БДИ күңелне төтрәндергеч сүз !?
материал для подготовки к егэ (гиа) на тему

БДИ күңелне төтрәндергеч сүз !?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bdi_kunelne_totrndergech_suz.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

БДИ күңелне төтрәндергеч сүз?!

Туфан Миңнуллинның “БДИны мин дә бирә алмас идем” (Мәгърифәт №25(907) 20 июнь 2009 ел дигән сөйләшүне укыгач уйланып калды. Әмма, ләкин үз фикеремне газета укучыларга сезнең аша җиткерергә булдым.

        БДИ күңелне төтрәндергеч сүз. 2008/2009 уку елында 11нче сыйныфны тәмамлаган укучыларга бу сүз күп нәрсәнә хәтерләтә: имтиханнарга әзерләнү, өстәмә дәресләр алу, күп саннлы күнегүләр эшләү... Хәзегрге заманча тәрбияләнгән, нык белем  алган  укучы өчен бу гаҗәеп шәп нәрсе бит. Әйе, нык белем алган... Минемчә, беренчедән, белем фундаментының нигезен балалар бакчасында ук салына. Аннары төп рольне башлангыч сыйныф укытучысы уйный: математика, информатика, тирә-юнь белән танышу, рус, инглис һәм татар теле дәресләрең беренче адымнарын алып, нәни балага аңлашырлык һәм истә калырлык итеп раслый. Шушы дүрт ел өчендә алынган белемне укучы гомер буе куллана. Елмаеп куйдыгызмы? Тасфирлыйм: укый, яза, сыный, әле ничек кенә: куша да, ала да, тапкырлый һәм бүлә. Фәкатъ, компьютер белән танышып алгоритомнар төзә (педагогия институтының физика-математика факультетының Теория вероятности дәреслегеның нигезләрен өйрәнә).  5 нче-11 нче сыйныфларда белем бирү сыйфаты  үзгәрә. Бала үзенең күңеленә охшаган предметны сайлый, аңа игътибарны күбрәк бирә-сәләте ачыла дип әйтсәк тә хата булмас дип уйлыйм.

        Апрель-май айларында уку министрлыгыннан килгән анкеталарнда шундый сорау бар иде: БДИны сез кирәк дип саныйсызмы?

         Сез, хөрмәтле укучылар, ничек дип җавап бирдегез?!  Кирәкми, ул авыр, балаларны дулкынландыргыч хәл ...

        Куркырга бер дә кирәкми. Моның өчен тик югары категорияле, үз хөнәрен яратып эшләгән, унберенче сыйныфта укый торган баланың белемен системалаштырырга гына кирәк. Мәктәп программасында мондый өстәмә дәреслә каралган. Белем сыйфатын үстерү хәзер укучының тик үзеннән генә тора.

        Быел мин үзем дә кызыксынып,  БДИ имтиханнарына әзерләнү өчен  чыгарылган Информатика тестларын ккызыксынып ачып карадым. Анда башлангыч сыйныфта үтелгән материаллар да бар иде. Димәк, чишеп була. “Тырышкан .. ташка кадак кагыр” дип әйтелгән татар халык мәкалендә, әзерләнергә генә кирәк. Ә урта һәм югары буыннарда эшләгән укытучыларга ныграк һәм тирәнтенрәк укытырга киңәш итәр идем.  Чыгырылыш сыйныф укучысы, аптырап, үзенә, хәзерге вакытта модага кергән репетиторлар эзләп йөрергә тиеш түгел! Төп белемнен мәктәптә алырга һәм шунда ук ныгытырга тиеш.

        Туфан абый сүзне татар теле турында алып бара дисезме. Әйе, бала нинди телдә белем алды икән, кайсы терминнарны кулланып фикер йөртә икен, шул телдә имтиханнары тапшырырга тиеш. Бу мәсьәләнең чишүе баланың үзеннән торырга тиеш. Югары уку йортларында баланың теләге буенча рус ягни татар группаларында белем алу мөмкинлекләре бирелгән.

        Быел БДИны унышлы тапшырган балалар үзләре теләгән берничә юганы уку йортына документларын тапшыру хокукы белән файдаландылар һәм үзләренең белем илендәге рейтингын белеп, укырга керделәр.

Д.М.Мөдәррисова,

югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы,

Буа шәһәре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төрләндергеч кушымчалар. 3 класс.

3 нче сыйныфта татар теленнән төрләндергеч кушымчаларны өйрәнгәндә куллана өчен дәрес эшкәртмәсе....

Башлангыч сыйныфларга яңе елны каршылау өчен сценарий.

Башлангыч сыйныфлар өчен яңа ел бәйрәмен уздыру өчен материал...

КҮҢЕЛНЕ ҖЫЛЫТКАН КИЕЗ ИТЕКЛӘР

Статья посвящена проекту, которая предусматривает сохранение традиций народного промысла и формирование у детей знаний о народной культуре, приобщение к ценностям семейных и национальных традиций, обу...