Функциональ грамоталылык формалаштыру алымнары
статья по чтению

В статье описываются методы формирования читательской грамотности на уроках татарского языка и литературы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “ Татар теле дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру алымнары”.

Автор: Яр Чаллы шәһәренең 33 нче урта мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлилова А.Л.

Һәр чорда да укытучылар алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Икенче буын ФДБС буенча да укучыларны төрле эшкә җәлеп итү аша, аларның фикерләвен, сөйләмен, рухи үсешен тәэмин итү бурычы билгеләнде. Без укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәчәкләр.
“Кешегә бетмәс –төкәмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “, - дип язган моннан күп еллар элек Л.Н.Толстой. Бүгенгесе көндә дә бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Яңача укыту технологиясенең нигезендә укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә, шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Ә иң мөһиме – укучылар дәреснең һәр этабында логик яки иҗади фикер йөртсен өчен шартлар тудырырга кирәк.

Бу бурычларны туган тел һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү, укучыларга алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

Заманча мәктәпнең иң мөһим бурычларыннан берсе - функциональ белемле шәхес формалаштыру.

Нәрсә соң ул “функциональ грамоталылык”?

Функциональ грамоталылык терминына килгәндә, совет һәм Россия лингвисты, психолог А.А.Леонтьев түбәндәге билгеләмәне бирә: «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул». Әлеге билгеләмәне гадиләштерсәк, функциональ грамоталылык – кешенең тышкы мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, тиз җайлашу һәм анда эшләү сәләте

Белгәнебезчә, функциональ грамоталылык күпкырлы төшенчә. Ул үз эченә:

  • уку грамоталылыгын,
  • математик грамоталылыкны,
  • табигый-фәнни грамоталылыкны,
  • финанс грамоталылыгын,
  • глобаль компетенцияләр,
  • креатив фикерләүне ала.

Функциональ грамоталылык нигезләре башлангыч мәктәптә салына, анда сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләренә – язуга, укуга, сөйләшүгә һәм тыңлауга интенсив өйрәтү бара.

Функциональ яктан белемле шәхес - ул: – дөньяда ориентлашкан һәм иҗтимагый кыйммәтләргә, өметләр һәм мәнфәгатьләргә туры китереп эшли торган, аерым алганда, үз гамәлләрен башка кешеләрнең гамәлләре белән яраштыра һәм координацияли белүче кеше; – сайлау һәм карарлар кабул итү ситуациясендә мөстәкыйль булырга сәләтле кеше.

Иң беренче чиратта, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру әһәмиятле. Укучыларда туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу максаттан чыгып, төрле алым һәм формаларга таянам, Интернет-чыганаклардан файдаланам.

Безнең төп максатларыбызның берсе – укучыларның алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү.

Уку грамоталылыгы – функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Уку грамоталылыгын формалаштыруда текст белән эшли белүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки текст уку ул – белем бирү генә түгел, тәрбияви бурычлар үтәүне дә үз эченә ала. Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда текст белән эшләүнең роле зур. Дәрестә текст белән эшләүне укучыларга кызыклы да, аңлаешлы да булырлык итеп оештырырга кирәк. Язма текстлар белән эшләгәндә дәресләрдә түбәндәге эш алымнары кулланыла:

– текстның исеменә игътибар итү, «Ни өчен текст шулай дип аталган?» соравына җавап эзләү, темасын билгеләү;

– төп сүзләрне аерып алу һәм язып кую;

– тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны яки фактларны таба белү, аларны тормыштан алынган мисаллар белән ныгыту;

– текстны кисәкләргә бүлү, планын төзү;

– тексттан төп вакыйгаларны аерып ала белү;

– тәкъдим ителгән рәсем һәм иллюстрацияләрнең текстның кайсы өлешен ачу өчен кулланылуын әйтү;

– текст нигезендә зур булмаган монологик яки диалогик сөйләм төзү;

– укылган текст эчтәлеге буенча дискуссияләр, дебатлар оештыру һ.б.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда проектлар төзү һәм яклау, электрон презентацияләр төзү һәм аларны тәкъдим итү кебек алымнар куллану да отышлы.

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруның өстенлекле бер алымы булып тора. Фикерләү күнекмәсе укучыларга уку дәверендә генә түгел, алдагы тормышларында кирәк булачак (килеп туган мәсьәләне дөрес чишү юлларын табу, күпсанлы мәгълүмат белән эшләү, анализлау). Критик фикерләү технлогиясе кысаларында түбәндәге алымнарны кулланырга була:

– «Тукталышлар белән уку» алымы. Дәрес башында укучыларга текст исеменнән чыгып сорау куела, укучыларның фикерләре тыңланыла. Төп өлешендә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында җаваплар тыңланыла;

«Сораулык белән эш» алымы. Әлеге алымны дәреслек белән эш вакытында кулланырга була. Укытучы укучыларга сораулар тәкъдим итә. Сораулар туры җавап бирерлек итеп тә, уйлану-фикерләүне таләп итәрлек итеп тә куела;

«Беләм, белдем, белергә телим» алымы. Бу алымны яңа материалны аңлату һәм алынган материалны ныгыту этабында да кулланырга мөмкин. Өч графадан торган таблица бирелә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын язалар;

– «Почмаклар» алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә кулланырга ярый. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәге укучылар, текст эчтәлегеннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, геройның уңай сыйфатларына дәлилләр әзерлиләр. Икенче төркем исә, цитаталарга таянып, геройның тискәре сыйфатларын ачыклый;

– «Иҗади эш язу» алымы. Бу алымны өйрәнелгән теманы ныгыту этабында куллану уңай. Укучыларга яки әсәрне дәвам итәргә, яки үзгәртеп язарга, яисә үзләренә әкият, хикәя, шигырь язарга тәкъдим итәргә була. Әлбәттә, мондый эш биргәндә укучыларның сәләтен күз уңында тотарга кирәк.

Гомумән алганда, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру максатында кулланыла торган алымнар бихисап. Шулай итеп, текст яки мәгълүмат белән эшләү уку процессы структурасында мөһим урын алып тора. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да текст белән эшләүнең мөмкинлекләре күп.

Функциональ грамоталылыкны формалаштыру - катлаулы, күпкырлы, озак вакытлы процесс. Төрле заманча белем бирү технологияләрен кулланып кирәкле нәтиҗәләргә ирешергә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацияне эшкәртү алымнары

Башлангыч классларда информатика дәресләре...

”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Математика-2.

2 сыйныфта математикадан дәрес план-конспектыСл.3Дәреснең темасы: ”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Дәреснең максаты:1) Танып-белү максаты:- 30-7 тибындагы мисалларны чишергә өйрәтү;- Каг...

Уку эшчәнлеге аша укучыларның үзаңын формалаштыру

Уку эшчәнлеген оештырганда төрле алымнар куллану, белем алучының үзүсешен һәм үзкамилләшүен активлаштыру өчен шартлар тудыра. Укытучы шәхси шәхесне үстерү аркылы сыйфатлы белем алу белән ныклап идарә ...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләре формалаштыру

    Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтә...

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.Нәрсәгә өйрәтергә?Ничек өйрәтергә?Көтелгән нәтиҗә нинди?Коммуникатив,танып-белү,регулятив,шәхескә караган универсаль уку гамәлләренә төрле алы...