Баш П хәрефен язу
методическая разработка (1 класс) по теме

Шайхелмаданова Нурания Абударовна

1 класс укучыларына баш П хәрефен язуны аңлату,өйрәтү  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx22.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Баш П хәрефен язу.

Максат: Укучыларны баш П хәрефен дөрес язарга өйрәтү шул хәреф кергән сүзләрне язуны ныгыту, күчереп язу күнекмәсе остендә эшләү,җөмлә чикләрен табу, билгеләү, сөйләм  телен үстерү өстендә эшне дәвам итү,милли-төбәк компонентын кулланып укучылардан туган якка һәм аның кешеләренә мәхәбәт тәрбияләү.

Материал: С.Г. Вагыйзов  “Матур язу дәресләре”, Язарга өйрәнү дәфтәре.

Җиһаз: Магнитофон тасмасы, магнитлы хәрефләр,язмача баш П хәрефе, слайдлар.

        Дәрес барышы

Оештыру өлеше: Уңай психолог халәт тудыру.

-Хәерле иртә балалар. Буген бездә язу дәресе. Бу дәрестә мин сезнең барыгызга да сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм уңышлар телим.

Актуальләштерү:

  1. Табышмаклар әйтү.

а) Әминәнең суга төшкән әйбере ( туп)

б) Өстәлнең яме,күрке (ипи)

в) Мыегын селкетеп йоклап ятучы ( песи)

г) Без яратып,каникулдан сагынып килә торган җир (мәктәп)

( Табышмакларның  җавапларын слайдта күрсәтү)

Туп,ипи,песи , мәктәп сүзләрен (һәр укучыдан бер сүз) тактага яздыру. Юл п хәрефенең язылу урыннарын күрсәтү. ( сүз уртасында, сүз ахырында, сүз башында языла ).

Яңа теманы анлату.

1) – Узган дәрестә без сезнең белән юл п хәрефен яздык. Тагын аның нинди хәрефе дә була әле?

- Баш П хәрефе

-Әйе,балалар, баш п хәрефе була. Ул кайда языла?

- Җөмлә башында, кеше исемнәрендә, авыл исемнәрендә.

- Язмача П хәрефе без язган нинди хәрефләр белән охшаш?( алфавиттан табу, күрсәтү).

-Г,Тхәрефләре белән охшаш.(язмача баш Г,Т хәрефләрен тактага элү.)  2)Тактага баш П хәрефен язып күрсәтү.

3)Тылсымлы ручкалар белән һавада язу.

4)Күзне йомып яэып карау.

5)Тактада һәр укучы бер баш П хәрефен язып күрсәтә.(Хаталарны табу ,төзәтү).

- Ә хәзер матур итеп утырабыз. Дәфтәрләрне ачабыз. Дөрес утыруны тикшерәбез. Үрнәк буенча баш П хәрефен язабыз. ( Дәфтәрләрдә баш П хәрефен язу).

- Без сезнен белән баш хәрефнең кеше исемнәрендә язылуын әйтеп киттек. Ә менә сезнең якыннарыгыз,туганнарыгыз арасында П хәрефенә башланган  исемле кешеләр юкмы?

- Юк.

- Әйе, балалар. Татар телендә П хәрефенә башланган исемәр юк. Ә менә рус телендә бар. Мәсәлән: Павел,Паша,Петр һ. б.

Куян керә.

(слайдта куян рәсеме).

                                           

-Сөенче, балалар,сөенче. Кыш бабайдан сезгә күп сәлам. Ул сезнең янга килергә әзерләнә. Капчыгын да тутыра башлады инде.

Минем урманда бер дустым бар . Аның сезнең янга бик тә киләсе килгән иде. Ул кыш бабайга булышырга дип калды. Мин аның рәсемен сезгә алып килдем. (Поши рәсемен күрсәтә,слайд).

Поши урманда була. Ул печәнне яратып ашый.

      -  Рәсемдә нәрсәне күрәбез, балалар?

