Конспект открытого урока по литературному чтению на татарском языке
план-конспект урока по чтению (2 класс)

Бибарсова Алия Вафовна

Конспект урока по литературному чтению на татарском языке. Знакомство с творчеством татарского писателя  Гарифа Галиева и его произведением "Когда меняются месяцы"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №1

села Средняя Елюзань

        Конспект открытого урока по литературному чтению на родном языке

                         Провела Бибарсова А.В.

        2019 год

Тема: Г.Галиев «Айлар алышынганда».

Максат:

  1. Г.Галиевның иҗаты белән таныштыру
  2. “Айлар алышынганда” хикәясен укып, эчтәлеген анализлау.
  3. Сәнгатьле, аңлап, кушып уку күнекмәләрен(навык), бәйләнешле сөйләм, фикерләү сәләтләрен үстерү. (способность мыслить)
  4. Китап укуга, әдәби уку дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

 

Регулятив универсаль уку гамәлләре:  төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.

Шәхси (личностные) универсаль уку гамәлләре: әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну хисе (чувство) тәрбияләү.

Танып-белү (познавательные) универсаль уку гамәлләре: укыган хикәянең эчтәлеген сөйләү күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру, сорауларга төгәл җавап бирү.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиалы презентация, күрсәтмә материал.

Материал: Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.  «Әдәби уку» (2 нче сыйныф).

Дәрес барышы.

  1. Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

Рәхмәт, Кояш

Таң китердең

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

-Хәерле көн, балалар! Бүген безнең дәресебез гадәти түгел, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

- Бүген безне бик зур эш көтә. Шушы эшне үтәп чыгу өчен, без дәрестә ничек эшләргә тиешбез?

1. Шауламаска!

2.Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

-  Балалар, сезнең алдыгызда 4 рәсем бар. Сез бу рәсемнәр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-  Монда  кыш рәсемен күрәм, көзне күрәм һ.б. Монда ел фасыллары сурәтләнгән.

-  Ә сез елның кайсы фасылын яратасыз? Ни өчен?

- Мин көзне яратам, чөнки көз алтын төскә керә.

-Мин язны яратам. Бөтен дөнья  кышкы йокыдан уяна, табигать матурлана, ямьләнә

-Мин кышны яратам, чана, чаңгы шуам, кар бәреш уйныйм.

-  Мин җәйне бик яратам. Чөнки бөтен дөнья яшел була. Аллы-гөлле чәчәкләр үсә, кошлар сайрый. Каникуллар була, рәхәтләнеп уйныйсың, ял итәсең. Җәен Сабантуй бәйрәме була.( башка җаваплар)

-Әйе, балалар әби-бабалардан калган Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме ,борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.лә

-  Балалар, сез табигатьне бик яратасыз икән. Ә табигать тә безне яратсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Агачлар утыртырга, аларны сындырмаска, гөлләрне өзмәскә, кошларны куркытмаска, һ.б.

-Игътибар итегез әле, балалар, ел фасыллары бер дә буталмыйча, тәртип бозмыйча, берсе артыннан берсе килә. Ни өчен икән? Сез белмисезме?


-Алар табигать - анага буйсыналар, аны тыңлыйлар. Ә табигать үз чиратында безне җылы кояшында кызындыра, суларында йөздерә, урман-болыннарында ял иттерә, җиләк-җимешләре белән безне сыйлый. Шуның өчен без дә аңа рәхмәтле булып, яхшылык эшләргә тиешбез: сулыкларны, әйләнә-тирәне чистартырга, пычратмаска, кошларга ярдәм итәргә: оялар, җимлекләр ясарга һәм ул җимлекләргә җимнәр салырга, агач, чәчәкләр утыртырга һ.б.

3.Уку проблемасын кую.

-Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?

-Бу көзен була.

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне шундый табышмактан башладым?

-Без бүген көз турында укырбыз.

- Көз фасылына нинди айлар керә?

- Көз фасылына сентябрь, октябрь, ноябрь айлары керә.

- Нинди тәртиптә алар бара?

Сентябрь, октябрь, ноябрь.

- Дөрес укучылар, димәк, без бүген сезнең белән көзнең нәрсәләре турында укырбыз?

-Көз айлары турында укырбыз.

-Дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар куярбыз?

-Яхшы укырга өйрәнү.

-Әсәрнең эчтәлеген аңлау.

-Көз турында белемнәрне ныгыту.

4.Тема буенча эш.

