Г. Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
план-конспект урока по чтению по теме

Калимуллина Рафия Рифкатовна
Әдәби уку дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_.docx27.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Г. Тукай  “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Максат: 1. Балаларга Г. Тукайның тормышы турында тулырак мәгълүмат бирү;

Г. Тукайның әсәре белән таныштыру, шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укырга өйрәтү;    

2. Әдәби әсәр төрләрен төзелешләренә карап аера белү күнекмәләрен һәм  укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;         

Көтелгән нәтиҗә: Укыганны аңлый, мәгънәсен  ачыклый, әсәргә карата  сорауларга

                    җавап бирә. Әдәби әсәрләр – шигырь һәм хикәяне аера, алар белән

                    эшли белә.

Төп төшенчәләр: шигырь

                               әкият

                               хикәя

Ресурслар:

                    төп: “Уку китабы” ( 2 нче кисәк);

     өстәмә: күрсәтмә материаллар, китаплар күргәзмәсе, компьютер                        презентациясе, интерактив тактада ясалган  кроссворд, шагыйрьнең портреты, магнитофон язмасында “Туган тел”, “Икегә-ике” җыры.

Предметара бәйләнеш: риторика, җыр сәнгате;

Оештыру: фронталь, төркемләп;

                             Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Дәресне оештыру.

Магнитофон язмасында “Туган тел” җырының 1 куплеты яңгырый.

Исәнмесез укучылар. Әйдәгез әле бер- беребезгә хәерле иртәләр телик!

Исәнмесез укучылар!

Исәнмесез, саумысез!

Хәерле иртә балалар!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

        - Алдагы дәресләрдә без әкиятләр темасын тәмамладык. Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм.  Сез өзекнең кайсы әкияттән икәнен табып, исемнәрен горизонталь буенча кроссвордка язарга (интерактив тактада кроссворд ясалган) һәм  төп катнашучыларны билгеләргә тиешсез.

        -  “Дүрт дус”

        -  “Намус”

        - “Зөһрә кыз”

        - “Аждаһа”

        - “Кайчан кем...” әкиятләреннән өзекләр уку.

- Сары төстәге шакмакларда килеп чыккан исемне укыгыз. (Тукай исеме килеп чыга).

                                                                                           

(1 нче слайд)

2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге Указны 2011 елның 11 февралендә имзалады. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый.

3. Уку мәсьәләсен кую.        

Без алдагы дәресләрдә Габдулла Тукайның иҗаты турында мәгълүмат алдык. Хәзер шул белемнәребезне искә төшереп, ныгытып алырбыз. Шигырьләрен ничегрәк хәтерлисез икән? (2 нче слайд)

Укучылар шигырьләрне экраннан укыйлар:

        1. Гали аны чирәм белән кунак итә...

        2. Иркәли һәм сөя

            Кояшның яктысы;

            Аш буладыр миңа

            Чәчәкләр хуш исе.

        3. Өч-дүрт бүре берсе соңра кача берсе,

            Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.

        4. Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

            И, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

        5. Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

            Эндәшә батыр утынчы: “Сиңа миннән ни кирәк?”

- Бүгенге дәрестә без кайсы автор әсәре белән танышачакбыз? (Дәреслекнең 124 - 127 битләрендәге әсәр белән танышып, дәрескә уку мәсьәләсен кую). Без бүген дәрестә Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырен укыячакбыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем.

Габдулла Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый”шигыре.

- Әсәрнең авторы турында нәрсә әйтә аласыз? (Балалар фикерләре).

Шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән тулырак таныштыру. (3-7 нче слайдлар) 

        Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

        Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.

        Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да, Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...»

Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщикка утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләдә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай алтынчы оя...

        Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

        1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя.

15 (2) апрельдә Тукайның гомере өзелә.

2 нче бирем. (8 нче слайд)

Сүзлек эше:

дәрсен – дәресен

берлән – белән

күңлең ач – күңелеңне ач

сабрит – сабыр ит

вактын – вакытын

дәрсеми – дәресемне

3 нче бирем.

        - Әсәр “Эш беткәч уйнарга ярый” дип аталган. Фаразлап карыйк әле, нинди эш турында сүз бара икән? (Балаларның җаваплары).

  • Әсәрне сәнгатьле уку үрнәге (Укытучы укый)

4нче бирем.

Әсәргә анализ ясау:

  1. Әсәрдә катнашучыларны табу .
  2. Төп персонаж (катнашучы) кем?
  3. Уңай персонажмы, тискәре персонажмы икәнен билгеләү.
  4. Персонажның (катнашучының) гамәлләрен, эшләрен табу.
  5. Безнең фаразларыбыз акландымы?
  6. Әсәрнең эчтәлеген табу.
  7. Әсәрнең эчтәлеге сезне нинди булырга чакыра?

5 нче бирем.

        Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренең эчтәлеге белән охшаш нинди әсәрен укыган идек? (“Һәркем эштә”).

        Төзелешләренә карап бу ике әсәр турында нәрсә әйтеп булыр? Аларның язылышларында нинди аермалыклар бар?

Нәтиҗә. Шигырь һәм хикәя язылышлары белән аерыла.

6 нчы бирем.

Әсәрне гөжләп уку.

Физкультминутка (“Икегә ике” җырына бию хәрәкәтләре башкару).

III. Ныгыту.

  • Бу шигырьдә нинди бала турында сүз бара?

- Кояш, Сандугач, Алмагачның чакыруына каршы Бала ничек җавап бирә?

(Сорауга җавапны табып уку)

        Шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

IV. Рефлексив-бәяләү этабы.

  • Нәрсә белергә тиеш идек? (Шигырь һәм хикәя арасындагы аермалыкларны).
  • Нинди аермалык бар? (Язылышларында).
  • Шигырьнең эчтәлеген сөйләп буламы? Ә хикәянең? (Икесенең дә эчтәлекләрен сөйләп була).
  • Тырышлык ни өчен кирәк?

-  Татар халкының “Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма” дигән мәкале без укыган шигырьгә туры киләме?

      -    Кайсы артык? (9 нчы слайд)

      а)        Шүрәле, Былтыр, ат, Убырлы.

      б)        Малай, этләр, Аю, Су анасы.

      в)        Сарык, бүреләр, Зөһрә, Кәҗә.

      г)        Алмагач, Кояш, Гали, Сандугач.

 V. Өй эше.

  1. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә. (Барлык укучыга да мәҗбүри – репродуктив эшчәнлек).
  2. Иҗади эш. (“Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә рәсем ясарга. Укучылар теләкләре буенча башкаралар).

        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай"Эш беткәч уйнарга ярый"

4 нче сыйныф өчен укудан дәрес планы...

"Нәрсә ярый, нәрсә ярамый"

Татар халкының рухи хәзинәсен, халык  педагогикасын өйрәнү аша укучыларда кешелеклелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; фикер йөртергә, әдәби әсәрләргә җитди карарга, тирәнтен уйланырга күнек...

Открытый урок во 2 классе Г.Тукай"Эш беткэч уйнарга ярый"

Открытый урок по родной (татарской) литературе во 2 классе по произведению Г.Тукая "Эш беткэч уйнарга ярый" на татарском языке. В данном материале предоставлена технологическая карта урока и...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....