"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш
материал на тему

Гайнутдинова Алсу Фагимовна

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata-analar_zhyelyshy.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                       

ТР АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ РЕМ АБЗАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ УРТА БАЛТАЙ ТӨП ГОМУМБЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр”

темасы буенча

ата-аналар җыелышында чыгыш

                                                   укытучы: Гайнетдинова А.Ф.

       

Бер баладан “Сиңа ике кул нигә кирәк?“ -дип сораганнар. Бу бала җавап итеп: “Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен”- дигән.  
   Аның өчен төн йокыларын йокламый, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, аның белән һәрчак бергә атлап баруы да мөһим икән әле сабыйга.
Тик бүгенге көндә “әтиләребез” балаларының бу теләкләрен канәгатьләндерә аламы икән соң? Тигез гаиләдә үсеп тә, балалар үзләрен ялгыз хис итмиләрме? Җәбер-золымнардан саклап, күркәм үрнәк күрсәтә беләме аларга әтиләре?

   Ир-ат элек-электән җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алуы белән аерылып торган. Яшь үзенчәлеген искә алып, хезмәт тәрбиясе бирү, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү, физкультура hәм спортка тарту зур әhәмияткә ия. Аң-белем алу, фикерләү сәләтен үстерү, уен эшчәнлеге белән шөгыльләнү дә мөhим. Бала  hәрвакыт  әзергә генә  риза булып яшәргә күнекмәсен. Үсеп килүче шәхесне  эшнең  нәтиҗәсе генә түгел, ә аның барышы да кызыксындыра. Балаларның барлык ихтыяҗларын бернинди каршылыксыз канәгатьләндерү, аның үзендәге уңай сыйфатларын югалтуга китерә.

     Бала кечкенә вакытта ата-анасына  охшарга тырыша, алардагы сйфатларны үзендә булдырырга тели (әтиләрдән ир бала үрнәк ала). Димәк, ата-ананың холык-фигыле, үзен тотышы бала өчен үрнәк булырга тиеш. Әхлаксызлык, эчкечелек, гаугалы булу, сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану h.б. тискәре сыйфатлар баланың рәхимсез, мәрхәмәтсез, усал булып үсүенә зур йогынты ясарга мөмкин. Әти кешенең сабырлыгы, hәр сүзне уйлап, төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы, итагатьле булуы ир бала өчен  үрнәк сыйфатлар булып тора.

      Бала сезнең hәрвакыт эш белән мәшгуль булуыгызны күреп торсын. Аның сезнең белән бергә бакчага, балык тотарга, поход, экскурсияләргә баруы h.б. эшләрдә катнашуы мөhим. Мөмкин булса, аны үзегезнең эш урынына да алып барырга була. Гомумән, бала тәрбияләүдә татар халкының « Ни чәчсәң - шуны урырсың »дигән мәкален истә тотарга кирәк. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк: ир баланы файдалы хезмәткә күнектерү - иң әhәмиятле мәсьәлә. Аңа туганнар, күршеләр, дуслары үрнәгендә дә тәрбия бирергә була. Уен эшчәнлеге оештыруның да нәтиҗәсе булырга мөмкин.

      Ир-ат яңалыкка, яңа ачышлар ясарга омтылучан. Шуңа күрә hәр ир бала киләчәктәге юлын яшьтән үк сайларга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү аңа үзенең нәрсәгә сәләтле булуын аңларга ярдәм итә. Малайларның  hәрберсенең йөзеп тә, йөгереп тә, очып та карыйсы килә. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, ул үзен хокук тәртибе кагыйдәләренә туры килми торган, әхлаксыз гамәлләр кылуда сынап карарга  омтылырга мөмкин.

    Тәрбия процессында иң мөhиме – матур сүзләр түгел, ә баланың  тормыш-көнкүрешен дөрес оештыру. Аңа өлкәннәр (ата-ана, тәрбияче, әби - бабай, күрше, туган),үзенең яшьтәшләре, әйләнә-тирә дөнья белән даими аралашып яшәргә, шул ук вакытта аның үзенең уй-фикеренә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясарга, киләчәккә омтылышын билгеләргә, ялгыз калып уйланырга да мөмкинлек тудырылсын.

     Табигатьтә ешрак булу, экологик яктан чиста ризык ашау, саф hава сулау да зур әhәмияткә ия. Организмның агулы матдәләр белән зарарлануы кешенең усал, агрессив булуына китерергә мөмкин.

      Баланы төрле көндәлек мәшәкатьләрдән, бурычлардан азат итәргә, аңа hәрдаим ярарга тырышырга киңәш ителми. Алда торган hәр мәсьәләне кемдер хәл иткән очракта баланың тормыш, табигать, кешеләр h.б. белән кызыксынуы кими. Шул ук вакыттта  аның кайда hәм кем белән аралашуын белеп белеп тору мөhим. Ул үзенең янәшәсендә аңа кыен вакытта  hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы булуын тоярга тиеш.

      Ир баланы тәрбияләү белән күбрәк  ата кешенең шөгыльләнүе сорала. Шуңа күрә гаиләдә бала алдында  аның дәрәҗәсен  төшерердәй низагларны булдырмаска тырышырга кирәк. Үзара аңлашылмаучанлыкны hәм каршылыкларны баладан башка гына хәл итү зарур.

     Малайлар - тынгысыз, тиктормас халык. Аларның сезне шатландырган вакытлары да, кәефегезне төшергән вакытлары була. Шуңа да улыгыз чын ир-егет булып үсеп җитсен өчен, сездән зур хезмәт, таләпчәнлек, түземлек, үзара аңлашып яшәүгә ирешү сорала. Әйе, hәр очракта да ир балага ата йогынтысы кирәк.

      Хөрмәтле әтиләр! Балагыз белән күбрәк булырга тырышыгыз. Аның белән көндәлек аралашканда батырлык, иптәшлек, намус турында сөйләргә сәбәпләр күп табыла. Бергәләшеп китаплар уку, кинофильмнар карау тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга мөмкинлек бирә. Сәламәт балалар тәрбияләгез, аларны чыныктырыгыз, спортка җәлеп итегез. Спортның әhәмиятен аңласалар да, олылар үзләре еш кына аннан читтә калалар. Берәүгә-вакыт, икенчесенә-түземлек, өченчесенә- оешканлык  җитеп бетми.

      Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзенчә булырга ярдәм итегез. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга  hәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк. Балагызның нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала –иң зур шатлык.

       Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен  үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

       Хөрмәтле әтиләр!  Яңадан да сезгә мөрәҗәгать итәсе килә. Балаларга игътибарлы булыйк, әйтергә теләгән сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсыйхәт, киңәшләребезне бирик. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар. Ягымлы карашны алар читтән түгел, бездән күрсеннәр иде. Балалар урам тәрбиясе түгел, ә гаилә җылысы күреп үссеннәр. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, эшкә уңган, сүзгә булган балалар тәрбияләвегезне теләп калам.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

Ата-аналар җыелышында чыгыш."Берничә киңәш"

Создайте в семье традицию успешных переговоров. Спросите своего ребенка, что он чувствует, когда участвует в принятии решения наравне со взрослыми....

Ата-аналар өчен чыгыш: "Бәхет-башы тәүфыйк"

Әти- әнисе дөрес тәрбия бирмәгән,узындырган бала-бәхетсез бала....

Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында.Методик доклад

Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башк...

Ата-аналар җыелышына чыгыш " Бала һәм компьютер"

Балаларыбызның  мавыгуларына игътибарлырак булып,компьютерда уйнау вакытын чикләп,аларның сәламәт,белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик....