Юл һәм баш ёЁ хәрефен язу
план-конспект урока по чтению (1 класс)

Хамматуллина Лилия Ильдаровна

конспект урока для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_hm_bash_yoyo_hrefen_yazu.docx58.89 КБ

Предварительный просмотр:

Юл һәм баш ёЁ хәрефен язу

Максат: ёЁ хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, укылуын аңлату, матур язу күнекмәләрен камилләштерү; критик фикер йөртү сәләтен үстерү; туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ):

- дәреслектә ориентлаша белү;- рәсем , карточкалар һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;- авазларның урнашу тәртибен белү ;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Регулятив УУГ:- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;- тормыш тәҗрибәсен куллану;- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» дигән сорау кую.).

Коммуникатив УУГ:- тормыш тәҗрибәсен куллану;- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дәрес барышы.

1 Дәрескә оештыру моменты

Бүген барыбызның да йөзе шат, көләч. Шулай булмый мөмкин түгел. Бүген сыйныфка чын дуслар җыелган.

II. Төп өлеш.

1. Матур язу күнегүе

Язганда туры утырам ,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

дәфтәрне авыш итеп .

Яза башлыйм хәрефләрне

Тигез һәм матур итеп.

Дәфтәрләрне ачу, число язу

   И хәрефенең өстенә

   Сызсаң әгәр ярымай.

   Кыска и хәрефе

   Килеп чыга шулай.

 2. Алган белемнәрне актуальләштерү

- Ә хәзер узган дәресне кабатлап алыйк, чөнки кабатлап торганда гына, белем нык була.  Й, ь, ъ хәрефе турында нәрсәләр беләсез?

III. Яңа материал өстендә эш.

1) Кызыклы сорауларга җавап табу

-“Е” га башланып, Бетә ул “а” га,

Ә үзе һаман. Ага да ага. (елга)   -Елан башында нәрсә бар?

2) Дәрес темасын ачу

Ее хәрефләре турында без укыганда белемнәр алган идек. Бәлки бу хәреф турында башкаларга аңлата алучы табылыр. Үзең белгәнне башкаларга өйрәтү- бик мактаулы эш. Ә бу хэрефнен өстенэ ике нокта куйсак ул нинди хэреф була? Әй, димәк без бүген ёЁ хәрефен язырбыз.

3) ёЁ хәрефеннән башланган сүзләр уйлау. 15 секунд уйлыйсыз. (Вакыт куела) Кем иң күп сүз уйды. Укытучы яза.

4) Ә хәзер бераз эзләнү эше алып барырбыз. Атна исемнәрендә ёЁ хәрефе.

1 атнада ничә көн? Атна исемнәрен беләсезме?

IV. Физминутка: Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз.

Дүшәмбе сүзендә ничә хәреф бар? (7)

Аю сүзендә ничә аваз? (3)

Татар алфавитында гына булган хәрефләр санынча? (6)(Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ)

V. Яңа материалны ныгыту.

1.Карагыз әле, балалар, дәфтәрләрнен 8битен ачабаз.

Анда безнен нинди хэреф язлган.

ёЁ хэрефләре дә шулай ук языла. Әйдәгез һавада язып карыйбйз. Ә хәзер тактада.

- Би к җайлы, әйеме? Язабыз.

Хәтердән язу: Ленар, Елена, Лена, Дания, арена, елан.

Молодцы,укучылар.Булдырдыгыз

VI. Дәресне йомгаклау. Бүгенге дәрестә сезнең белемнәрегез арттымы?

Рефлексия . Куллар бн күрсәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.

Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....

Баш П хәрефен язу

1 класс укучыларына баш П хәрефен язуны аңлату,өйрәтү ...

ӘЛИФБА I КЛАСС. ТЕМА: ЧЧ Өн-хәрефен тамғалау.

Методическая разработка урока по Букварю в I классе.  ТЕМА:  ЧЧ өн-хәрефен тамғалау....

Баш П хәрефен язу.

1 класста язу дәресе эшкәртмәсе....

Й хәрефен язу

Баш һәм юл   Й  й  хәрефләрен  язу....