3 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка по чтению (3 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

3 нче сыйныфта уткәрелгән ачык дәрес эшкэртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3kl.ana_rhmte.docx20 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп                                      Биектау муниципаль районы  Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Укытучы        Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Фән                                            Әдәби уку

Класс                                         3 А (рус төркеме)

Дәрес темасы                            Без әнигә булышабыз. “Ана рәхмәте ” текстын уку

Дәреслек                                   З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина  “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык                  башлангыч  мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм  уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013ел

Үткәрү вакыты                            28.11.2015

Дәреснең максаты:

Белем бирү:  хикәя-текстның эчтәлеген үзләштерү, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшләү;

-өйрәнелгән сүзләрне, грамматик кагыйдәләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә активлаштыру; диалогик, монологик сөйләм, ишетеп аңлауны үстерү;

Тәрбияви: өлкәннәргә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хезмәткә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет : өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү,иптәшеңә сорау бирү белү,образга бәя бирә белү.

Метапредмет:  

Танып-белү:үрнәк буенча эшли белү,сорауларга җавап бирә белү,аңлап укый белү,укылган мәълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурычларны билгели белү;уку тәртибен оештыра белү;укытучының күрсәтмәләрне аңлап үти белү”

Коммуникатив:аралаша белү сәләтен үстерү;парларда һәм күмәк эшли белү

 

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фламастерлар

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Технологик  карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк.

- Рәхмәт, минем кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр.

Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Бүген көн нинди? (Бүген көн салкын, кар ява,  җил исә, кояшлы түгел). Класста кем юк?

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү. Текст алды эше.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

Аудирование күнегүләре.

СЛАЙД №1

 1.Бирелгән сүзләрне укыгыз,тәрҗемә итегез,аермасын әйтегез.

Җыя,киенә,юына,ясый,эчә,юа,себерә,ашый,китә.

СЛАЙД №2

2.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез.

Мартаның әнисе,Мишаның әнисе,Азатның әтисе,Глебның дусты.

СЛАЙД № 3

- Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме?

Индивидуаль эш. Ак битләрне алыгыз. Сүзтезмәләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз.

(слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.)

СЛАЙД № 4 - Эталон буенча үзеңне тикшер. (самопроверка с эталоном)

Күңелле татар теле (мультимедиа)

СЛАЙД № 4

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.

Похвали мальчика.

Спроси у друга, что он делает дома

Бирелгән сүзләрне уку,тәрҗемә итү ,аермаларын табу.

Урын җыям-урын жыясың,киенәм-киенәсең,ясыйм-ясыйсың,эчәм-эчәсең,себерәм-себерәсең,ашыйм-ашыйсың,китәм-китәсең

Мартаның әнисе-мама Марты

Мишаның әнисе-мама Миши

Азатның әтисе- папа Азата

Глебның дусты-друг Глеба

- Юк, дөрес түгел.

Урын җыя-            посуду моет

Идән себерә-         пол моет

Идән юа-                подметает пол

Зарядка ясый-        моет лицо

Битен юа-               делает зарядку

Савыт-саба юа-      заправляет постель

Урын җыя-заправляет постель

Идән себерә-подметает пол

Идән юа-пол моет

Зарядка ясый-делает зарядку

Битен юа-моет лицо

Савыт-саба юа-посуду моет

Син эшчән малай ,чөнки тәлинкәне  юасың.

Син эшчән малай ,чөнки идәнне себерәсең.

 Син яхшы малай,чөнки зарядка ясыйсың.

Син яхшы малай,чөнки бишле аласың.                

Син тәлинкә юасыңмы?

Син идән себерәсеңме?

Син урын җыясыңмы?

Син бишле аласыңмы?

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку.

- Ә хәзер дәреслекне ачыгыз,7нче күнегү 78 биттәге рәсемне  карагыз.

-Уйлагыз, без бүген дәрестә нәрсә турында текст укыйбыз?

- Бу рәсемдә тагын  нәрсә күрәсез?

-Өйләре  нинди?

- Өйне чиста тоту өчен нишләргә кирәк?

- Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

- Чему должны научиться? цель урока какая?

 -Бүген дәреснең темасы нинди?

- Әни һәм малай  турында

-Әни белән малайның өйләрен.

-Өйләре чиста

-Әнигә булышырга кирәк.

Без ничек әнигә булышабыз.

-Научиться рассказывать как мы родителям помогаем.

-Без әнигә булышабыз.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Текст өстендә эш.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

- Текстны беренчел уку. Укытучы “Ана рәхмәте” текстын кычкырып укый.

- Текстны үзләре укыйлар.

-Текстта яңа сүзләр бармы?

- Тәрҗемәне кайдан табарга була? (Сүзлек белән эш)

-Рольләргә бүлеп уку

 

- Найдите в тексте предложение, где говорится, что мама поздно вернулась с работы;

-мама удивилась чистоте;

- сын сам помыл пол;

- мама сыну сказала спасибо.

 

- Әйе, бар.

- Сүзлектән.

Гаҗәпләнде[ гъәҗәпләндэ ]-удивилась

Үпте [үптэ ]-поцеловала

Соң кайтты [cоң къайтты]-поздно вернулась

Чисталыкка [чисталыкъкъа]-чистоте

 

Физминут “Чебиләр”

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. (Работа с текстом после чтения)

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

- Парларда эш.

- Дәреслектә 79 бит , 10 күнегүне парларда эшләгез.  Сорауларга җавап бирегез

Укучылар парларда эшлиләр.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Уен уйнау.”Мине макта”

Сез өйдә ничек булышасыз?Дустыгызга әйтегез.Дустыгыз сезне мактый.

-Мин өйдә әнигә булышам,идән юам.

-Син яхшы кыз!

-Мин әнигә булышам.Мин тәлинкәләр юам.

-Син әйбәт малай.

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

 

ӨЙ ЭШЕ

1) “Ана рәхмәте” тестын сөйләргә өйрән.

2)   Сорауларга җаваплар әзерлә.                                                                                                                                                                                                                                        Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

- “Ана рәхмәте ” текстын укыдык.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

ачык дәрес рус төркемендә укучылар өчен 1 нче сыйныф

ачык дәрес рус төркемендә укучылар өчен...

“Минем Ватаным” темасына 2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе

2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.Укытучы – Заһидулина Альбина Фәнис кызы....

"1дән 100гә кадәрле саннар". 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе...