Билгесез кушылучыны табу
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

Ганиева Гульнара Альбертовна

 

Конспект урока по математике для 4 класса по теме " Нахождение неизвестного слагаемого" по учебнику М.И.Моро, М.А.Бантовой и др. УМК "Школа России"

 

                          

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_mat_derese_tablicy.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау.

           Телдән исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Дәрескә кызыксыну уяту. Укучыларда  активлылыкны  һәм мөстәкыйльлекне тәрбияләү.

Җиһазлау: сәяхәт картасы, “Зоологик лото” уены, поезд, билетлар, карточкалар, палетка, дәреслек 64 бит.

                          Дәрес барышы.

I. Оештыру  өлеше.

      Исәнмесез, укучылар!

      Исәнмесез, саумысыз!

      Имин үтсен көнегез!

      Кәефләрегез ничек соң?

      Кояшлы иртә кебек,

      Яңа белем алырга дип килдек.

II. Телдән исәпләү.

  1. Бүген дәрестә без сезнең белән кызыклы сәяхәткә чыгарбыз, сәяхәт нәрсәгә багышланганын мисаллар чишеп белерсез.

   1. Мин карточкалар язылган мисаллар күрсәтермен, ә сез аларның җавапларын  төсле блокнотлар ярдәмендә күрсәтерсез. Һәр дөрес җавап саен хәреф язылган карточкалар ачылыр.

    72:18=4                  4           Т

    56:8=7                    3           А

    96:32=3                  1           Б

    80:8=10                  6           И

    17:17=1                  2           Г

    40-29=11                7          Ы

    96:16=6                  5           Й

    48:4=12                  9           З  

    54:27=2                  10         О

    80:16=5                  8           Н

    96:12=8                  3           А

    99:11=9                  12         Л

                                        3           А

                                        11         Р

        Димәк, без сезнең белән табигый зоналар буйлап сәяхәт итәрбез.

        Нинди табигый зоналар беләсез?  (Арктик чүлләр, тундра, урман зонасы, дала зонасы, чүлләр, субтропик зона).

         Нәрсәдә барабыз? (Поезд белән).

    2.   Поезд белән барыр өчен безгә тимер юл кирәк.   Тимер юлны табыр өчен мәсьәлә чишеп алыйк  №313 (64 бит)

     Тимер юл салучылар бригадасы бер айда 100км тимер юл салырга тиеш булган. Беренче декадада (10 көн) бригада -30км, икенче декадада 36км юл салган. Һәр аңлатма нәрсә белдергәнен аңлат:

     100-30          30+36            36-30               100-(30+36)                    30:10  

  3. Поездга утырыр өчен безгә билетлар кирәк.Без аларны мисал чишеп алырбыз.

(Тактада  мисаллар язылган карточкалар бар, укытучы әйтүе буенча берәр укучы чыгып мисаллар эшли дә билетын ала, икенче уенчылар киләләр, һ. б.)

         

1 нче билет

999+1

2 нче билет

1 000-1

3 нче билет

1 050-50

4 нче билет

10 000-1

5 нче билет

9 999+1

6 нчы билет

20 000+800

7 нче билет

50 000-1

8 нче билет

80 000-1

9 нчы билет

35 840-840

10 нчы билет

10 000+300

 

 I станциягә килеп җиттек “Географик утрау”.

 - Иң кызу табигый зонаның исемен белер өчен без сезнең белән таблицаны тутыргач белербез.

 - Кушканда саннар үзара ничек бәйләнгән? (Суммадан билгеле булган кушылучыну алу).    

Таблицаны тутыру һәм  тапкан җавапны әйләндереп килеп чыккан сүзне уку.

Кушылучы

 3

62

л

л

ә

1017

Кушылучы

ч

ү

24

179

75

р

Сумма

7

82

76

964

523

8192

 

4 – Ч                         52 – Л                             448 - Ә

20 – Ү                       785 – Л                           7175 – Р

Нәтиҗә ясау: билгесез кушылучыны табу өчен суммадан билгеле булган кушылучыны алырга. Димәк , бүген дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәнербәз? (Билгесез кушылучыну табу).

III. Яңа материал өстендә эш.

1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Бүген дәрестә  яңа төр тигезләмәләр чишәргә  өйрәнербез. Тигезләмә төзеп , мәсьәлә чишәрбез. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгытырбыз, табигый зоналар кабатларбыз.

2. Дәфтәрдә эш.

    Бүгенге числоны, сыйныф эше, дәреснең темасын язалар.

    Саннарның рәтен дәвам ит:

      11, ..., ..., ..., ..........................................................................., 99.

