Самоанализ урока родного языка
материал

Карамова Гульнар Галимулловна

Самоанализ  урока родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_dresen_uzanaliz.docx20.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара  муниципаль районы «М.М.Мансуров исемендәге  Зур Кукмара гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе

Дәрескә үзанализ

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Карамова Г.Г.

2021 ел

Мин 2 нче сыйныфта туган тел дәресе күрсәттем. Бу сыйныфта 20 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.

Дәреснең темасы: Я хәрефе.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә: 

Берергә тиеш: Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:        

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Дәреснең максатлары:  я хәрефенең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен аңлату; күрше иҗектәге сузык авазларга карап, калын яки нечкә укылганын төшендерү; я хәрефе булган сүзләрне уку күнекмәләрен камилләштерү;

Универсаль укугамәлләре (УУГ) формалаштыру:

  • шәхси УУГ: укучы ролен үзләштерү; белем алуга карата кызыксыну формалаштыру;
  • регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең темасын билгели  белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген күрә белү; биремнәр үтәү;
  • танып-белү УУГ: дәреслек белән эшләү; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү;
  • коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, дәреслек, 1 нче кисәк.

Дәреснең төзелеше:

1. Оештыру өлеше.

2.  Белемнәрне актуальләштерү.

3. Дәрес темасын, максатын ачыклау.

3. Яңа материалны үзләштерү.

4. Белемнәрне ныгыту.

5. Йомгаклау. Рефлексия.

Дәреснең темасы программада “Авазлар һәм хәрефләр ” бүлегенә кертелгән. Я хәрефе темасына 1 сәгать бирелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.

Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан кулландым.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

Я хәрефенең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен аңлату; күрше иҗектәге сузык авазларга карап, калын яки нечкә укылганын төшендерү; я хәрефе булган сүзләрне уку күнекмәләрен камилләштерү;

Универсаль укугамәлләре (УУГ) формалаштыру:

  • шәхси УУГ: белем алуга карата кызыксыну формалаштыру;
  • регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең темасын билгели  белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген күрә белү; биремнәр үтәү;
  • танып-белү УУГ: дәреслек белән эшләү; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү;
  • коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуальләштерү этабында төркемнәрдә эш оештырдым. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.

   Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде.

   Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:

- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.

- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.

Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның нәтиҗә чыгара белүләрендә күренде.

Коммуникатив уку күнекмәләрен без кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда күрәбез.

Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.

Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган, иҗади өй эше бирелде.

Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш.

Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.

Билге кую, бәяләү формаларын дөрес сайланды дип уйлыйм. Кыска гына  вакыт аралыгында укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсе күренде . Күрсәтмә  чаралары да  уңышлы, максатка ярашлы итеп кулландым.

Дәрес максаты балалар белән бергәләп аңлаешлы итеп төзелде. Дәрестә куелган максатларга  ирештем.

Гомумүн алганда, дәреснең тәрбияви, белем бирү һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.

Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Самоанализ урока английского языка з класс

Самоанализ урока английского языка по теме "Мое любимое время года" з класс...

Аттестация, самоанализ урока русского языка, 2 класс

Аттестация, самоанализ урока русского языка, 2 класс Тема. Вспомним и узнаем новое. (Повторение изученного о словах, введение термина «однокоренные слова»)...

Самоанализ урока русского языка во 2 классе УМК "Школа России"

Тема урока: Единообразное написание корня в однокоренных словах.Тип урока: Изучение нового материала.Форма проведения: урок-исследование....

Самоанализ урока русского языка по теме: "Имя существительное как часть речи" 3 класс

Самоанализ урока русского языка по теме: "Имя существительное как часть речи" 3 класс "Школа России" ФГОС...

Самоанализ урока русского языка на родном языке "Синонимы" 4 класс

в данной статье представлен полный самоанализ урока, с выделением ууд, применение современнных образовательных технологий...

Урок родного языка по теме «Язык родной, дружи со мной!»

Воспитывать понимание культурных традиций нашей страны, гордость за свой родной русский язык....