3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)
материал (3 класс) по теме

Биктудина Фирдауса Марсовна

3 нче сыйныфта Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

3нче сыйныфта

ата-аналар җыелышы

Тема:     Наркотиктан ничек сакланырга?”            

     

                                               

Максат: Ата-аналарга наркотикның зарарлыгын аңлату, балаларына карата игътибарлы булу, балаларына үрнәк булу.

Җыелыш барышы.

Хөрмәтле ата-аналар, бүген без сезнең белән безнең тормышка килеп кергән һәм барыбызны балаларыбыз өчен куркуга салган зур афәт турында сөйләшербез. Ул -  наркотик.

Ни кызганыч, соңгы елларда безнең илдә наркотик кулланучы балалар һәм яшьүсмерләр саны арта бара.

Наркотик таратучылар яшьләрне әфьюнның зарарлы булмавына, ә бәлки кәефне күтәрүдә ярдәм итүенә инандырырга тырыша. Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр үзәк нерв системсын зарарлый, үпкә, кан күзәнәкләнен тарката, психоз, эпилепсия кебек авырулар китереп чыгара. Наркоманнарны дәвалау сизелерлек файда бирми. Шуңа күрә әлеге җитешсезлекнең нәтиҗәләрен бетерүгә караганда аны булдырмауга юнәлтелгән эш файдалырак була.

Әти-әниләр арасында кечкенә балалар әле психоактив матдәләр куллануның зарарын аңларлык түгел, дигән фикер очрый. Әмма үткәргән тикшерүләр шуны күрсәтә: 6-7 яшьтәге балаларның 61%  исерткеч эчемлекләр татып караган, ә 8-10 яшьтә  балалар инде  тәмәке тартып, аракы татып карый, ә 12-13 яшьләрдә беренче тапкыр наркотик матдә куллана башлый.

Бала кече яшьтән үк тирә-юньдәге тәмәке һәм аракы исен сизү органнары аша тоя, анда рефлекс барлыкка килә. Әтисе яки әнисе, бүлмәгә кереп, аның кроватена иелгәндә, бала “гадәти” тәмәке яки алкоголь исен тоя, әкренләп шул искә ияләшә. Шул вакыттан ук сабый аңында “бу куркыныч түгел”, “үз кешеләремнең исе” дигән фикер туа. Ул өлкәннәрнең бәйрәм яки кунактан соң үзләрен “күңелле” тотуларын уңай күренеш буларак кабул итә башлый. “Аракысыз бәйрәм булмый”, “эчү – бәйрәм ул” дигән фикер барлыкка килә. Бала әкренләп якыннары, яраткан кешеләренең  тышкы кыяфәтенә, ничек киенүенә, тәртибенә, сөйләменә, уңай һәм тискәре гадәтләренә игътибар итә һәм аларны үзләштерә, өлкәннәргә охшарга тырыша. Шулай итеп, балаларда яшьтән үк алкоголь һәм тәмәкегә хирыслык формалаша. Ә тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану – наркотик матдәләр куллануның беренче этабына әйләнергә мөмкин.

 Ә моны булдырмау өчен нишләргә:

  1. Бала кечкенәдән үк дару, алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә тиеш.
  2. Даруларны ихтияҗ булмаганда эчмәскә, тиешле урында гына сакларга кирәк.
  3. Таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга өйрәтегез.
  4. Рекламаларга тәнкыйть күзлегеннән карарга, чөнки һәр макталган әйбер чынбарлыкта кирәкле, файдалы булмый.
  5. Бала теләсә нинди тәкъдим һәм күндерүләрдән баш тарта белергә тиеш. Мәсәлән, дуслары аны өйдән ераккарак китеп уйнарга чакыралар. Яки тәмәке дә тартып карарга тәкъдим итәләр, ди. Ул нәрсә дип җавап бирер? Бу хакта алдан ук уйларга кирәк.
  6. Наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә титерүе турында дөрес мәгълүмат бирергә. Алкоголь  һәм тәмәке организмга наркотик тәэсир ясый торган агулы матдәләр булуын бала аңларга тиеш.

