Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"
статья на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktp_hm_balalar_arasyndagy_dvamchanlyk.docx20.45 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп һәм балалар арасындагы дәвамчанлык.

Бакчага йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар арасында педагогик эшләү дәвамчанлыгын тормышка ашыруның нинди юллары бар соң?

  1. Бакча тәрбиячеләренең һәм беренче класслар белән эшләүче педагогларның эш тәҗрибәләренең уртаклашкан киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр, педсоветлар уздыру.
  2. Балаларның төрле төр эшчәнлекләренең ничек оештыруларын һәм күзәтү максаты белән (уен, уку, хезмәт, сәнгать, көнкүреш) мәктәп укытучыларының балалар бакчасына килүе һәм шундый ук анализны күздә тотып, тәрбиячеләрнең мәктәпкә барулары, фикер (аралашу) алышулар, тәҗрибә уртаклашулары кирәк.

Өлкән группа тәрбиячесе тулаем группага һәм һәр балага аерым социаль –психологик характирестикалар төзеп, аларны башлангыч сыйныф укытучыларына тапшыру шулай ук дәвамчанлыкы тирәнәйтүнең тагын бер әһәмиятле юлы булып тора.

  1. Бакча белән мәктәп арасындагы бәйләнеш , бакчада тәрбияләнүче балаларның мәктәп (арасында) укучылары белән аралашуын үстерү аша да барырга мөмкин. Моңа балалар бакчасына шефлык итү, тәрбияви әһәмияте булган кичәләрне (мәсәлән, курчак театры, “китап бәйрәме”, цирк, “кышны озату бәйрәме” һ.б.) бергәләп уздыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә экскурсиягә алып бару, мәктәп темасына кагылган кино-фильмнар карау, бакчада тәрбияләнеп чыккан укучылар белән очрашу, хезмәт эшләрен, түгәрәкләрне (“Оста куллар”һ.б.)бергәләп оештыру үткәрүләр керә.

Мәктәп яшенә җиткән балаларны укуга әзерләүне уңышлы оештыру өчен түбәндәге тәкъдимнәрне истә тотарга кирәк:

  • Мәктәпкә технологик хәзерлекне формалаштыру өчен, уен, нәтиҗәлелек, уку һәм башка төр эшчәнләрне бергә бәйләп алып бару мөһим.
  • Укытуда нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, аларда шөгыльләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалашу зарури.
  • Беренче сыйныфка кергән балалар коллективын формалаштырганда, аларның шәхесара аралашуын оештырганда да мәктәпкәчә булган һәм мәктәп эш методикаларының дәвамчанлыгын сакларга кирәк.
  • Күмәк эшләрнең зур тәрбияви мөмкинлекләрен файдаланырга.
  • Мәктәпкә психологик хәзерлекне формалаштырганда индивидуаль –психологик үзенчәлекләр искә алырга кирәк.
  • Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәр вакыт ныклы элемтә булдырырга тиеш.

Бала мәктәпкә тулы әзерлек белән килгәндә генә, аңа ныклы белем бирү уңайлырак. Шуның өчен дә без тәрбиячеләр балаларны мәктәпкә уен аркылы эшчәнлеге ярдәмендә әзерлибез. Белгәнебезчә, уенда мәхсүс оештыру элементлары да чагылдырыла. Мәсәлән, бала уенны планлаштырырга, роль бүлешергә өйрәнә. Таләпләр нигезендә кагыйдәне төгәл үти торган була. Зурлар кебек төрле хисләр кичерә. Лидер һәм ярдәмчеләр мөнәсәбәтендә катнаша. Башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнә, шулай ук мөстәкыйль фикерләве дә ныгый. Бакчага йөргән бала хәреф таный, сан саный, сәнгатьле сөйли белә. Баланың сәләтләре төрле яктан ачыла.

Иң мөһиме шул: мәктәпкә барасы бала физик яктан чыныккан, сау-сәламәт булырга тиеш. Шул ук вакытта баланың психологик әзерлеге дә кирәк. Бу әзерлек баланың мәктәп куйган тәләпләр системасына җавап бирә алучанлыгы белән билгеләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала кече яшьтәге мәктәп баласының төп эшчәнлеге булган укуга әзерлекле булырга тиеш. Бу очракта балада тиешле осталыкларның камилләшкән булуы зур әһәмияткә ия.

Безнең мәктәп белән бакча арасында ныклы элемтә урнашкан.Тәрбиячеләр, мәктәпкә әзерлек төркеме белән мәктәпкә керәләр, дәресләр карыйлар, укучылар һәм укытучылар белән очрашалар. Балаларда укуга кызыксынучан караш та уяна.Алар да абыйлары,апалары кебек укырга барасылары килә башлый. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның “ачык дәресләрендә”катнашу да ярдәм бирә.  Балалар дә укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.

Без,башлангыч сыйныф укытучылары балалар бакчасына укучылар белән бергә төрле уеннар,китаплар белән таныштырабыз.  “Ачык ишекләр көне” уздырыла. Балалар укытучылар белән якыннан таныштырыла. Укытучы һәм әти-әниләр белән берлектә җыелышлар уздырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Методическое пособие "Зиһенлелек бакчасы"

Данный сборник математических задач содержит более 300 интересных задач...

Балалар бакчасы һәм лицей арасындагы дәвамчанлык.

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикше...