Ата-аналар җыелышы беркетмәсе
методическая разработка по теме

Басирова Фидалия Агелиевна

Ата-аналар җыелышында үткәрелгән тренинг

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshy_berketmse.docx24.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ата – аналар җыелышы.

                                                                                                                             

      Тема: Мәктәп билгеләре.

      Җыелышның бурычлары:  

      Балалар тормышында мәктәп билгесенең әһәмиятен ата – аналарга күрсәтү;

      балага уку күнекмәсен биргәндә ата- аналарның тәрбиялелек культурасын формалаштыру.

      Үткәрү формасы: ата – аналарга педагогик тренинг.  

      Җиһазлау: плакат, тарату өчен киңәшләр, анкета сораулары, балаларның җаваплары, И. Репинның “Тагын икеле” картинасы.

 

Җыелыш барышы.

      I . Класс җитәкчесенең оештыру сүзе.

      Кадерле, әти - әниләр! Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы  тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр. Ә хәзер сезнең белән мәктәп билгесе турында анкета үткәреп алабыз.   

                Анкета №1.

1. Мин беләм, мәктәп билгесе ул- …

       2. Мин үземнең балама әйтәм, мәктәп билгесе ул -…дип.

       3. Балам мәктәпкә барганда, мин аңардан үтенәм …

  1. Балам мәктәпкә барганда, мин …таләп итәм.
  2. Балам мәктәпкә барганда, мин аңа телим…
  3. Балам яхшы билге алса, мин …
  4. Балам начар билге алса, мин …

      I I.  Педагогик тренинг.

      1 нче күнегү.

      Ата – аналар түгәрәккә утырып класс җитәкчесенә түбәндәге сорауларга җавап бирәләр: “Балагызның мәктәптә алган билгесе сезнең өчен нәрсә аңлата?” ( Класс җитәкчесе ата – аналардан алган белешмәләрне тактага язып бара; соңыннан бу белешмәләр бергә тикшерелә, дөрес фикер ачыклана).

      2 нче күнегү.

      Ата – аналар үзләренең бала чагында алган билгеләрен искә төшерәләр. Элеккеге һәм хәзерге әти - әниләрнең үз - үзләренең тотышы белән чагыштырып фикерлиләр.

      3 нче күнегү.

      Әти - әниләргә “Тагын икеле” картинасын искә төшерергә тәкъдим ителә. Шушы картинаның финалын 21 нче гасыр чорына туры китереп телдән сурәтләргә кушыла. Ата – аналар парларда эшлиләр.

      4 нче күнегү.

      Класс җитәкчесе укучылар белән алдан үткәргән “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә нәтиҗәләре белән таныштыра (исеме, фамилиясе әйтелми).

 И. Репинның “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә.

              - Бу картина сиңа ошыймы, юкмы? (ни өчен?)

              - Картинада сурәтләнгән малай үзен ничек хис итә?

              - Синең уйлавыңча, аңа якын кешеләр һәм туганнары нинди мөгамәләдә?

              - Син аңа булышырга теләр идеңме?

              -Синең тормышыңда менә шушы картинада сурәтләнгән ситуация (хәл) булганы бармы?

              - Синең уйлавыңча, бу хәл нәрсә белән бетәр?

      5 нче күнегү.

      Мәктәптә алган билгеләр белән килеп чыккан хәлләрне чишүдә өлкәннәрнең үз - үзләрен тотулары турында группа эчендә түбәндәге биремнәр буенча сөйләшү:

      - бала мөстәкыйль рәвештә өй эшләрен эшләргә теләми, әти - әниләренең эштән кайтканын көтә;

      - бала өйгә бирелгән эшне эшләп килә, ләкин аның эшен укытучы начар бәяли;

      - өй эшен эшләп утырганда баланың игътибары читкә юнәлә, хаталар

җибәрә; башлаган эшен азагына кадәр теләп эшләми;

      - баланың язуы начар, төзәтүләре күп, ә күчереп язарга теләми;

      - бала өйгә чираттагы начар билгесе белән кайтты;

      - бала начар билге алса да, яхшы билге алдым дип әйтә. Бу бик еш кабатлана;

      - бала үзенең белемен дөрес бәяләми, дип укытучыны гаепли.

      6 нчы күнегү.

       Ата – аналарны балаларның анкета җаваплары белән таныштыру.

