Информацияне эшкәртү алымнары
методическая разработка по информатике (3 класс) на тему

Шайгарданова Гузалия Асгатовна

Башлангыч классларда информатика дәресләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

3 нче класс укучылары өчен информатикадан дәрес планы һәм конспекты

ТЕМА:”Информацияне эшкәртү алымнары.”

МАКСАТ:

а).информацияне кабул  итү , аны саклау, тапшыру юлларын ныгыту,                          б)информацияне эшкәртү алымнары белән таныштыру,    

в) информацияне яшерә өйрәтү һәм яшерелгәнне таба өйрәтү,

г) компьютер белән эшләү күнекмәләре булдыру,

д) техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл  үтәү,

е) күзгә, кул-аякларга,муен һәм билгә зарядка ясап, әгъзаларның сәламәтлеген ныгытабыз.

ҖИҺАЗ: 4 компьютер, карточкалар, биремнәр, геометрик фигуралар, овал  предметлар.

МАТЕРИАЛ:1) Информатика в играх и задачах.(часть 1).Учебник тетрадь.стр 22-23. 2)Информатика для младших классов.стр 36-37 и80-81.

ДӘРЕС ТИБЫ:Яңа тема өйрәнү.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология. Компьютер ярдәмендә дәрес.

План

1.Оештыру.

2.Разминка

Ике рәсемне чагыштырып,җитмәгән өлешен ясау.

3.Техника куркынычсызлыгы.

Укучылар чылбырлап әйтәләр.

4.Компьютерда разминкада ясаган өйне төшерү.

-а. Инструмент сайлау.

-б.Рәсемне ясау.

-в.Рәсемне буяу.

5.Эшне тәмамлау.

6.Физминутка.

-а.”Күзләр өчен гимнастика”.-2нче комплекс.

-в.Куллар һәм күкрәк читлеге өчен күнегүләр.-6нчы комплекс                                          

7.Тренинг.                                                                                                                              8.Үткәннәрне хәтердә яңарту.

-а.Информация кабул итүнең бер төре- куллар ярдәмендә.

9.Яңа тема аңлату.

-а.№51 бирем-яшерелгән информацияне табу (телдән)

-б.Тактада эшләү –адресын әйтү.

-в.№52 бирем (а) яшерелгән информацияне табып язу.

10.Өй эшен язып куябыз.

№52(б) –информацияне яшерү.

11.Иҗади минут.”Серле тартма “.

-а.Геометрик фигураларның логик  эзлеклелеге

-б.Тартма эчендә овал формада предметлар булуын ачыклау.

-в.Предметларны атау.

-г. Истә калган предметларны ясау.

12.Йомгаклау.

Нәтиҗә.

                         

                  ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1.ОЕШТЫРУ.

2.РАЗМИНКА.Һәр укучыга да карточка таратыла.

_Балалар, сезнең алдыгызда рәсемнәр бар.Төзү материалы җитмәү сәбәпле өйләр төзелеп бетмәгән.Ә безнең төзү материалы бар- ул карандаш. Беренче кем  өен төзеп бетерер ?

Үзегезгә өй төзисегез киләме? Әгәр төзисегез килсә, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китәргә кирәк.

  1. -ТЕХНИКА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ кагыйдәләрен әйтәләр.

                Чисталык .

-а)  Кием , куллар чиста булсын .

-б)  Кабинетка ипи, көнбагыш алып кермә .

                Тәртип.

-а) Бер генә клавишка да укытучы рөхсәтеннән башка кагылмагыз.

-б) Электр куркынычсызлыгын төгәл үтәргә.

-в) Компьютер өстәлендәге бер генә җиһазга да рөхсәтсез кагылмаска.

-г) Рубильникка кагылырга ярамый.

-д) Клавиатураның клавишларына көчле итеп басмагыз.

 Ә хәзер шул рәсемне компьютерда ясыйбыз. Һәркем үзе өчен өй төзесен.

4. ПУСК -  ПРОГРАММЫ – СТАНДАРТНЫЕ – PAINT.

- Теләгән төсегезне аласыз. Туры сызык алып өйне төзи башлыйбыз. Һәр төркем бертөрле эш башкарса да, төс һәм инструмент сайлау  иҗади эшләнә. Алдан бетергән һәркем буяу эше белән шөгыльләнә. Өстәмә предметлар ясый, картинаны тулыландыра.

