Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Харисова Роза Гыйлвановна

дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;                  Тукай иҗаты аша китап укуга теләк булдыру;   авырлыкларга каршы  тора белү,                    ихтияр көче , кызгану һәм башкалар өчен шатлана белү хисләре тәрбияләү ; әти-әни кадерен белергә өйрәтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_._uku_drese.doc140.93 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.

Максат: дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;                  Тукай иҗаты аша китап укуга теләк булдыру;   авырлыкларга каршы  тора белү,                    ихтияр көче , кызгану һәм башкалар өчен шатлана белү хисләре тәрбияләү ; әти-әни кадерен белергә өйрәтү.

Материал: Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы 4. Г.Тукай “Исемдә калганнар”, “Китап”.

Җиһазлау: дәреслекләр, Г.Тукай китаплары, Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр,    презентация «Тукай эзләре буйлап», кроссворд.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  2. Яңа материал өстендә эш.
  1. Кроссворд чишеп, теманы һәм максатны ачу.

                                                                         

1

2

3

4

5

6

7

8

  1. “Сөткә төшкән .....”мәсәлнең исемен дәвам итегез.
  2. Габдулланы кечкенә вакытында нинди кушамат белән йөрткәннәр?
  3. Кәҗә кем белән бик тату яши?
  4. Г.Тукайның туган авылы.
  5. Тукай беренче тапкыр кайсы рус язучының шигырен укый?
  6. “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме.
  7. Кәҗә белән сарык нәрсәнең башын капчыкка салалар?
  8. “...Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар.”  Бу юллар кайсы әкияттән?

  • Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?
  •  Кроссворд кемгә багышланган?
  • Без бүгенге дәрестә кемнең тормышы һәм иҗаты белән танышырбыз?
  • Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
  • Бу иллюстрацияләр нинди әсәрләргә ясалган? (Балалар эше)
  • Кроссвордта килеп чыккан сүз сезгә нәрсәне хәтерләтә? Аның турында нәрсә әйтә аласыз? (Тукай сүзләренә язылган халык җыры, татарның гимны.)

  1. Туган тел җырын башкару.
  2.  “Тукай эзләре буйлап”-  презентация карау.
  3. Китаплар күргәзмәсе белән танышу. “Исемдә калганнар” китабы белән таныштыру.
  • “Исемдә калганнар “ автобиографик хикәя.
  1. Аңлатмалы сүзлектән автобиография сүзенең мәгънәсен ачыклау.(Өй эше итеп бирелергә мөмкин.)
  2. Дәреснең эпиграфын уку. (Дәрес ахырында ачыкларбыз.)

“... Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр.”Г.Тукай.

  1. Хикәядән өзекне тыңлау. (Малайларга өй эше итеп бирелә. Алар өзекне яттан сөйлиләр.)
  2. Хикәя өстендә эш:
  • Хикәядә кемнәр искә алына?
  • Бу өзекне тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?
  • Габдулланың сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора? Нинди вакыйга сезне бигрәк тә тетрәтте?
  • Габдулла өчен сөенеп, аның өчен куанып утырган урыннар булдымы? Ул кайсы өлештә? Габдулла үзен ничек хис итә? Ни өчен?
  • Ишеткәнегезчә габдулланың тормышында авырлыклар, газап чигүләр күп булган. Ә сезнең тормышта да ниндидер авырлыклар, үзегезне начар хис иткән вакытлар буламы? Сез бу вакытта кемгә яки нәрсәгә ярдәм сорап киләсез, бу уңайсызлыкларны ничек җиңәсез?
  • Ә Габдулла бу юлдан чыгуны ничек тапты икән? Бу сорауга җавапны без Г.Тукайның “Китап” дигән шигырен укыгач табарбыз.
  1. Г.Тукайның “Китап” шигыре өстендә эш.
  • Шигырьне ничә өлешкә бүләргә мөмкин? (2 өлешкә. 1нче – шагыйрьнең авыр минутлары; 2нчесе китапның кешене үзгәртүе.)
  • Беренче бүлекне нинди интонация, нинди тон белән укырга кирәк?
  • Ә икенче бүлекне?
  • Шигырьне укыганда күз алдыгызга нәрсәләр килде? Китапны башка бер әйбергә, башка предметка охшатмадыгызмы? (Мин үзем кояшка охшаттым.)
  1. Йомгаклау.

А)- Дәрес башына яңадан әйләнеп кайтыйк. (Эпиграфны кабат уку)

  • Эпиграфны ачу. (Кеше үзенең тормышында нинди генә кыенлыкларга очраса да, нинди генә газаплар кичерсә дә  бу авырлыкларны китап ярдәмендә җиңә ала. Китап начарлыкларга каршы безнең төп коралыбыз икән. )
  • Китап турында мәкальләр әйтү. (Балалар белгән мәкальләрен әйтәләр .)

Б) – Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы? Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Әти-әниләрнең кадерен белергә, аларны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк.)

  1. Өй эше. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” хикәясен тулысынча укырга.
  2. Билге кую.

                                                                         

1

2

3

4

5

6

7

8

  1. “Сөткә төшкән .....”мәсәлнең исемен дәвам итегез.
  2. Габдулланы кечкенә вакытында нинди кушамат белән йөрткәннәр?
  3. Кәҗә кем белән бик тату яши?
  4. Г.Тукайның туган авылы.
  5. Тукай беренче тапкыр кайсы рус язучының шигырен укый?
  6. “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме.
  7. Кәҗә белән сарык нәрсәнең башын капчыкка салалар?
  8. “...Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар.”  Бу юллар кайсы әкияттән?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....