Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар җыентыгы
учебно-методический материал (1 класс) по теме

Әлеге материал башлангыч укытучыларына зур ярдәмлек булыр дип ышанып калам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bashlangych_syynyflar_ochen_imlalar_zhyentygy.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар жыентыгы

Имла яздыру методикасы

Укучыларны орфографик, пунктуацион грамотага өйрәтү, аларның лексикасын баету, грамматик, стилистик белемнәрен ныгыту өчен, I сыйныфта ук бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча системалы эш алып барырга кирәк. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендәге күнегүләр сүз һәм сүзтезмәләрнең мәгънәсен ачыкларга, аларны дөрес яза белергә күнектерә, телебезнең сүзлек байлыгын үзләштереп, аннан грамматик, стилистик яктан дөрес файдалана белергә өйрәтә. Аларның тәрбия һәм белем бирү ягыннан да әһәмияте зур. Ул укучылардан киеренке игътибар, тирән хәтер эшчәнлеге таләп итә, аларны иң элек уйларга, аннары гына эш итәргә, һәр укучыны үз эшендә җаваплылык сизәргә, караш һәм фикерләрен исбатлап бирергә күнектерә. Имла бала сөйләмен үстерүдә аерым урын тота, чөнки ул-сөйләмне әдәби формалар белән баета һәм баланы инша язарга өйрәтә. Әлифба чорыннан ук системалы рәвештә шуңа әзерлек алып барылса, I яки II сыйныф балалары уку китабына күчкәч, төзелеше гади булган(кыска-кыска 2-3 абзацтан торган), синтаксик катлауландырылмаган(туры сөйләм, кушма җөмләләр, төрле җәенке тиңдәш кисәкләр һ. б. булмаган) кечкенә хикәяләрне имла итеп яза алалар. Имла өчен текст сайлау-мөһим мәсьәлә. III-IV сыйныф укучылары өчен имла язуга иң яраклы текст булып хикәя санала. Хикәядә (әкияттә) эпизодлар күп булмаска тиеш. Лексик һәи синтаксик яктан катлаулы булмаган барлык сүзләрнең мәгънәләре балаларга аңлашылган, җөмлә конструкцияләре гади, текст 3-4 кисәктән булып, кисәкләргә ансат аерыла торган булырга тиеш. Шулай итеп, укучылар әзер текстны мөстәкыйль рәвештә имла итеп яза белергә эзлекле өйрәнәләр; укучыларның сөйләме яңа сүзләр, сүз әйләнмәләре һәм синтаксик конструкцияләр белән байый. Шуның өстенә бәйләнешле сөйләм төзи белергә, билгеле бер эзлеклелектә, план буенча хикәянең сюжетын җәеп җибәрергә дә остара, шомара баралар. Имла текстын ничә кат уку мәсьәләсе сыйныфның хәзерлек дәрәҗәсенә, укытучының имла өстендә эшне ничек оештыруына, текстның авырлыгына, күләменә бәйле. Шулай да, ике кат укыгач, имла язарга укучыларны гадәтләндерү, шуңа өйрәтү максатка ярашлы итеп санала. Хикәя укылгач, укытучы сораулары буенча аның эчтәлеге кыскача тикшерелә. Хикәя эчтәлеге аңлашылганмы икәнен билгеләү өчен, 2-3 сорау бирү җитә. Аннары укытучы җитәкчелегендә имла планы төзелә, һәм план тактага языла. План буенча балалар булачак имла текстын телдән төзиләр. Аннары имла язалар. II сыйныфта имла язу өчен бирелгән текст 6-7 җөмләдән тора. Имлада сүзләр саны 40тан башланып, сыйныф саен арттырыла бара. III-IY сыйныф укучыларының имлаларына таләпләр.

