Туган ягы кирәк кешегә
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Конспект ООД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект ООД184.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесы

 “83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

“Туган ягы кирәк кешегә” темасына

мәктәпкә хәзерлек  төркеме балалары белән оештырылган

белем бирү эшчәнлеге  конспекты

                                                                                                                                                                  Сәламова Лилия Әхәтовна,

                                                                                                                                                       83 нче балалар бакчасының

                                                                                                                                             татар һәм рус телләре

                                                                                                                           тәрбиячесе

Түбән Кама

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә хәзерлек  төркеме

Тема:

“Туган ягы кирәк кешегә”

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү  өлкәләре:

Танып белү,сөйләм үстерү,нәфис – нәфәсәти, социаль –коммуникатив,физик үсеш

Максат:

Балаларның Татарстан җөмһүрияте  турында белемнәрен тулыландыру

Бурычлар:

1) Туган як темасы аша монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү;

2)Туган якны ярату хисен тәрбияләүне дәвам итү;

3)Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятенә һәм гореф- гадәтләренә,милли киемнәренә  кызыксынучанлык  уяту.

Методик алымнар:

Сорауларга җавап бирү, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, уеннар уйнау

Җиһазлау:

Экран, магнитофон,ноутбук,  курчак, тасма, түбәтәй, чигүле мендәр, карточкалар

Алдан үткәрелгән эш:

Җөмһүрият,башкала,читек,алъяпкыч,камзул,сарафан сүзләренең мәгънәләрен аңлату;

Татарстандагы шәһәрләр белән танышу;

Шигырьләр ятлау,мәкальләр өйрәнү

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш ( 7 мин.):җыр тынлау, экранда рәсемнәр карау,шигырь уку;

II.Төп өлеш  (  20мин.):

                             1. Милли киемнәр

                             2. “Түбәтәй” уены

                             3. “Зәңгәр чәчәк” уены

                             4.  Рәсәй турында сөйләшү

                             5.”Золотые ворота” уены

                             6.  Мәкаль әйтеш

III.Йомгаклау ( 3  мин.)

Алга таба эш:

Балаларның белем бирү эшчәнлегендә алган белемнәрен көндәлек шөгыльләрдә куллану.Балалар белэн башка милләт вәкилләренең  гореф- гадәтләре, милли киемнәре турында кузаллауларын үстерү.

Эшчәнлек барышы:

Этаплары

Эчтәлеге

Арадаш нәтиҗә

Кереш өлеш

Балалар “Мин яратам сине,Татарстан” җыры астында урындыкларга кереп утыралар,тәрбияче ББЭне башлый:

 - Балалар,бүген без сезнен белән туган ил,туган як турында сөйләшербез.Сез ничек уйлыйсыз, Туган ил нәрсә ул,кая ул,нинди ул?

-Туган ил ул –без туган җир, без торган җир,безнең өебез,әти – әни,әби-бабай.

 - Әйе,балалар,сезнен фикерләрегез дөрес.Без басып йөри торган җир, зур һәм кечкенә елгалар,киң урманнар, безнен шәһәр,без яши торган өй,безнең бакчабыз – болар барсы да безнең туган илебез.Ә безнең республика-җөмһүриятебез нинди исем йөртә?

- Без – Татарстан республикасында яшибез.

- Әйе. Безнең туган илебез –Татарстан  дип атала. Ә монда татарлар гына яшиме?

 -Юк,татарлар гына түгел.Татарлар белән бергә  руслар,башкортлар,чуашлар,үзбәкләр һәм башка милләт кешеләре дус – тату яшиләр

-Республикабызда 170 тән артык милләт халкы дус- тату яшиләр.Безнең баш шәһәребезнең - башкаланың, исемен кем әйтер икән?

-Ул Казан дип атала.

- Балалар, без нинди шәһәрдә яшибез?

- Түбән Кама шәһәрендә.

 -Татарстанның тагын нинди шәһәрләрен беләсез?

 - Яр Чаллы,Әлмәт,Чистай,Алабуга,Минзәлә,Бөгелмә.

Сез кайдан? – дип сорыйсыз

Без Казаннан, Иделдән

Идел эчкән су булыр,

Иделдә иген иккән,

Яшәгән, көнен иткән,

Татарстан шул булыр.

Экранда  елга,урман,шәһәр,өйләр,балалар бакчасы рәсемнәре күрсәтелә.

Экранда Татарстан картасы күрсәтелә.

Аталган милләт вәкилләре Татарстан картасында барлыкка килә.

Төп өлеш

- Сәлам! Мин  исемем – Гөлбикә!

