Конспект урока математики в 1 классе по теме "3 саны һәм цифры"
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Сафина Гульназ Ринатовна

Конспект урока математики в 1 классе по УМК "Перспектива". Авторы учебника Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова, Т.Б. Бука. Урок на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Урок математики в 1 классе655.5 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гөлназ Ринат кызының 1 сыйныфта математика дәресе эшкәртмәсе.

Тема: “3 саны һәм цифры.”


Тема: “3 саны һәм цифры.”

Дәрес максаты: 3 саны ясалышын күрсәтү, 3 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә өйрәтү, 3 цифрын язарга өйрәтү;

1,2 саннары ясалышын кабатлау, 1,2 цифрларын язу күнекмәсен ныгыту.

Шәхси УУЭ.

  • Үзбәя кую сәләте булдыру
  • Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
  • Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү

Регулятив УУЭ.

  • Укытучы белән берлектә  уку максатлары кую

 

Танып-белү УУЭ.

  • Чагыштыру, төркемнәргә бүлү куллану

  • Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү

Коммуникатив УУЭ.

  • үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
  • аралаша белү
  • хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта.

Материаллар: цифрлар язылган карточкалар , китап, дәфтәр, слайдлар(рәсемнәр)

Предметара бәйләнеш: Әйләнә- тирә дөнья.

Эш формалары: Фронталь, индивидуаль.

Ресурслар: “Математика” 1 класс, Дорофеев Г.В.,Миракова Т.Н.,”Мәгариф нәшрияты,Москва- “Просвещение”,2010.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары, максат

УУЭ

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру өлеше.

Максат: психологик уңай халәт булдыру

Коммуникатив УУЭ

-Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик.

- Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.

-Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!

Актуальләштерү

Максат: 1,2 саннары ясалышын кабатлау.

Яңа тема өйрәнү.

Максат: 3 санының ясалышын белү , аның составын, 3цифрын яза белү.

Максат:саннар группасы белән санау уңайлыгын төшенү

Максат:саннар рәтендә 3 санының урынын билгеләү

Үткәнне ныгыту.

Максат: 2, 3 саннары составы турында кабатлау.

Шәхси УУЭ

Танып-белү УУЭ

Коммуникатив УУЭ

Шәхси УУЭ

Регулятив УУЭ

Танып-белү УУЭ

Регулятив УУЭ

Коммуникатив УУЭ

Танып-белү УУЭ

1. Телдән исәпләү, практик эш.

а) Фронталь эш.

1 дән 10 га һәм кирегә,6 дан 10 га һәм кирегә, 7 дән 3 кә кадәр санау.

б) Уен “Цифрны күрсәт”

-Мин сезгә хәзер төрле рәсемнәр күрсәтәм, ә сез шул рәсемдә ничә предмет икәнен карточкалар ярдәмендә күрсәтерсез.

J0160606.WMF

J0198365.WMF

565.jpg

7899.jpg

591012.JPG

591008.JPG

в) Кабатлау

-Алдыгызга 1 таякчык куегыз.

-2 булсын өчен ничә таяк өстәргә кирәк?

-Алдыгызга тагын бер таякчык куегыз.Барысы ничә булды?

2. 3 саны белән танышу.

1) Табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

-Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

(светофор)

-Сүз нәрсә турында бара?

- Светофорның ничә төсе бар?

-Светофор нәрсә өчен кирәк?

-Алдыгызга 2 түгәрәк куегыз. Тагын 1 түгәрәк өстәгез.  Ничә түгәрәк булды? 3 түгәрәк ничек килеп чыкты?

-3 санын 3 цифры белән билгелиләр.

-Сез бу цифрны кая күргәнегез бар?

-Димәк, без бүген нәрсә өйрәнәбез?

2) Дәреслек белән эш.(58-59 бит)

Рәсем буенча әңгәмә.

-Алдарак тавыкның ничә чебие чыккан?

-Хәзер ничә булды?

-3 чеби ничек килеп чыкты?

-3 санын нинди цифр белән билгеләрбез? Күрсәтегез әле.

-Өстәлгә 3 квадрат куегыз. 1 квадратны алыгыз. Ничә квадрат калды?

-2 ничек килеп чыкты?

3) Эш дәфтәрендә эш.

№1,46 бит.

-Балалар,3 кишер килеп чыксын өчен нишләргә кирәк?

-Нокталарны уклар буенча тоташтырып чыгыгыз әле, нинди цифр килеп чыкты?

№2,46 бит

-Шакмактагы цифрлар күплектәге элементлар санын күрсәтә.Күплекләргә җитмәгән элементларны ясап бетерегез.

№3,46 бит

-Балалар, бизәкләрдә ничәшәр нокта тоташтырылган?

-Бизәкләрне дәвам итегез.

-Хәзер үзегез дә 3әр ноктаны тоташтырып үз бизәгегезне ясап карагыз.

4.Физкультминутка

-Бераз ял итеп алабыз.

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

4) Дәреслек буенча эш.

№1,58 бит

Бу атлар өчлеге.Рәсемдәге предметлар күплеген яхшылап карагыз. Бу күплекнең кайсы элементларын өчлекләр дип санарга уңайлы?

Слайд (6 пар тимераяк,хоккейчыларның 2 өчлеге)                                                 

                                                                                         

                                                                                                                                                               

PressFoto_846164.jpgPressFoto_846164.jpgPressFoto_846164.jpg922.jpg922.jpg922.jpg

PressFoto_846164.jpg PressFoto_846164.jpgPressFoto_846164.jpg   922.jpg  922.jpg   922.jpg                                                                                                                                                         

-Рәсемдә кемнәрне өчәрләп санау уңайлы?

-Кырда хоккейчыларның ничә өчлеге бар?