1). Укучы текст эчтәлеген дөрес итеп, фактларны бозмыйча бирә. Вакыйга һәм хәлләр эзлеклелеген саклый.
2). Дәфтәрләренә язылмаса да, имла эзлеклелеге билгеле бер план буенча бирелә.
3). Укытучының биременә карап, имла җентекле, тулы яки кыскача булырга мөмкин.
4). Имла грамматик-орфографик дөрес булырга тиеш.
5). Имла төрле булырга мөмкин: а) тулы итеп яки кыскача язу; б) булган хәлләрне үзгәртмичә язу; в) тулыландырып, өстәп язу һ.б.

Зирәк чәүкә.

Бер чәүкәнең эчәсе килгән. Ул бер ишегалдында тар авызлы чүлмәк белән су күргән. Су чүлмәкнең төбендә генә икән. Чәүкәнең суга буе җитмәгән. Шуннан ул чүлмәк эченә вак ташлар тутыра башлаган. Таш тутыргач, чүлмәк төбендәге су өскә күтәрелгән, чәүкәгә эчәргә җайлы булган. (43 сүз.) ( Л. Н. Толстой буенча.)

План.
1. Бер чәүкәнең эчәсе килгән.
2. Ул чүлмәккә вак ташлар тутырган.
3. Чәүкә су эчкән.

Терәк сүз: ишегалдында.                                                Кышкы уен.

Тышта ап-ак кар ява. Бакча аеруча ямьләнеп китә. Илгизәр, чанасын алып, урамга чыга. Ул күрше малайлар белән бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйный. Алар, йомшак карны тәгәрәтеп, шар ясыйлар. Ап-ак шар, кар өстендә тәгәрәгән саен, калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Кайчакта балалар кардан аю яки Кыш бабай ясап куялар. Бу вакыт аларның шатлыгы тагын да зур була. (57 сүз.) (Госман Бакирдан.)

План.
1. Илгизәр урамга чыга.
2. Алар кар тәгәрәтеп уйныйлар.

Терәк сүзләр: ап-ак, ямьләнеп, кайчакта, куаклыкта.                                Песнәк.

Алтын көз артта калды. Кошлар җылы якка киттеләр. Ә песнәк туган ягыбызда калды. Җәен урманда азык күп була. Шуңа күрә песнәкләр җәен урманда яшиләр. Кышын азык табуы кыен. Балалар бу дусларына ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, бодай, солы, арыш бирәләр. Песнәк- безнең дустыбыз. (47 сүз.)

План.
1. Көз үтте.
2. Песнәк туган ягыбызда калды.
3. Балалар кошларга ярдәм итәләр.
4. Песнәк - безнең дустыбыз.                                            
Кыш ачуланды.

Берзаман кыш ачуланды. Салкын җил исте, агач яфраклары коелды. Кошлар җылы якларга очтылар. Кырлар, урманнар кар астында калды. Җәнлекләргә салкын. Берсе җылы тун киде, икенчесе тирән ояга кереп ятты. Күлләрне, елгаларны боз каплады. Балыклар су төбенә качтылар. Ә балалар кыштан курыкмадылар: чана, чаңгы шудылар. (46 сүз.) (А. К. Ушинскийдан.)

План.
1. Кыш ничек ачуланды?
2. Кошлар кая очтылар?
3. Җәнлекләр нишләде?
4. Балыклар нишләде?
5. Балалар нишләделәр?                                                    
Чын иптәш.

Закирның ике иптәше бар - Равил белән Зөфәр. Алар икенче сыйныфта укыйлар. Укытучы балаларга өйдә дәрес әзерләп килергә: хикәя укырга һәм мисаллар чишәргә кушты. Закир хикәяне укыды, ләкин мисалларны чишә алмады. Икенче көнне. Мәктәпкә килгәч, иптәшләренең булышуын үтенде. Зөфәр үз дәфтәрен аңа бирде дә күчертте. Ә Равил күчертмәде, Закирга яхшылап аңлатты. Аннары Закир үзе эшләде. (54 сүз.)

План.
1. Закирның ике иптәше бар.
2. Зөфәр үз эшен биреп күчертте.
3. Равил Закирга яхшылап аңлатты.                                  
Әби белән онык.