  11-99 кадәр 11 бүленүче саннарны яз.

3. II станциягә барып җиттек  “Ботаник бакча”.

Монда нинди үсемлекләр үсә? (күк җиләк, нарат җиләге,болан мүге). Алар кайсы зонада үсәләр? (Тундра). Үсемлекләр сезгә бирем әзерләгәннәр.

              Х+15=68:2  Бу нәрсә? (Тигезләмә). Кем чишеп карый?

                                  (Бер   укучы аңлата).

              Х+15=68:2  Тигезләмәне чишәр өчен 68 һәм 2 өлешен  

                                   табабыз. Ул 34 кә тигез.

              Х+15=34     Билгесез санны табабыз. Аның өчен

              34-15=19,  

              Х=19.

              Х=34-15                  

              Х=19

              19+15=68:2   Дөреслеген тикшерәбез 19+15=68:2, 34=34.

               34=34

4. Китап белән эш.      

   2 нче тигезләмәне 2 нче укучы  телдән аңлата:      24+Х=79-30

  1.   Без нәрсә таптык? (Билгесез кушылучыны).

№310 (64 бит). Тигезләмәләрне чиш. Ике укучы такта янында эшли.(Калган укучылар урыннарында).

   64+а=92                   х+78=97+3

III станциягә килеп җиттек “Зоологик урман”.

Укучылар , бу урманга нәрсә җитми? (Хайваннар). Бу урманда яшәүче хайваннарны табыр өчен  “Зоологик  лото” ны җыярбыз.

Соры аю

Тиен

Тиен

Поши

Поши

Селәүсен

Селәүсен

Соры аю

    Бу кайсы зонадагы хайваннар? (Урман зонасы).

Биремне эшләү №311 . Тигезләмәне төзеп, мәсьәлә төзү. Телдән эшләү. (парлы эш).

                     Х+390=70х6

                     Х+390=420

                     Х=420-390

                     Х=30

                     30+390=70 6

                     420=420

IV станция  “Уен аланы”. 

Физминутка:

          Без яратып сикерәбез  (карточка күрсәтелә)      600:100

          Кулларны да күтәрәбез ( карточка күтәрелә)    1 000-997

          чүгәлибез (карточка)                                            30:15

           иеләбез (карточка)                                               56:8

                                тыныч кына утырабыз.

IV Ныгыту өлеше.

  V станция “Экологик күл”.

- Нәрсә булган бу күлгә? (Пычыратканнар).

-Нинди экологик проблемалар бар? (Ботакларны сындырмаска, матур чәчәкләрне өзмәскә, чуп-чар ташламаска, һ. б.)

Аларны чишәр өчен  №312 биремне эшлик. Исәплә һәм дөреслеген тикшер (1, 3 мисалларны такта янында эшлибез, 2, 4 мөстәкыйль эшлиләр)

   Алдан бетерүчеләргә № 316 (64 бит). Тигезлекләр дөрес булырлык итеп, җәяләрне куй.

   1 000 – (990:10-1)=902                    960:(2+6)=120

 

 

        VI   станциягә килеп җиттек “ Уңышка ирешү тавы һәм Белем диңгезе”.

  1. Россиянең иң биек тауның исеме ничек? (Кавказ таулар)

      №314. Һәр фигураның мәйданын табу  (парлы эш).

  1. Мәйданы ничек табалар? (тулы шакмакларын саныйлар.Тулы булмаган шакмакларны саныйлар һәм икегә бүләләр. Килеп чыккан шакмакларны кушалар).

V Дәрескә йомгаклау.

  1. Дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
  2. Нинди күңел белән эшләдегез?
  3. Нинди зоналар кабатладык?
  4. Сезгә дәрес ошадымы?

VI Билгеләр кую.

   Иң актив укучыларны билгеләү.

VII Өй эше: 64 бит   №315. Буш шакмакларны тутырып, күчереп яз.

             

                     

 

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез кушылучыны табу

Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау....

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

Билгесез кимүчене табу

2 нче сыйныфта математикадан "Билгесез кимүчене табу" темасына үткәрелгән ачык дәрестә укучыларның телдән исәпләү, сан составын билгеләү күнекмәләре ныгытылып, яңа теманы ачу, кагыйдә чыгару өстендә э...

Билгесез кушылучыны табуга мәсьәләләр чишү

4 нче сыйныфта математика дәресе...

" Билгесез солдатка хат" шигырь

Бу шигырьне Бөек җиңү бәйрәменә багышланган сыйныф сәгатьләрендә кулланырга мөмкин....

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...