-Барлыгы ничә хоккейчы?

-Рәсемдә нәрсәләрне парлап санарбыз?

-Ничә пар тимераяк күрәсез?

-Һәр хоккейчыга 1әр пар тимераяк җитәме?

-Ә безнең сыйныфта ничә пар укучы?

№2, 58 бит

-Турыда ничә кызыл нокта билгеләнгән?

-А,Б,В нокталарын күрсәтегез.

-В ноктасыннан уңда ничә нокта билгеләнгән?

-В ноктасыннан сулда ничә нокта ята?

-В ноктасыннан соң килгән ноктаны ничек атар идегез?

-Ни өчен?

№3,59 бит

3 сумны түләүнең төрле ысулларын Кушымтадагы акчалар ярдәмендә күрсәтәләр.

№4,59 бит

-Балалар, бу күнегүдә фигуралар ничәшәр шакмактан тора?

-Хәзер сез дә 3 шакмактан торган фигуралар уйлап ясап карагыз.

5.Физкультминут

-Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк.

Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!

Сулыйм да иркен итеп,

Күкрәк киереп атлап китәм,

Кулны канаттай җилпеп

6. Дәфтәрдә эш

3 цифрын язу (слайд карау)

-Хәзер экранда 3 цифрының ничек язылганын карыйбыз. Аннан соң үзебезнең дәфтәрләрдә язып карарбыз.

Дәфтәрләрдә язу(№4,47 бит)

(№5,6 мөстәкыйль рәвештә эшләнә)

-№5,6нчы күнегүләрне үзегез эшләп карагыз әле. Кем аңлап бетерми, мине чакырыгыз.

7.Физкультминут

-Безнең бармаклар арды, әйдәгез аларны ял иттереп алыйк.

Без яздык,без яздык,

Безнең бармаклар талды.

Без хәзер ял итәбез,

Аннан язып китәбез.

8.Дәреслек буенча эш.

№ 5,59 бит (телдән)

-Укучылар,рәсемгә карап,буш шакмакларны тутырып карыйк әле.

№6,59 бит(гади дәфтәрдә эш)

-Буш түгәрәкләргә нокталар куеп чыгарга кирәк.Ук күп нокталы түгәрәктән аз нокталы түгәрәккә юнәлергә тиеш.(-Ничә түгәрәк? Димәк, иң зур сан нинди була?)

Белемнәрне актуальләштерү

Шул саннар язылган карточкаларны күрсәтәләр.

-Бер

-Ике

-Светофор.

-3.

-Юл хәрәкәтен җайга салыр өчен.

-2 гә тагын берне куштык.

-Класста, дәреслектә, сәгатьтә һ.б.

-3 санын

-2

-3

2+1=3

3 цифры язылган карточка күрсәтәләр.

-2

3-1=2

-Тагын бер кишерне буярга,

2гә 1не кушарга.

-3 цифры килеп чыкты.

(Беренче күплеккә ясыйсы юк, икенче күплеккә бер чәчәк,өченче күплеккә бер кар бөртеге.)

-3әр нокта.

-Гөмбәләр,кишерләр,хоккейчыларны өчәрләп санарга уңайлы.

-Хоккейчыларны.

- 2 өчлек.

-6

-Тимераякларны

-6

-Әйе

-3

-3

-8 нокта.

-2

-Г ноктасы дип.

-Чөнки алфавитта В хәрефеннән соң Г хәрефе килә.

1+1+1

2+1

1+2

-3

Дәреслектәге иллюстрацияне карагач, балалар үзләрә дәфтәрдә 3 шакмактан торган рәсемнәр уйлыйлар һәм ясыйлар.

1+1=2      2+1=3

2-1=1       3-1=2

                 3-2=1  

                       

             

                           

Рефлексия

Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.

Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ

- Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик.

-Ни өчен шундый йөз сайладың?

-Мин дә дәрескә нәтиҗә ясап елмайган йөзне сайлыйм, чөнки миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады, дәрестә бер-берегезгә ярдәм итеп, кызыксынып эшләдегез.

Дәрес тәмам.Чыгарга була.

Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар

Смайл сайлыйлар.

-Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйбернә дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока математики 1 класс по теме "Число 4. Цифра 4"

Конспект урока математики по теме "Число 4. Цифра 4" по программе "Школа 2100"...

Конспект урока математики. 1 класс. "Число и цифра 7"

Урок математики 1 класс 1 четверть. Система "Перспектива"...

Конспект урока математики 1 класс по теме "Число и цифра 4"

Конспект урока математики в 1 классе по умк "Перспективная начальная школа " Урок проводился во 2 четверти учебного года .  Тема урока "Число и цифра 4" Цели:1.Учить правильно писать цифру 4...

Конспект урока математики 1 класс "Число и цифра 3"

вашему вниманию представляю конспект урока математики в 1 классе на тему "Число и цифра 3". УМК "Школа России"...

Конспект урока математики 1 класс по теме "Число и цифра 1" УМК Перспектива

Планируемые результаты (целевые установки)Предметные — понятия число и цифра 1, одноэлементное множество; различать понятия и правильно использовать их в речи....

Конспект урока математики, 1 класс, ПНШ, ЧИСЛО И ЦИФРА 4

Цели: учить правильно писать цифру 4; соотносить цифру и число предметов; совершенствовать навыки счета предметов; продолжить формирование умений сравнивать предметы по разным признакам; развивать уме...

Конспект урока математики 1 класс "Число 8, цифра 8"

Тема урока: Число 8, цифра 8.Тип урока: урок открытия новых знаний.Цель:изучение числа 8, состава числа 8, написание цифры 8 и обучение навыкам счёта в пределах 8.Задачи урока:Образовательные (предмет...