Урок татарского языка, 2 класс
план-конспект урока (2 класс) на тему

Гарифуллина Айсылу Мансуровна

План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_tatarskogo_yazyka_2_klass.docx16.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе – Күлтәс башлангыч мәктәбе филиалы

Билгене  белдерә торган сүзләр. Текст белән эш.

2 класста татар теле дәресе

Укытучы Гарифуллина Айсылу Мансуровна

Тема: Билгене  белдерә торган сүзләр. Текст белән эш.

Теманың максаты: Нинди? Кайсы?  сорауларына ярдәмендә билгене  белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклеген төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: 

Предмет күнекмәләре: Җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

УУГ:

Шәхси:  иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Регулятив:  укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

Танып – белү :  кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;

Коммуникатив:  үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

Төп төшенчәләр: Билгене  белдерә торган сүзләр,

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җиһазлау: Дәреслек:  И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле” 2 кисәк  52-54 бит ,“Мөстәкыйль эш дәфтәре” 52 бит, таблица.

Төркемнәрне оештыру: гамәли, индивидуаль  һәм  парлы    эш.

Дәрес планы.

I этап. Оештыру өлеше.

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Эш урынын тәртипкә китерү.

II этап.  Актуальләштерү.

  1. Сүзлек диктанты.  (РУУГ)

Зур, яшел, киң, түгәрәк, ал, кызыл, матур, озын, биек, авыр, йомшак, нечкә, җиңел, әче. Бөдрә, җылы.

  1. Яшелчәләр ясалган карточкалар күрсәтү. Карточкага ясалган яшелчәләрнең сүзлек диктантында кулланган сүзләрне кулланып, билгеләрен әйтергә. Калган укучылар билгеләре буенча яшелчәнең исемен атарга тиеш. (ШУУГ)

  1. III этап. Яңа материал өстендә эш.
  1. 70  нче күнегү. (ТУУГ)
  • Хикәядән өзекне уку, песи баласына туры килгән билгеләрне язу һәм билгене белдергән сүзләр астына сызу.
  •   Үзләренең песиләре турында билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү. (ШУУГ)

Физкультминут

IV  этап.  Алган белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.

  1. 71 нче күнегү.
  •  Шигырьне уку, икенче куплетын хәтердән язу.
  • Нинди? Соравына җавап булган сүзләрнең астына сызу.(ШУУГ)

V  этап.  Контроль.

  1. 76 нчы күнегү. (“Мөстәкыйль эш дәфтәре”, 52 бит)
  • Шигырьне уку, предметның билгесен белдерә торган сүзләрнең астына сызу.
  • Асларына сызылган сүзләрнең нинди билге белдерүен ачыклау.

VI этап. Рефлексия.  

  1. “Билгене  белдерә торган сүзләр” темасын аңлауларын ачыклау.

 Укучыларның дәрестә алган белемнәре турындагы фикерләрен тыңлау. (ШУУГ)

VII этап.   Йомгаклау.

           1.Өй эше.  72 күнегү, 53 бит,  сүзләр өстәп язарга.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА  ПО ТЕМЕ "ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР". УРОК ПРОВОДИТСЯ ПО РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ РАХИМОВА. УМК "ШКОЛА РОССИИ"....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 3 КЛАССЕ

ПЛАН УРОКА ТАТАРСКОГО ЯЗЫКЕ ПО ТЕМЕ "ИСЕМ" . УМК "ШКОЛА РОССИИ"Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Урок татарского языка “Сез алмашлыгын килешләрдә төрләндерү” 2 класс

1. Агач исемнәрен дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү2. Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;3. Туган якның матурлыгына соклану хисе, т...

Эффективность использования технологии И. Л. Литвинова на уроках татарского языка в начальных классах.

На протяжении многих лет я учила детей татарскому языку. В 90-е годы предмет "Татарский язык" только был введен в программу. Испробовав разные методики, следуя рекомендациям  авторов-разработчико...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...