Конспект занятия по ИЗО (ФГОС) "Рисуем Вселенную"
план-конспект занятия по изобразительному искусству (изо, 1 класс) на тему

Галиева Алсу Мирхазияновна

Конспект написан по-татарский для 1 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_plan-konspekty.docx25 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Җир йөзен ясыйбыз”.

Максат: Җир шары, планеталар, йолдызлар һәм башка күк җисемнәре турында күзаллау формалаштыру;

Фантазия, игътибарлылык һәм сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету;

Традицион булмаган рәсем ясау ысулы – граттаж белән эшләргә өйрәтү;

Җир шарына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Материаллар: “Табигать дөньясы” кызыклы уены; «Җир йөзен ясыйбыз” презентациясе;интернет материаллары: “Рисовалки для детей. Граттаж. Царапанье по воску” – YouTube;Урок Школы ИЗО России по граттажу. Rutube.ru; 

Википедия — свободная общедоступная мультиязычная универсальная интернет-энциклопедия - http://www.wikipedia.org

Җиһазлау: ноутбук, күчмә такта, укучыларның үрнәк эшләре, тешчистарткычлар тутырылган савытлар, пластмасс чәнечкеләр, карасы беткән стерженьле ручкалар, ялтырыйк бизәкләр, кулдан ясалган йолдызлар белән тутырылган кечкенә шешә, бүләк наклейкалар, үзбәя өчен төрле формадагы йолдызлар, “ Йолдызлы күк” өстәл яктырткычы.

 

Эшчәнлек тибы: танып – белү һәм иҗат итү.

Юнәлеше: гомуми интеллектуаль.

Үткәрү формасы: түгәрәк.

Предметара бәйләнеш: әйләнә – тирә дөнья, рус теле, математика, рәсем, технология, җыр, физкультура, “Җир – безнең өй” түгәрәге.

Түгәрәк шөгыленең план – конспекты

№т/б

Дәрес өлеше

Слайд

Вакыты

УУГ

I.

Оештыру.

Әзерлекне тикшерү.

Кунаклар белән таныштыру.

1 мин

II.

Актуальләштерү һәм яңа материалны кабул итәргә әзерләү.

1. Укытучы сүзе.

— Борын - борын заманда түгел, сезнең әти- әниләрегез кечкенә чакта яшәгән, ди, бер кыз бала. Ул уйнарга яраткан. Ә сез яратасызмы соң? Әйдәгез, уйнап алыйк!

2. “Терек һәм терек булмаган” уены.

Нәтиҗә чыгару:

  •  Терек һәм терек булмаган табигать үзе генә яши аламы?

3. “Йолдызлар” җыры.

 — Мин уйнарга ярата торган кызны яхшы беләм, ул бүген безнең арада. Дәрес ахырында танышырбыз да әле аның белән. Ул  йолдызларга карап хыялланырга, йолдыз атылганда теләк теләргә дә яраткан. Безнең Аделинабыз да йолдызлар арасында акбүзатка атланып очып йөрергә хыяллана икән. Рәхим ит, Аделина!

Слайд    №2

Слайд №3

3 мин

1 мин

КУУГ

КУУГ

РУУГ

III.

Яңа материал аңлату.

1. Җир шары – планета.

— Йолдызлар арасында йөргәндә без яшәгән Җир шарын да ерактан күрергә мөмкин. Ул нинди формада икән, кем белә? Матурмы? Сез аны яратасызмы? Ни өчен? Ул йолдызмы?

2. Безгә иң якын йолдыз – Кояш.

— Ул Кояш системасындагы бердәнбер йолдыз. Яктылыгы буенча башка йолдызлар арасында 4 нче урында тора.

  • Кем әйтә, Җир шары зурмы, әллә Кояшмы?

3. Кояш системасы макеты.

— Кояш тирәли планеталар әйләнеп йөри.  Җир шулар арасында 3 нче әйләнә.

4. “Аккош юлы” галактикасы.

— Кояш системасы исә үзе “Аккош юлы” галактикасы тирәли әйләнә.

5. “Аккош юлы” галактикасының башка галактикалар белән мөнәсәбәте.

— Безнең галактика кебек галактикалар бик күп. Алар бер - берсе белән очрашырга да мөмкин.

6. Галактикаларда тагын нәрсәләр бар?

А) Астероидлар – планетага охшаган формасыз зур ташлар. Алар да Кояш тирәли әйләнеп йөриләр. 

Ә) Метеоритлар – астероидлар бәрелешкәннән соң барлыкка киләләр.  Җиргә дә төшәләр.

Б) Кометалар – койрыклы күк җисемнәре, алар бик сирәк күренәләр, очканда бер – берсенә бәрелергә дә мөмкин. Кояш системасына да килеп керәләр.