  1. Пошины.
  2. Ул кайда яши?
  3. Урманда.
  4. Әйе,балалар. Ул урманда яши. Бик нык салкын кышларда, кар күп булган елны пошиларга азык табуы кыен. Аларга остәмә азык бирергә кирәк.Алар печәнне бик яратып ашыйлар. Ярый, дусларым, мин китим.Сезнең янга тагын килеп җитәрмен әле. ( Куян чыгып китә).

-Балалар без куянны озаттык. Аңа хәерле юл телик. Узебез дәфтәрләрне ачыйк та анда язылган җөмләне  укыйк.(Дәфтәрләрне ачалар,җөмләне укыйлар).

  1. Монда ничә җөмлә бар?
  2. Ике җөмлә бар.
  3. Беренче җөмлә ничә сүздән тора?
  4. Өч.
  5. Икенче җөмлә ничә сүздән тора?
  6. Дүрт.
  7. Җөмлә нинди хәреф белән башланган?
  8. Баш хәреф белән.
  9. Җөмлә беткәч нәрсә куелган?
  10. Нокта.

Җөмләләрне үрнәктән карап күчереп язабыз.

Физкультминутка.

-Балалар ,сез баш П хәрефенең кеше исемнәрендә, җөмлә башында язылуын белдегез.

Баш хәреф тагын кайларда языла?

  1. Авыл исемнәрендә.
  2. Үзебезнең якын тирәдә П хәрефенә башланган берәр авыл белмисезме? Бәлки сезнең ул авылга барганыгыз  бардыр? Ә менә укырга керер алдыннан белешмә алырга сез кайсы авылга бардыгыз әле?
  3. Пучы.
  4. Әйе,Пучы авылы Актаныш районында зур авылларның   берсе.

Олыимән авылында туып, үсмер чагын үткәргән Ләбиб Лерон абыегызның әнисе Шәргыя апа Пучыда яшәде.

                                   

Ләбиб Лерон Казанда балалар өчен чыгучы “ Салават күпере” журналында эшли. ( Слайд        

Ләбиб Лерон җәй көне авылыбызга кайтты. Аскы урамда яшәүче Рөстәм абый һәм Асыя апа аның туганнары.

 - Безнең районыбыз Актаныш районы. Ә менә республикабызда шундый районнар бик күп. Шул районнарның берсе Питрәч районы. (Слайд)

  1. Без хәзер дәфтәрләребездә Пучы һәм Питрәч сүзләрен пышылдап, иҗекләп әйтеп язып куйыйк.

(Балалар бу сүзләрне дәфтәрләренә язып куялар).

Куян керә.

-Нәни дусларым, мин урман мәктәбендә сез язган баш П хәрефен язып карадым.Ләкин, Кыш бабай минем язганны бер дә ошатмады.

Миңа хатамны төзәтергә булышмассыз микән?

(Хаталы язуны төзәтү)

-Рәхмәт , дусларым, миңа ярдәм иткәнегез өчен. Менә мин сезгә үземнең кечкенә генә бүләгемне тапшырыйм. ( Һәр укучыга чыршы уенчыгы бүләк итә). Ә Кыш бабай Яңа елда бүләген үзе тапшырыр. Саубулыгыз, дуслар! Яңа елда очрашканга кадәр! ( Куян чыгып китә)

Йомгаклау.

  1. Менә укучылар безнең дәресебез дә бетә. Бу дәрестә без ниләр эшләдек?
  2. Баш П хәрефен язарга өйрәндек, җөмлә яздык,П хәрефенә башланган авыл, район исемнәрен яздык,Ләбиб Лерон белән таныштык.
  3. Булдырдыгыз, балалар! Барыгызга да уңышлар телим, рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.

Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....

ӘЛИФБА I КЛАСС. ТЕМА: ЧЧ Өн-хәрефен тамғалау.

Методическая разработка урока по Букварю в I классе.  ТЕМА:  ЧЧ өн-хәрефен тамғалау....

Баш П хәрефен язу.

1 класста язу дәресе эшкәртмәсе....

Й хәрефен язу

Баш һәм юл   Й  й  хәрефләрен  язу....

Юл һәм баш ёЁ хәрефен язу

конспект урока для 1 класса...