Классный час "Балаларның ялганы турында"
классный час (3 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

Можно использовать в начальных классах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarnyn_yalgany_turynda_statya.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

   

Ата-  аналар җыелышы

Тема : Бала ни өчен алдалый?

  Максат :

 1.Ата-аналарга балаларның ни өчен алдауга баруларын аңлату.

2. Гаиләдә бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итү.

3.Бала алдауга барган очракта ата-анага психологик ярдәм күрсәтү.

4.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү

5.Ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм мондый хәлләрне анализлый белергә өйрәтү

6.Тест ярдәмендә ата-ана буларак үз-үзеңә бәя бирү

Җыелышның үткәрү рәвеше :өйрәтү характерында

Җиһазлау :  Презентация ,тест , ситуация язылган карточкалар, фильмнан өзекләр, стенага татар халык мәкальләре язылган:

         “Ялганның гомере кыска”.

          “Без капчыкта ятмый”.

“Дөреслек булган җирдә генә бәхет була”.

“Дөреслек утта янмый,суда батмый”.

 

Җыелышның барышы

 Хәерле көн ,хөрмәтле әти –әниләр ! Бүген без сезнең белән бергәләп тәрбия методларыбыз белән уртаклашырга, киңәшләшергә һәм җыелышыбызның төп соравы “Ни өчен безнең балалар алдый яисә ялганлаша?” дигән сорауга җавап табарга җыелдык. “Ни өчен балалар алдыйлар?” дигән сорауга могаен, күпләр җавап эзлидер. Димәк, җыелышны сезнең рөхсәт белән башлап җибәрәм.

                                                          Көн тәртибе  :

  1. Класс җитәкчесенең чыгышы (доклад)
  2. Презентация карап китү
  3. Фильмнан өзек карап китү
  4. Мисаллар китерү
  5. Балалар бакчасы мөдире Абулаесова Гөлфидә Роберт кызының киңәшләре
  6. Әти-әниләргә киңәшләр
  7. Төрлесеннән
  8. Йомгаклау                                    

  1. Класс җитәкчесенең чыгышы (доклад)

Докдад

Без бик еш кына бала-ларыбызның сорауларына сүзләребез турында уйланып та тормыйча җавап бирәбез. Ә бит аларның бөтен нәрсәне белергә теләгән төрле яшьтәгеләре бар: күктәге Кояш ничек барлыкка килгән, балалар каян килә, үлгәннән соң әбиләре кая китә...

Яшереп тормыйк — балаларның күп сораулары безгә — олыларга ошамый, ләкин барыбер җавап бирергә кирәк. Ахыр чиктә еш кына алдашабыз, балаларның кечкенә булуын сәбәп итеп, хакыйкатьне аңламаслар дип уйлыйбыз.

Ә шулай да балаларны алдарга ярыймы соң? Өлкәннәр бу хакта уйланып та карамый. Ә бит әти-әниләрнең ялганы еш кына балаларны тормыш дөреслегеннән аралап тора.

Әмма турыдан-туры алдашу гына түгел, вакыт юклыкны, баш авыртуны һәм башкаларны сылтау итеп, дөреслекне яшереп калу очраклары да бар. Нәтиҗәдә бала өчен мәсьәлә хәл ителми кала һәм ул, үсеп җиткәннән соң, кызыксынган темаларына җавапларны әти-әнисеннән түгел, башка җирдән — китап, журнал, телевизион программа, Интернеттан эзли башлый. Кем белә, аның шулай яшерен рәвештә тапкан мәгълүматы безнең карашларга туры киләме-юкмы әле? Өйрәтүгә караганда, төзәтеп өйрәтү күп тапкыр авыррак. Теләсә нинди ялган яисә адаштыру бала күңеленә тискәре йогынты ясый. Үзебез дә, кемнеңдер ялганын ишеткәннән соң, аңа ышанмый башлыйбыз. Бала да әти-әнисенең бөтен сүзен кабул итми башлаячак. Чөнки күпмедер вакыттан соң дөреслекне ул башка чыганаклардан белә ала бит: әбисе, күрше апасы яисә иң якын дусларыгыз да ялгыш сөйләп җибәрергә мөмкин...

Менә бер очрак: яхшы гына бер гаилә берничә айлык баланы уллыкка ала. Билгеле инде, җиде яшьләре тулганда, ул үзенең әти-әнисез булган чагын бөтенләй дә хәтерләми. Һәм бу хакта тәрбияләп үстергән әти-әнисе мөмкин кадәр озаграк, бәлки әле, гомер буена ук — әйтми торырга була.

Әмма күршеләрендәге бер кайгыртучан апа, мөлаем елмаеп, ишегалдында бу малайның ничек яшәвен сораша. »Ни дисәң дә, әти-әниең үзеңнеке түгел, рәнҗетмиләрме дип соравым«, —дип өстәп тә куя әле.

Вакыйга бу малайны кабат балалар йортына тапшыру белән тәмамлана, чөнки ул кискен рәвештә үги ата-анасыннан баш тарта. Балалар йортына кайтып, үз әти-әнисе табылганны көтәргә карар итә.

Тик хакыйкатьнең һәрчак болай драматик рәвештә ачылуы мәҗбүри түгел. Алдашучы өлкәннәр дә еш кына үз-үзләрен тотышлары, хәрәкәтләре, нервланулары белән үзләрен »сата«, һәм бала алданганын аңлый. Димәк, аңа ышанмыйлар.

Ялган кайчакта балаларда курку тудыра һәм ул акрынлап неврозга кадәр барып җитә. Ахырда психотерапевтларга йөрергә мәҗбүр буласың.

Кечкенәләрне »милиционер абый«, »убырлы карчык«, »бичуралар белән куркыту да мәгънәсезлек. Әйе, ул ярты сәгать чамасы шауламас та, борчымас та, ә аннары — елау, ялгыз калудан, караңгылыктан курку һәм башкалар. Әни кешегә, әлбәттә, аз булса да тынычлык мөһим, ләкин киләчәк проблемалар хакына торамы соң ул?

Кайчакта баласының «ник?», «ни өчен?» дигән сораулары әни кешене чыгырдан чыгара. Монысыннан соң аның тагын нинди сорау бирәчәген каян беләсең? Тагын нинди җайсыз сораулары бар икән? Шулай да, гаиләдә ялган гадә-ти хәлгә әверелсә, һәм бала һәр соравына тикшерелмәгән һәм дөрес булмаган җаваплар ала торса, ул шундый күңелсез нәтиҗә ясаячак: димәк, аның ихтыяҗлары беркемгә дә кызык түгел, аның күбрәк беләсе килүен хупламыйлар. Әгәр дә сез ниндидер сәбәп белән баланың соравына тиз генә җавап бирә алмыйсыз икән, бу хакта дөресен әйтергә кирәк.

Үзенең алданганын белгән баланың мөстәкыйль рәвештә нинди нәтиҗә ясаячагы турында уйлагыз. Әле бит бала алдашу начар гамәл түгел икән дигән фикергә дә килергә мөмкин. Алдашырга ярый, җайлы, ә бәлки, кирәк тә дигән нәтиҗә ясавы ихтимал. Моннан соң аңа, бар, киресен исбатлап кара.

Ата-ананың башка өлкәннәрне алдавы аеруча начар. Кайчакта, кемдер телефоннан сораганда, иреңнән (хатыныңнан) үзеңне өйдә юк дип әйттерү; яисә, берәү ремонт ясауда ярдәм сорагач, беркая барасы булмаса да, гаилә белән театрга барабыз, дигән сылтау табу (ә үзең кич буе телевизордан футбол карау); баш авырта дип, кичке ашны әзерләмәү һәм сәгать буе телефоннан ләчтит сату... Боларның һәммәсен дә бала күреп, ишетеп тора. Ул үзебезне алдый башлагач, ни диярбез?

Ә бит ялганның рөхсәт ителгән булуына без аны үзебез инандырдык, җитмәсә, бала вәзгыятьне ачык бәяләп бетерә алмый. Аның өчен алдашу олыгаю билгесе буларак кабул ителә, чөнки балаларны күп нәрсәдән тыялар, ә үсә-үсә, күп нәрсәне рөхсәт итәләр. Менә шул рәвешчә ул «үсәргә», ә «үсү» билгесе буларак, алдаша башларга мөмкин.

Габдулла бин Амр риваяте буенча, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) аңа болай дигән: «Чын икейөзле кешегә дүрт (үзенчәлек) хас. Аларның берсе белән генә аерылып торучы да, аннан котылганга кадәр, икейөзле булып саналыр. Мондый дүрт үзенчәлек белән шундый кеше аерылып торыр: кем үзенә ышанганда хыянәт итә; кем сөйләгән чакта алдаша; кем килешү төзегәч, аны боза; кем дошманлашканда (кем белән дә булса) гөнаһ кыла. (Боха-ри, Мөслим.)

Чынлыкта, барлык аятьләр һәм хәдисләр безнең тарафтан зурлар арасында гына түгел, балалар дөньясында да кулланылырга тиешле. Тәрбия, мәгълүм булганча, бишектән үк, алай гына да түгел, тагын да иртәрәк башлана.

