Литературное чтение (татарское)
план-конспект урока по чтению (3 класс) по теме

Фасахутдинова Гульшат Хасанзяновна

3 класс Резеда Валиева "Туган конде"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku_3_klass.docx16.5 КБ

Предварительный просмотр:

3 класс,  уку  дәресе.

Тема:Резеда Вәлиева “Туган көндә”

Максат: “Туган көндә” хикәясенә анализ.

                  Хикәядәге Фәридә образы аша олыларга  ихтирам тәрбияләү.

                                   Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

 2.Өй эшен тикшерү.

Тактада балалар иҗаты.

3.Дәреснең темасы тактада.

РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА “ТУГАН КӨНДӘ”

4.Әсәр белән танышу.

а) күңелдән уку.

б)чылбырлы уку.

в)әңгәмә.

-Әсәрнең исеме бармы?(Әйе,бар. “Туган көндә”)

-Авторы кем?

-Бу шигырьме, әкиятме?(хикәя)

-Ни өчен әкият түгел?

-Әкият нинди сүзләр белән башлана?

-Хикәядә нәрсә турында язылган?

-Төп герой кем?

-Фәридәнең портретын ясыйк әле.

-Күлмәге матур.

-Кем теккән?(әнисе) Әнисе нинди оста.

-Чәченә бантик таккан.

-Фәридә ни өчен матур киенгән?

-Туган көндә нинди кием кияләр?(Яңа ,матур киемнәр.)

-Киемнән тыш ничек әзерләнәләр?

-Өйне җыештыралар.(“Өйләре искиткеч матур,бар да елмаеп тора.”)

-Табын әзерлиләр.( “Иртүк торып әнисе бик матур торт пешерде”)

-Фәридәнең туган көне хәрмәтенә  әнисе өй җыештыра,өстәлдә сый.

-Өйнең көлеп торуы кем хөрмәтенә?

-Туган көн хөрмәтенә “өстәлдә чәчәкләр”.

Укучы укый: Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты...

-Кунакларны Фәридә көтә, Фәридә сөенә. Фәридә белән әни дә,әби дә сөенә.Аларның Фәридәне куандырасылары килә.

-Бар да шундый матур, шундый күңелле.Тиздән аның дус кызлары килеп җитәр.

Укучы яңа абзацны укый.

-Әни, әни дим...

-Фәридә ни өчен әйтә бу сүзне?(ул әбисеннән ояла)

-Бу нинди сыйфат?(итәгатьсез, мәгънәсез, тәрбиясез, яхшы күңелле түгел)

-Әйдәгез әби образы турында сөйләшик.(Әби карт,битләре җыерчыклы, яшь вакыттагы кебек түгел)

-Әби дә яшь булган, ул гомер буе эшләгән,ямьсезләнгән,картайган.Әбиләрегезнең яшь вакыттагы фоторәсемнәрен күргәнегез бармы?

-Кемнең әбисе турында сөйлисе килә?

-Әбине ни өчен яратасыз?(оекбашлар бәйли,тәмле әйберләр пешерә,яратып сөя...)

-Димәк, сез барыгыз да әбиләрегезне яратасыз?

-Бик карт әбиләр бар, алар урын өстендә яталар.Сез нәрсә эшләр идегез?

-Әби буларак кадерле алар,ул әнинең әнисе,ул әнине карап үстергән, тәмле ашлар пешерергә өйрәткән, күлмәк тегәргә өйрәткән.

-Әни образына тукталыйк.Сезне әниләрегез яратамы?

-Кайдан беләсез?( ашата,матур киемнәр ала,әкиятләр сөйли...)

-Әни сезне гел ярата, ә сез  ничек итеп җавап бирәсез? Яратуны сез ничек аңлыйсыз? Әнине ярату нәрсә ул? (Ул авырганда чәй ясау,хәл сорау.Иртән “хәерле иртә, әни”,-дип әйтү.)

-Балалар,әни ни өчен хәлсезләнде?( Ул кыздан мондый сүзләрне көтмәгән иде.Ул аны әйбәт итеп тәрбияләгән иде.)

-Ул ничек кызын ярата?(күлмәк теккән,торт пешергән,өстәл әзерләгән...)

-Кыз әнине рәнҗетә.Кыз рәхмәтле булмаган.Икенче җөмләне укыгыз әле.( Әни иртүк торып...)

-Кайчан була ул иртүк?(бик иртә,бар да йоклаган вакытта,тормаган вакытта...)

-89 нче биттәге беренче җөмләне уку.( Байтак вакыт сүзсез утырды.Соңыннан әни “уздырмыйбыз” диде.

-Ни өчен әни туган көнне уздырмыйбыз, дигән?(Чөнки әни  Фәридә тарафыннан рәнҗетелгән.)

-Әни ике арада кала.Бер якта –әби, икенче якта-кыз.Әни сайлау алдында кала.Әни Фәридәне нишләтәсе килә?( Акыл бирәсе килә,дәрес бирәсе килә.)

-Фәридә нишләргә тиеш?( Хатасын аңларга тиеш.)

-Төп гаепле кем монда?(Фәридә хатасын аңларга тиеш,гаебен аңларга тиеш.Әби иң кадерле кеше.)

Өй эше.

1)Хикәяне сөйләргә,үзеңә ошаганча дәвам итергә.

2)Әбием исемле хикәя төзергә.

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 1 класс

Аңлатма язуы           1 В сыйныфы өчен  әдәби уку фәненнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга   нигезләнеп тө...

Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 2 класс

Аңлатма язуы. Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: 1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республик...

Рабочая программа по литературному чтению ( татарский) 4 класс

Рабочая программа составлена по учебнику " Кунелле татар теле" Р.З.Хайдаровой, Г.М.Ахметзяновой,Л.А.Гиниятуллиной....

Открытый урок по литературному чтению Татарская сказка "Три дочери"

Предлагаю вашему вниманию урок с презентацией по УМК "Планета знаний"...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар".Урок разработан на основе системно-деятельностного подхода в рамках реализации ФГОС. На уроке развивается мышлени...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар". На уроке развивается мышление , обогащается устная речь; формируются коммуникативные универсальные учебные дейст...

Разработка урока По литературному чтению (татарская) 4 класс

Разработка урока по литературному чтению (татарская) для 4 класса УМК "Перспектива"...