Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы(1,3кл.)
материал (3 класс) по теме

ЗАКИРОВА ГУЛЬНАЗ ИДВАРТОВНА

 

  Башлангыч   сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы ( 1,3нче сыйныф)

          (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rus_torkeme_ochen_diktantlar_1_3_klass.doc139.5 КБ

Предварительный просмотр:

                Башлангыч   сыйныфлар өчен

                    диктантлар җыентыгы

          (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

                               3 сыйныф

                               Сүзлек   диктантлары

                            Белем бәйрәме.

  1. Дәрес, бетергеч, көндәлек, сүзлек, рәсем, хата, дәреслек, эш.
  2. Балалар, дуслар, каләмнәр, дәреслекләр, бәйрәмнәр, көннәр, дәфтәрләр, рәсемнәр.
  3. Каршылый, котлый, ясый, карый, сөйли, килә, сөйләшә, шатлана, ярата.
  4. Каршында, янында, алдында, артында, өстендә, астында, чөнки, кебек.

Сәламәт булыйк.

  1. Авыру, сәламәт, файдалы, үлән, даруханә, мәтрүшкә, агач, гөлҗимеш, кычыткан.
  2. Симез, таза, ябык, еш, сирәк, тиз, әкрен.
  3. Сызлый, дәвалана, шөгыльләнә, чыныга, җыя, кызына, авырый, йөткерә, ята.

Спорт уеннары.

  1. Уен, чана, тимераяк, тау, чаңгы, шугалак, кәшәкә, ярыш, беренчелек.
  2. Кышын, җәен, язын, көзен, һәрвакыт, кайвакыт, аннары, элек.
  3. Уйный, шаяра, шуа, катнаша, җиңә, котлый, йөгерә, сикерә, йөзә.

Ашханәдә.

  1. Кесәл, тавык ите, дөге боткасы, кәбестә ашы, токмач, пылау.
  2. Пилмән, карабодай, гөмбә, өчпочмак, ризык, солы, ашханә, балык.
  3. Ашый, пешерә, керә, чыга, оныта, эчә, ала, бирә.
  4. Зур, матур, тәмле, чиста, якты, иртәнге, кичке, көндезге, файдалы.
  5. Әдәпле, тәрбияле, яхшы, тыныч, баллы, тырыш, ач, тук.

Базарда


  1. Кавын, карбыз, әфлисун, чикләвек, өрек, йөзем, борыч, сарымсак, бәрәңге.
  2. Кабак, чөгендер, шалкан, бәйләм, чәчәк, умырзая, кибет, яшелчә, кыяр.
  3. Кебек, аша, белән, турында, өчен, ләкин, чөнки, бу, теге.

Без театрга барабыз.

•Тамашачы, башкаручы, биюче, бина, пәрдә, сәхнә, осталык, җыр, шигырь.

  1. Күренекле, күп, кызык, яңа, күңелле, рәхмәтле, һәрвакыт, кайвакыт, атказанган.
  2. Башкара, ачыла, ябыла, ошый, катнаша, җырлый, бии, башлана, тәмамлана.

Бәйрәмнәр.

  1. Тантана, көн, кичә, кунак, ил, халык, бүген, кеше.
  2. Милли, дини, халыкара, төрле, чит, кичке, борынгы, бәхетле.
  1. Белем бәйрәме, Яңа ел бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Уңыш бәйрәме, Җиңү көне.

  1. Котлый, тели, сөйли, җырлый, уйный, саный, үтә, була, өйрәтә.
  2. Мәкаль, шигырь, сынамыш, табышмак, башваткыч, тизәйткеч, җыр, бию.

Һөнәрләр белән танышабыз.

Укытучы, төзүче, тегүче, язучы, сатучы, табиб, тәрбияче, рәссам, эшкуар. .

Балыкчы, китапханәче, пешекче, хезмәткәр, нефтьче, урманчы, машина йөртүче, җырчы-биюче.

  1. Эшли, яза, дәвалый, әйтә, пешерә, сөйләшә, җырлый, бии.
  2. Укыта, сата, төзи, тегә, йөртә, тарата, саклый, тәрбияли.

Татарстан - бәзнең Ватаныбыз.

  1. Казан, Алабуга, Кама, Чистай, Идел, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Нократ.
  2. Авыл, шәһәр, хуҗалык, ил, тарих, башлык, дәүләт, Ватан, бәйләнеш.

*        Туган, тыгыз, бай, борынгы, чит, дус, төрле. Яши,'чикләшә, горурлана, таба, чыгара, җитештерә, үстерә.

Әти-әниләргә булышабыз.

  1. Ярдәм итә, хуҗа, хуҗалык, хуҗабикә, хезмәт.
  2. Чүкеч, кадак, пычак, кайчы, такта, энә, идән, пычкы.
  3. Тырыш, эшчән, яхшы, әйбәт, өлкән, ярдәмчел, ялкау, тәрбияле.
  4. Юа, сөртә, сибә, булыша, йөри, эшли, кага, бәйли, чигә.

Без сәяхәткә чыгабыз.

  1. Ял, сәяхәт, сәяхәтче, юл, урман, юлдаш, тау, күл, елга.
  2. Матур, эссе, күңелле, яхшы, җылы, салкын, кызык, башка, төрле.
  3. Чыга, эзли, сәяхәт итә, җыя, җыена, таба, коена, кызына.
  4. Аркылы, башка, бирле, саен, янында, артында, өстендә, төбендә, башында.

                   

                Диктантлар

Иң күңелле көн.

Мин бүген бик иртә тордым. Портфельгә карандашлар, дәфтәрләр, линейка һәм бетергеч салдым.

Мине әтием, әнием, дәү әти белән дәү әни озата чыктылар. Энем белән сеңлем карап калдылар. Мин мәктәпкә киттем.

Мәктәптә безне укытучы апа каршылады. (35 сүз)

(Б.Камаловтан)

Мәктәптә.

Бу - минем мәктәбем. Ә бу - безнең сыйныф бүлмәсе. Сыйныф бүлмәсе чиста, матур, якты.

Татар теле дәресе бара. Укучылар язалар, укыйлар, җавап бирәләр, дәрес тыңлыйлар. Укытучы сораулар бирә, дәрес аңлата.

Укучылар татар теле дәресен яраталар. (34 сүз)

* * *

ft

Без өченче сыйныфта укыйбыз. Бу - безнең сыйныф бүлмәсе. Дәресләр сәгать сигездә башлана. Бүген дүрт дәрес: математика, рус теле, татар теле һәм җыр дәресе була.

Дәрестә без укыйбыз, язабыз, сөйлибез, тыңлыйбыз. Ә тәнәфестә уйныйбыз, ял итәбез. (35 сүз)

* * *

Бүген биш дәрес була. Бишенчесе - җыр дәресе. Җыр дәресендә без яңа җыр өйрәнәбез. Җыр җылы яз турында. Язын кар эри, гөрләвекләр ага. агачлар яфрак яра, кояш кыздыра, кошлар җылы яктан кайталар. Бу җыр бик матур. (35 сүз)

Тынычлык җыры.

Бер кыз рояльдә уйный. Аның бармаклары бик тиз йөгерә. Рояль өстендә - нота китаплары. Ноталар тәрәзәдән балконга чыкканнар, балконнан тротуарга төшкәннәр...

Кошлар ноталарны җыйганнар һәм төрле илләргә очканнар. Тынычлык җыры бөтен дөньяга бик тиз таралган. (34 сүз)

(Е. Кобец-Филимоновадан)

Безнең гаилә.

Безнең гаилә зур. Гаиләдә биш кеше бар: әбием, әтием, әнием, энем һәм мин. Әбием карт. Ул эшләми. Әнием -укытучы. Уп мәктәптә эшли. Әтием заводта эшли. Энем кечкенә. Ул бакчага йөри. Мин өченче сыйныфта укыйм.

Безнең гаиләбез тату. (37 сүз)

Чыршы бизәү.