   -Хәерле көн,Гөлбикә. Балалар, Гөлбикә татар милли киемнәрен кигән.Шуларның  исемнәрен атап чыгыйк әле.

- Яулык,кулмәк,алъяпкыч,читек.

-Балалар,Гөлбикәнең Гомәр исемле дусты бар.Ул өстенә нәрсә кигән?

 - Камзул,күлмәк,чалбар,читек һәм түбәтәй.

 - Дусларым,  минем сезгә түбәтәй турында сөйләп китәсем килә. Ул баш киеме булып төрки халыкларда 15 нче гасырдан  кулланыла башлаган.Түбәтәйне  ир – атлар кигән.Эшкә кия торган түбәтәй караңгы төстә булса,бәйрәмнәргә чигелгәннәрен кигәннәр.

1  нче бала:Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. Мин саныйм:

-Әке,пәке,ышкылаган сәке,чәүкә.чыпчык,син – кал,бу –чык.

Уен барышы:

 Балалар түгәрәкләнеп басалар.Түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түб –түб-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала,шул бала карточка ала.Бала аларның исемнәрен атарга тиеш. Уен шулай дәвам итә. 

“Зәңгәр чәчәк” уены

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

        Якты нурлартарата.

                                               Безнең кызлар һәм малайлар

                                               Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:

                                             Якын дуслар арасыннан

 Берсен сайлап ал әле.          Тезләреңә ипле булыр -

                                             Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

-Бик күңелле уйнап алдык. Голбикә белән Гомәргә рәхмәт. Балалар,

Без Татарстан буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Татарлардан кала башка милләт халыклары да яши безнең җөмһүриятебездә.Элек – электән руслар татарлар белән  бергә дус-тату яшәгән.

2 нче бала:

 Мы живем в России,

 У нас леса густые,

 У нас березы белые.

 И небо наше чистое.

3 нче бала: Дусларым,мин сезне рус халкының   яратып уйный торган “Золотые ворота” уенын уйнарга чакырам.

Золотые ворота уены

Капка булып басучы ике бала санамыш ярдәмендә  билгеләнә.Калганнар бер – бер артлы капкадан тәбәндәге сүзләрне әйтеп чыгалар.

Золотые ворота

Пропускают не всегда

Первый раз прощается

Второй раз запрещается

А на третий раз- не пропустим вас!

Соңгы җөмләне әйткәндә “капка”  ике баланы тотып кала.Алар  табышмакка җавап табалар.

-Рәхәтләнеп уйнап алдык,балалар. Татар халкының гомер буена тупланып килгән канатлы сүзләре – мәкальләре бик куп. Шуларның берничәсен искә төшереп алыйк.

Мәкаль әйтеш уены.

  Кулъяулыклы бала  алга чыгып баса да әйтә:

  - Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын,ә яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш..

 Уртадагы бала: «Илсез кеше..» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : « телсез сандугач»—дип җавап бирә.

Ыргытучы : Үз илем ...

Яулык тигәне : алтын бишек.

Ыргытучы : Туган илең,

Яулык тигәне : туган анаң.

Ыргытучы : Иле барның, ...

Яулык тигәне : теле бар.

Сораулар:

-Татар кызының милли баш киеме?

-Безнең шәһәр нинди елга буена урнашкан?  

-Татарларның милли аяк киеме?  

Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\20201113_145051.jpg

“Түбәтәй” уены

C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\IMG-20200214-WA0068.jpg

Карточкаларда Кремль,Сөембикә манарасы, тукай паркы, шәһәр музее сурәтләнгән.C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\20201116_174839.jpg

Экранда рус  халык киемнәренең  рәсемнәре күрсәтелә.Балалар аларны атыйлар.

Балалар түгәрәкләнеп утыралар .Бер баланың кулында кулъяулык.

Җавап таба алмаган  балага сорау бирелә.

Йомгаклау өлеше

 -Балалар.бүгенге шөгыльдә без нәрсә турында сөйләштек?

-Татарстанның кайсы шәһәрендә без яшибез?

-Безнең шәһәр нинди елга буена урнашкан?

 -Шәһәребездә нинди истәлекле,үзенчәлекле урыннарны беләсез?

-Безнең балалар бакчасының исеме нинди?

- Рус кызлары кия торган күлмәк ничек атала?

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Яшәсен,үссен

Мул Татарстан!

Туган илебезгә,

Туган илгә дан!

Бу җырны җырлый

Татарлар, руслар.

Без барыбыз да

Мәңгелек дуслар!

Балалар сорауларга җавап бирәләр,иптәшләренең  җавапларын  тулыландыралар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...