Изгелек җирдә ятмый - уку дәресе
методическая разработка по чтению (4 класс) по теме

Балаларга кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелекнең иң күркәм сыйфатлар булуын аңлату. Укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү. Телдән сөйләмне сафландыру, ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы, ихтирамлы булу хисе, туган илгә мәхәббәт , игелек кылырга омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon temauku_drese.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Максат:

Җиһазлау

Дәрес тәртибе

Кереш өлеш.

Уку мәсьәлә-сен кую

 Изгелек жирдә ятмый.

(Ф.Әмирхан. «Ай өстендәге Зөһрә кыз» хикәясе.)

Балаларга кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелекнең иң күркәм сыйфатлар булуын аңлату.

Укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.

Телдән сөйләмне сафландыру, ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы, ихтирамлы булу хисе,  туган илгә мәхәббәт , игелек кылырга омтылыш тәрбияләү.      

 Рәсемнәр,ясалган диафильм, сүзләр.

Уку эшчәнлеген формалаштыру.

Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез!

-Хәерле көн, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек? Мин бик шат! Бүген бездә кунаклар. Тирә- юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшырсын әле, аларга да хәерле көн телик.

-Бер- беребезгә нинди сүзләр әйттек?

-Нәрсә ул исәнләшү?

К.Җ.-кешегә сәламәтлек теләү

-игътибарлылык билгесе

-кешегә ярдәм итәргә әзер торуны белдерү

-әдәплелек билгесе

-Нәрсә ул әдәплелек?

-Әдәпле булуны сез ничек аңлыйсыз?

-К.Җ.-Әдәплелек- кеше белән дөрес аралаша белү ул.

-Әдәпле булу- кешегә игътибарлы булу дигән сүз.

-Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә

-.Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең туганнарын, якыннарын, дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора, изге эшләр башкара.

-Сез барыгызда тәртипле , әдәпле укучылар икәнсез.

Физминутка.Уен «ма-мә».(Сук, алда, сугыш  , мактан, тәртип боз, усаллан, әдәпсез сөйләш)

Бүгенге дәреснең темасы «Изгелек жирдә ятмый».Без бүген дәрестә изгелек,ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатларның мәгънәсен ачыкларга тырышырбыз.  


Уку мәсьәлә-

сен чишү

Йомгаклау.

-Сезнең нинди изге эшләр эшләгәнегез бар, исегезгә төшерегез әле.

(Балаларның җаваплары)

-Игелек кылырга урын да,вакыт та күп икән,бары тик теләк кенә кирәк.

.

-Ә бит безнең халкыбыз элек-электән изге күңелле, ярдәмчел, игелекле,киң кунелле,изге йөрәкле булуы белән аерылып торган.Безнең бабаларыбыз тирә-юньдәгеләргә яхшылык китерерлек,башкаларның кәефен төшермәслек итеп яшәргә кирәклеген т.х.м дә.,әкиятләрдә әйтеп калдырганнар.Без инде күп әкиятләр белән таныш.Әйдәгез, кайберләрен искә төшерик.

(Төркемнәрдә эш.Рәсемнәр бирелә,алар кайсы әкияттән, игелек кылучы геройлар кемнәр,төп фикер нәрсәдә.)

-Әкиятләр безне тырыш,эшчән булырга,дөресен сөйләргә,тыйнаклыкка өйрәтә,изге күңелле,юмарт,игелекле булырга чакыра.

-Балалар,без бүген дәрестә Ф.Әмирханның татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган «Ай өстендәге Зөһрә кыз»хикәясе өстендә эшләрбез.Әсәрне бер кат укып чыгыйк.

-Әкиятләргә хас геройларны атагыз

К.Җ.Пәри-җеннәр,убырлы карчыклар,яман аждаһалар,диюләр.

-Әкиятләргә хас вакыйга-хәлләрне күрсәтегез.

К.Җ.Ай елмая,елга көлә,йолдыз атылып Зөһрә кызны айга илтеп тапшыра.

-Катнашучыларны табыгыз.

-Уңай һәм тискәре геройларны атагыз.

-Иң элек кайсы катнашучы белән очрашабыз?

-Кайсы катнашучы аркасында вакыйга үсә?

-Ни өчен?

Тактада диафильм.Өлешләргә бүләбез.

1.Тулган ай.

2.Гүзәл Зөһрә кыз.

3.Үги ана һәм аның үз кызы.

4.Зөһрә кыз йөри торган урман.

5.Үксез кыз суга бара.

6.Караңгы төндә Зөһрә кыз Аллага ялвара.Ул айдан ярдәм көтә.

7.Үги кыз судан кайта.

8.Ай белән кыз арасындагы йолдыз.

9.Йолдыз Зөһрә кызны айга илтә.

-Охшаш өлешләрне табыйк.

1.Гүзәл Зөһрә кыз суга бара.

2.Йолдыз Зөһрә кызны айга илтә.

Нәтиҗә:Изгелек җирдә ятмый.Безнең үз-үзебезне тотуыбыз,кылган эшләребез барысыда күз алдында,алар безгә яхшылык булып кайта.

-Сез дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

-Бүген дәрестә сөйләшкәннәр киләчәк тормышыгызда кирәк булырмы?

-Үсә барган саен әдәплелекнең кешене сөендерә торган өр-яңа сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз.Шулай булганда гына гадел,намуслы,инсафлы,рәхимле,мәрхәмәтле,тәүфыйклы һәм ниһаять бәхетле булырсыз.

Билгеләр кую.

Өй эше. «Безнең гаилә эшләгән изгелек»-инша язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Якшылык жирдэ ятмый

тэрбия сэгате...

"Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья"

Класс сәгатьләрендә башлангыч сыйныф укучыларына куллану өчен презентация. Дөньяда һәрбер кеше дә, изге эшләр кылырга тиеш. Үзе үлсә дә исеме калырга тиеш....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

Яхшылык җирдә ятмый

Яхшылык җирдә ятмый...

Сыйныф сәгате «Изгелек – иткән юлда калмас»

Максат: укучыларны изгелек хисләре белән таныштыру.“Изгелек” сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әдәпле сүзләр һәм аларны куллану турында белемнәрен, күнекмәлә...