Урок-импровизация по математике в 4 классе по теме "Арифметическое среднее".
план-конспект урока по математике (4 класс) на тему

Урок-импровизация по  математике в 4 классе по теме "Арифметическое среднее". 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok-_improvizaciya_matem_4_kl..docx24.08 КБ

Предварительный просмотр:

       4 сыйныфта математика дәресе

 Тема: Арифметик уртаны табу.

Максат: Укучыларны “уртача” төшенчәсе белән таныштыру, исәпләү, мәсьәлә чишү алымнарын    

системалаштыру, фикерләү, ситуациягә анализ ясый белү  сәләтләрен, активлык, игътибарлылык

сыйфатларын  үстерү.

Дуслык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы:   I   Белемнәрне тигезләү.

1.Тактага язылган сүзләрне укыгыз (сан, кушу, алу, бүлү, тапкырлау һ.б.)

-Нинди фән турында шундый сүзләр әйтеп була?

-Бик дөрес әйттегез, димәк матаматика дәресебезне башлыйбыз.

2.Төркем җитәкчеләре өй эшләре буенча нәтиҗәләр нинди?(җаваплар)

3.Без техника алга киткән заманда яшибез һәм сезгә “компьютер”, “мышка”, “клавиатура” кебек сүзләр таныш,   ә менә кайсыбыз әйтә алыр икән:

-Нәрсә ул – интернет?(җаваплар)

-Безнең каршыбызда компьютер (рәсем), әгәр без шушы ипекәйгә (тактада күрсәтелә) бабасы һәм әбисе янына кайтырга ярдәм итә алсак, шушы компьютерда эшли алырбыз һәм анда нәрсәләр барлыгын белербез.

Ипекәйгә ярдәм итү өчен биремнәр үтәргә кирәк булачак.

Әйдәгез эшкә керешик.

А)Ике укучы тактада эшли (тигезләмәләр)

Б)Ике укучы карточка буенча( индив.эш)

В)-Ә без компьютерны кабызырга тырышып карарбыз.

-Бу санны укы;

-Һәр классның разряд берәмлекләрен әйт;(җаваплар)

Ипекәйгә юлны күрсәттек, компьютерыбыз да кабынды.

                                         II.  Уку мәсьәләсен кую.

1.-Дәресебезгә кирәкле мәгълүматларны алыр өчен “сайтны” белергә кирәк.

   -Кем әйтә алыр, нәрсә ул – сайт?(җаваплар)

-Ә безнең сайтыбыз менә шушы ребусның кызыл баганасына яшерелгән. Ребусны чишеп анда яшерелгән сүзне табыйк.

А)Иң кечкенә икеурынлы сан;

Б)Иң зур мәйдан үлчәү берәмлеге;

В)Иң зур авырлык үлчәү берәмлеге;

Г)Анда 7 көн;

(урта – сүзе килеп чыга)

-Укучылар, сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?(җаваплар)

-Ә санның уртасын ничек табарбыз?(җаваплар)

-Килешәм сезнең белән, ә саннарыбыз берничә булса , ничек итеп уртаны табарбыз?(җаваплар)

-Бик дөрес, интернет безгә бу турыда нинди мәгълүмат бирә икән, әйдәгез карап карыйк.(карточка ачыла, язу күренә:(а+б+в+г):4

-Бу нәрсә дигән сүз?(җаваплар)

-Әйе, бик дөрес әйттегез.

Димәк: -бүгенге дәрестә нинди ачыш ясадык?(җаваплар)

               -нәрсәне белеп калырга тиешбез?(җаваплар)

-Бик әйбәт.

                                           III.   Уку мәсьәләсен чишү.

1.–Ә хәзер әйдәгез, 1-файлны ачып карыйк, нинди биремнәр бар икән?

Беренче файл ”Кошчылык фабрикасы”(Чистай кошчылык фабрикасы турында кыскача мәгълүмат бирелә)

-Биремне укыгыз (бер йомырканың уртача массасын тап, 4 йомырка ясалган рәсем эленә)

-Ничек табарбыз?

-Ни өчен 4кә бүләбез?(җаваплар)

-Чишелешен дәфтәргә язып куегыз.(дөреслеген тикшерү)

  2.  2нче файлны ачыйк “Спортчылар”(төрле буйлы 3 спортчы рәсеме эленә)

-Биремне укыгыз (телдән мәсәлә төзе һәм чиш)

-Чишелешен дәфтәрләргә язып куегыз. (дөреслеген тикшерү)

  3. 3нче файлны да ачып карыйк “Саннар диңгезе”

Дәреслек буенча эш;

1вариант- №163

2вариант-№167

Эшләр тикшерелә, нәтиҗәләр ясала.

Димәк: - Бүген нинди ачыш ясадык?(җаваплар)

               -Нәрсә белеп калдык?(җаваплар)

                                       IV.Физминутка.

Дәреснең  икенче өлешендә дәреслек буенча эш оештырыла.

Өй эше тактага язылган:

                                1 төркем - 90бит №1

                                 2 төркем - №165,166.

                                 3 төркем - №450,451.

               

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование поматематике 1 класс по программе "Перспективная начальная школа".

Календарно-тематическое планирование по математике 1 класс по программе "Перспективная начальная школа"....

Разработка урока поматематике 2 класс "Сети линий. Пути" УМК Л.Г. Петерсон

Урок открытия новых знаний. 2 класс УМК Л.Г. Петерсон, Школа - 2100...

Календарно-тематическое планирование поматематике 1 класс ФГОС

Календарно-тематическое планирование по математике 1 класс ФГОС...

Календарно-тематическое планирование поматематике 2 класс ФГОС для нового электронного журнала

Планирование по математике 2 класс для нового электронного журнала...

Урок-импровизация «Предновогодняя ярмарка»

освоение этапов  росписи изделия;   выполнение эскизов простейших объектов на основе орнаментальной композиции;   эстетическое воспитание и обучение учащихся средствами народного декора...

Рабочая программа поматематике. 3 класс. ФГОС.

Рабочая программа к учебнику Моро М.И....

Рабочая программа поматематике. 1 класс. ФГОС.

рабочая программа в соответствии со ФГОС "Школа России"...