Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса по УМК "Перспективная начальная школа"
календарно-тематическое планирование (1 класс) по теме

Сафина Гульназ Ринатовна

Рабочая программа  составлена на основе ФГОС по УМК "Перспективная начальная школа", но могут использовать учителя, работающие по УМК "Перспектива"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klass_tatar_telennn_esh_programmasy.doc235 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     2012-2013 нче уку елына эш программасы

Предмет:  язу, татар теле . 1 класс.

Укыту системасы: традицион.

Уку китабы: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012.   Язарга өйрәнү дәфтәре №1, №2. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012.  

Программа: традицион система.  Башлангыч сыйныфлар өчен программа. Казан «Мәгариф», 2010

Методик кулланма:И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина. Әлифба. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012; И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012.

Программа буенча атнада сәгатьләр саны                                3

Уку планы буенча атнада сәгатьләр саны                                 3

Еллык сәгатьләр саны                                                                   99

                                                                                                                           Аңлатма язуы

           Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

           Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

           Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

         «Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

          Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

          Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

            Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

           Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

           Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

          «Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

          Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

           I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

          Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

          Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Программа эчтәлеге

Әзерлек чоры

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

ӘЛИФБА ЧОРЫ

            Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

            Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

             Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

            Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

            Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Әлифбадан соңгы чор

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.



Дәрес темасы

Сәг


саны

Дәрес тибы

Контроль төрләре

Материалны

үзләштерүнең көтелгән  нәтиҗәләре


Дата

План

Факт

1

Дәфтәр битендә ориентлашу. Вертикаль , горизонталь һәм авыш сызыклар

1

Яңа материалны өйрәнү

Агымдагы

Дөрес утырып язу кунекмәләре булдыру

2

Кыска һәм озын авыш сызыклар

1

Яңа материалны өйрәнү

Индиви-дуаль

Язуга карата гигиеник таләпләр

3

Бер яктан ыргаклы туры сызыкны өйрәнү

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

Хәрефләрнең сызыклар һәм рәсемнәрдә чагылдырылган тәңгәл өлгеләрнең 10 элементы формалары һәм атамалары белән таныштыру.

Хәреф элементларын алгоритм буенча язарга өйрәтү.

Язганда төгәл кул хәрәкәтләрен үстерү.

Татар теленең төп структур берәмлекләре турында элементар төшенчәләр формалаштыру


4

Өстән һәм астан ыргаклы авыш сызыклар

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

5

Өстән һәм астан элмәкле авыш сызык

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

6

Өстән элмәкле, астан ыргаклы авыш сызык

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

7

Уңга һәм сулга ыргаклы авыш сызык

8

Кечкенә һәм зур овал

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

9

Ярымоваллар

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь


Авазны дэрес хэреф белэн тамгалау.


Эйрэнгэн хэрефлэрнен язмача формаларын истэ калдыру.


Хэрефлэрне эйтеп яздырганда балаларнын хэрефлэрне дэрес язуларына ирешу.


Хэрефлэрне дэрес тоташтыруга ирешу.

Суздэн авазны аерып алу, ана характеристика биру. Эйрэнгэн хэрефлэрне тану.


Авазны дэрес хәреф белэн билгеләү.

Язма хәрефләрне тоташтыру ысулларын үзләштерү.

Янгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру.

10

Ь тамгасын язу

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

11

Юл “а” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь

12

Баш “А” хәрефен язу

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

13

Юл “ә”хәрефен язу

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

14

Баш “Ә” хәрефен язу

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

15

“ы” хәрефен язу.Хәрефнең аскы төр тоташу ысулы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

16

Юл “ә”хәрефен язу. Хәрефнең югары төр тоташу ысулы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

17

Баш “Э” хәрефен язу

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

18

Юл “и” хәрефен язу

1

Катнаш

Индиви-дуаль

Басмача һәм язмача хәрефләрне чагыштыру

19

Баш “И” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру

20

 Юл “у” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь


Суздән авазны аерып алу, аңа характеристика биру. Өйрәнгән хәрефләрне тану.


Авазны дөрес хәреф белән билгеләү

21

Баш “У” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь

22

Юл “ү” хәрефен язу. Хәрефнең урта төр тоташу ысулы.