В) Томанлыклар – Галәмнең балалар бакчасы, анда йолдызлар барлыкка килә. Төрле хайваннарга охшаган томанлыклар да бар. Мәсәлән: Ат башы томанлыгы.

Слайд №4

Слайд

№5,6

Слайд      №7,8

Слайд №9

  Слайд

№10-13

Слайд

№14-15

№16

№17

№18

8 мин

ТУУГ

КУУГ

IV.

Ял минуты.

“Без – кечкенә йолдызлар” биюе

Слайд №19

3 мин

V.

Парларда эш. Rally Robin

Парлар чиратлап бер - берсенә нәрсә ясарга теләгәнен сөйли. Соңыннан берсе:

  • Дустың нәрсә ясарга тели?- соравына җавап бирә. 

Слайд №20

2 мин

КУУГ

VI.

Граттаж ысулы белән таныштыру.

1. Укытучы сүзе.

Граттаж – очлы предмет белән тырмап рәсем ясау ысулы. Бу эшне 3 этапка бүлеп эшләргә мөмкин. Без инде 2 этабын үттек: ачык төсле буяулар белән төрлечә сызгалап рәсем ясадык һәм ул рәсемне шәм белән каплап чыгып, кара төстәге гуашь белән буядык. Хәзер алдыгызда булган предметлар ярдәмендә тырмап, Галәм яки Җир йөзен сурәтләргә тырышырбыз. Ашыгып эшләмәгез, бетмәсә, икенче түгәрәк эшендә дәвам итәрбез.

2. Үрнәк эшләр белән танышу.

Слайд №21

1 мин

ТУУГ

VII.

Очлы әйберләр белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәсен аңлату:

1.Тешчистарткычларны, пластмасс чәнечкеләрне  тоткан килеш торып йөрмә.

2. Аларны теләсә кайда калдырма, авызыңа капма.

3. Эш беткәч, кулыңны ю, эш коралларын чүп чиләгенә ыргыт.

1 мин

РУУГ

VIII.

Бармаклар өчен гимнастика.

Карандаш тәгәрәтәм,

Бармакларны уратам.

Шулай итеп тәртипкә

Мин аларны өйрәтәм.

IX.

Укучыларның мөстәкыйль иҗади эше.

  • Үз йолдызыгызны да ясагыз һәм янына исемегезне язып куегыз. Йолдызның ничә почмагы бар?
  • Җир йөзен өйрәнүче һөнәр ияләре — астрономнар күп түгел. Алар бик кирәк. Сез дә үскәч, тырышып укысагыз, шундый кызыклы һөнәр ияләре була алырсыз.

Слайд №22

11 мин

РУУГ

X.

Йомгаклау.

1. Эшләргә күргәзмә.

1. Үзбәя. ( Зур яки кечкенә йолдыз беркетеп куялар.)

3. Башкаларның эшләренә бәя. (Шулай ук зур яки кечкенә йолдызлар беркетеп куялар)

2. Уйнарга һәм хыялланырга яратучы кыз белән танышу.

3. Бүләкләр өләшү.

4. Нәтиҗә: табигать, кеше, музыка, сәнгать, Җир шары һәм Җир йөзе аерылгысыз. Һәрберсен яратырга һәм сакларга кирәк!

Слайд №23

4 мин

КУУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия "Кто с нами рядом живёт?". и конспект занятия в первой младшей группе "Степашка в гостях у ребят"

Конспект занятия "Кто снами рядом живёт" во второй младшей группеКонспект занятия по ознакомлению с окружающим " Степашка в гостях у ребят" в первой младшей группе...

Дополнительное образование. Занятие на тему : "Цирк" . Конспект занятия.

Дополнительное образование по факультативному курсу "Театр", ориентировано на развитие творческих способностей ребёнка через приобщение его к миру театра....

Конспект занятия в комнате релаксации «Использование здоровьесберегающих технологий на занятиях в комнате релаксации»

Занятия в сенсорной комнате с младшими школьниками как новые возможности школы по здоровьесбережению детей...

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ «Космос и Вселенная» для учащихся кружка прикладного творчества «Самоделкин» по теме: 55-летие первого полёта человека в космос

Цель:  Познакомить детей с историей развития отечественной космонавтики и теми людьми, которые внесли огромный вклад в покорение Вселенной. Задачи:   Образовательные:   Р...

Конспект занятия в 3 классе (2-вариант обучения). Тема занятия : «Развитие мелкой моторики». Коррекционно- развивающие занятие: Предметно-практические действия.

Конспект занятия  в 3 классе (2-вариант обучения).Тема занятия : «Развитие мелкой моторики».Коррекционно- развивающие занятие: Предметно-практические действия.Организационная фо...

Конспект занятия по коррекционно-развивающему курсу ( формирование речевого слуха и произносительной стороны речи)Конспект занятия

Конспект занятия по рассказу В.Катаева "Грибы". Составление пересказа с опорой на сюжетные картинки....