  • Мин яхшы билге алсам, …
  • Мин начар билге алсам, …
  • Әти - әнием миңа, “Cин …(ничек?) укый аласың”, дип әйтәләр.
  • “Син …(ничек?)укырга тиеш түгел”, дип әйтәләр.
  • «5»ле алсам, әти - әнием миңа…
  • Өй эшләрен аңламасам, әти - әнием миңа, …
  • Әти - әниемә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм, алар…
  • Әти - әнием минем…(ничек?) булуымны телиләр.

      Тактаның бер ягына уңай фикерләр, икенче ягына тискәре фикерләр язылып барыла. Һәр тискәре фикергә ата – аналар үзләренең тәэсирләрен белдерәләр. Һәр яңа сүзне болай дип башлыйлар: “Минем уйлавымча, бу бала …”

      Анкета №2.

      Баланың укуын анализлап, еш кына сез куллана торган әйтемнәрне билгеләп барыгыз.

- Син бүген нәрсә алдың?

- Көяләнмә, барысын да төзәтергә безнең вакыт бар әле.

- Шулай булуын сизгән идем аны. Син кемгә охшап тудың икән?

- Марш, үзеңнең бүлмәңә, күземә күренмә!

- Син бик акыллы, киләчәктә укытучы моның шулай булуына ышаначак.

- Сиңа ничә тапкыр аңлатырга була инде?!

- Сиңа минем ярдәм кирәкме, әллә тагын мөстәкыйль эшләп карыйсыңмы?

- Кем дә булса синнән яхшырак билге алдымы?

- Утыр, тагын бер тапкыр укы, ә мин соңыннан тикшерермен.

- Сиңа авыр булган эшне бергәләп эшләп карыйк әле.

- Беләсеңме, мин кечкенә чагында бу тема миңа да авыр бирелгән иде.

- Китапка тагын бер тапкыр күз салыйк әле. Бу безгә булышыр дип уйлыйм.

- «2» гә, «3» кә “утырып” йөрерсең, менә шул!

- Әтиең кайтыр! «2» ле өчен күрсәтер әле ул сиңа!

- Кара, мин ничек укыдым, ә син!

      I I I. Җыелышны йомгаклау.

      Җыелыш азагында ата – аналар үзләренең фикерләрен әйтәләр ( нинди яңалык алулары турында). Җыелышка бәяләмә язалар. Ул болай дип тәмамланырга мөмкин:

      …, мин шуны белдем;

      …, шул миңа яңалык булды;

      …, мин шуңа ышандым;

      …, миңа шуны ышандыра алмадылар;

      …, мин шуңа каршы;

      …, мин шуңа көяләндем.

      Җыелыш азагында класс җитәкчесе тарафыннан язылган тема буенча киңәшләрне ата – аналарга тарату.

            1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

            2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

             

        Анкета №1.

1. Мин беләм, мәктәп билгесе ул- …

       2. Мин үземнең балама әйтәм, мәктәп билгесе ул -…дип.

       3. Балам мәктәпкә барганда, мин аңардан үтенәм …

  1. Балам мәктәпкә барганда, мин …таләп итәм.
  2. Балам мәктәпкә барганда, мин аңа телим…
  3. Балам яхшы билге алса, мин …
  4. Балам начар билге алса, мин …

                Анкета №1.

1. Мин беләм, мәктәп билгесе ул- …

       2. Мин үземнең балама әйтәм, мәктәп билгесе ул -…дип.

       3. Балам мәктәпкә барганда, мин аңардан үтенәм …

  1. Балам мәктәпкә барганда, мин …таләп итәм.
  2. Балам мәктәпкә барганда, мин аңа телим…
  3. Балам яхшы билге алса, мин …
  4. Балам начар билге алса, мин …

                Анкета №1.

1. Мин беләм, мәктәп билгесе ул- …

       2. Мин үземнең балама әйтәм, мәктәп билгесе ул -…дип.

       3. Балам мәктәпкә барганда, мин аңардан үтенәм …

  1. Балам мәктәпкә барганда, мин …таләп итәм.
  2. Балам мәктәпкә барганда, мин аңа телим…
  3. Балам яхшы билге алса, мин …
  4. Балам начар билге алса, мин …

            1нче киңәш. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

            2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...

Ата- аналар җыелышы

Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ....

Презентация: ата- аналар җыелышы

Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация....

Ата-аналар җыелышы беркетмәсе

Беркетмәләрне  язып бару өчен бланк...

Ата-аналар җыелышы беркетмәсе

Билгеләргә карата ата-аналарның фикере ....