Бер әбинең оныгы булган. Кечкенә кызчык йоклаган да йоклаган. Әбисе бөтен эшне үзе эшләгән: кызчык өчен икмәк пешергән, өй җыештырган, юган, теккән, эрләгән һәм суккан. Тора-бара әбисе картайган. Ул мич башына менеп яткан. Инде хәзер әби йоклаган да йоклаган. Ул арада оныгы үсеп җиткән. әбисенә ул икмәк пешергән, идән юган, теккән, эрләгән һәм суккан. (54 сүз.) (Мәҗит Гафури буенча.)

План.
1. Бер әбинең оныгы булган.
2. Әбисе бөтен эшне үзе эшләгән.
3. Тора-бара әбисе картайган.
4. Бөтен эшне оныгы эшләгән.                                          
Чыпчык.

Көн бик салкын иде. Илнар урамга чыкты. Ләкин урамда балалар аз иде. Алар салкыннан курыкканнар. Илнар өй янындагы куак янына килде. Куак төбендә бер чыпчык ята. Чыпчык суыктан, ачлыктан хәлсезләнгән. Илнар аны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык кышын өйдә яшәде. Яз көне Илнар аны иреккә җибәрде. Чыпчык тәрәзә төбенә һәркөн килә. Илнар аңа җим сибә. (56 сүз.)

План.
1. Малай җирдә нәрсә күргән?
2. Ул чыпчыкны кая алып кергән?
3. Малай дөрес эшләгәнме?                                              
Бал дәвалый.

Булатка салкын тиде, аның тамагы шеште. Менә табиб килде. Ул Булатны тыңлады һәм: - Бал белән дәвалагыз,- диде. Әнисе Булатка җылы сөт белән бал бирде.Гаҗәп! Малайның хәле бик тиз яхшырды.Әнә нинди икән ул бал!(35 сүз.) (Альберт Хәсәнов буенча.)

План.
1. Булат нишләде?
2. Табиб нәрсә диде?
3. Әнисе Булатка нәрсә эчерде?
4. Булатның хәле яхшырдымы?                                        
Иртәнге нурлар.

Иртә. Кояш чыга. Ул үзенең алтын нурларын сибә. Беренче нур тургай өстенә төште. Тургай уянды. Сайрый башлады. Икенче нур куян өстенә төште. Куян озын колакларын селкетте, чабып китте. Өченче нур тавыклар өстенә төште. Әтәч канатларын какты, тавыклар җим эзли башладылар. Дүртенче нур бал кортына төште. Ул оясыннан чыкты, чәчәкләрдән бал җыя башлады. (52 сүз.) (К. Ушинский буенча.)

Бирем: Планын бергә төзергә.                                        Ташбака белән Куян.

Ташбака белән Куян узышмакчы булганнар. Алар бер тауга таба йөгерә башлаганнар. Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклаган. Бервакыт ул йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән. Куян артка калганына үкенде дә, хурланды да, әмма соң иде. Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга ярамый. (47 сүз.) (Г. Тукай буенча.)

План.
1. Ташбака белән Куян узышмакчы булганнар.
2. Куян ятып йоклаган.
3. Ул бик үкенде.                                                              
Комсыз эт.

Авызына сөяк капкан бер эт күпердән чыкканда суда үзенең шәүләсен күрде. Үзе кебек ул эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңа судагы этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шунлыктан , үзенең авызындагы сөякне суга төшерде дә, үзе суда күренгән эт авызындагы сөякне алмакчы булып суга сикерде. Ләкин ул арада инде авызындагы сөяге дә су төбенә киткән иде. (58 сүз.) (К. Насыйри буенча.)

План.
1. Эт нәрсә күрде?
2. Ул нәрсәгә кызыкты?
3. Эт нишләде?

Розка.

