"Кошлар-безнең дусларыбыз"
материал по окружающему миру (средняя группа) на тему

Камалетдинова Раузия Гайфутдиновна

Уртанчылар төркеме өчен кошлар көненә багышланган экологик чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_-_beznen_duslarybyz.docx29.72 КБ

Предварительный просмотр:

                  КОШЛАР -   БЕЗНЕҢ  ДУСЛАРЫБЫЗ.

                       Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый.

                       Музыка астында балалар залга йөгереп  керәләр

Тәрбияче. Яз килә. Яз белән бергә туган якларыбызга кошлар кайта.Иң беренчеләре- кара каргалар, сыерчыклар. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.

Бала.Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Бала.Кошлар кайта туган якларына,

Ерак - ераклардан сагынып.

Туган якта алар оя кора,

Оча-оча канат кагынып.

Җыр “Яз килә”

1.Көн жылы һәм иркә,

Кояш та елмая.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Куш.Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна.

Яз килә, яз диеп,

Кошлар да куана.

Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна.

Яз килә, яз диеп,

Кошлар да куана.

2.Канатлы жырчылар,

Сайрыйлар талларда.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Куш.Яз килә, яз килә,

Чәчәкләруяна.

Яз килә, яз диеп,

Кошлар да куана.

Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна.

Яз килә, яз диеп,

Кошлар да куана.

                           

                                Музыка яңгырый. Яз кызы керә

Яз кызы. Чакырдыгызмы мине?Киләм, киләм.Исәнмесез дусларым!  Мин яз кызы –Язбикә. (Утыралар)Мин кояшны җылырак яктыртам, карларны эретеп гөрләвекләр ясыйм, тирә-юньне яшеллеккә төрәм, җылы яктан канатлы дусларым- кошларны кайтартам.  Кошлар димәктән әле генә урманда булдым, рәхәтләнеп кошлар тавышын тыңладым. Кошлар- минем дусларым. Кайсы кош кычкыра,кайсысы сайрый, мин аларны бик тиз таныйм.

Кошлар: Ярар, ярар, сайрарбыз,

                 Танырсыңмы, карарбыз.

Бала.Килегез, кил, кошкайлар

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга  куныгыз,

Көн дә кунак  булыгыз!

Бала. Күке.Күк -кү, күк-кү.  

Яз кызы. Ничек сине танымыйсың,

Син бит күке.

Бала..Ә мин күпме кортлар тотам,

Агачларны коткарам.

Агачларга мин кирәк!

Кычкырам мин бик сирәк:

Күк- кү, күк –кү.  

Бала. Кара карга. Карррр!

Мин әйтәмен: кар-кар.

Монда кемдер бар-бар.

Танып кара:кар, кар. Карррр!

Яз кызы. Син бит кара карга,

Җир сөргәндә майда,

Кортлар чүпләп, басуга

Китерәсең зур файда.

Бала.Сыерчык.Чуть-чуть-чуть-чуть

Яз кызы. Шундый матур сайрый бу.

Танытмаска карый бу.

Елтыр канат –сыерчык,

Оя кордык,  монда чык!

Бала. Сыерчык:Җылы яклардан,

Куанып килдем.

Сез куйган яңа,

Ояга кердем.

Бик тә җентекләп,

Тикшереп йөрдем.

Чут-чут-чут диеп,

 Шундый сөендем.

Яз кызы. Сыерчыклар  алар – агач санитарлары. Агачларның яфракларын һәм җимешләрен ашаучы кортлардан чистарталар.

Балалар, әйдәгез әле сыерчык турында җыр җырлыйбыз.

Җыр “Сыерчык”

1.Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыерчык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
2.Җилпенә ул, талпына,
Шатланып сайрап куя:
Ак каенның башында
Бик матур оя кора.
3. Кем ясаган ояны –
Сыерчык белә аны.

Чут-чут итеп сайравы –
Аның оя сайлавы.

Тәрбияче. Хәзер әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.

Уен “Очты ,очты”

Бала.Кугәрчен. Җәй дә гөр-гөр,

Кыш та гөр-гөр.
Гөрлим дә гөрлим генә
Түбә астында яшим мин,
Бер зыян күрми генә.

Яз кызы. Әйе, әйе, таныдым,

Күк күгәрчен, син бит бу!

Бала. Тукран.Тук-тук, тук-тук-тук

                                Шундый тавыш китерәм,

                                Агачтагы кортларны,

                                Барсын ашап бетерәм.