Гаиләдә ялган белән бәйле хәлләр

Ялганның кечкенәсеме, зурымы — бу бер мизгеллек тактик отыш, әмма ул зур стратегик җиңелү белән тәмамлана. Ахыр чиктә оттыру өчен вакытыңны һәм нервыңны туздыру кирәкме икән? Баланы алдау, әлбәттә, кыен түгел! Әмма бер мизгеллек отыш белән бер үк вакытта җитдирәк нәтиҗәләр — олыларга ышанмау, шик-шөбһәләр өчен җирлек тудырыла.

Без ни өчен балаларга алдашабыз соң? Кагыйдә буларак, моның ике сәбәбе бар: дөреслекне

- әйтә алмыйсыз,

- әйтергә теләмисез.

Беренче очракта, баланың күпсанлы сорауларына җавапларны үзегез дә белмисез. Мондый чакта баш авырта дип котылмаска (янәсе, бу хакта хәзер сөйләшә алмыйсыз) һәм төрле фантастик аңлатмалар эзләп маташмаска, ә бәлки, бала белән бергәләп җа­вапны китаплардан эзләргә кирәктер.

Һәркем сорауга төгәл җавап бирә алмавын ачыктан-ачык таный ала, аның каравы, хәзер булмаса, соңрак, аны бала белән бергәләп эзләргә мөмкин. Моның өчен өйдә төрле балалар энциклопедияләре булдыру хәерле. Һәм аны әледән-әле актарып торырга. Үз вакытында Платон: »Мин берни дә белмәгәнемне беләм, ә күпләр моны да белми«,—дигән!

Белмәү — ялган түгел, бу һәр кеше тормышының табигый халәте. Бала өчен дә әти-әнисенең »адәм баласы

Һәрвакытта да бөтен нәрсәне белеп бетермәве—табигый. Бухакта белүе белән бала сезгә ышанычын югалтмас, аның каравы, һәр белемнең хезмәт, тырышлык белән табылуын аңлар. Шул ук вакытта, күбрәк белү өчен, балада укырга өйрәнү теләге туар.

Миләүшәнең әнисе белеме буенча биолог була. Әмма кыз, биш яшендә «Өченче планета сере» дигән мультфильмны карагач, космос белән мавыгып китә. Кызлары биргән сорауларга җавап табу өчен, әтисенең дә, әнисенең дә белеме җитеп бетми. Һәм алар бу темага балалар өчен чыгарылган әдәбиятны туплый башлыйлар. Миләүшәнең кызыксынулары канәгатьләндерелә. Ә тагын берничә атнадан ул диңгезләр белән мавыга башлый.

Икенче очрак. Сез нинди сәбәпләр аркасында дөресен әйтергә теләмисез. Ә мондый очраклар бик еш булып тора. Иң уңайсыз сораулар: «балалар каян килә», «бабай ни өчен үлде һәм нәрсә ул үлем», «ни өчен күршеләр балала­рына уенчыклар алмый»...

Чыннан да, мондый сорауларга җавап бирү кыен, әмма бу — мөмкин түгел дип булмый. Күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәр үзләре дә күңелсез уйлардан психологик рәвештә арынырга тели һәм, үзләре дә аңламастан, балаларны... ялган ярдәмендә сакларга тырыша. Ахыр чиктә, әлеге сорауларны җавапсыз калдыру — акылсызлык, чөнки бала барыбер өстәмә чыганаклар таба ала. Димәк, җавап биргәндә, мөмкин кадәр дөресрәк аңлатма табарга, әмма ул бала аңларлык дәрәҗәдә (яшенә ка­рап) булырга тиеш.

Мәсәлән, бала каян килә дигәндә, аны Аллаһы Тәгалә бирә, ләкин ул башта күпмедер ай әнинең эчендә яши, вакыты җиткәч туа да, әни хастаханәдән сиңа энекәш яисә сеңелкәш алып кайта, дияргә кирәк. Гади дә, аңлаешлы да, алдашасы да юк.

Кечкенә Сәеткә туган көненә электрон уенчык — тамагочи бүләк итәләр. Ләкин ул аны тиешенчә карый алмый, һәм уенчык берничә көннән «үлә». Шунда әтисе, улын тынычландырып, менә хәзер кибеткә барабыз да, уенчыкка «яңа гомер» сатып алабыз, ди.

Күпмедер вакыттан соң Сәетнең бабасы үлә. Әти-әниләре бик кайгырса да, малайның исе китми. Әнисенең «бабаң кызганыч түгелмени, ул инде юк бит», дигән соравына каршы тыныч кына: «Хәзер әти кибеткә бара да, аңа »яңа гомер« алып кайта», — дип җавап бирә, димәк, нигә кайгырып торырга ди әле.

