Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында
методическая разработка по окружающему миру (4 класс) по теме

Сафина Венера Габденуровна

 Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда

   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзелгән дәрес эшкәртмәсе.

      

       

       

     

           

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashennretlrelannar_hm_bashkalar_tur..doc599.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы Сармашбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

                                                                                    Башлангыч сыйныфлар

                                                                             укытучысы Сафина Венера

                                                                              Габденур кызының әйләнә -

                                                                              тирә дөньядан ачык дәрес

                                                                               планы

                                                 

 

                                                      Февраль, 2011

                     Максат:  

1. Табигать казаларыннан саклана белергә өйрәтү;

         2. Логик фикерләү сәләтен үстерү;

3. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү:

          яшен вакытында;

        еланнар белән очрашканда;

        этләр һәм песиләр белән аралашканда.

        4.Җиләк һәм гөмбәләрне дөрес итеп җыю  кагыйдәләрен кабатлау.

             

       Җиһазлау: рәсемнәр.

                                            Дәрес  барышы:

  1. Оештыру моменты.
  1. Исәнмесез, балалар!  Бүген бездә белгәнегезчә кунаклар бар. Тиз генә кунакларга күз салып алабыз да , дәресебезне башлыйбыз.
  2. Ә иң элек өй эшен кабатлап алыйк.
  1. Өй эшен кабатлау.

  Индивидуаль эш. Карточкалар белән эш

Бирелгән сүзләрне дөрес итеп тоташтырырга:

1.Парк, урман, ташландык урын                    3 өйдәге иң куркыныч урын

2.Трансформатор будкасы                               5 сине монда җинаятьче

                                                                             саклап  торырга мөмкин

3.Балкон                                                             2 ток сугарга мөмкин

4.Тәрәзә төбе                                                    6 монда уйнарга, сикерергә,

                                                                              ут  ягарга ярамый

5.Лифт                                                              1  әйләнә - тирәдәге иң

                                                                             куркыныч урын

6.Төзелеш участогы                                     4 аңа басма, утырма һәм ятма.


  1. Бу рәсемнәргә карагыз әле. Алар нәрсә белдерәләр?
  2. Ә кайсы рәсемнәр  сезгә төгәлрәк кебек тоела? (өйдә ясалган рәсемнәр буенча эш)
  3.  Өй түбәсендә йөрү куркынычсызмы?
    Ишек алдындагы атынгычлар ни өчен куркыныч санала?
  1. Без сезнең белән бүген Робинзон Крузо утравына сәяхәт итәрбез.

Безнең кораб утрауга таба йөзә. Кораб өстендә кара болытлар куера. Күк күкри, яшен яшьни. Күк күрәгәндә куркыныч булып китә. Яшен генә түгел шул. Яшен яшьнәгәндә куркыныч түгел, матур гына, әйеме?

Күк күкрәп яшен яшьнәү - табигатьнең матур һәм шул ук вакытта дәһшәтле күренеше. Элек кешеләр күкрәүнең нәрсәдән барлыкка килгәнен аңлата алмаганнар.  Алар, аллалар кешеләргә үпкәләгән, ачулары килгән дип санаганнар.Көнчыгыш славяннары элек Перун аллага табынганнар. Ул яшенне һәм күкрәүне «тудыручы» дип санаганнар. Соңрак,безнең бабайлар моны Илья пәйгамбәр эше дип уйлаганнар. “Ул үзенең тимер арбасында йөри һәм ярсыганда җиргә ташлар һәм утлы уклар ата” дигәннәр.  

          Бик борынгы заманнарда күк күкрәүдән барысы да курыкканнар: өлкәннәр дә, кечкенәләр дә, ир – атлар да, хатын –кызлар да.Алар яшеннән түгел, күбрәк күк күкрәүдән курыкканнар. Ничек курыкмыйсың инде: ул дөбердәгәндә җирләр дерелдәп, калтырап тора ич!

-Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, яшен куркынычракмы, әллә күк күкрәүме?  (балалар җаваплары)

Тыңлагыз әле.

 Хәзер инде кешеләр күкрәүнең нәрсәдән барлыкка килгәнен беләләр. Һава бер урында бик нык кыза, ә икенче урында , ул киресенчә, бик нык суына. Җылы һәм дымлы һава коры һәм салкын һава белән очрашкан урында яшенле яңгыр болыты барлыкка килә.. Ә мондый болытта һәрвакыт электр көчәнеше була. Менә шул электр көчәнеше яшенне тудыра инде.

    Яшен -  ул  болытның болытка яки болытның җиргә электр бушануы. Ул очкын - безнең караңгы бүлмәдә синтетик кофта салганда чыккан очкын кебек үк. Ләкин ул бик зур электр очкыны. Яшен үзе янәшәсендәге һаваны шулкадәр кинәт кыздыра Һәм һава кисәк киңәя һәм шартлый.  Шул сәбәпле без күкрәү тавышы ишетәбез. Күкрәү – очучы яшеннең тавышы. Ул үтерми. Ә менә яшен – куркыныч. Ул меңьяшәр имәннәрне дә суга,  урталай яра, агачларга , өйләргә ут каба.

-Кечкенә генә тәҗрибә үткәреп карыйк. Пластмас линейканы йон шәлгә ышкып карыйк. Линейка электрланды һәм үзенә кечкенә әйберләрне тарта башлады. Металл әйбергә якын китерсәк, аннан очкын чыгар иде.

-Менә корабль утрауга килеп җитте. Ә утрауда безне Гоша исемле попугай көтеп тора. Ул сезнең яшеннән һәм күкрәүдән саклана белү -белмәвегезне тикшерергә тели.

-Әйдәгез,  яшен вакытында ничек сакланырга икәнлеге белән танышып китик. Без инде алар белән урамда йөри белә башлаганнан бирле таныш, шулаймы?  

  1.  Биек, бигрәк тә аерым үсеп утырган агач астына качарга ярамый!( Биек агач яшен юланда булса, аны яшен сугарга мөмкин )

2. Яшен вакытында су керергә ярамый! (Чөнки су яшенне тарта)

3. Металл һәм электр үткәргечләре янында торырга ярамый !

4. Металл  әйберләр белән капланырга ярамый (чиләк,таз һ.б)

- Балалар,  ә өйдә яшеннән ничек сакланырга кирәк икән соң?  Кайсыгыз кагыйдәләрне искә төшерергә ярдәм итә?

1. Радио, телевизорларны сүндерегез,  электр приборларын һәм  телефон  кулланмагыз;  үтәли җил йөрмәсен!

- Инде ачык урында нәрсәләр эшләргә ярый һәм нәрсәләр эшләргә ярамый икән белән танышыйк.

                Ачык урында:

  1. Куаклар астына яки чокырга качыгыз;
  2. Чүгәләгез һәм аякларыгызны кочаклагыз;
  3. Баганалардан, мачталардан ераккарак китегез, зонтларыгызны алып куегыз;
  4.  суднода палубадан кереп китегез;
  5. Йөгермәгез, чөнки юеш тән һәм тиз хәрәкәт итү яшенне «тарта»..

-Балалар, әгәр сез яшен вакытында тау башында калсагыз ни эшләр идегез?

- Дөрес фикерлисез. Таудан түбән урынга төшәргә кирәк Чокырлы урын булса, чокыр төбенә ятарга, тигез урын булса, чүгәләгез һәм аякларыгызны кочаклагыз.

  1. Дәреслек белән эш. (Презентациядән уку.) Текстны уку.23 нче бит.
  2.  Физкультминутка.

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Кошлар очты көньякка,

Канат кагып, еракка. (кулларын як –якка җәеп болгыйлар.)

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.(иеләләр)

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.(чүгәлиләр)

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.(чайкалалар)

  1. Хәзер дәфтәрләребезгә яшен вакытында ни эшләргә ярамаганлыгын язып куйыйк. 14 нче бит.
  2. Без яңадан юлга чыгабыз. Безнең алдыбызда үсемлекләр белән капланган  утрау.  Утрауда, урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерик.  
  3.  Балалар, әйтегез әле, ни өчен иртә язда урманда йөрү куркыныч? Безгә нинди куркыныч яный?

Әйе.  Үсемлекләр арасында йөргәндә безгә талпан кадалу куркынычы яный. Нәрсә соң ул талпан? (Мин  Алсуга өй эше итеп талпаннар турында әзерләргә кушкан идем. Нәрсә әзерләде икән ул?) Әйдәгез тыңлап китик.

Талпаннар –үрмәкүчсыман бөҗәкләр. Аларга йомыркаларын үрчетү, үстерү өчен кан кирәк. Талпаннар авыру күчерүче буларак та дан тооталар. Алар бигрәк тә талпан энцефалитын күчерүчеләр буларак куркыныч. Бу авыруның авыр формаларында кеше хәтта үләргә дә мөмкин. Талпаннар урман авызларында, көтүлекләрдә, урман кисентеләрендә һәм куаклыкларда очрый. Алар агачлар буйлап биеккә үрмәләмиләр. Бары тик 1метр, 1,5 метр биеклектә үзләренең корбаннарын көтеп утыралар.

Талпан  бигрәк тә башның чәчле өлешен, тәннең йомшак һәм җыерчыклы(сырлы)урыннарын ярата. Шулай ук ачык урыннарга һөҗүм итә.

- Күрәсезме, ул үзе кечкенә генә, ә никадәр кан эчә ала икән. 3-4 тапкыр зурайган.

  1. Ә талпаннан саклану өчен нәрсәләр эшләргә икән? Урманга барганда без ничек киенергә тиеш соң? Салават, әйдә таныштырып кит әле.
  2. “Энцефалетка” – талпанга каршы кием кияргә.
  3. Спорт костюмнары кияргә, чөнки аның җиңнәре резинкалы, үзе замокка каптырыла.
  4. Башка бейсболка кияргә яки косынка бәйләргә.
  5. Тагын әле химик препаратлар кулланырга мөмкин.
  1. репеллент –аэрозоль,
  2. акрицид- брикет(акбур формасындагы препарат) яки аэрозоль.

  1. -Урманда йөргәндә без тагын нинди хәвефле хәлгә очрарга мөмкин?

Дөрес. Безне елан тешләргә мөмкин.

Тагын бер сорау. Кешеләр бик куркыныч дип санаган бер хайван бар, ләкин ул үзе алай ук куркыныч та саналмый. Ул  нинди хайван?

  1. Әйе. Дөрес. Ә хәзер әйдәгез, Ралинаны тыңлап китик.
  2. Елан – бик куркак хайван. Кеше яки олы хайваннар белән очрашсалар, алар тизрәк качып китү ягын карыйлар.Әгәр аның юлына аркылы төшсәләр, ул һөҗүм итә. Бу аның үз –үзен саклавы. Песи баласын  да почмакка куып кертсәң, ул да тырмый, кычкыра бит.
  3. Елан шунда ук һөҗүм итми. Ул башта куркытырга тырыша. Мәсәлән, кара елан башта боҗра кебек урала, аннары ялган сикерешләр ясый.
  4. Әгәр инде, еланга ялгыш баскансың икән, ул инде кисәтүсез генә тешләячәк. Шуңа күрә урманга барганда озын кунычлы резин итекләр һәм тыгыз тукымадан тегелгән чалбарлар кияргә кирәк.
  5. Еланнар белән сирәк очрашырга телисең икән, аларның гадәтләрен һәм яраткан урыннарын белергә кирәк.  Еланнар кояшлы урыннарны яраталар. Оялары агач төпләрендә, ауган агач астында була. Агач куышларына да кулларыгызны тыкмагыз. Анда да елан оясы булырга мөмкин.  Алар начар күрәләр һәм ишетмиләр. Ләкин исне, җылыны һәм җир тирбәлешләрен сизәләр.
  6. Ә хәзер әйдәгез дәфтәрләрдә эшләп алыйк.
  7. Дәфтәрдә бирелгән еланнарның исемен ачыклыйк һәм язып куйыйк.
  8. Урманда йөргәндә безне бик күп төрле куркыныч  хәлләр саклап торырга мөмкин. Шуларның берсе, сез ничек уйлыйсыз, нәрсә икән ул?
  9. Әйе, агулы үсемлекләр.