Әгәр үзегез тәмәке тартсагыз, сезнең бурыч – тәмәке тартуны ташларга тырышу яки һич тә булмаса, бала янында тартмау. Әгәр кызыгыз яки улыгызга сезнең начар гадәтегез мәгълүм булса, аның белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшегез. Үзегезнең кайчан, ничек тәмәке тарта башлавыгыз турында әйтегез. Тәмәке тартуны ташлау бик кыен, шуңа күрә аны бөтенләй кулланмауның бик мөһим булуын аңлатыгыз. Беркайчан да балагызга татып карау өчен аракы бирмәгез, рюмка яки стаканнарны “чәкештерә белгәне” өчен мактамагыз, карандаш яки конфет таякчыкларыннан тәмәке ясап тартуын хупламагыз.

  1. Балагызның яраткан шөгыле булсын. Спорт, музыка, хореография, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар беркайчан да начар гадәтләргә тартылмый.
  2. Гаиләдә дуслык, мәхәббәт, үзара аңлашу булсын. “Нәрсәне дә булса белсәләр, сизсәләр, өйдә аңа җәза бирмиләр, ә киресенчә аны өйдә анлыячаклар, булышачаклар ” дигән фикерне бала белергә тиеш. Өй, гаилә балалар һәм өлкәннәр өчен терәк. Улыгыз яки кызыгыз нәрсә турында сөйләсә дә игътибар белән тыңлагыз, мәктәп тормышы шөгыльләре, дуслары белән һәрвакыт кызыксынып торыгыз. Дөньяда бала тәрбияләүдән дә мөһимрәк эш юк.

Бу афәтне булдырмау өчен без - мәктәп, ә иң беренче чиратта әти-әниләр көрәшергә тиеш.

Чыгышымның ахырында балаларыбызның яшь үзенчәлекләренә карап  сезгә берничә киңәш әйтеп үтәсем килә.

      Ата-аналарга киңәшләр

  1. Сез үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләдәге ызгыш-талаш, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта, нәфрәтләндерә. Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз.
  2. Балагызның күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмгыз, ул барында ачуланышмагыз. Артык игътибарлы яки бөтенләй игътибарсыз да булмагыз.
  3. Баланың теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.
  4. Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз, профессия сайлауда ярдәм итегез. Йорт, бакча эшләрен малайлар әтисе яки абыйсы белән, кызлар әнисе яки апасы  белән бергә башкарсыннар. Һәр баланың йортта үз вазифалары булсын. Бу киләчәк мөстәкыйль тормышка әзерлек тә, якын кешеләре турында кайгыртучанлык күрсәтү дә булып тора. Бала һәр хезмәтнең файдалы икәнлеген белеп торсын. Кушылган эш һәрчак авыр, ләкин кулдан килерлек булырга тиеш. Бары тик шул чакта гына балада үз көченә ышаныч артачак, хезмәтне тагын да яхшырак үтәү, һәр кешегә кирәкле булу теләге барлыкка киләчәк. Уңышсызлыкларга очраган чакларда: “Әй, синең бернәрсә эшләргә дә хәлеңнән килми, пешмәгән”,-дип һич кенә дә әйтә күрмәгез.Мондый чакларда бала үзен булдыксыз итеп тоярга мөмкин. Бары тик түземлек, үз сүзендә нык тору, шәхси үрнәк, уртак эшчәнлек, мактау баланы тәрбияләүдә ярдәм итә. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөюен, кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала. Әти-әнисенең уңганлыгын, пөхтәлеген күреп үскән бала, хезмәт ярату белән бергә, башкалар хезмәтен дә ихтирам итәчәк.
  5. Балагызның мәктәп тормышында актив катнашуын хуплагыз, аны шуңа әзерләгез.
  6. Балагызның башка кешеләр белән әдәпле, дустанә мөнәсәбәттә булуына ирешегез.
  7. Балагызны үз эшегез белән күбрәк таныштырыгыз. Байлыкның, рәхәт тормышның хезмәт белән, тир түгеп барлыкка килүен ул да аңлап үссен.
  8. Тәрбия эше, үзара аралашу мәхәббәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Бары шул чакта гына ул нәтиҗә бирәчәк. Тәрбия эшенең нигезендә ата-ана мәхәббәтенә, баланың бүгенге һәм киләчәк тормышы турында кайгыртучанлыкка нигезләнгән белемнәр, тәҗрибә тора.

Йомгаклау.Әйдәгез, үрнәк әти-әниләр булырга омтылыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...

Ата- аналар җыелышы

Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ....

Презентация: ата- аналар җыелышы

Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация....

Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".

Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу"  темасына презентация....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....

Ата-аналар җыелышы беркетмәсе

Ата-аналар җыелышында үткәрелгән тренинг...