-Без  көз турында  күп сөйли алабыз. Ә хәзер инде чын язучы әсәрен дә укыйсы килә, шулаймы? Кем әсәре белән танышабыз, хәзер белербез.

Әйе, балалар, дөрес. Без бүген аның бер әсәре белән танышырбыз.

Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда Азнакай районыУрманай авылында туа.

Җиде яшьлек иде Гариф,әтисе кинәт үлеп китә. Аны авылыннан унике чакрым ераклыктагы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 11 ел укый. Гариф анда дин буенча гына түгел,ә  дөньяви(светский) фәннәрдән дә беркадәр белем ала: арифметика, география һәм башка фәннәр. Моның өстенә, ул үзлегеннән өйрәнә, матур әдәбиятны бик яратып укый.

Күп урыннарда эшләргә туры килә аңа, ләкин яраткан эшен- язуны ул беркайда да калдырмый. Беренче язган әсәрләре кечкенә генә очерклар үзенең авылдашлары турында.

Г. Галиевнең әдәбияттагы төп темасы — авыл, анда булган тарихи вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне һәм бүгенгесе.

Аның бик күпләгән китапларыннан берничәсе экранга куелган. Гариф Галиев 1985 елның 22 мартында Казанда вафат булды.

-Укыйп алыйк әле, Галиевның нинди әсәре белән бүген танышабыз.

-Ни уйлыйсыз, балалар, сез, әсәрнең исеме буенча, нәрсә турында булыр бу әсәр?

-Ничек айлар алышына. Нинди эшләр үтә.

-Яхшы. Укыр алдыннан авыр сүзләрне аңлап алыйк.

5.Сүзлек өстендә эш

Әрлән – хомяк

Йомран-суслик 

Вәгъдә-обещание

Вәгъдәсендә торды – сдержал обещание

Тәмам итеп – окончив

Һәммәсе -все

6.Ял итү.

-Барыбыз бастык. Урындыкларны этеп куйдык. Бераз ял итеп алабыз.

7.Әсәрне беренче кат уку.

-Балалар мин укып чыгам. Күңел белән тыңлагыз, нәрсә турында  әсәр?

(Укытучы укый)

-Я, балалар. Әйтегез әле, айлар турында нәрсә укыдык?

- Айлар үзара күрешеп сәйләшә.

8.Белемнәрне беренчел ныгыту.

-Беренче нинди айлар очрашты?

-Нәрсә борчыды Сентябрьны?

-Нинди эш планнары ул айның?

-Октябрь нинди эшләрне эшләп китте?

-Ә Ноябрьга ни эш калды?

-Яхшы, балалар, дөрес аңладыгыз.

9. Икенче кат әсәрне уку.

-Хәзер тагы бер кат үзалдан укыйбыз.

Игътибар белән укыгыз, аннан әйтерсез: нинди жанрга керә бу әсәр, әкиятме, хикәяме? Ник шулай уйлыйсыз, аңлатып бирерсез.

(Укыйлар)

-Сезнең фикерләрне тыңлыйм.

-Бу әсәр әкияткә дә керә, хикәягә дә керә.

-Ни өчен соң шулай? Нәрсә биредә әкияткә ошый?

-Айлар үзара кеше кебек сөйләшә.

-Шәп итеп аңлаттыгыз. Ә нәрсә хикәягә керә?

- Шул айларда нәрсәләр эшләнә, ул хикәя кебек бирелә.

10.Алган белемнәрне куллану

- Әйдәгез, “буталчык” уеныннан уйнап алыйк әле.

- Мин сезгә кызыклы вакыйгалар сөйлим. Игътибарлы булыгыз: мин нәрсәләрне буташтырдым? Шулай буламы, юкмы?
---Әрләннәр, йомраннар ноябрь буе уйнап йөрделәр.

---Кыр эшләре беткәч үк, сентябрь җитте.

---Кояш кыздырып, җирне ап-ак кар каплады.

-Уйлап карагыз әле, автор нәрсә әйтергә тели? Әсәрдәге төп фикерне эзләп табыйк әле.

-Һәркемнең үз эше. Һәрбер эшнең үз вакыты бар.

11. Йомгаклау.Өй эше.

  1. 51-53нче биттәге текстны уку,сорауларга җавап бирү;
  2. Тексттагы үзеңә ошаган ай турында сөйләү.

Укытучы. Дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

Укытучы.Тормышта бу дәрестә алган белемнәр кирәк буламы?

12. Рефлексия

- Укучылар сезнең өстәлләрегездә яфраклар бар. Я әле, күрсәтегез нинди кәеф белән дәресне тәмамлыйбыз?

Кәефем бик оста, дәрес ошады, барысын да аңладым- яфракны агачка эләбез

Бертөрле генә кәефем, кыенлыклар булды – яфракны агач төбенә куябыз

https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=f886260b5343d9bfbf9c5b12426aaabf&n=13

Тема: Г.Галиев «Когда меняются месяцы».

Цели:

  1. Познакомить учащихся с творчеством Г.Галиева.
  2. Прочитать произведение , формировать навык анализа содержания текста .
  3. Совершенствовать навыки  выразительного, осознанного чтения; развивать способность мыслить.
  4. Прививать интерес к литературному творчеству, чтению детской литературы.

Регулятивные УУД.

Личностные УУД. Положительное отношение к учению, учебно-познавательный интерес, готовность преодолевать трудности;

Развивать интерес к восприятию окружающего мира.

Познавательные УУД.

Коммуникативные УУД.

         Развивать навыки правильного и осознанного чтения.  

                      Формироватьумение отвечать на вопросы полным ответом.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Гариф Галиев Ул 1903 елның 10 маенда Азнакай районы Урманай авылында туа. Башлангыч белемне Бәйрәкә авылы мәдрәсә- сендә ала. 1925 елда Кызыл Армия хезмәтенә алына.

Слайд 3

елда Азнакай урта мәктә- бендә укыта. 1927 елда Мәскәүдә “Кызыл Армия хикәяләре” исемле беренче китабы дөн ь я күрә. Г . Галиев “Сабанчы” “Колхоз газетасы” “Колхоз бригадиры” газета – ж урнал редак ц ияләрен- дә эшли. Аның төп темасы – авыл темасы, иң яраткан каһарманнары(геройлары) – авыл кешеләре .

Слайд 4

Китаплары

Слайд 5

Хикәяләре “Аю агачлар белән... сөйләшә” “Айлар алышынганда” “Бер уч туфрак” “Чын хуҗа” “Курайлы елга” “Минем балыкка йөрүләрем” “Безнең ишек алдында” “Кошлар җыелышы” “Белмәгәнлек бәласе” “Тимеркүкнең югалып торуы” “Җәнлекләр белән очрашу” һ.б.

Слайд 6

Гариф Галиев “ Айлар алышынганда”

Слайд 7

Вәг ъ дә-обещание Вә гъ дәсендә торды – сдержал обещание Тә мам итеп – окончив Ел фасыллары – времена года Әрлән – хомяк Йомран-суслик

Слайд 9

К ӨЗ АЛТЫН ЯҢГЫРЛЫ УКЫТА ДУСЛАШТЫРА МОҢСУЛАНА КӨЗ КӨНЕ ЕЛ ТУЙДЫРА МАТУРЛЫК

Слайд 10

ӨЙ ЭШЕ: 51-53нче биттәге текстны уку,сорауларга җавап бирү; Тексттагы үзеңә ошаган ай турында, синквейн алымы кулланып, сөйләү;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ. Урок проведен во 2 «б» классе 6 апреля 2010г.

Урок знакомит детей с понятием "заклички"как вид устного народного творчества Руси....

Разработка урока по литературному чтению (на татарском языке)

Разработка урока  по литературному чтению (на татарском языке) 4 класс...

Конспект открытого урока по литературному чтению в 4 классе. Тема урока: С. Козлов «Не улетай, пой, птица!»

Конспект открытого урока по литературному чтению в 4 классе.Тема урока: С. Козлов «Не улетай, пой, птица!»Цели урока:- продолжить знакомство с произведениями С. Козлова;- показать, на примере произвед...

Конспект открытого урока по литературному чтению в 3 классе. "Люби живое" Урок-конференция.

Открытый урок по литературному чтению в 3 классе.  Урок-конференция. "Люби живое" . Обощающий урок....

Конспект открытого урока по литературному чтению. «Русские народные загадки» (Урок введения нового знания). 2 класс.

Конспект открытого урока по литературному чтению. «Русские народные  загадки»  (Урок введения нового знания). 2 класс....

Конспект открытого урока по литературному чтению на родном языке в 1 классе "Л.Н. Толстой "Косточка", В.Осеева "Кто наказал его?"

Открытый урок по литературному чтению на родном языке в 1 классе "Л.Н. Толстой "Косточка", В.Осеева "Кто наказал его?"...