Зур чыршыны балалар бүлмәгә алып керделәр. Аңа бик матур уенчыклар элделәр. Әнә зәңгәр, кызыл, сары шарлар. Менә куян рәсеме, аю, бүре, тиен, төрле-төрле кошлар. Чыршыга яңгыр сиптеләр. Аннан соң ут кабыздылар. Чыршы бик матур булды. (35 сүз)

(Х.Гардановтан)

Искәрмә: яңгыр - дождик (ёлочное украшение)

Минем әни.

...Минем әни поликлиникада табибә булып эшли. Ул балаларны дәвалый. Әнием балаларны бик ярата. Шуңа күрә ул бик тырышып эшли. Ул мәктәптә дә, балалар бакчасында да була. Мин дә табибә булырга телим. (31 сүз)

(Ә. Бикчәнтәевадан)

Минем апам.

Минем апам бар. Аның исеме - Зөһрә. Ул унынчы сыйныфта укый. Апам бик яхшы укый. Аның дусты Роза да яхшы укый. Алар бер сыйныфта укыйлар, бер йортта яшиләр. Минем апам укытучы булырга тели. (32 сүз)

Шәһәрдә.

Минем исемем - Рөстәм. Мин авылда яшим. Ә шәһәрдә минем дустым Равил яши.

Җәй көне мин шәһәргә кунакка бардым. Шәһәр матур. Аның урамнары киң. Урамда автобуслар, трамвайлар, матур машиналар йөри. Миңа шәһәр бик ошады. (33 сүз)

Авылда.

Мин шәһәрдә яшим. Җәйге каникулда мин абыем белән авылга кайтам. Авылда әби белән бабай яши. Без аларга булышабыз.

Авылда безнең дусларыбыз да бар. Алар белән елгага су коенырга, урманга җиләк җыярга барабыз. Урманда гөмбә, җиләк күп.

Авылда рәхәт. (38 сүз)

Бакчада.

Безнең өй артында бакча бар. Анда төрле агачлар үсә. Менә - алмагач. Ә болары - карлыган куаклары. Бакчада чия дә бар. Түтәлләрдә яшелчә үсә. (22 сүз)

 

Мәктәп бакчасында.

Бүген көн матур һәм җылы булды. Яңгыр яумады. Җил дә исмәде.

Дәрестән соң укучылар бакчага чыктылар. Алар түтәлләр ясадылар. Кызлар түтәлләргә чәчәкләр, яшелчәләр утырттылар. Ә малайлар су сиптеләр. Балалар бик тату эшләделәр. Бакча матур булды. (35 сүз)

Урманда.

Менә урман. Анда каен, усак, нарат, чыршы, имән агачлары үсә.

Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен дә яши. Урманда зур пошилар, энәле керпеләр дә бар.

Урманда матур, күңелле, рәхәт. (32 сүз)

Тиен.

Тиен - матур җәнлек. Ул урманда яши. Тиен зур түгел. Ул һәрвакыт агачтан агачка сикерә.

Тиен җәй көне кышка азык киптерә. Ул гөмбә, чикләвек ярата. Аның туны җылы. Шуңа күрә ул салкын көннәрдә дә туңмый. (34 сүз)

Искәрмә: азык - пища

Төлке.

Төлке - урман җәнлеге. Ул басуларда, ярларда да яши. Төлке бик хәйләкәр. Аның туны кызгылт сары төстә.

Төлке кышын йокламый. Ул азык эзли. Кар астыннан төпке тычкан тота. Ул каз, үрдәк тә ярата. (32 сүз)

                                    Куян.

Куян - матур җәнлек. Ул урманда, басуларда яши. Куян җәен - соры, кышын ак була. Куянның колаклары озын, ә койрыгы кечкенә. Ул - куркак җәнлек. Ул төлкедән, бүредән курка.

Куян үләннәр, агач кайрысы ашый. Ул кыш көне йокламый. (35 сүз)

Искәрмә: агач кайрысы - кора дерева

Шугалакта.

Кыш. Көн матур, аяз. Урамда кар күп.

Мәктәп янында шугалак бар. Миша белән Юра шугалакка баралар. Анда кеше күп. Миша да, Юра да тимераякта яхшы шуалар. Малайларга шугалакта бик күңелле. (30 сүз)

        Декабрь.