- Ә сез нинди агулы үсемлекләр беләсез?

Бүре җиләге.

Кызыл хуш исле чәчәкләре  һәм кызыл тәмле җиләкләре ерактан ук “мине җыегыз” дип үзенә тартып тора.

Ләкин син аларның чәчәкләрен өзәргә һәм җиләкләрен ашап карарга ашыкма. Бу үсемлек бөтенләе белән үлемгә илтүче агудан тора.

Әгә инде ялгыш кагылгансың икән, кулларыңны яхшылап сабынлап ю!

Хәтта җәнлекләр дә бүре җиләген  әйләнеп уза.

Карга күзе.

Аның җиләкләре кара кучкыл, карга күзенә охшаган.    Бу үсемлек тә бик агулы. Аны да өзәргә, авызга алырга ярамый.  Бик кызыктырып торса да, әйләнеп уз! Карга күзе күләгә урыннарны ярата, күләгәдә үсә. Ә кояш нурларында ул үлә. Ләкин карга күзе кошларга дару булып тора.

Тиле  ут яки миңгерәткеч.

Бу үсемлек буш, ташландык урыннарда, чүплекләрдә, юл кырларында  еш очрый. Ул тилерткеч агуга ия. Аның чәнечкеләре кадалырга, аяк –куллурны яраларга мөмкин. Без әле аның  кайбер төрләрен бакчабызда да үстерәбез.

 Тилебәрән.

Ул шулай ук буш, ташландык урыннарда, чүплекләрдә, юл кырларында, йортлар янында очрый. Ул да агулы. Аның агуы организмга эләксә, баш авыртуы барлыкка килә, тын алу авырлаша, йөрәк кага башлый, психик тайпылыш туа. Хайваннар да, кошлар да бу үсемлекне читләтеп узалар.

    

     Ландыш яки энҗе чәчәк.

Аның яфраклары караңгы яшел төстә. Чәчәкләре – ак.  Бары 7ел узгач кына беренче  чәчәкләрен күрсәтә. Бик озын гомер яшәсә дә, үз гомерендә 2-3 тапкыр гына чәчәк ата. Җимешләре кызгылт –сары төстә. Үзе агулы саналса да, яфракларыннан, чәчәгеннән, орлыгыннан йөрәк авыруларын дәвалау өчен дару ясыйлар.

10. Менә без сезнең белән,  безне саклап торучы никадәр куркыныч хәлләр барлыгын  белдек. Ә хәзер әйдәгез, шул куркыныч хәлләргә башкалар да тарымасын дип,  без кисәтүче билгеләр ясап карыйк. Һәркем үзен теләгән  билгене ясасын.

11. Инде дәресебезне йомгаклар вакыт та җитте..

-Без бүген нәрсәләр турында өйрәндек?

-Терек булмаган табигать кешеләргә нинди куркыныч тудырырга мөмкин?

- Ә терек табигать?

10. Өйгә эш.  23 нче бит, дәреслек. 6 нчы бирем, дәфтәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

Доклад ФГОС турында

ФГОС ны кертү үзенчәлекләре...

БАШКАЛАР ТУРЫНДА ОНЫТМА

Кече яшьтәге мәктәп балаларында игътибарлы, төгәл, ярдәм­чел булу, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү макса­тыннан, «Башкалар турында онытма» дигән занятие үткәрелә. Аны уздыруга әзерлек чоры...