Тукай бөек шагыйрь.
методическая разработка (4 класс) по теме

Шайхелмаданова Нурания Абударовна

4 класс укучылары белэн уткэрелгэн Тукай кичэсе эшкэртмэсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tykai.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай бөек шагыйрь.

Кичә-сәяхәт шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына бәйле булган күрсәтмә әсбаплар белән бизәлгән залда уздырыла. “Туган тел” көе яңгырый, һәм укучылар шул көй астында залга узалар.

Сораулар һәм җаваплар проектор аша экранда чагылдырып барыла.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар. Хөрмәтле кунаклар! Без бүген барыбыз бергә бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безнең транспортта 6 гына урын бар, мин биргән сорауларга дөрес җавап бирүче укучылар гына сәяхәттә катнаша алачак, ә калган укучыларга сәяхәтне читтән генә күзәтергә туры килер. Ә инде икенче вакытта сәяхәт оештырганда, белем дәрәҗәләрен арттырып, аларга да катнашу мөмкинлеге туачак. Игътибар белән сорауларны тыңлагыз, дөрес җавап биргән укучы урынга рәхим итсен.

  1. Шагыйребезнең туган авылының исемен атагыз. (Кушлавыч)
  2. Бөек шагыйрьнең әтисенең исемен әйтегез. (Мөхәммәтгариф)
  3. Уральский шәһәренең татарча атамасы. (Җаек)
  4. Казандагы әти-әнисенең исеме. (Мөхәммәтвәли абзый, Газизә апа)
  5. Габдулланы 1892 нче елның җәендә Сәгъди абзый үзенә уллыкка ала. Ул кайсы авылныкы? (Кырлай)
  6. “Иптәш малайлар илә авыл буенда йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, ян тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесен илә бер икмәген ашый идем”. Бу өзек кайсы әсәрдән? (“Исемдә калганнар”)
  7. )* Өчиледәге бабасының исеме ничек? (Зиннәтулла)

Алып баручы. Шулай итеп, 6 укучы сәяхәткә кузгалырга әзер. Рәхим итегез! Кузгалабыз!

“Пар ат” көе яңгырый һәм укучылар барысы да кушылып җырлыйлар.

Алып баручы. Беренче тукталышка җитәбез һәм “Могҗизалар кыры”на килеп керәбез.

  1. Рәхим итегез. 3 укучы урыннарыннан басалар һәм беренче сорауга кем беренче җавапны таба, шул укучы  кул күтәреп җавап бирә.

Янә 3 укучы белән шулай кабатлана. Соңыннан ике укучы арасында өченче сорау уйнатыла.

“Могҗизалар кыры”ның биремнәре:

  1. Габдулла Тукайның әнисенең исемен әйтегез. (Мәмдүдә)
  2. Бөек шагыйрьнең Җаекта укыган беренче мәдрәсә исемен атагыз. (Мотыйгия)
  3. Үги әбисенең алты күгәрчене арасында ул үзен нәрсә итеп хис иткән? (чәүкә)

“Могҗизалар кыры”нда җиңүчегә бүләк тапшырыла.

Алып баручы. Сәяхәтебезне “Туган авыл” көе астында дәвам итәбез.

Икенче тукталышка җитәбез. Әзерләнегез! Тукталышның исеме: “Шигырьләрне бел” дип атала. Өзекләрне иң күп белүчегә бүләк тапшырыла.

Игътибар белән тыңлагыз.

  1. “И, сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш ...”                                               (“Эшкә өндәү”)

  1. “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын  безнеңчә матур, моңлы көй”.                                  (“Милли моңнар”)

  1. “Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап”.           (“Пар ат”)

  1. “Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр ...”                                                  (“Сабыйга”)

  1. “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул ...”                      (Туган авыл)

  1. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр”.      (“Шүрәле”)   

Алып баручы. Шуның белән, хөрмәтле укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашып килә, кичә-сәяхәттә катнашучы укучыларга рәхмәт. Истәлекле бүләкләр сезне көтә.

Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-бөек шагыйрь.

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен (Р.З.Хәйдәрова) дәрес планы....

Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлил.”Кичер, илем!”

Максатлар: -шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,соклану хисләре тәрбияләү,гражданлык нигезләрен формалаштыру; -коммуникатив УУЭ: информация табу,иптәш...

Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.

дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;                  Тукай иҗаты аша китап укуга т...

Туган авылым Нәдердә яшәүче шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова иҗаты буенча проектлар яклау дәресе

Сыйныфлар: 1, 2 сыйныфларМаксат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як шагыйрәсе Клара Булатованың балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерү, укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары б...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....