1

Катнаш

Индиви-дуаль

Әйттереп язган сузлэрнең дөрес язуларына ирешү

23

Баш “Ү” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь

Авазны дөрес хәреф белән тамгалау.


Өйрәнгән хәрефләрнең язмача формаларын истә калдыру.


Хәрефләрне әйтеп яздырганда балаларның хәрефләрне дөрес язуларына ирешү

24

Юл “о” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь

25

Баш “О”хәрефен язу

1

Катнаш

Индиви-дуаль

26

Юл “ө” хәрефен язу

1

Катнаш

Фронталь

27

Баш  “Ө” хәрефен язу

1

Катнаш

Индиви-дуаль

28

Өйрәнелгән хәрефләрнең язылышын кабатлау

1

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру

29

Юл “н” хәрефен язу

Катнаш

Фронталь


Хәрефләрне әйтеп яздырганда балаларның хәрефләрне дөрес язуларына ирешү.


Хәрефләрне дөрес тоташтыруга ирешү.

Сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика биру. Өйрәнгән хәрефләрне тану.


Авазны дөрес хәреф белән билгеләү


Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру


Уку һәм орфограммалар өстендэ эш

Ике авазны белдеруче хэрефлэрне истә калдыру


Әйттереп язган сүзләрнең  дөрес язуларына ирешү

30

Баш “Н” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

31

Баш һәм юл “л”, “Л” хәрефен язу

Катнаш

Фронталь

32

Баш һәм юл “м”, “М” хәрефен язу

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

33

Юл “р” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

34

Баш “Р” хәрефен язу

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

35

“ң” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

36

Юл һәм баш “й”, “Й” хәрефләрен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

37

Юл “я” хәрефен язу. Ике авазга билге булган хәреф.

Катнаш

Индиви-дуаль

38

Баш “Я” хәрефен язух

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

39

Юл “ю” хәрефен язу

Катнаш

Фронталь


Әйтеп яздыру

40

Баш “Ю” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

41

Юл “е” хәрефен язу

Катнаш

Фронталь



Авазны дөрес хәреф белән тамгалау.


Өйрәнгән хәрефләрнең язмача формаларын истә калдыру.


Хәрефләрне әйтеп яздырганда балаларның хәрефләрне дөрес язуларына ирешү

42

Баш “Е” хәрефен язу

Катнаш

Фронталь

43

Юл “д” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

44

Баш “Д” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

45

Юл “т” хәрефен язу

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

46

Баш “Т” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

47

Юл “з” хәрефен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

48

Баш “З”хәрефен язу

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

49

Юл һәм баш “с”, “С” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь


Кеше исемнәрен дөрес язуга ирешү


Шигъри формадагы әсәрләрне дөрес язу




Шигырь язу эстендэ эш


Әйтеп яздыру

50

Юл “г” хәрефен язу.

Яңа материалны өйрәнү

Индиви-дуаль

51

Баш “Г” хәрефен язу

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

52

Баш һәм юл “к”, “К” хәрфләрен  язу

Катнаш

Индиви-дуаль

53

Юл һәм баш “в”, “В” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь

54

Юл һәм баш “ф”, “Ф” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь

55

Юл һәм баш “б”, “Б” хәрефләрен язу

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

56

Юл һәм баш “п”, “П” хәрефләрен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

57

Юл һәм баш “ж”, “Ж” хәрефләрен язу

Катнаш

58

Юл һәм баш “ш”, “Ш” хәрефләрен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

59

Юл һәм баш “җ”, “Җ” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь

60

Юл һәм баш “ч”, “Ч” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь


Татар телендэ булмаган хәрефләрне истә калдыру

Хәрефләрне әйтеп яздырганда балаларның хәрефләрне дөрес язуларына ирешү.


Өйрәнгән хәрефләрнең язмача формаларын истә калдыру.

ь ъ хәрефләрен  һәм шул хәреф кергән сүзләрне дөрес язу


61

Юл һәм баш “х”, “Х” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь

62

Юл һәм баш “һ”, “Һ” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь

63

Юл һәм баш “щ”, “Щ”, “ц”, “Ц”  хәрефләрен язу

Катнаш

Индиви-дуаль

64

 “ъ”, “ь” хәрефләрен язу

Катнаш

Фронталь

65

“Татар теле” дәреслеге белән таныштыру. Алфавит.

