Билгесез кушылучыны табуга мәсьәләләр чишү
методическая разработка по математике (4 класс) на тему

4 нче сыйныфта математика дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem_4._gail_byudzhety.doc127.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Билгесез кушылучыны табуга яңа төр мәсьәләләр чишү. Гаилә бюджеты.

Программа бүлеге

Күбурынлы саннарны кушу һәм алу.

Максат

Билгесез кушылучыны табуга яңа төр мәсьәләләр белән таныштыру, чишәргә өйрәтү; күбурынлы саннарны телдән һәм язып кушу, алу күнекмәләрен ныгыту; экономик сүзлекне баету, логик фикерләүне, экономик мәгълүматлылыкны үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Билгесез кушылучыны табуга мәсьәлә чишә белү

Төп төшенчәләр

 Төшенчәләр:

-  Күбурынлы саннарны кушу, алу;

-  билгесез кушылучыны табу;

-  тигезләмә;

-  схема

-  гаилә бюджеты, керем, чыгым.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек М. И. Моро, М. А. Бантова «Математика 4», 1нче кисәк,  66 б.

Презентация, телдән исәпләү өчен  индивидуаль карточкалар, санлы карточкалар, М. В. Головач “Математика 1-4 кл. Упражнения для устного счета.”

 

Дәрес тибы

 Дәрес төре

 

Катнаш  (Фронталь, индивидуаль эш.)

 Интеграль дәрес

4 нче сыйныфта математика дәресе.

Дәрес этаплары

  Укучы эшчәнлеге

Укытучы зшчәнлеге

Һәр этапка карата биремнәр

Укытучы сораулары һәм көтелгән җаваплар

I этап. Белемнәрне актуальләштерү

Максат – күбурынлы саннарны кушу һәм алуны, тапкырлау таблицасын кабатлау

1. Төркемнәргә бүленәләр. Һәр төркемдәге иң көчле укучы эксперт итеп билгеләнә.

2.Карточкалардагы мисалларны чишәләр, экспертлар тикшерә һәм җаваплары язылган карточкаларны табып, тактага беркетә.

3. Матур язу күнегүе. Тактадагы саннарны үсә бару тәртибендә язалар.

4. Эшләрне тикшерү (үзконтроль) Бер укучы саннарны тәртип буенча укый.

1.Телдән исәпләү өчен индивидуаль карточкалар, санлы карточкалар әзерли.

2. Укучыларны төркемнәргә бүлә.

3.Эш тәртибен аңлата.

4.Укучы атаган санлы карточкаларны кире ягы белән әйләндереп куя бара.

I этап.

Телдән исәпләү

Карточкалардагы мисаллар:

1 нче төркем       2 нче төркем

122+334,                 313+313,

777-326,                  899-695,

7112+1136              8679-7141,

200*40,                   700*50,  1200:30,                  4800:8

Тактадагы саннарны үсә бару тәртибендә язарга.

   

           

Тактада түбәндәге саннар барлыкка килә:

456, 626, 8248, 451, 204, 1538, 8000, 54000, 35000. 100, 40, 600.

Эш дөрес башкарылса, “гаилә бюджеты” сүзтезмәсе килеп чыга.

II этап. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Дәрес темасы, максаты белән таныштыра.

1 нче слайд

Тема: Гаилә бюджеты. Билгесез кушылучыны табуга мәсьәләләр чишү.

-Бүген без сезнең белән гаилә бюджеты турындагы белемнәребезне ныгытырбыз, билгесез кушылучыны табуга яңа төр мәсьәлә чишәргә өйрәнербез һәм аны гаилә бюджетын исәпләгәндә кулланырбыз.

  III  этап. Кабатлау.

Максат: гаилә бюджеты турындагы белемнәрне, гамәл компонентлары арасындагы бәйләнешләрне кабатлау, логик фикерләүне үстерү.

Физкультминутка

1.Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

2. Логик фикер йөртүгә мәсьәләләр чишәләр, нәтиҗә ясыйлар.

3. Укытучының җөмләләрен төгәлләп әйтеп бетерәләр.

4. Индивидуаль карточ-калардагы тигезләмә-ләрне чишәләр.

 Нәтиҗә ясыйлар: әбигә - 78, әтигә - 44. балаларга 12, 15 яшь.

5. Сорауга җавап бирәләр.

1.Сораулар бирү аша укучыларның белемнәрен ачыклый

2. Мәсьәләләрне укый

3.Гамәл компонентлары арасындагы бәйлә-нешләрне кабатлауга карата булган җөмлә-ләрне әйтә башлый.

4. Авыр укучыларга ярдәм итә.

5. Сорау бирү аша гаиләнең төп керемнәрен ачыклый.