5. БЕТТЕ ! МОЛОДЦЫ !

РИСУНОК ка керәбез.

ЗАВЕРШЕНИЕ  РАБОТЫ

СОХРАНИТЬ  ( НЕТ )

Х- ОК. Эш тәмам.

6. ФИЗМИНУТКА.

1.) Күзләр өчен гимнастика - № 2 нче комплекс.

  2.)      Куллар һәм күкрәк читлеге өчен күнегүләр - № 6 нчы комплекс.

  ( Коридор буйлап зарядка.)

7. ТРЕНИНГ. ( Җитәкләшеп түгәрәккә басабыз.)

                     Дусларымның кулы җылы

                     Рәхәт бирә һәр төшкә

                     Зур җиңүгә рухландыра

                      Көч өсти яңа эшкә.

8. ҮТКӘННӘРНЕ ХӘТЕРДӘ ЯҢАРТУ. ИНФОРМАЦИЯ КАБУЛ ИТҮНЕҢ  БЕР ТӨРЕ.

  Куллар ярдәмендә предметны тану, әйтү , хәтердә калдыру.

  1. Кемнең монда ни яшерелгәнен беләсе килә ?  Һәр укучы кулларын капчыкка тыга, предметны атый алып күрсәтә.
  2. Кайсы предмет артык ?( туп, йомгак, кыршау,тарелка, кассета).
  3. Ни өчен шулай уйлыйсыз?(җавап)

 9.ЯҢА ТЕМА АҢЛАТУ.

-Укучылар,сез информация кабул итү, аны саклау , тапшыру юлларын беләсез.-Ә ничек информацияне яшерергә мөмкин, яисә киресенчә, яшерелгән информацияне табарга?

-а.Сезнең алдыгызда биремнәр .№51 нче бирем.5катлы йорт.  Малай 4нче подъездның 2 нче катында яши. Ул үзенеңАкбай кушаматлы эте белән Каракай кушаматлы мәчесен югалткан.-Алар кайда яшеренгәннәр?

-Кем әйтә ?(җавап)

-б.Тактага карыйбыз.Безгә әкияттән кызлар килгән.-Алар кайда яши ?-(җавап)

-в.№ 52 нче таблица кайсы ягы белән шул өйләргә охшаган?(җавап)

-Бәлки йолдызның адресын тактага язарбыз.Кем яза ? (1,2).Беренче подъезд языла, икенче этажы –чөнки башта подъездга керәбез, аннары гына этаж буйлап күтәреләбез.

-5 есен дә язабыз.

 

5

4

3

2

1

1

2

3

4

5

10. ӨЙ ЭШЕн язып куябыз №52 нең (б) дигәне. Ничек эшләрсез? Кар бөртеген, айны, чыршыны адресы буенча урнаштырырга кирәк. Аның өчен №52 не күчереп эшлибез.

11.ИҖАДИ МИНУТ.” Серле тартма”

-а.Бу тартманың эчендә нинди формадагы предметлар булуын ачыкларга кирәк.Аның өчен ясалган геометрик фигураларны дәвам итәргә .Сорау урынында нинди фигура тора,эчендә дә шул формадагы предметлар.Кем беренче әйтергә тели?

-б.Белгән укучыга тартманы ачу хокукы бирелә. (квадрат,овал,ромб,өчпочмак,түгәрәк,квадрат, ? (овал)).

-в.Предметларны атау.: йомырка,чыршы уенчыгы,лимон,кыяр,слива,алма,помидор.

-г.Вакыт калса, дәфтәрдә истә калган овал формадагы предметларны ясарга .

12.ЙОМГАКЛАУ   .НӘТИҖӘ. Димәк, информацияне кабул итәргә, тапшырырга гына түгел, аларны яшерергә, яшерелгәнне табарга да мөмкин.

-Бу- информацияне эшкәртү алымнары дип атала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Математика-2.

2 сыйныфта математикадан дәрес план-конспектыСл.3Дәреснең темасы: ”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Дәреснең максаты:1) Танып-белү максаты:- 30-7 тибындагы мисалларны чишергә өйрәтү;- Каг...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Сыйфат мониторингы. Укучыларның белемнәрен бәяләүдә яңа алымнар.

Сыйфат мониторингы. Укучыларның белемнәрен бәяләүдә яңа алымнар....

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары

Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....

Чыгыш "Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү алымнары һәм формалары"

Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү турында чыгыш...