале, дустым, Инсаф,

Кая болай чабасың?

Кулларыңда бинокль,

Папкалар кыстыргансың.

Инсаф.Белсәң белеп тор, дустым,

Вакытым бик тар минем.

Орнитолог мин хәзер,

Кошларны өйрәнәмен.

Алмаз.Тукта, тукта, кем дисең,

Орни ..орни.. әллә ни.

Инсаф.Орнитология дигән фән бар,

Ул кошларны  өйрәнә, дип,

Миңа әнием әйтте.

Кошларны яхшылап күзәт,

Алырсың бик күп мәгълүмат

Диеп мине искәртте.

Алмаз. Кызык икән, Инсаф, карале,

Мине дә үзең белән  ал әле.

Инсаф. Безнең оешмага керү өчен

Кошларны яратырга кирәк.

Алмаз.Мин аларны яратам,

Һәркөнне тыңлап ятам.

Инсаф.Аларны күзәтергә кирәк.

Алмаз.Мин аларны гел күзәтәм.

Инсаф.Аларга ярдәм итәргә кирәк.

Алмаз.Кыш көне җимлекләр куйдык

Әтием белән бергә,

Хәзер оя ясап куйдык

Сыерчыклар керергә.

Инсаф.Ярый алайса, мин риза,

Әйдә, кузгалыйк юлга.

Алмаз.Тукта, әйтик апага!

Тәрбияче.

 Мин барын да ишетеп тордым,

Ниятегез изгедә.

Бергәкүңеллерәкбулыр,
Алыгыз сез безне дә.

-Балалар,  сезнең дә кошлар иленә сәяхәткә чыгасыгыз киләме?

-Әйе!

Тәрбияче.

Тик чыкканчы зур юлга

Әйтегез әле миңа.

Нинди ике төркемгә

Бүленә кошлар бездә?

Балалар.  –Күчмә кошлар, кышлаучы кошлар.

Тәрбияче. Ә  менә нигә китәләр

Кошлар җылы якларга?

1 бала. Чөнки кышын ризык табу

Кыен була аларга.

Тәрбияче. Ә нигә кире кайталар,

Интегәләр юлларда?

2 бала. Йомырка салып, бала чыгарырга

Уңайлы шарт кирәк аларга.

Тәрбияче. Бик дөрес, беренче сынауны

Бик  тиз уздыгыз, дуслар.

Алдагы сәяхәттә дә

Телим сезгә уңышлар.

Бергәләшеп зал буйлап әйләнеп килү. Кош тавышлары ишетелә.  “Урман аланы”на җиткәч туктыйлар.

    Тәрбияче. Килеп җиттек кошлар иленә,

Һәркем сайрый үзенең телендә.

3 бала. Исәнмесез, кошкайлар,

Безнең якын дускайлар,

Табигатьнең яме сез,

Бик күп файда эшлисез.

4 бала. Сөйләгез әле безгә,

Безнең беләсе килә,

Ничек тормыш хәлегез,

Нихәлләрдә яшисез?

Тәрбияче. Әйдәгез, кошкайлар, шундый уен уйныйбыз, мин табышмак әйтәм, ә табышмакның җавабы булган кош минем янга очып килә.

  1 табышмак. Урмый, чәчми,

 Ил өстендә көн итә.

                    Чыпчык “очып килә”.

-Минем исемем чыпчык,

Булсам да мин бер орчык.

Бик күп файда китерәм,

Кортны ашап бетерәм.

Тәрбияче. (Мультимедиадан  чыпчык рәсеме күрсәтелә)    Чыпчык   гел кешеләр тирәсендә яшәргә ярата, кыш көне дә беркая да китми, йорт тирәсендә коелып калган вак –төяк салам, башак чүпләре белән тамагын туйдыра. Җәй көне бик күп  заралы бөҗәкләрне юк итә.  Әйдәгез, бергәләп чыпчык турында җырлап алабыз.

 Балалар башкаруында  җырлы бию - “Чыпчык” (М.Андерьянова көе һәм сүзләре)

Тәрбияче.Икенче табышмакны әйтәм.

Кырау  булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын.

Песнәк  “очып килә”.

-Кара галстук тагам мин

Сары күлмәк  өстеннән.

Ялтырап тора яшкельт костюм,

Бутама беркем  белән.

Мин –песнәк дустың булам!

Тәрбияче. (Мультимедиадан  псенәк  рәсеме күрсәтелә)     -Песнәк урман кошы булса да кышын ярдәм өмет итеп  авылларга, шәһәрләргә кешеләр янына килә. Ни туры килсә, шуны ашый, бигрәк тә хайваннарның эч маен ярата. Без ясап куйган җимлекләрнең ул еш була торган кунагы.   Менә безнең кызлар песнәк турында “Кошчык” дигән җыр җырлап күрсәтсеннәр әле. Чөнки песнәк тәрәзә шакып шаяртырга бик ярата ул.

“Кошчык” җыры башкарыла. (Р.Гыйләҗева көе)

Тәрбияче.Ә хәзер өченче табышмак.

Койрыгын алса, башы ябыша,

Башын алса, койрыгы ябыша.

Саескан  “очып килә”.

-Исемем саескан минем,

Такылдарга яратам.

Пулеметтан ата мени,

Бар җирне яңгыратам.

Тәрбияче. (Мультимедиадан саескан  рәсеме күрсәтелә)     -Саескан  - бик хәрәкәтчән, озын койрыклы, аклы-каралы кош. Ул куаклыкка яки куе булмаган агачлыкка ботаклардан, үләннән, балчыктан оя ясый, оясы шарга ошап тора, “түбәсе” дә була. Шуңа да аңа ерткыч кошлар куркыныч түгел. Саескан ялтырап торган әйберләргә нык кызыга, аның оясында ешкына ялтыравыклы пыяла  кебек әйберләр очратырга мөмкин.

