Төрләндергеч кушымчалар. 3 класс.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

3 нче сыйныфта татар теленнән төрләндергеч кушымчаларны өйрәнгәндә куллана өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Төрләндергеч кушымчалар

Максат: укучыларны бәйләгеч кушымчалар белән таныштыру, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга  

                өйрәтү.

Бурычлар:1) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

                    2) укучыларда тугн телгә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

                    3)сүз төзелеше буенча белем һәм күнекмәләрен камилләштерү

Дәрес тибы: Яңа белемнәр “ачу”

Җиһазлау: комппьютер, проектор,презентация

Дәрес планы

I   Оештыру. Уңай халәт тудыру.

-Презентациядәге кояшка карап, килгән кунакларга, бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик.

-Презентациядәге татарт халкының канатлы сүзләрен укып, дәрескә игътибар туплау:

”Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.”

-Бүгенге дәрестә барыбыз да тырышып катнашып, тел дәрьясына чумып-чумып эшләсәк, дәрес ахырына энҗе-мәрҗәнле булырбыз.

II  Актуальләштерү

  1. Тема һәм максатларны хәбәр итү

-экранда төрле төсләрдә бирелгән хәрефләр бар. Сез хәзер тиз генә рәсем дәресендә өйрәнгән салкын һәм җылы төсләрне искә төшереп, бүгенге дәреснең темасын ачыклый алырсыз. Җылы төс белән генә язылган хәрефләрне җыйнасагыз, дәреснең темасы килеп чыгар.

2.  Үткән дәрес материалын искә төшереп сорауарга җавап бирү (Төркемнәрдә эш)

- Сүз төзелеше буенча нинди өлешләрдән тора?

- Үткән дәрестә нинди кушымчалар белән таныштык?

- Нинди кушымчалар ясагыч кушымчалар дип атала?

3. ДЖОТ ТОТС.

-Хәзер төркемдәге һәр кешегә 4 әр кәгазь бирәм. Чиратлап шул кагазьләргә ясагыч кушымчалы сүзләр язарсыз.

3. Күрмә  диктант язу. (диктант тексты экранда)

Эшнең ояты юк.

Эшсез кеше – акмас су.

Эшчән кеше – имәндәй,

Ялкау кеше яфрактай.

Диктантны язу. Дөреслегенүзләре экраннанкарап тикшерә бару.

4. Бирелгән сүзләр арасыннан ясагыч кушымчалы сүзләрне генә язып алырга.

Белем, биеклек,умарта, ташкүмер, дус, урын-җир, умартачылык, ташбака, җырчы, көн-төн, яшелчә.

III Тема буенча эш

  1. Күнегү 108 – нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куеп уку; калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең тамырын һәм ясагыч кушымчаларын әйтү; нокталар урынына куелган кушымчалар яңа сүз ясыймы? Алар ни өчен кулланылган соң? (нәтиҗә ясау, төрләндергеч(бәйләгеч)кушымчалар турында кагыйдә чыгару)
  2. Дәреслектәге кагыйдәне уку, анализлау.
  3. Экранда язылган текстны төшеп калган кушымчаларны куеп, ни өчен кирәклеген ачыклау; сораулар куеп тикшерү, кушымчалар ялгаган сүзләрне генә дәфтәрләргә күчереп язу

Канатлы дусларыбыз.

Кошлар урман... этажлап яшиләр. Урман...  һәр катлавының үз кошлары бар. Алар анда яшел дусларыбыз... корткычлар... саклыйлар. Зур чуар тукран... гына алыйк. Ул чын-чыннан урман сакчысы. Үзе... өтерге кебек үткен томшыгы белән агач кәүсәләр... тикшерә.

  1. Бирелгән сүзләрне өч баганага аерып язу. 1 нче багана – тамыр сүзләр, 2 нче багана ясагыч кушымчалы, 3 нчесе –бәйләгеч кушымчалы сүзләр.

Дәресләр, дәреслек, дәрестә; аучы, ауда, аулый; эшли, эштә, эшче, эшкә; дуслык, дустанә дусның.

  1. Экранда күрсәтелгән сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшерү.

Хайваннар, кошчылык, көнгә, җыырчылар, ачкыч.

IV Дәресне йомгаклау.

  1. Нәтиҗә ясау
  2. Өй эше: күнегү 109 язып, кагыйдә 51 бит
  3. Үзбәя.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.Максат: “Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллану, исемнәрнең күплек сан  кушымчасын ис...

Сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар.

1) Сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар турында төшенчә бирү. Аларны аерырга өйрәтү өстендә эшләү.2)    Сүзнең грамматик мәгънәсе дигән төшенчә кертү, аны ачу. Сүзнең лексик мәгънәс...

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

БДИ күңелне төтрәндергеч сүз !?

БДИ күңелне төтрәндергеч сүз !?...

Сүз ясагыч -чы/че кушымчалары. 4 нче сыйныф.

Сүз ясагыч  -чы/че кушымчалары....