Хыял һәм чынбарлык

Олылар еш кына, балаларын борчулардан сакларга тырышып, аларны гаилә проблемалары һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге кытыршылыклардан читтә тоталар. Алар өчен гаять яхшы мохит, чынбарлыктан ерак торган романтик дөнья булдыралар. Бу бик үк дөрес түгел.

Бала кешеләр арасындагы чын мөнәсәбәтләрне, алар арасында аңлашылмаучылык, конфликт һәм хәтта бәхәсләр дә булуын күреп үсәргә тиеш. Туу һәм үлем, фәкыйрьлек, авырулар һәм башка кыенлыкларның да тормышның аерылгысыз өлеше икәнен аңлап үссен ул. Боларны күрмичә, ялган атмосферасында үскән бала якыннары аша тормыш тәҗрибәсен һәм белемнәрен үзләштерә алмый. Ә бит алар, баланың психикасына зыян китермичә, боларны үз вакытында булдыра, тәрбияли алыр иде.

Ялган никадәр кечкенә булмасын һәм ул нинди генә яшьтәге балага карата кулланылмасын — аның өчен артык кыйммәт түләргә туры килә. Хакыйкать — кадерлерәк.

  1. Презентация карап китү
  2. Фильмнан өзек карап китү
  3. Мисаллар китерү

Ə хәзер сезнең игътибарыгызга ике ситуация укып китәм:

1 ситуация( Н.Носовның”Фантазеры”әсәреннән өзек укыла.)

-Мин бервакыт диңгездә йөзгәндә миңа акула һөҗүм итте һәм минем ба-    шымны тешләп алды,- диде Айзат.

-Алдалыйсың!

-Юк, дөрес.

-Ни өчен син үлмәдең?

 -Мин йөзеп чыктым да ,өйгә кайтып киттем.

-Башыңнан башкамы?

-Әйе.Нигә миңа баш?.

-Ә хәзер нишләп башың бар?.

-Яңасы үсте.

Ата-аналарның  үз фикерләре белән уртаклашалар һәм мисалга шуңа охшаш ситуацияләр китерәләр.

  1. ситуация.(Н.Носов “Фантазёры” әсәреннән өзек)

-Менә сез гел алдалыйсыз, тикмәгә.Ә менә мин кичә алдаладым,әмма файдасы булды.

-Ничек.?

-Кичә кич әти белән әни кунакка  киттеләр , ә без сеңлем белән икәү генә

өйдә калдык.Сеңлем йокларга ятты,ә мин ярты банка вареньены ашап бетердем. Аннан соң әнидән миңа эләгәчәген уйладым да, сеңлемнең иреннәренә варенье сылап куйдым.Әни кайткач:” Кем вареньены ашап бетерде?” диде.Мин” Сеңлем” дидем. Әни сеңлемнең иреннәрендәге вареньены күрде һәм аны орышты,ә миңа тагын варенье бирде.

Ата-аналарның  үз фикерләре белән уртаклашалар һәм мисалга шуңа охшаш ситуацияләр китер

  1. Әти-әниләргә киңәшләр

Балаларның ялганлауга китерүче сәбәпләрне билгеләп үтәм:

1.Чынбарлыктан качу.

2.Җәзадан курку.

3.Кемнән булса да үч алырга теләү.

4.Кеше булдыра алмаганны булдырырга теләү.

Шуның өчен әти-әниләргә тәкъдим итәм:

1. -Бала ялганлый башласа үзегезгә сорау бирегез” Каты җәза    бирмисезме?”.

”Сез һәр очракта да дөресме?”

2. -Әгәр дә “әйе” булса- үзгәрегез,әгәр дә “юк” булса- ситуация контрольдән чыккан була.

3.Үзегезне аңларга тырышыгыз, балагызга  нәрсә булса да вәгдә итеп үтәмичә калмадыгызмы?

4.Ялганнан уен-көлке ярдәмендә чыгарга тырышыгыз.

5.Балагызның серләрен хөрмәт итәргә тырышыгыз.

6.Бала фикере белән килешергә, төзәтергә һәм бер-берегезне аңларга тырышыгыз.

7.Тормышта ялган һәм эчкерлелекнең килеп чыгарга мөмкин булуын ис-батлагыз.

7. Төрлесеннән

1) Укучыларның укуы хакында;

2) Укучыларның тәртибе хакында;

3) Фонд хакында;

4) Ата-аналарның сораулары;

5) Ата-ана комитетын билгеләү.

8.Йомгаклау

Җыелыш карарын билгеләү:

1.Балалары ялганга омтылышы булган ата-аналарга психологка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итү.

2.Ата-ана белән берлектә психологтан киңәшләр алу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында

Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу. ...

Классный час: « Без, без, без идек!» (Дуслык турында сөйләшәбез)

Сценарий классного часа о дружбе с разными интересными заданиями....