Тәрбияче.  Дүртенче табышмак.

 Ала-кола тун кигән,

Өй кыегына менгән.

Балалар –Бусы ала карга инде.

Бер бала Ф.Яруллинның “Ала карга”шигырен сөйли.(“Иң матур сүз”,          195 бит.)

Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, “Бу кайсы кош”  уенын уйнап алабыз.

(Балаларга “чыпчык сикерү”, “саескан  йөреше”, “ала карга йөреше” күрсәтелә.  Көй уйный, балалар көйнең характерына карап, аның кайсы кош икәнен әйтәләр, хәрәкәт белән күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Ә мин табышмаклар әйтүемне дәвам итәм.

Урманнан кунакка килгән,

Кызыл алъяпкыч кигән.

Карабүрек  “очып килә”.

Карабүрек  киям мин,

Миләш, балан сөям мин.

Җәен урманда яшим,

Кышын сезгә киләм мин.

Тәрбияче. (Мультимедиадан карабүрек  рәсеме күрсәтелә)    

-Карабүрек  ул урман кошы, куе агачлыкларда яши. Үзенең бик сабыр холыклы булуы белән башка кошлардан аерылып тора. Кыш көне тамак туйдырыр өчен кешеләр яши торган җирләргә килә. Миләш, балан һәм башка җимешләр белән туклана, аларның төшен ашый.     Миләш, балан яратучы урман кунаклары  бер карабүрекләр генә түгел. Урман чыпчыгы, аны сызгырак дип тә йөртәләр, русчасы свирестель, бик кызык итеп сызгыра, башында чуклы бүреге бар.  

     Менә хәзер яз җитте. Көзен җылы якларга киткән кире туган якларына әйләнеп кайта башладылар. Ә хәзер табышмакларым күчмә кошлар турында булыр.

- Иң беренче булып килә,

Яздан хәбәр китерә.

Кара карга “очып килә”.

 -Торган җирем каен башы,

 Кап-кара камзул киям.

Кар, кар диеп җырласам да,

Җиргә яз алып киләм.

Тәрбияче. (Мультимедиадан карабүрек  рәсеме күрсәтелә) -Кара каргалар  ала карга һәм козгынның   туганнары булсалар да, кешеләр кара каргаларга элек-электән хөрмәт белән караганнар, аларны яз хәбәрчеләре дип, көтеп алганнар, алар хөрмәтенә “Карга боткалары” пешерә торган булганнар. Дөрестән дә каргаларның файдасы бик зур. Алар сука артыннан җир өстенә чыккан зарарлы    кортларны юк итәләр. Алар үзләренең акылы белән дә аерылып торалар.

  -Ә кем карга турында шигырь  белә?

Бер бала  “Каргалар   шәһәре” дигән шигырь сөйли  (“Иң мат. сүз”, 196 бит)

Тәрбияче. Ә хәзер алдагы табышмак.

Коймада –өй, өйдә –җырчы.

   Сыерчык  “очып килә”

Мин сыерчык, сыерчык,

Сагынып кайттым илемә.

Шуңа сезне мактап җырлыйм,

Сөенеп матур өемә.

Тәрбияче. (Мультимедиадан сыерчык  рәсеме күрсәтелә)-Сыерчыкларны без сайрар кошлар дип йөрсәк тә, аларның үз көйләре юк икән. Алар ишеткән бер авазны кабатларга оста. Кеше тавышымы ул, бака тавышымы, башка кош тавышымы, сырчыклар бик оста итеп кабатлыйлар. Алар агач куышларына, я булмаса кешеләр ясап куйган ояларга урнашып, бала чыгаралар. Күп вакыт ике тапкыр утырып бала чыгарырга да өлгерәләр. Әйдәгез сырчыкларны мактап җыр җырлыйбыз.

   Балалар бергәләшеп  “Сырчык”(И.Шәмсетдинов көе)  җырын башкара.

Тәрбияче. Соңгы табышмакның җавабын кем әйтер икән?

- Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

     Карлыгач “очып килә”

 Мин карлыгач, оя ясыйм

 Түбә кыекларына.

Яңгыр буласын белдерәм

Түбәннән очып кына.

Тәрбияче. (Мультимедиадан карлыгач  рәсеме күрсәтелә) -Карлыгачлар һавада бик оста очалар. Алар канат та какмыйча диярлек һавада йөзеп кенә йөриләр. Карлыгачлар түбә кыекларына кызыл балчыкны төкерекләре белән сылап оя ясыйлар.Ә яр карлыгачлары яр буйларына 2 метрга кадәр казып кереп оя ясыйлар. Карлыгачлар көн җылыткач, май ахырында гына киләләр дә, бала чыгарып, август ахырларында китеп тә баралар.

-Безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  “Карлыгач “  дигән бик матур җыры бар.   Исламия безгә әлеге җырны башкарып китсен әле.

“Карлыгач” (Г.Тукай сүзләре) җыры башкарыла.

-Балалар без бүген бик күп кошлар белән таныштык. Аларның кызык яклары турында белдек. Алмаз, Инсаф, сезгә сәяхәт ошадымы?  Киләсе шөгыльләрдә әле без тагын башка кошлар турында да сөйләшербез, аларның холык-фигыльләрен өйрәнербез. Ә хәзер сәяхәтебезне җыр белән төгәллик.

“Балалар ярдәм итә”(З.Хәбибуллин көе)

                                    Кошлар – безнең дусларыбыз,

                                   Онытмагыз аны сез.

                                   Кыен чакта ул дусларга

                                   Ярдәм кулы сузыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...