УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем
методическая разработка (4 класс) по теме

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

 

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

               2. Дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

               3. Бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы:йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы:сәяхәт-дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem.docx18.49 КБ

Предварительный просмотр:

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

               2. Дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

               3. Бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Җиһазлау: проектор, магнитофон, 1,2,3ле саннары язылган түгәрәкләр, тест.

Дәреснең барышы.

I.Оештыру, уңай халәт тудыру.

      - Хәерле көн, укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

    II. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

     1. - Укучылар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Шулай итеп әкиятне башлыйм. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Алар бу кабартманы туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Кабартма тәрәзә өстендә утырган, утырган да тәгәрәп киткән.Тәгәри торгач, аңа Куян очраган.

- Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйыйм үзеңне. Ә табышмакларымны чишсәң, ашамам да, дигән.

- Укучылар, Кабартмага булышабызмы?

Табышмаклар

 1.Татарстаннан агып үтүче иң зур елга.

(Идел)

2. Койрыгын алса – башы ябыша,

    Башын алса, койрыгы ябыша.

(саескан)

3. Урманнан чыгар,

    Койрык асты чуар,

    Түше белән шуар,

    Кеше күрсә - куар.

(елан)

4. Мыегы бар, сакалы юк,

     Туны бар, чапаны юк,

     Файдасы өйдә булгач,

     Яланга сәфәре юк.  

(Мәче) Слайд

-Шулай итеп, без Кабартмага булыштык. Куян аны ашамады. Без бүген сезнең белән исем темасын кабатларбыз, Кабартманы да татар теленә өйрәтербез.Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып  бүгенге числоны язып куябыз.Һәм матур язу күнегүләрен язабыз. Слайд.

     2.Кабартма тагын тәгәрәп киткән. Менә аңа бүре очраган. Бүре: “Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да,”дигән.

  1. Укучылар, әйдәгез бүрегә ашатмыйк инде. Аның биреме болайрак икән.
  2. Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куеп язарга. (урманнар, кырлар, балалар, күбәләкләр, дуслар, кошлар, уенчыклар, болыннар, күлләр, хайваннар)    Слайд
  3. Бертөрле тартыклар астына сызыгыз.

Тикшерү.  Слайд

Нәтиҗә: Исемнәр берлек санда һәм күплек санда киләләр.

Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә.

Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә. Слайд

Әйдәгез сайланма диктант язып алабыз.Мин сезгә җөмләләр укыйм. Сез шуннан берлек һәм күплек сандагы исемнәрне аерып язасыз. Слайд

Ардыгызмы, күзләрне, кулларны, аякларны ял иттереп  алабызмы?

Слайд

Шулай итеп, Кабартманы Бүредән дә коткардык. Кабартма юлын дәвам иткән.

3. Аңа Аю очраган. Аю да шул ук сүзләрне кабатлаган. Ул да үзенең биремен тәгъдим иткән.

  1. Без бит Кабартманы ашауларын теләмибез, аңа булышабыз.

Ул килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен дөресләп язарга куша.  

    1)Бирем:  Слайд

Б.к алма

И.к. алмадан

Ю.к. алмага

Т.к. алмада

Ч.к. алманың

Ур.-в.к. алманы

    2)144 күнегүне телдән эшләү.

   4. Кабартма юлны дәвам иткән. Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, Кабартмага Төлке очраган.

- Мин сине ашыйм,- дигән. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам  да, - дигән.

Төлке бик хәйләкәр, шуңа күрә биремнәре дә хәйләле. Тестны без дә эшләп карыйк әле. (Балалар түгәрәкләр белән җавапларны күрсәтә.)

1. Исем нәрсәне белдерә?  Слайд

    1) предметның эшен

    2)предметның билгесен

    3)предметны

Җавап: 3)

2. Исем нинди сорауга җавап бирә?

    1) Кем? Нәрсә?

    2) Нинди? Кайсы?

    3) Ничек?

Җавап: 1)

3. Исем ул –

    1) сүзнең өлеше

    2)Җөмлә кисәге

    3) сүз төркеме

Җавап: 3)

4. Кайсы сүз уртаклык исем?

   1) Идел

   2)сандугач

   3) Алсу

Җавап: 2)

5.Исемнәр нәрсәләр  белән төрләнә?

  1)заман белән

  2) зат-сан белән

  3) килеш, сан белән

Җавап: 3)

        - Менә укучылар, без Кабартмага булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабайдан качып йөрмәс. Туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.Без дә телебезне сакларбыз, шулаймы укучылар?

  1. Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә исем темасын кабатладык

         Исем нәрсәне белдерә?

  1. Аның сораулары?
  2. Нинди исемнәр була?
  3. Исем нәрсә белән төрләнә?
  4. Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип уйлыйсыз?
  1. 1.Өй эше. 146 күнегү.  (Җәяләр эчендәге исемнәргә сораулар нигезендә тиешле кушымчалар куеп,текстны күчереп язарга.

2.Урманнан,карга исемнәрен тикшерергә. Слайд

              Билгеләр кую


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка, 2 класс

План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Урок татарского языка 4а класс

Урокого  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок татарского языка 4а "Повторение числительное"...

Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"

Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...

Презентация для урока татарского языка (2 класс) на тему "Кайдан? соравын кабатлау.

Кайдан? соравын кабатлау.Кайдан? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен   камилләштерү.Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   сөйләмдә дөрес куллана белү күне...