2 нче слайд

   Керем                               Чыгым

        

                          Гаилә

                       бюджеты

                         

 1. Гаиләдә ничә кеше икәнен ачыклау өчен мәсьәлә:

-Әтием бар, әнием бар, ике апам. Әниемнең әнисен дә бик яратам. Ә без, аның оныклары, өчәү инде. Шулай булгач, без барыбыз ничәү инде?

 

2. Гаилә әгъзаләренең яшьләрен билгеләү өчен мәсьәлә:

 Моннан биш ел элек миңа 5 яшь тулган. Әни миннән 7 яшькә өлкән булган .Безгә хәзер ничәшәр яшь була инде? Йә, белдеңме, әйдә, тизрәк уйла инде?

Кагыйдәләр:

- Билгесез киметүчене табу өчен... (кимүчедән аерманы алабыз)

- Билгесез кимүчене табу өчен... (аермага киметүчене кушабыз)

- Билгесез кушылучыны табу өчен...

 ( суммадан билгеле кушылучыны алабыз)

Калган гаилә әгъзаләренең яшен билгеләү өчен тигезләмәләр чишү:

5 – x  =  9 х 7,       x +19 =  68 : 2,

54 + x  =  91+7,   x – 42 = 7 х 5

-Нәрсә ул гаилә бюджеты? Аны нәрсәләр барлыкка китерә?

- Бюджет – зур букча, керем һәм чыгымнарның планы. Керем букчага салына торган акча, чыгым - кирәк-яракка тотыла торган акча.

- Гаиләнең керемнәрен нәрсә барлыкка китерә?

- Әти-әнинең хезмәт хакы, әби-бабайның пенсиясе, студентның стипендиясе, ярдәмче хуҗалыктан алынган табыш һ. б.

-Димәк, бу гаиләдә 6 кеше: әти, әни, әби, 3 бала.

Әнисенә - 40, балага – 10 яшь.

- Ә хәзер калган гаилә әгъзалары-ның яшен билгеләү өчен тигезлә-мәләр чишәрбез. Ләкин башта компонентлар арасындагы бәйләнешләрне искә төшерик. Мин кагыйдәләрне әйтә башлыйм, ә сез төгәлләргә тиеш.

Җаваплар: 12, 15, 44, 78

- Димәк, бу гаиләнең төп керем чыганаклары нинди?

- Әтинең, әнинең хезмәт хакы, әбинең пенсиясе. Ә балалар мәктәп яшендә.

 IV этап. Яңа мате-риалны өйрәнү.

Максат: Билгесез кушылучыны табуга яңа төр мәсьәлә чишәргә өйрәтү.

1.Мәсьәләне укыйлар, шартын, соравын ачыклыйлар.

2. Укытучы ярдәмендә мәсьәләнең схемасын төзиләр.

3. Мәсьәләне чишәләр.

(Бер укучы тактада, калганнар дәфтәрләрдә эшли)

4. Төркемнәрдә мәсьәләне чишүнең икенче ысулын эзлиләр.

5. Тигезләмә төзиләр.

6. Тигезләмә ярдәмендә мәсьәләне чишәләр.

1. Ярдәмче сораулар бирә.

2. Мәсьәләнең схема-сын төзергә ярдәм итә.

3. Авыр укучыларга булыша.

4. Укучылар белән җитәкчелек итә, ярдәмче сораулар бирә.

3 слайд.

Мәсьәлә. Әти, әни һәм әби өчесенә бергә 28497 сум акча алалар. Әти белән әнинең икесенең хезмәт хакы 22865 сум; әнинең хезмәт хакы белән әбинең пенсиясе 13877 сум булса, һәркайсы күпме акча ала? (Дәреслектәге мәсьәләләрнең шарты, дәрес темасына туры китереп, үзгәртелде)

Мәсьәләнең схемасын төзергә:

                           

28497сум

  әтинең           әнинең       әбинең

  х. х.                 х. х.         пенсиясе

             

         22865 сум         13877сум

Мәсьәләне чишәргә.

 Мәсьәләне чишүнең икенче ысулын табарга.

       22865 + х = 28497

Мәсьәлә өстендә эш.

- Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?

- Гаиләнең кереме турында.

- Нәрсә билгеле?

- Барлык керем – 28 497 сум, әти белән әнинең хезмәт хакы – 22865 сум,  әбинең пенсиясе белән әнинең хезмәт хакы - 13 877 сум.

- Нәрсә сорала?

- Һәркайсының күпме акча алуы.

28497-22865=5632 (сум)- әбинең пенсиясе

13877-5632=8245 (сум) - әнинең х х.

22865-8245=14620 (сум)- әтинең х. х.

- Бу мәсьәләне тагын ничек итеп чишеп булыр иде?

- Тигезләмә ярдәмендә.

