Гаилә бюджеты
методическая разработка по окружающему миру (3 класс) по теме

Нуриева Гульчачак Рустамовна

Әйләнә-тирәдән 3 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byudzhety.docx14.24 КБ
Office presentation icon презентация904.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гаилә бюджеты

Максат:  Балаларны “гаилә бюджеты” төшенчәсе белән таныштыру; танып – белү эшчәнлекләрен үстерү; экономияләү, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Матрешка, вак акчалар,ромашка.

  1. Мотивлаштыру – ориентлашу.

-Балалар, без сезнең белән узган дәрестә нщрсщлщр турында сөйләштек? Нәрсә инде ул дәүләт бюджеты? Бюджетның сез нәрсә икәнен дә белдегез. Ә бүген без гаилә бюджеты турында сөйләшербез. Слайд 1

  1.  Уку мәсьәләсен чишү
  1. Гаиләдә кемнәр була?
  2. .....
  3. Безнең гаиләдә кемнәр булганын без, ромашка уенын уйнагач белербез. Хәзер берәр таҗ аласыз. Таҗга кемнәр дип язылган?
  4. Әни, әти, әби, бабай, абый(студент), мин.
  5. Безнең бүгенге гаиләбездә шушы кешеләр булыр. Без сезнең белән бюджетны акча янчыгы дигән идек. Минем дә кулымда акча янчыгы бар. Әйдәгез сезнең белән сөйләшеп алыйк әле. Син менә - әби. Әби нишли ул? Аңа берәр төрле акча керәме?
  6. Керә. Мин пенсия алам.
  7. Әйдәле, әби, пенсияңне менә бу акча янчыгына сал.(бала вак акчалар сала)
  8. Син- бабай. Сиңа акча керәме?
  9. Керә. Мин дә пенсия алам. (бала вак акчалар сала)
  10. Син – әти. Син эшлисеңме? Акча аласыңмы?
  11. Әйе, эшлим. Хезмәт хакы алам (бала вак акчалар сала)
  12. Син – әни. Син эшлисеңме? Акча аласыңмы?
  13. Әйе, эшлим. Хезмәт хакы алам (бала вак акчалар сала)
  14. Син – абый. Сиңа акча керәме?
  15. Әйе, мин стипендия алам. (бала вак акчалар сала)
  16. Ә мин пособия алам (бала вак акчалар сала)
  17. Менә бу акчалар балалар нәрсә була инде?
  18. Гаиләнең кереме.

Слайд 2

  1. Ләкин безнең акчалар бу янчыкта гына тора алмый. Без аны тотабыз. Әбигә акча нигә кирәк?
  2. Утка, газга түләргә.(бала акча янчыгыннан вак акчаларны ала)
  3. Бабайга нәрсәгә? Әнигә? Әтигә? Абыйга? Сиңа?
  4. Бусы нәрсә була?
  5. Гаиләнең чыгымы?

Слайд 3

  1. Бераз акча калды. Бу нинди акча?
  2. Бу калган акча. Тупланыш.

Слайд 4

  1. Тупланыш күбрәк була алмыймы?
  2. Була . Әгәр без экономияләсәк.

Экономия турында сөйләшү

Физкультпауза

  1. Китап буенча эш .

Мөстәкыйль рәвештә дәреслекнең 79 нчы битен уку. Сорауларга җавап бирү. Сөйләшү.

  1. Парларда эш.
  1. Без сезнең белән әкияти дөньяда, ди. Хәзер мәсьәлә чишәрбез.

Мәсьәлә бирелә. “Куян газета сатыла торган киосктан 1сумнан 100 данә газета сатып ала. Һәм иптәшләренә 1 сум 50 тиеннән сата. Сатып бетергәч, куянның кереме күпме булыр?” Һәр партадан бер укучы җавап бирә.

  1. Мөстәкыйль  эш .

Һәр укучы үз гаиләсенең бер көнлек чыгымнар планын төзи. Һәр укучының фикере тыңлана.

  1. Рефлексия
  1. Сезгә дәрестә нәрсә ошады? Нәрсә ошамады? Нинди яңалыклар алдыгыз?
  1. Өй  эше
  1. Туган көнегезгә бүләккә күп итеп акча бирделәр дип уйлагыз. Ул акчаны нәрсәгә тотар идегез? Якынча үзеңнең чыгымнарыңның планын төзергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...

Презентации к урокам окружающего мира в 3 классе по темам "Государственный бюджет" и "Семейный бюджет"

Данные презентации созданы для учеников 3 класса, занимающихся по учебнику А.А.Плешакова "Окружающий мир" с целью: создание условий для знакомства с новыми терминами: бюджет, расходы, доходы...

Конспект и презентация открытого урока по теме: Анализ семейного бюджета. Проект: «Из чего складывается бюджет семьи».

Тема: Анализ семейного бюджета. Проект: «Из чего складывается бюджет семьи».Цель: формирование представления о структуре семейного бюджета.Задачи: сформировать у обучающихся первоначальное...

Квест-урок «Финансовая грамотность на уроке окружающего мира тема: «Семейный бюджет» Тема: «Семейный бюджет»

Тема: Семейный бюджеттип урока: Урок изучения новых знаний.Учащиеся, опираясь на наблюдения из личного опыта и знания, полученные ранее, знакомятся с финансовыми понятиями и учатся сравнивать, кл...