Розка дигән этнең ишегалдында, печән арасында, балалары бар иде. Розка үзе каядыр китте. Малайлар килделәр дә аларның берсен, өйгә алып кереп, мич башына куйдылар. Розка, кайткач, бер көчеген тапмады һәм уларга тотынды. Эзли торгач, ул аны мич башыннан тапты. Розка мич янында да улаудан туктамады. Малайлар көчекне мич башыннан алып Розкага бирделәр. Розка кечкенәсенең сыртыннан капты да элекке урынына илтеп куйды. (61 сүз.) ( Л. Н. Толстой буенча.)

План.
1. Розканың балалары бар иде.
2. Малайлар бер көчекне алып киттеләр.
3. Розка көчекне эзләп тапты.                                                    
Трамвайда.

Трамвайда кеше күп иде. Аның алгы ягындагы урыннар балалар һәм картлар өчен билгеләнгән. Илдар да шул урыннарның берсенәбарып утырды. Трамвай килеп туктады. Вагонга бала күтәргән бер апа килеп керде. Ул як-ягына каранды, әмма буш урын күренмәде. Аңа бала күтәргән килеш басып торуы читен иде. Илдар, аны күрүгә, тиз генә урыныннан сикереп торды да апага урын бирде. Бала күтәргән апа, Илдарга рәхмәт әйтеп. Аның урынына килеп утырды. (67 сүз.)

Бирем. Бергә планын төзергә.                                                   Рөстәм.

Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Әби тиз генә чәй куеп җибәрде. Чәй янына ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә. Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карады ул. Аннан әбисенә карады. Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса салды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы аның алдына ике конфет, бер телем карбыз куйды. Улым үзен әдәпле тотты. Ашыкмый гына ашады. Авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады. (68 сүз.) (Дәрҗия Аппаковадан.)

План.
1. Рөстәм әнисе белән кая барган?
2. Әбисе өстәлгә ниләр куйган?
3. Рөстәм кунакта үзен ничек тоткан?                                  
Аю белән хатын.

Әүвәл заманда бер хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач ук, аның янына бер аю килгән. Ул аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Аю хатынга аягын күрсәтергә килгән булган. Хатын аның аягыннан шырпысын алган. Шуның өчен аю хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди. (47 сүз.) (Татар халык әкияте буенча.)

План.
1. Бер хатын кая барган?
2. Аның янына кем килгән?
3. Аю ник килгән?
4. Аю рәхмәтен ничек белдергән?                                      
Төлке белән бабай.

Бер авылда әби белән бабай яшәгән. Беркөнне бабай күлгә барган һәм балык тоткан. Ул балыкларны чанага салган да өенә киткән. Юлда төлке ята икән. Бабай аны үлгән дип уйлый. Ул төлкене чанасына сала. Төлке тере була. Ул чанадагы балыкларны юлга ташлый. Аннан соң үзе кача. Бабай өенә кайта, өйгә керә дә әйтә: - Карчык, мин сиңа тун алып кайттым,- ди. Әби чыгып карый: балык та юк, тун да юк. (69 сүз.)

План.
1. Бабай балыкка барган.
2. Юлда төлке тапкан.
3. Төлке тере булган.
4. Балык та юк, тун да юк.                                                    
Кар бабай.

Көн җепшек иде. Балалар Кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Ира да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар. Көлкеле килеп чыкты Кар бабай. Кич булды, караңгы төште. Балалар өйгә кайтып киттеләр. Бары тик Ира гына китмәде. Ул Кар бабайны кызганды, үзе генә калгач, куркыр дип уйлады. Ира кардан эт баласы ясады һәм тынычланып өенә кереп китте. (68 сүз.) (С. Летова буенча.)

План.
1. Балалар Кар бабай ясадылар.
2. Кич булгач, балалар өйләренә кайтып киттеләр.
3. Ира да тынычланып өенә кереп китте.                                      
Чуар тавык.

Бер бабай белән әби яшәгән. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган-вата алмаган. Әби ватып караган- вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән, урталайга ярылган да. Бабай да, әби дә елый икән. Ә чуар тавык шунда болай дигән: -Елама,бабай, елама, әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел-гади йомырка. (74 сүз.) (Рус халык әкияте буенча.)