- Тигезләмәдә нәрсә булырга тиеш?

- Билгесез сан.

- Аны ничек билгелибез?

- х дип.

-Мәсьәләдә нәрсә билгесез?

- Әбинең пенсиясе. Аны х дип билгелибез.

- Нинди тигезләмә килеп

чыга?

- 22865 + х = 28497

- Бу тигезләмә нәрсәне табуга карата?

- Билгесез кушылучыны табуга карата.

- Безнең бүгенге темабыз ничек атала?

- Билгесез кушылучыны табуга карата мәсьәлә чишү.

  V этап. Ныгыту.

Максат: Мәсьәлә чишүне ныгыту.

1. Төркемнәрдә эш: декабрь аенда нәрсә-ләрне исәпкә алырга кирәклеген ачыклап, мәсьәләнең шартын тулыландыралар, үзлә-ренең фикерләрен дәлиллиләр

2. Схемасын төзиләр.

3. Чишәләр.

4. Әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен белдерә-ләр, нәтиҗә ясыйлар.

Укучыларның эшләре белән җитәкчелек итә, кирәк урында булыша, авыр укучыларга ярдәм итә.

Гаилә бюджеты. Аны планлаштыру турында әңгәмә үткәрә.

4 слайд.

Мәсьәләнең шартын тулыландырырга һәм чишәргә.

 Гаилә декабрь аенда түләүләр һәм азык-төлек өчен ..... сум, азык-төлек һәм кием-салым өчен .... сум акча тота. Бу чыгымнар-ның барысы өчен .... сум акча кирәк булса, һәркайсы өчен тотылган чыгымны исәпләгез.                

Алдагы мәсьәлә үрнәгендә эшләнә. Дәлилләр түбәндәгеләр булырга мөмкин:декабрь - кышкы ай, көннәр салкын, кыска, димәк газга, утка түләүләр күп була. Шулай ук Яңа ел бәйрәме – балалар өчен киемнәр, бүләкләр, азык-төлек өчен дә гадәт-тәгедән күбрәк чыгымнар таләп ителә.

- Укучылар, сез гаилә бюджетын планлаштыруда балалар да кат-нашырга тиеш дип уйлыйсызмы? Сезнең гаиләдә бюджет ничек планлаштырыла? Акча тоту, аны бар нәрсәгә дә җиткерү җиңелме? Әти-әниләрегезне кыйммәтле телефоннар, компьютер һәм башкаларны сорап йөдәтмисезме? кебек сораулар буенча әңгәмә үткәрелә. Нәтиҗә ясала: гаилә бюджетын планлаштыру җиңел эш түгел. Һәр гаиләнең мөмкинлекләре төрлечә. Шуңа күрә, иптәшләрем-нең шул нәрсәсе бар, миңа да кирәк дип аптыратмаска, үпкәләмәскә.

 VI этап. Өй эше бирү.

 

№ 326 (мәсьәлә)

* Үзегезнең гаилә керемнәре яки чыгымнары турында мәсьәлә төзергә. (көчле укучылар өчен иҗади бирем)

 VII этап. Йомгаклау.

 Билгеләр кую.

Сорауларга җавап бирәләр.

Сораулар бирә.

- Бүгенге дәрестә без нинди белем һәм күнекмәләр үзләштердек?

- Билгесез кушылучыны табуга яңа төр мәсьәлә чишәргә өйрәндек, күбу-рынлы саннарны кушу һәм алу, тигезләмәләр чишү күнекмәләрен ны-гыттык, гаилә бюджеты турындагы белемнәребез-не ныгыттык.

- Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, барыгызга да рәхмәт.


Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбе

ТЕМА: Гаилә бюджеты. Билгесез кушылучыны табуга яңа төр мәсьәләләр чишү.

( 4 нче сыйныфта математика дәресе)

Укытучы: Шәрифҗанова Рәмзия Вәдүтовна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез кушылучыны табу

Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау....

Билгесез кушылучыны табу

Конспект урока по математике для 4 класса по теме " Нахождение неизвестного слагаемого" по учебнику М.И.Моро, М.А.Бантовой и др. УМК "Школа России"...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

Математика 3 класс “Периметр һәм мәйдан табуга мәсьәләләр чишү”

Максат: мәйдан һәм периметр табуга мәсьәләләр чишү күнекмәсен формалаштыру;  квадрат, турыпочмаклык турында белемнәрне формалаштыру. Укучыларның исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү дәрәҗәләрен ү...

Билгесез кимүчене табу

2 нче сыйныфта математикадан "Билгесез кимүчене табу" темасына үткәрелгән ачык дәрестә укучыларның телдән исәпләү, сан составын билгеләү күнекмәләре ныгытылып, яңа теманы ачу, кагыйдә чыгару өстендә э...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...