Катнаш

Фронталь

66

Әминә белән Әмир алфавит өйрәнә.

Яңа материалны өйрәнү

Фронталь

67

Алфавит турында белемнәрне ныгыту.

1

Катнаш

Фронталь

Алфавитны куллана белергә өйрәтү.

68

Җөмлә.

1

Катнаш

Фронталь

Җөмлә турында беренче төшенчә белән таныштыру.

69

Җөмлә янында тыныш билгеләре.

1

Катнаш

Фронталь

Жөмлә төрләре, жөмләдә сүзләр бәйләнеше

70

Предметны белдергән сүзләр. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

Катнаш

Фронталь

Предметны һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр тамгалары белән таныштыру

71

Предметның билгесен белдергән сүзләр

1

Катнаш

Фронталь

Билгене белдергән сүзләргә сорау куярга өйрәтү

72

Өстәмә предметны белдергән сүзләр.

1

Катнаш

Фронталь

Баш предметны өстәмә предметтан аеру

73

Ярдәмче сүзләр.

1

Катнаш

Яна материал

Ярдәмче сүз тамгасы белән таныштыру

74

Телдән һәм язма сөйләм.

1

Катнаш

Фронталь


Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, өндәү жөмлә, сорау җөмлә

Баш хәрефтән языла торган сүзләрне дөрес язу

75

Телдән һәм язма сөйләм. Басым.

1

Катнаш

Фронталь

76

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәреф.

1

Катнаш

Фронталь

77

Сузык авазлар.

1

Катнаш

Фронталь

78

Сузык авазлар.

1

Катнаш

Фронталь

79

Сузык авазлар.

1

Катнаш

Индиви-дуаль

Диктантны дөрес язу

80

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Катнаш

Фронталь


Сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан юлга бүлү

81

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Катнаш

Фронталь

82

Тартык авазлар.

1

Катнаш

Фронталь

83

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

Катнаш

Фронталь

Яңгырау-саңгырау парлары булган тартыкларны искә төшерү.

84

Э-е хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

Хәрефләрне һәм авазларны аеру, тартык, сузык,яңгырау, саңгырау, калын, нечкә


Ике аваз белдерүче хәрефләр


О, э хәрефләрен дөрес язу


Борын аваз тартыклары

[w] һәм[в]авазларын   хәрефләр белән билгеләү


Сүзләрне иҗекләргә бүлү


 

85

Ө-е хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

86

О-ы хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

87

Я хәрефе

2

Катнаш

Фронталь

88

Ю хәрефе.

89

Е-е хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

90

Й хәрефе.

1

Катнаш

Индиви-дуаль

91

В хәрефе.

1

Катнаш

Фронталь

92

К,г хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

93

К,г хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

94

М, н, ң хәрефләре.

1

Катнаш

Фронталь

95

Контроль күчереп язу.

1

Катнаш

Фронталь

Текстны дөрес күчереп язу.

96-99

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.

4

Катнаш

Фронталь

Баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по русскому языку.1 класс.УМК перспективная начальная школа.

Рабочая программа по русскому языку для первого класса по УМК Перспективная начальная школа содержит УУД....

Рабочая программа по русскому языку 4 класс (УМК Перспективная начальная школа)

Данная рабочая программа разработана и составлена в соответствии с Законом   РФ «Об образовании» для УМК "Перспективная начальная школа".Структура программы по русскому языку включает в себя...

Рабочая программа по русскому языку 2 класс УМК "Перспективная начальная школа"

Рабочая программа по русскому языку(письму) для 2 класса МБОУ «Гимназия № 45» составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образо...

Рабочая программа по русскому языку. 1 класс. УМК "Перспективная начальная школа".

Рабочая программа по русскому языку для1 класса УМК "Перспективная начальная школа" состоит из пояснительной записки, содержания учебного предмета, тематического планирования, требований к уровню подг...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс. УМК "Перспективная начальная школа"

Рабочая программа по русскому языку 3 класс УМК "Перспективная начальная школа"...

Рабочая программа по русскому языку (1 класс) УМК "Перспективная начальная школа"

Материал содержит пояснительную записку и развёрнутый календарно-тематический план с УУД...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс УМК Перспективная начальная школа

Соответствует ФГОС. Рабочая программа по русскому языку 3 класс УМК Перспективная начальная школа...