Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
план-конспект урока (4 класс)

Минһаҗева Гөлшат Искәндәр кызы

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ӘДӘБИ УКУ

13нче дәрес

Тема: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь.   Г.Тукай “Эш  беткәч уйнарга ярый”.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет –

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; объектларны чагыштыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Предмет – яңа лексиканы актуальләштерү,татар әдипләре иҗаты үрнәкләре белән таныштыру.

Шәхескә кагылышлы  –татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру,  укуга мәхәббәт тәрбияләү.

Материал:Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, дүртенче сыйныф. Рус телендә  башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен  дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). (Беренче кисәк. Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2017 ел), сүзлек дәфтәрләре, сүзлекләр.

Җиһазлау: Мультимедия проекторы, дәреслек.


Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру

      Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.(Слайд 1)

- Исәнмесез, балалар.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Тәрәзәгә күз салыгыз әле,балалар,бүген көн нинди? (җылы,матур,кояшлы,болытлы,яңгыр ява,җил исә)

(Слайд 2)

- Балалар,рәсемнәрдә кемнең шигырләрендәге геройларны күрәсез?

(Слайд 3)

  1. Актуальләштерү.

        Габдулла Тукай-татар халкының бөек шагыйре.Ул 1886нчы елның 26нчы апрелендә Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Бик иртә ятим калган,төрле гаиләләрдә яшәгән. Ул зурлар өчен дә,кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган.

(4 ,5,6,7 слайдлар)

     

  1. Уку мәсьәләсен кую.

 - Бүген без сезнең белән аның бик матур шигырен өйрәнербез,ә иң башта мультфильмны карап  китәрбез.(Слайд 8)

https://edu.tatar.ru/cor/269

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Сүзлек эше.

Сүзләрне уку, дәфтәрләргә яздыру. (Слайд 9)

Күңелең ач – веселись

Сабыр ит – потерпи

Дәресем кала – урок остаётся

Тәмам иттем – закончил

Баш иделәр – преклонились

Сөекле – любимый

2. Дәреслек белән эш.

- Шигырьне игътибар белән тыңлагыз, аннан соң сезнең укуны тыңларбыз,бергәләп сүзлектәге сүзләр ярдәмендә тәрҗемә итәрбез.

Эш беткәч уйнарга ярый

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңелең ач!

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәресем кала.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: 
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач 
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңелең ач!

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәресен, 
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, дип, мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңа бик матурлап елмаеп көлде Кояш, 
Шунда аңа кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңа шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңа баш иделәр бакчада һәрбер агач.

- Балалар,ничек уйлыйсыз,Габдулла Тукай бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?( башлаган эшне төгәлләмичә ял итәргә ярамый,уку - ул безнең зур хезмәтебез, ...  ).

 – Шигырь эчтәлегенә туры килә торган рус телендә нинди мәкальләр беләсез?

-Сделал дело-гуляй смело.

-Делу – время,потехе – час.

- Терпенье и труд все перетрут.

- Дело мастера боится.

- Без труда не вытащишь и рыбку из пруда.

  1. Рефлексив бәяләү

1. - Балалар,без бүген дәрестә нәрсә белдек? Әйдәгез,тест сорауларына җавап биреп, эшкә нәтиҗә ясыйк. (Слайд 10)

1.Малайны кем урамга уйнарга чакыра?                

сандугач                                                          

чыршы                                                            

болыт                                                                

2.Сандугач нишли?                                  

сайрый                                                              

бии                                                                      

уйный                                                                

3.Алмагач нәрсә бирде?

чия

груша

алма

4. Малай нишли?

аш ашый

дәрес әзерли

рәсем ясый

Дүрт сорауга да дөрес җавап – “5”

Өч сорауга –“4”

2.  Өй эше: Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнеп килегез.

http://tatarschool.ru/media/ktt4 

Сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.(Слайд 11)

– Дәрес өчен зур рәхмәт,сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бөек шагыйрь.

4 класс укучылары белэн уткэрелгэн Тукай кичэсе эшкэртмэсе....

Г.Тукай"Эш беткәч уйнарга ярый"

4 нче сыйныф өчен укудан дәрес планы...

Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.

дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;                  Тукай иҗаты аша китап укуга т...

Открытый урок во 2 классе Г.Тукай"Эш беткэч уйнарга ярый"

Открытый урок по родной (татарской) литературе во 2 классе по произведению Г.Тукая "Эш беткэч уйнарга ярый" на татарском языке. В данном материале предоставлена технологическая карта урока и...

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....