Бала тәрбияләүдәге типик хаталар
материал (4 класс) по теме

Нуриева Гульчачак Рустамовна

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ата – аналар җыелышы өчен чыгыш

Бала тәрбияләүдәге типик хаталар

      Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартла-рында ала. А. С. Макаренко балада тәрбия нигезләре 5 яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – ананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак үсешенә йогынты ясап тора.

       Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим урын биләве аның үзенә генә хас табигате белән үк билгеләнә. Гаиләнең балага сәламәт йогынты ясый алуы өчен түбәндәге шартлар зарур:

  1. Гаиләдә ата – ананың һәм баланың бер үк эшләрдә катнашуы, бергәләп эшләве, гаиләнең уртак эшендә һәрбер гаилә әгъза-сының катнашуы кирәк.
  2. Гаилә тормышында һәр нәрсәне, хәтта вак – төяк булып күренгән нәрсәләрне дә тиешенчә исәпкә алу зарур һәм бу зарурлыкны балалар үзләре дә тоеп үсәргә тиеш. Гаиләнең үз кагыйдәләре була.Мәсәлән: кибеткә барсаң – калган акчаны кайтарып бир, өйдән чыгып киткәндә кайчан кайтасыңны, кайда булуыңны әйтеп кит. Шулай ук гаиләнең гомуми режимы саклана – йокы, ял итү, эш башкару, дәрес әзерләү.

        Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый.  Бала тәр-бияләүдәге зур ялгышларны баласына бар нәрсәне рөхсәт итүче ата – аналар ясый. Алар балаларны тыюлар һәм җәза бирүләр өчен бик кечкенә дип саныйлар. Бала тәрбияләүдәге иң еш очрый торган ял-гышларның берсе – гаиләдә бердәм тәрбия системасы булмау. Бу ата – ананың гаилә педагогикасы турында үзара килешмәвеннән килә. Мә-сәлән, әти кеше кирәгеннән артык кырыс, ә әнисе, аның мөнәсәбәт-ләрен йомшарту өчен баланы иркәли башлый. Моннан тыш өлкәннәр үзләренең тәрбия методларының яхшы икәнлеген күрсәтү өчен көрәшә башлыйлар. Берсе үзенең кырыслыгын тагын да арттыра, икенчесе ба-ла белән тагын да йомшаграк була. Өлкәннәрнең үз – үзләрен шулай тотышы баланың психикасы  бозылуга китерә, аның характерына җит-ди йогынты ясый.

       Тәрбия процессында икенче бер чик – баланың һәр кылган гамә-ленә кирәгеннән артык ирек кую, аңа сукырларча табыну, чамадан тыш иркәләү. Әйтик ата белән ана үзләре бик тә хезмәт сөючән, тор-мышларында бик күп кыенлыклар кичеп, мул тормышка ирешкәннәр. Без күргән авырлыкларны балаларыбыз күрмәсен, дигән изге теләк белән алар баланың һәр теләгенә риза:ни сораса шуны алып бирергә тырышалар. Һәм ялгышалар.Чөнки аларның әлеге изге теләге килә-чәктә үзләре өчен дә, бала өчен дә фаҗигага әверелергә мөмкин. Ба-ла чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчаның да, ата – ананың да кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин.

      Тәрбиягә тискәре йогынты ясаучы тагын бер фактор – ата – ана-ның таләпләре тотрыклы булмау.Әгәр ата –ана кәефе яхшы булганда баласына нәрсә теләсә шуны эшләргә рөхсәт итә, кәефсез булганда бар нәрсәдән дә тыя икән, бала алга таба бөтенләй тыңламаячак.

       Бала тәрбияләүдә мактаулар һәм җәза бирүләр бик зур роль  уй-ный. Баланы җәза бирү юлы белән тыңлатырга күнеккән ата – аналар бик нык ялгышалар. Шулай ук хата булып өлкәннәрнең юк өчен дә ба-лага кулына сугулары һәм колагын тартулары санала. Төрлечә мактау-лар, хуплаулар юлы белән яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әгәр дә ата – ана баланы ачуланалар яки җәза бирәләр икән, алар ба-лага яратуларын аңлатырга  һәм бу ачулануларының бары тик тәртип-сезлек өчен булуына ышандырырга тиешләр.

         Ата – ананың зур ялгышы булып баланың хайваннарга карата мәрхәмәтсезлеген тыймау тора. Өлкәннәр баланың хайван белән уй-навын контрольдә тотарга тиешләр. Әгәр бала этне койрыгыннан өс-тери, песинең күзенә бармагын төртә , аквариумга таяк тыгып болгата  һәм шундый эшләр эшли икән аны һичшиксез туктатырга һәм алай ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.

        Гаиләдә ир һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчә-лекләренең аерым искә алынуы зарур. Ир баланы тәрбияләүдә әти ке-шенең тоткан урыны алыштыргысыз, ул аңа ирләрчә миһербанлылык-ны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ананың рухи тәҗрибәсе кирәк. Үз кызына ул хатын – кызларга хас горурлык, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәве-ше белән аңлата.

         Ата – ананың тагын бер мөһим шактый катлаулы бурычы – укучы баланың мәктәптән өйгә бирелгән эшләренә битараф булмау, аңа бу-лышу, өй эшләренә бирелгән вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү, кирәк булса – ярдәм итү.Гаилә балаларның  рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр дә тудыручы чыганак булып тора. Әгәр бала әдәби китаплар укырга, сәнгать   дөньясы белән кызыксынып яшәргә күнегә икән ата – анага тәрбия эшен дә алып барырга җиңелрәк бу-лачак, көтелгән уңышлар тизрәк киләчәк. Гаиләдә бергәләп китаплар укылса, җырлар һәм музыка яңгыраса, шушы татулык һәм бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр пәйда була, әхлак тәрбияләнә.

       Өйдә китаплар уку баланың гомуми белемен, дөньяны танып – бе-лүен киңәйтә.Укучыны китап укырга өйрәтү, китаплар белән кызык-сындыру да – әти – әнинең җаваплы бурычы.      

        Исегездә тотыгыз, беркем дә балага аның эмоциональ һәм психик үсешенә уңай йогынты ясаучы ата – ана назын бирә алмаячак. Бала көн саен әтисе һәм әнисе белән аралашып торырга, аларның яратуын тоярга тиеш. Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп ке-нә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул итә алмый.Әлеге – туганлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм мәрхәмәтле була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык – сөенечләрне бүлешү кебек сыйфатларны  ул бары гаиләдә ала. Менә шуңа күрә дә тәрбия процессында гаиләнең әһәмияте аеруча зур булуын истә тотарга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү.

Доклад для родительского собрания....

Гаиләдә бала тәрбияләү.

Ата-аналар конференциясе...

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

Гаиләдә баланы тәрбияләү

Гаиләдә баланы яхшы итеп тәрбияләү өчен ата-анадан нәрсә таләп ителүе хакында чыгыш...

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле.

родительское собрание...