Яз кызы. Тукран бит бу,тукран.

Сине зурлап “

 “Урман табибе ” – диләр.

Бала.Сандугач.

Чуить-чуть-чуть!

 Бар да йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Мин сайрыймын армыйча,

Алсу таңнар атканчы:

Чуить-чуть-чуть!

Чуить-чуть-чуть!

Яз кызы. Син сандугач.

Шәп сайрыйсың,

Тирә-юнь ямьле булгач!

Ишетәләр тавышын,

Сокланалар барысы.

Яз кызы. Ә син нинди кош?

                  Танымый торам.

Бала. Карлыгач:Ә мин  кара карлыгач,

                                   Канатым кыйгач-кыйгач.

                                    Кошчыкларны чыгарырмын,

                                    Оямны корып куйгач.

Яз кызы. Әйе шул карлыгач бит әле син. Карлыгач турында  бөек шагыйребез Габдулла Тукай язган бик матур шигырь дә бар.

“Карлыгач”

Күптән түгел безнең тәрәзә  капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

 

Ул көн буе авызыбелән балчык ташый,

Балчык белән матур итепоя ясый.

 

Күп эшләде иренмичә; тора-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

 

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

 

Яз кызы. Һич таный алмыйм,ә  бу нинди кош икән?

Бала.Ябалак.Мин ябалак, көндез йоклыйм,

Төнлә инде уянам,

Шулай зур кузләрне ачып,

Бик тиз юлга кузгалам.

“Ябалак”  уены.

Бала. (балаларга карап саный)Җыелганнар кошкайлар,

Безнең нәни дускайлар.

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Карлыгач, карга,чыпчык,

Син калып тор, ә син чык!

Бала. Чыпчык. Чик-чик! Чик-чик!

Чик-чик! Чик-чик!

Яз кызы.Әй таныдым, таныдым,

Син кечкенә кошчык-чыпчык.

Бала.Чыпчык.Минем исемем чыпчык,

Булсам да мин бер орчык.

Бик күп файда китерәм,

Зыян китергән кортны

Бик тиз ашап бетерәм.

—Чик-чик! Чик-чик!

Уен “Җим ташыйбыз”

Тәрбияче:Безнең канатлы дусларыбыз туган якларына язны сагынып очып кайталар һәм үзләренә оя кора башлыйлар. Сыерчыклар өчен без дә һәр елны оялар ясап куябыз. Кошлар үзләренчә мондый бүләккә һичшиксез шатланалардыр.

Бала.Инде яз килде көлеп, 

Сулар ага йөгереп, 
Без оялар ясадык, 
Сез килер көнне белеп. 
Бала.Ояларны сайлагыз, 
Кемнеке матур икән. 
Шунда кунып сайрагыз 
Көн саен сез кич-иртән. 
Бала.Хуш киләсез, кошкайлар, 
Сайрагыз көнен-төнен, 
Кайда ошый? 
Сайлагыз, 
Җир-сулар бик киң безнең!

Кошлар биюе

Яз кызы.Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын

Кошчыклар булмаса.

Ни яме дөньяның?

Кыш үткәч, җир кипкәч.

Ни кызык сабанда,

Тургайлар дәрт биреп,

Тормаса яланда?

Нинди яз була ди.

Кәккүкләр булмаса,

Тугайда сандугач

Чутылдап тормаса?..

Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын,

Кошлар бит канатлы,

Бизәге дөньяның.

Тәрбияче.Яратыгыз, балалар,

Тимәгез кошларга,

Кошларның баласын

Бирмәгез усалга.

Корткычтан саклыйлар,

Урманны, кырларны.

Табигать табибе-

Дип бел син аларны.

Кошларсыз  күңелсез,

Балалар, аңлагыз!

Кошкайлар кадерле,

Аларны саклагыз!

Балалар, кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.

Җыр “Кошлар кайта”

1. Сандугачлар һәм тургайлар

Җылы яклардан кайта.

Әйе шул, шулай шул,

Җылы яклардан кайта.

2. Сандугач бик матур сайрый.

Сыерчык та калышмый.

Әйе шул, шулай шул,

Сыерчык та калышмый.

 

3. Без кошларны яратабыз.

Матур җырлар җырлыйбыз.

Әйе шул, шулай шул,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Тәрбияче: Бәйрәмебез тәмам.

 Яз кызы. Балалар, әйдәгез бакчага чыгып кошларны карыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...