Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”
проект (средняя группа) по теме

Сахбиева Гульшат

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_2.docx16.99 КБ

Предварительный просмотр:

Проектның темасы : “ Кошлар-безнең  дусларыбыз”

Проект классификациясе:

Темасы буенча: информацион- эзләнүле.

Катнашучылар: урта төркем балалары, әти- әниләр, тәрбияче.

Үтәлү вакыты: кыска вакытлы (февраль- март)

Актуальлелек: Кыш көне кошлар алдында бик мөһим сораулар килеп баса: ничек тукланырга? Салкыннар башлангач бөҗәкләр кайры асларына, ярыкларга качалар, һәм кошлар аларны таба алмыйлар.Ш уңа күрә алар җылы якларга очып китәләр. Ә яз көне табигать уянгач кошлар туган якларына кайталар. Кошлар үзләре белән безгә бик күп шатлыык алып киләләр. Аларның төрле матур тавышлары безне җәлеп итә. Ә бәлки аларның яшәеше алай ук борчусыз түгелдер?

Әйдәгез, бергәләп аларның язгы борчулары турында күбрәк белик һәм, аларга булышыйк.

Проектның максаты :

1.Балаларны кошлар дөньясы белән  якынрак таныштыру, аларның нинди файда китерүләре турында сөйләү. Урта төркемдә экологик культура нигезләре формалаштыру.

2. Аларга сакчыл караш тәрбияләү, кошларны рәнҗетмәскә кирәклеккә төшендерү, кошларга карата кызыксынучанлык арттыру.информацион- коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр, күргәмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

3. Безнең якта яшәүче кошлар турында якыннанрак таныштыру.

Бурычлар:

  1. Әти-әниләрне бердәм эшчәнлеккә җәлеп итү. Балалар белән берлектә кыш көне җимлек, яз көне кош оялары ясауның әһәмиятен аңлату.
  2. Кошларның тышкы кыяфәтенә карап очу сәләтен ачыклау.Таныш кошларның яшәү рәвеше, кешеләрнең кошлар  тормышындагы роле турында күзаллауларын баету.
  3. Кошларны кайгырта белергә өйрәтү.
  4. Табиги һәм башка материалдан җимлекләр һәм кош оялары ясау.

Проектны тормышка ашыру юллары:

1 Әзерлек этабы:

*Проектның темасын уйлау

*Максат һәм бурычлар кую

*Проект өчен кирәк материал туплау: матур әдәбият әсәрләре, рәсемнңр фотографияләр,слайдлар.

2 Төп этап:

* «Җимлектә» рәсемнәре карау.

* «Җимлектә» рәсеме ясау.

*Яз темасына иллюстрацияләр карау.

* Рәсем ясау, аппликация.

* «Сыерчык» шигырен уку.

*Татар телендә мультфильмнар карау.

*Җимлекләр, кош оялары ясау.

Йомгаклау:  эколидер конкурсында чыгыш ясау.

 

Балалар белән эшчәнлекнең перспектив- тематик планы.

Бүлек

Тема

Бурычлар

Танып белү

Кошлар ашханәсе

Балаларның кыш турындагы белемнәрен ныгыту. Кошлар турындагы күзаллауларын киңәйтү аларның  табигатьтәге һәм кешеләр тормышындагы роле белән таныштыру.Танып белүгә кызыксыну үстерү, сүзлекне баету һәм активлаштыру. Кошларга ярдәм итү теләге тәрбияләү

Сәнгать иҗаты

(рәсем)

Җимлектә

Кошларга карата кызыксынучанлык үстерү. Тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү. Җимлек янындакошлар рәсемен караганда күзәтүчәнлек һәм ихтибарлык үстерү. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү, кыш көне аларны тукландырырга теләк булдыру. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны куллар белән рәсем ясарга өйрәтү. Төсләрне белүне ныгыту.  Традицион булмаган ысул белән рәсем ясаганда күзаллауларын үстерү. Рәсем сәнгатенә кызыксынучанлык арттыру.

Танып белү

Урамда яз

Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү. Кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, аларны танырга өйрәтүне дәвам итү. Күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, күзаллауларын үстерү. Язгы күренешләр белән кызыксынуларын үстерү, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Сөйләм үстерү

Кошлар турында сөйлибез

Кошлар турындагы күзаллауны киңәйтү. Тәрбияче белән бергә кечкенә хикәя төзергә капма каршы мәгънәдәге сүзләрне(зур- кечкенә) таба һәм куллана белергә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның аңга луларын, монологик сөйләмен үстерү.Балаларда кошлар белән кызыксынуны тәрбияләү.

Матур әдәбият

Х.Вахитның “Уңган сыерчык” шигерен уку.

Балаларны шигырь белән таныштыру.Тәрбияче сорауларына шигырь сүзләре белән җавап бирүләрен ныгыту,музыка астында түгәрәктә бер-берсенә комачауламый йөри алуларын формалаштыру, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Балаларның аңга алуларын, игътибарын, диологик, сөйләмен, хәрәкәтләрен үстерү. Балаларда туган якка мәхәббәт, җылы яктан кайткан кошларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

Мультфильм карау

Балаларны мультфильм белән таныштыру. Тыңнарга өйрәтүне дәвам итү. Балаларның аңга алуларын, игътибарын  үстерү, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Сәнгать иҗаты

(аппликация)

Кош оясы

Кошлар исемнәре белән таныштыруны һәм      аларның әхәмияте белән таныштыруны дәвам итү. Рәсемдә характерлы билгеләрен күрсәтә һәм чагыштыра белергә өйрәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

"Кошлар -безнең дусларыбыз"

  Балалар бакчасында белем бирүнең  федераль дәүләт стандартына туры китереп без белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген комплекслы план нигезендә, айлык яисә ике атналык проектлар рәвешендә...