" Билгесез солдатка хат" шигырь
классный час

Ягфарова Ризина Рафаэловна

Бу шигырьне Бөек җиңү бәйрәменә багышланган сыйныф сәгатьләрендә кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilgesez_soldatka_hat.docx12.46 КБ

Предварительный просмотр:

Билгесез солдатка хат.

Исәнме, билгесез солдат дип,

Башлыйм әле хатымны.

Белмим синең фамилияны,

Белмим синең исемне.

Ләкин беләм син булгансың

Кемнеңдер газиз улы.

Булгандыр синең дә күңел

Хыяллар белән тулы.

Хыяллангансыңдыр могаен

Укып белем алырга.

Сөйгән ярың белән бергә

Матур гаилә корырга.

Явыз фашист хыялыңны

Челпәрәмә китергән.

Миллионлаган кешеләрне

Явызларча үтергән.

Меңәрләгән ир-егетләр

Кулына корал алган.

Туган ил, халкы өчен

Яу кырында башын салган.

Беләм, син дә аямыйча,

Кызганмыйча көчеңне

Корал тотып саклагансың

Сөйгән туган илеңне.

Усал пуля аямаган

Синең газиз башыңны.

Һәйкәл итеп ясаганнар

Кабреңдәге ташыңны.

Синең якты истәлеккә

Багышлыймын хатымны.

Белмим  синең фамилияны,

Белмим синең исемне.

                                                                              Ягфарова Ризинә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез кушылучыны табу

Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау....

Билгесез кушылучыны табу

Конспект урока по математике для 4 класса по теме " Нахождение неизвестного слагаемого" по учебнику М.И.Моро, М.А.Бантовой и др. УМК "Школа России"...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

Сценарий презентации - выступления "Слово о солдатке"

В этом году я решила провести серию классных часов на тему : "Русские женщины.Судьбы". Первый классный час я решила провести сама в роли ведущего. Помогала мне дочка. Что получилось,смотрите конспект ...

Билгесез кимүчене табу

2 нче сыйныфта математикадан "Билгесез кимүчене табу" темасына үткәрелгән ачык дәрестә укучыларның телдән исәпләү, сан составын билгеләү күнекмәләре ныгытылып, яңа теманы ачу, кагыйдә чыгару өстендә э...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...