Декабрь - кыш ае. Декабрьдә кар аз була, кошларга җим табуы кыен. Балалар аларга ярдәм итәләр, җимлекләр куялар.

Кыш айлары - декабрь, гыйнвар, февраль. Бу - салкын айлар. Кышын көннәр кыска була. (29 сүз)

Май ае.

Май - матур, ямьле ай. Майда табигать уяна. Агачлар яфрак яра. Кошлар сайрый. Аланнарда, болыннарда чәчәкләр үсә. Иң беренче умырзая чәчәк ата. Ул бик матур. Аннары энҗе чәчәгенең дә ак чәчәкләре күренә. Шомырт та ак чәчәк ата. (36 сүз)

Җәй көне.

Җәй! Матур, җылы җәй җитте! Җәйге каникул башланды. Балалар җәй көне ял итәләр. Алар су коеналар, кояшта кызыналар, балык тоталар, урманда җиләк һәм гөмбә җыялар. Балалар саф һавада уйныйлар. Алар җәйне яраталар. (32 сүз)

Чукмар белән Тукмар.

Бер әбинең ике әтәче була. Ак әтәчнең исеме - Чукмар. Кара әтәчнең исеме - Тукмар.

Әтәчләр еш сугышалар. Әби Тукмарны күршеләргә бирә. Чукмар Тукмарны сагына. Әби Тукмарны алып кайта.

Хәзер алар тату яшиләр, ди. (32 сүз)

(А.Алиштан)

Контроль күчереп язу өчен текстлар

Бүген дүшәмбе. Радик сәгать җидедә тора, зарядка ясый, юына, киенә. Аннары ул ашый, чәй эчә, мәктәпкә бара. Сәгать бердә Радик өйгә кайта. Мапай яп итә, ашый, дәресләр әзерли. Кичен ул энесе белән шахмат уйный. (34 сүз)

Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Мин көн саен иртән зарядка ясыйм. Җәй көне елгада йөзәм, ә кышын чаңгыда, тимераякта шуам. Кыш көне малайлар белән бергә хоккей уйнарга яратам.

Мин кышын да, җәен дә чыныгам. (36 сүз)

Чыршы.

Чыршы - матур, зур агач. Ул урманда үсә. Чыршы кышын да, җәен дә яшел була.

Яңа ел бәйрәмендә кешеләр чыршыны матур уенчыклар белән бизиләр.

Чыршыдан кешеләр матур өйләр дә салалар. (29 сүз)

Һәйкәл.

Бүген 9 нчы май - Җиңү көне. Бу бик зур бәйрәм.

Безнең шәһәрдә бер һәйкәл бар. Ул биек. Ул ерактан күренә. Мәрмәр тактада батырлар исемлеге язылган. Кешеләр һәйкәлгә чәчәкләр куялар. Бу көнне һәйкәл аеруча матур күренә. (34 сүз)

Кар бабай.

Көн җылы, җепшек кар ява иде. Балалар Кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Ира да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар. Көлкеле килеп чыкты Кар бабай. (38 сүз)

(С.Летовадан)

Искәрмәләр: җепшек кар - мокрый снег

күмер ябыштырды - приклеил уголь

Булат.

Булатның әтисе - нефтьче. Булатның да бик зур хыялы бар. Ул диңгездә йөзүче капитан булырга тели.

   Булат кышын чаңгыда йөри, тимераякта шуа. Җәй көне су буеннан кайтып керми. Булат рәсем мәктәбенә

дә йөри... (32 сүз)

        (Г.Ахуновтан)

Татарстан.

Мин Татарстан Республикасында яшим. Татарстан Республикасы зур һәм бай.

Татарстанда куе урманнар, киң елгалар, матур болыннар, салкын чишмәләр күп. Иң зур елга - Идел елгасы. Иделдә балык күп.

Татарстанның иң зур байлыгы - нефть. (32 сүз)

Мәскәү.

Җәй көне без поезд белән Мәскәүгә бардык. Мәскәү -Россиянең башкаласы. Ул бик зур шәһәр. Мәскәү уртасында Кремль урнашкан. Аның янында Кызыл мәйдан бар. Мәйданда кеше күп. Ә Җиңү бәйрәмендә анда парад була.

Безгә Мәскәү ошады. (35 сүз)

Урманда.

Фәрит белән Хәмит өйдән чыктылар. Алар урманга килделәр. Урманның куе җиренә керделәр. Гөмбә җыя башладылар. Менә кәрзиннәре дә тулды. Алар кояш батканны сизми дә калдылар.

Шул арада яңгыр тама башлады. Малайлар кайтырга кузгалдылар. (33 сүз)

(Р.Шәфиевтан)

Искәрмәләр: урманның куе җире - чаща

кояш батканны - закат солнца кузгалдылар - тронулись

                                               

                                                  Куян.

Куян салкыннан        Куян уянды,

Туңган, куырылган:        Куркып уйланды,

Башы салынган,        Сикереп урманга

Колагы шиңгән.        Чабып югалды...

Әйдәгез, дуслар,        Әйдәгез, дуслар,

Аны терелтик:        Карны, урманны,

Җылы бүлмәгә        Чүлне актарып

Мәктәпкә илтик!        Табыйк куянны! (32 сүз)

(М.Җәлил)

Көзгә матурлык.

Кайбер кешеләр көзне яратмыйлар. Әле яңгыр ява, әле кояш чыга. Кырау төшә. Кошлар китә, яфраклар коела. Көз көне бик моңсу була. Мин көзне дә яратам. Көз бик матур ул! (29 сүз)

(Г. Мөхәммәтшиннан)

Кыш.

Җир ак кар белән капланды. Киң кырлар, биек таулар, калын урманнар, яшел болыннар - барысы да ак булды. Агач ботаклары яңа, йомшак ак мамыкка төренде. Күктә калын болытлар йөзә. Зур елгалар боз астына качтылар. Юллар, сукмаклар югалдылар. (36 сүз)

(Г. Ибраһимовтан)

Искәрмә: мамыкка төренде ~ закутался в пух.

                                                Гыйнвар.

Хәзер көннәр дә озынрак, кояш та биегрәк. Шулай да кыш битне, колакны чеметә.

Аюларга рәхәт. Алар һаман йоклыйлар. Өннәренә җил керми, суык сизелми. Бүреләр аю өненә якын килмиләр. Чөнки аю бүредән көчлерәк... (32 сүз)

(Г.Хәсәновтан)

                           

                              Балалар ярдәм итә.

Кышын бездә яшиләр:

Песнәкләр һәм чыпчыклар,

Күгәрченнәр, чәүкәләр,

Тагын башка кошчыклар.

Кыен була аларга

Кышын салкыннар җиткәч,

Ачыгалар, туңалар,

Ашарга җимнәр беткәч.

Шундый салкын кышларда

Бу сөекле кошларга

Балалар ярдәм итә

Рәхәт, тыныч кышларга... (34 сүз)

(Г.Лотфи) Искәрмә; кышларга - зимовать.

Бүген ял көне.

Бүген ял көне. Урамда матур кыш. Әтисе Санияне, кечкенә чанага утыртып, урамга алып чыкты. Чана йомшак кар өстеннән выжлап кына бара. Таудан төшкәндә, чана үзе шуа, ә менә тауга менгәндә авыррак икән. (32 сүз)

(Г. Бакировтан)

Яз килә.

Яз кыштан соң килә. Язын табигать уяна. Табигатьтә бик күп үзгәрешләр була: кояш кыздыра, кар эри, тамчылар тама, көннәр озая. Җылы яктан кошлар кайта. Агачлар яфрак яра башлый. Яз - иң матур вакыт. (32 сүз)

Ни өчен?

Барысын беләм:

Кыш - чана шуар өчен,

Җәй - бәбкә куар өчен,

Яз - көймә ясар өчен,

Көз - алма ашар  өчен,

Су - тәнне пакьләр өчен,

Ай - җирне саклар өчен...

«Дүрт»ле белән «биш»ле алу -

Әни яратсын өчен.

Белмим менә «ике»леләр

һәм «бер»леләр ни өчен? (40 сүз)

(Р.Вәлиев)

Күгәрченнәр.

Көз якынлаша. Агачлар саргая башладылар. Күгәрченнәрнең моңа исләре китми. Әнә алар, төркем-төркем булып, асфальт буйлап йөгерешәләр. Күгәрченнәр җим эзлиләр. Күгәрченнәр безнең шәһәр урамнарында яшәргә күнеккәннәр... Алар һәрвакыт бик тату яшиләр. Нинди тыныч кошлар! (33 сүз)

(Н.Дәүлидән)

Искәрмәләр: исләре китми - не удивляются күнеккәннәр - привыкли

        

1 нче сыйныф

                      Хәреф диктантлары

  1. Аа, Әә, Уу, Үү, Ыы, Ии, Оо, Өө, Ээ, Яя, Юю.
  2. Йй, Нн, ң, Жж, Җҗ, һһ, Хх, Вв, Гг, Дд, Рр, Зз.
  3. Лл, Мм, Пп,Тт, Чч, Шш, Бб, Щщ, Кк, Сс, Фф.

Кушылмалар диктантлары

  1. Ма, мә, та, тә, на, нә, ла, лә.
  2. Да, дә, ка, кә, га, гә, са, сә.
  3. Ку, кү, ту, ту, ну, ну, му, мү. *Лы,ли,ты,ти,ды,ди,мы,ми
  4. Ко, ке, со, сө, то, тә, го, гө.

Сүзлек диктантлары

  1. Китап, дәфтәр, такта, акбур, мәктәп.
  2. Мин, син, алар, ул, без, сез.
  3. Әти, әни, бабай, әби, кыз, малай.
  4. Матур, зур, тату, яшь, карт.
  5. Бармак, тарак, бит, сабын, кул.
  6. Урам, кибет, бина, шәһәр, йорт.
  7. Ала, бирә, бара, яза, укый.
  8. Кием, итәк, тун, бүрек, күлмәк.

  1. Сөт, шикәр, икмәк, алма, чәй.
  2. Яз, көз, кыш, җәй, кар.
  3. Кашык, тәлинкә, пычак, чәнечке.
  4. Ат, сыер, песи, эт, каз.
  5. Кишер, суган, кыяр, җиләк, агач.
  6. Сикерә, шуа. катнаша, утыра, ярата.

*  Елга.күл,су.җил.табигать.

Контроль  күчереп  язу өчөн текстлар

Бу- мәктәп. Мәктәп зур, матур. (5 сүз)

**

Мин - укучы.  Мин мәктәптә укыйм. (5сүз)

**

Булат - акыллы малай. Ул яхшы укый. (6 сүз)

**

Бу гаилә тату.  Гаиләдә биш кеше бар: әби, бабай, әти, әни һәм бер малай. (14 сүз)

Гүзәл апа.

Гүзәл апа - укытучы.  Ул мәктәптә эшли. (6 сүз)

Казан.

Мин Казанда яшим.  Казан - зур һәм матур шәһәр. (8сүз)

Шәһәрдә.

Шәһәрдә урамнар киң  һәм матур.   Урамда автобуслар, трамвайлар, машиналар  күп  ( 10сүз)

Һәйкәл.

Менә һәйкәл. Бу - Габдулла Тукай һәйкәле. (6 сүз)

Киемнәр кибетендә.

Шәһәрдә зур кибет бар. Кибеттә күлмәкләр, чалбарлар, итәкләр, туннар күп. (10 сүз)

Кибеттә.

Бу - кибет. Кибеттә сатучы матур уенчыклар сата. (7 сүз)

Кыш.

Менә кыш килә. Кыш көне Яңа ел бәйрәме була. (9 сүз)

* * * Хәзер кыш. Көннәр салкын. Кар ява, җил исә. (8 сүз)

Яз килә.

Матур яз килә. Кар эри. Тамчылар тама. Җылы яктан кошлар кайта.(11 сүз)

Җәй.

Хәзер җәй. Җәй көне балалар ял итәләр. (7 сүз)

Урманда.