Искәрмә. Туры сөйләмнең язылышын аңлатырга.                   План.
1. Чуар тавык йомырка салган.
2. Йомырканы тычкан ваткан.
3. Тавык әби белән бабайны тынычландырган.

Җәнлекләр дөньясында.

Татарстанда куе урманнар күп. Анда төрле-төрле җәнлекләр яши, тәмле-тәмле җиләкләр пешә, гөмбәләр үсә. Җәй көннәрендә кошлар сайрап тора. Безнең урманнарда аю, бүре очрый. Пошилар, куяннар, кабан дуңгызлары, керпеләр күп. Агач башларында шаян тиеннәр уйный. Урманда файдалы бик күр кошлар да яши. Тукран. Песнәк, урман тавыгы, ябалак, саескан, кәккүк, урман күгәрчене һәм башка төрле кошлар урманга ямь биреп торалар. Балалар кошларга һәм вак җәнлекләргә ярдәм итәләр. Аларны саклыйлар. Һәр җәнлек һәм кош үзенчә матур һәм файдалы. (75 сүз.)

План.
1. Татарстанның куе урманнары.
2. Урман җәнлекләре.
3. Кошлары
4. Балалар кошларга ярдәм итәләр.                                        
Ауда булган хәл.

Кышын мин ауга баргач, шундый хәл булды. Минем этләр урманда куян таптылар һәм аның артыннан чаптылар. Мин юлда көтеп торам. Ә этләр урман буйлап чабалар да чабалар. Куян юк та юк. Анда куаклар һәм биек агач төпләре генә бар. Этләр шунда чабышалар. Кинәт күзем бер агач төбенә төште. Карасам, анда куян утыра. Менә ул кайда качкан икән! Селкенми дә! Үзе миңа карый. Миңа оят булып китте. Ничек итеп аңа атыйм? (71 сүз.)

План.
1. Этләр урманда.
2. Куян качып китте.
3. Аучы аланлыкта.
4. Куян агач төбендә.
5. Аучы ни өчен куянны атмый?

Терәк сүзләр: аланлык, биек агач төбе, чабышу, оят булу, ату, атыйм.                             Су чыпчыгы.

Ап-ак түшле, ак муенлы, күгелҗем зәңгәр сыртлы ул-су чыпчыгы. Шундый сак, шундый сизгер. Су чыпчыгының калын, җылы йон-каурыйлары тәненә сыланып тора. Гәүдәсе искиткеч ыспай, җыйнак һәм күркәм аның. Чын мәгънәсендә су кошы ул. Гадәттә, ул суның шактый сай, ләкин кызу агымлы, ташлы урынын сайлый, шунда яши. Үзе бәләкәй, бары чыпчык сыңары. Саф сулы тынмас шарлавыкны ярата, инеш, кизләү тирәләрен үз күрә ул. Саф су һәм көчле агым булсын аңарга. Көн аяз булса, матур сайравыннан туктамый. Әгәр җәйге көн кашын-күзен җимерсә, яр өстендәге бөҗәкләрне чүпли, яр буйлап йөгерепме-йөгерә. Суга төшүдән дә баш тартмый. (Г. Хәсәновтан) (92 сүз).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Башлангыч сыйныфлар өчен" эш программалары

башлангыч сыйныфлар өчен җыр түгәрәге өчен эш программасы...

Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы(1,3кл.)

Башлангыч   сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы ( 1,3нче сыйныф)          (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар

Татар телендә диктантлар җыентыклары табу кыенрак. Шуны күздә тотып хезмәттәшләрем өчен диктант текстлары тәкъдим итәм....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар укытучыларга укучыларның белемен тикшерү өчен материал...

Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасына сценка.

Кыш бабай һәм Кар кызын Малифисента адаштырган. Алар океан уртасындагы утрауда. Татарстанга ничек ире кайталар, монысы сер......