Сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау өчен тест-анкета
учебно-методический материал (1 класс) на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

Тест-анкета

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тест-анкета13.44 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау өчен тест-анкета.

Һәр сорауга “әйе” яисә “юк”  дип җавап бирергә кирәк.

1

Балам бик хәрәкәтчән, тере, инициативалы.

2

Аның кызыксынуы үзгәрми диярлек.

3

Мавыгулары дәвамлы.

4

Сәнгатькә, әдәбиятка, спортка, табигатькә , модельләштерүгә, техникага  ( астына сызарга яки өстәргә) яшьтәшләре белән чагыштырганда ныграк тартыла.

5

Дуслары икедән артмый (алар үзгәрми), үзеңнән олыраклар.

6

Аны могҗизалы, серле, хәтта аңлашылмаган әйберләр кызыксындыра.

7

Баланың сөйләме бик яхшы.Сүз байлыгы зур, аны куллана белә.

8

Төрле очраклардан чыгу юлларын мөстәкыйль табарга тырыша.

9

Бик күп сораулар бирә һәм җавап алганчы туктамый.

10

Үз сорауларына  өстән генә җавап биргәнтбелән канәгатьләнми.

11

Кем генә һәм нәрсә генә әйтсә дә, теге  яисә бу гамәлгә үз сүзендә кала.

12

Һәр яңалыкка  реакция белдерә.

13

Башлаган эшен һәрвакытта ахырына җиткеререргә тырыша.

14

Аралашканда үз фикереннән чыгарга теләми, гомумкабул ителгән карашларга бик үк иярәсе килми.

15

Катлаулы һәм көтелмәгән хәлләрдә лидерлыкны үзенә ала.

16

Нинди дә булса эшчәнлеккә яисә предметка ( предметлар төркеменә, уенчыкларга, китапларга һ.б) өстенлек бирә.

17

Теләгән максатына ирешүдә бик нык.

18

Олылар ярдәменә мохтаҗ.

19

Дусларны бик тиз таба һәм алар бик күп.

20

Бик күп сораулар бирә, гадәттә  үз кызыксынулары буенча.

21

Башкалар өчен үз яшеннән олырак тоела.

22

Эгоизм, хәтта сәбәпсез агрессия белдерә.

23

Үзенең бәясен белә (яшь үзенчәлекләре  кысаларында)

24

Бик җиңел һәм еш күңеле кайта һәм башлаган эшен (шөгыль, уен) ташлый.

25

Гуманитар һәм техник өлкә белән бертөрле үк дәрәҗәдә кызыксына.

НӘТИҖӘ:

1,2,3,6,7, 10, 11,12, 13, 16,17,19, 20,22 нче сорауларга җавап уңай булса, бу балада сәләт барлыгын күрсәтә.

4,5,8,9, 14, 15, 21, 23.25 нче сорауларга җавап уңай булса, бу балада талант барлыгын күрсәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү ( доклад)

Педагогик киңәшмәдә укылган доклад "Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү"...

Тест-анкета "Детей воспитывают родители.А родителей?"

Тест  дополнит ваше представление о себе как о родителях, поможет  сделать определённые выводы  относительно  проблем  воспитания детей....

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

тест - анкета "Какие вы родители?"

Вы излишне терпимы или, наоборот, непомерно регламентируете  жизнь своего ребёнка? Ответив искренне на вопросы теста, вы узнаете, насколько правильный тон вы выбрали во взаимоотношениях  с д...

Тест-Анкета «Природа. Человек. Общество».

Тест-Анкета «Природа. Человек. Общество»....