Җәй көне урманда бик матур. Без урманда җиләк, гөмбә җыябыз. (10 сүз)

Яңа ел бәйрәме.

Бүген Яңа ел бәйрәме. Бәйрәмдә балалар уйныйлар, бииләр, җырлыйлар. (9 сүз)

Әниләр бәйрәме.

Бүген мәктәптә зур бәйрәм. Балалар әниләрне бәйрәм белән котлыйлар, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. (12 сүз)

                                         Болында.

Менә болын. Болында атлар, сыерлар, сарыклар иөри.

(7 сүз)

                                                   

                                                    Кунакка.

Бүген Фәрит кунакка бара. Ул Булатка кызыклы китап бүләк итә. (10 сүз)

                                     

                                               Песи.

Бу  песи. Ул сөт, балык   ярата. (6 сүз)

                         

                                       Урман.

Менә урман.   Урманда матур кошлар,   кыргый  хайваннар күп.(9сүз)

                         

                                     Урман.

Менә урман. Урманда бүре, төлке, тиен, куян һәм керпе яши. (10 сүз)

                           

                                       Бакча.

Бу - бакча. Бакчада матур чәчәкләр, биек агачлар үсә. (8 сүз)

                                   

                                                    Бүре.

Урманда соры бүре яши. Бүре бик усал. (7 сүз)

                               

                                                Төлке.

Төлке урманда яши. Ул бик хәйләкәр. (6 сүз)

                                   

                                            Ял көне.

Бүген ял көне. Без бакчага барабыз. (6 сүз)

                                       

                                                  Бәйрәм.

Бүген 8 нче март - Әниләр бәйроме. Мин идән юам, тузан сөртәм, әнигә булышам. (12 сүз)

Бакча.

Безнең бакча зур. Бакчада кишер, кыяр, суган, бәрәңге үсә. (9 сүз)

Спорт бәйрәме.

Бүген мәктәптә спорт бәйрәме була. Бәйрәмдә малайларда, кызлар да катнашалар. (11 сүз)

Йомгаклау-тикшерү эшләре

                     №1

I        вариант

1.        Тиешле иҗекне өстәп яз.

Ки..., дәф... , уку... , так... , ма... .

  1. Бирелгән хәрефләрдән дүрт сүз төзеп яз. Т, у, л, е, ш, к, б, а.
  2. Җөмләне күчереп яз. Алсу мәктәптә укый.

II        вариант

1.        Тиешле иҗекне өстәп яз.

Са..., ко..., бо..., та..., бар....

  1. Бирелгән хәрефләрдән дүрт сүз төзеп яз.

Т, ө, и, н, л, а, я, ю, к, у, е.

3.Җөмләне күчереп яз.

 

Балалар спорт яраталар.

№2

I        вариант

1. Тиешпө хәрефләрне өстәп яз.

К...Л,   б...Т,  Т...Ш,   б...Ш, К...З.

2. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп яз.

Кур- ,  - мак,   - чак,   шак - , - мәк,   күл -.  

3. Сүзләрне күчереп яз.

Мин, син, ул, без, сез, алар.

II        вариант

  1. Тиешле хәрефләрне өстәп яз. К...Н,  Т...Н,  К...Ш,  К...З, Җ...Й.
  2. Бирелгән иҗекләрдән өч сүз төзеп яз.

Җы-,  ма-,  сал-,  -лы,  -тур, -кын.

  1. Сүзләрне күчереп яз. Кызыл, ак, кара, сары, яшел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар җыентыгы

Әлеге материал башлангыч укытучыларына зур ярдәмлек булыр дип ышанып калам....

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар

Татар телендә диктантлар җыентыклары табу кыенрак. Шуны күздә тотып хезмәттәшләрем өчен диктант текстлары тәкъдим итәм....

Татар теленнән диктантлар

Татар теленнән диктантлар...

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана....

Татар теленнән диктантлар җыентыгы. 1-4 нче сыйныфлар өчен

Татар теленнән диктантлар җыентыгы .1-4 нче сыйныфлар өчен....

3 сыйныф өчен диктантлар җыентыгы

3 сыйныфлар өчен диктантларның текстлары бирелә....