Разработка урока По литературному чтению (татарская) 4 класс
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему

Валиева Лилия Глюсовна

Разработка урока по литературному чтению (татарская) для 4 класса УМК "Перспектива"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әдәби уку.

Дәрес темасы: Әкиятләрдә ак елан.

Дәрес максаты: Әкият герое буларак  ак елан образының  халык аваз иҗатындагы олен ңлату.

Бурычлар: 1. Башка еланнардан аермалы буларак, ак еланның төп герой ярдәмчесебулуын аңлату;

2. Тылсымлы әкиятләрнең серен ачарга,  үзенчәлеген аңларга омтылышын үстерү;

3. Кешелек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Дәреслекнең 1 кисәгендәге 43-44 бит.

Җиһазлау: Әкиятләр китаплары күргәзмәсе, еланнар рәсемнәре, медицина эмблемасы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Актуальләштерү
  1. Вариантлап бирелгән өй эшләрен тикшерү
  2. “АК бүре”  һәм “Ике кыз” әкиятендә нинди уртак фикер бар?
  3. Ак төс гомумән нинди мәгънәгә ия?
  4. Уен: “Ак” сүзн сыйфат ролендә кулланып, сүзтезмәләр төзеп карау. (Кем  иң күп сүзтезмә төзи, шул җиңүче)
  1. Бала нинди авырлыкла белән очраша?
  • Кешеләрнең еланнарга ни өчен җир хуҗасы, җир иясе дип карауларын ачыклаганда, ак төснең мәгънәләрен аңлатканда.
  1. Авырлыктан чыгу юллары.
  • Еланнар турында слайдлар карап, кызыклы өстәмә мәгълүматлар белән танышып.
  1. Яңа материалны аңлату.
  • Дәреслекнең 43-44 битләреннән Г. Гыйлмановның хикәясен уку
  • Еланнар турында слайдлар карау, кызыклы өстәмә мәгълүматлар  алу.
  • Сүзлек өстендә эш.
  • Ни өчен медицина эмблемасына елан рәсеме төшерелгән?
  1. Белемнәрн беренчел ныгыту.
  1. Ак елан образын ничек күз алдына китерүләрен ачыклау.
  2. Табигатьтә ак бүре булганмы? Ә ак елан?
  1. Физминутка.
  2. Өйрәнгәннәрн ныгыту күнегүләре.
  • Тылсымлы әкиятләрнең үзенчәлекләрн искә төшерү.
  • “Ак бүре” образына охшаш кайсы хайван республика гербына төрлгән?
  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
  • Дәрестә син аңламган сораулар булдымы?
  • Син үз җавапларыңнан канәгатьме? Ни өчен?
  • Тылсымлы әкиятләр турында тагын ниләр беләсең килә?
  1. Өй эше. “ Үги кыз” әкиятен укырга, эчтәлеген сөйләргә. (18.10)

               “Еланна патшасы Шаһмара” әкиятенең беренче кисәген укып, тылсымлы предметлар табарга. (21.10)

Әдәби уку.

Дәрес темасы: “Еланна патшасы Шаһмара” әкияте.

Дәрес максаты: Укучыларга  әкиятне аңлау өчен шартлар булдыру. Тылсымлы әкият үзенчәлкләрен табып аңлата алуларына ирешү.

Бурычлар: 1. Ак төснең символик мәгънәсен аңлап куллана белүләренә ирешү;

2. Тылсымлы әкиятләрдәге өч төрле дөньяны билгели алу осталыгын камилләштерү;

3. Әкият геройларының эш-гамәлләренә соклану-гаҗәпләнү аша мәрхәмәтлелек тәрбияләү;

Материал: Дәреслекнең 44-51 бтләре.

Җиһазлау: Слайдлар “Еланнар”,  “Алтын балык”, “Татар халык әкиятләре” китаплары, әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

М. Гафуриның  “Ана теле” шигырен уку.

Үз ана телем- минем өчен матур, иң тәмле тел;

Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,

Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,

Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

  1. Актуальләштерү.
  • Өй эшен тикшерү.
  • Безнең якларда нинди еланнар очрый? Алардан ничек сакланырга?  Елан чакканда нәрсә эшләргә?   (әңгәмә)
  • Уен: “Ак” сүзн сыйфат ролендә кулланып, сүзтезмәләр төзеп карау. (Кем  иң күп сүзтезмә төзи, шул җиңүче)
  1. Бала нинди авырлыклар белән очраша?
  • Әкият герое буларак Шаһмараның ни өчен уңай герой икәнн дәлилли алмау. Тылсымлы предметларны аеып күрсәткәндә авырсыну.
  1. Авырлыктан чыгу юллары.
  • Еланнар турында  слайдлар карау, кызыклы өстәмә белемнәр алу.Гап-гади әйбернең мөмкин булмаган эшне башкара алуын дәлилләү аша.
  1. Яңа матриалны аңлату.
  1. “Еланнар патшасы Шаһмара”  әкиятен укуны дәвам итү. (2 кисәк, 45 бит)
  2. Тылсым элементларые табу. (Шаһмар сөйләшә, таш ялап тамак туйдыралар, еланнар бал ашамый, ярлының тәне каралы-аклы була, ит кисәкләре казанда сөйләшә)
  1. Белемнәрне беренчел ныгыту.
  • Диалогларны рольләргә бүлеп уку.
  • Әкияттән үзләренә иң ошаган урыннарны сайлап уку.
  • Егет сүзендә тора аламы? Әйтмәгән  булса, нәрсә булыр иде? Фикерләрен дәлилләп сөйләү.
  1. Физминутка.
  2. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
  • Әкиятне чылбыр буенча укып бетерү.
  • Шаһмара образына характеристика бирү.
  • Ни өчен медицина эмблемасына елан рәсеме төшерелүен әкият тексты белән дәлилләү.
  • 50-51 битләрне укып, тылсымлы әкият билгеләрен истә калдыру.
  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
  • Әкият нәрсә турында иде?
  • Халык ни өченак елан турында өкият уйлап чыгарган дип уйлыйсыз?
  1. Өй эше. Елан турында үз тылсымлы әкиятне язып кара. (22.10)

   Китапханәдән  “Өч каләм” әкиятен алып укы һәм аның серләрен ачарга тырыш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка урока по литературному чтению 3 класс

Тема урока.  В. ДРАГУНСКИЙ  «ДРУГ ДЕТСТВА»...

Разработка урока по литературному чтению 4 класс

Метафора,сравнение,рифма,ритм - формирование понятий. Знакомство со стихотворением А.Н.Плещеева "Детство".Развитие выразительной и четкой дикции....

Разработка урока по литературному чтению ( 2 класс). Тема урока: В.В.Бианки «Сова»

Разработка урока по литературному чтению ( 2 класс). Тема урока: В.В.Бианки «Сова»...

Разработка урока по литературному чтению 2 класс. Тема урока: «Полна богатырями Земля Русская».

Цели урока:  Сформировать целостное представление о фольклоре как о культурном наследии народа.   Развивать творческие способности детей. Расширять представления детей о былинах, как о...

Методическая разработка урока по литературному чтению 3 класс тема урока: А. С. Пушкин «Зимний вечер» УМК Школа XXI Века

Методическая разработка урока по литературному чтению 3 класс тема урока: А. С. Пушкин  «Зимний вечер» УМК Школа XXI Века...