Урок татарского языка “Сез алмашлыгын килешләрдә төрләндерү” 2 класс
план-конспект урока (2 класс) по теме

Сибгатуллина Ильсеяр Илтузаровна

1. Агач исемнәрен дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү

2. Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

3. Туган якның матурлыгына соклану хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx27.02 КБ

Предварительный просмотр:

            Әлмәт районы Миңлебай станциясе

 төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Сибгатуллина Илсөяр Илтөзәр кызы 

Сез алмашлыгын килешләрдә төрләндерү” темасын кабатлау.

“Агачлар”.

(Рус төркеме өчен татар теле дәресе, 2 сыйныф)

Максат:

1. Агач исемнәрен дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү

2. Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

3. Туган якның матурлыгына соклану хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедийный проектор, карточкалар, үсемлекләр төшерелгән рәсемнәр.

Материал: 2 сыйныф өчен дәреслек (рус төркемнәре өчен). Авторлары:  Сафиуллина Ф. С., Фәтхуллова К. С.  

 Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
  3. Дежур укучы белән әңгәмә.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

     1.Фонетик күнегү.

[ә] авазы кергән сүзләрне ишетеп кул чабу.

Сүзләр: чәчәк, җиләк, үсемлек, үлән, кәбестә, кишер.

2.Текстны тыңлагыз, тәрҗемә итегез һәм җөмләләр санын әйтегез.

Җәен көннәр җылы була. Без урманга барабыз. Анда җиләк җыябыз.

     3.Матур язу.

Хәрефләрдән сүзләр төзеп язарга:

а) м,а, г,а,А,л  

      ә) м,ы, Ш, р,о,т.

      б) н, К, р, а, ы, л, г, а.

  1. Карточкалар белән эш. Нокталар урынына сез алмашлыгын төрле килешләрдә   куярга һәм сорауларга җавап бирергә.

... эш яратасызмы?

... бакчагыз зурмы?

... балан кирәкме?

... кем мактый?

Ул ... ак карлыган алдымы?

... чия бармы?

  1. Өй эшен тикшерү.

Төрле килешләрдәге сез алмашлыгын кертеп “Бакча” темасына язып килгән җөмләләрне укыйлар. (1-2 укучыдан укытыла)  Сез алмашлыгын килешләрдә төрләндерелгән таблицаны искә төшерәләр.

  III.Төп өлеш. 

1. Сорау-җавап:

  1. Без нинди тема өйрәнәбез?
  2. Бакчада үсүче үсемлекләр? (Слайд)
  3. Басуда үсүче үсемлекләр? (Слайд)
  1. Рәсемнәр белән эш:
  1. Бу нинди үсемлек? Ул кайда үсә?

( Борчак, бодай, арыш, суган,кыяр, җиләк, шомырт, балан һ. б.)

  1. Слайдлар карау “Туган ягым табигате”
  1. Мондый матурлыкның булмавы да ихтимал бит. Әгәр дә без, кешеләр,әйләнә – тирәбездәге табигатькә сакчыл карамасак, аны сакламасак, ул бик нык зыян күрер һәм бер көнне юкка чыгар иде. Үзегезне урманда хис иткәч иң беренче тирә ягыгызда нәрсәләр күрдегез? (агачлар, үләннәр, чәчәкләр һ. б.)
  2. Что мы должны сделать чтобы сохранить эту красоту? Расскажите правила поведения в лесу.
  3. Каких деревьев можно увидеть в наших краях?
  4. Ребята, вы наверное, догадались о чём мы сегодня будем говорить.( о деревьях)
  1. Сүзлек эше үткәрү. (Слайд)
  1. Әйдәгез хәзер яңа сүзләр белән танышабыз

ботак – ветка

яфрак – лист

имән – дуб

каен – берёза

чыршы – ель

нарат – сосна

а) Укытучы укый.

б) Укучылар укыйлар.

в) Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.

3.  Текст белән танышу (Бит 109 күнегү3)

а) Укытучы текстны кычкырып укый.

- Текстта сүз нәрсә турында бара?

б) Текстны чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү.

в)  Дәфтәрләргә күчереп язалар.

IV.Физминутка

          Җил исә, исә, исә

          Агачларны селкетә.

          Җил тына, тына, тына

          Агачлар үсә, үсә.

V. Алынган белемнәрне ныгыту. 

1. Сорау – җавап эше.( Текст буенча)

  1. Урман нинди?
  2. Урманда нинди агачлар үсә?
  3. Урманда тагын нәрсә бар?

2.Ситуатив күнегүләр эшләү. Парлы эш.

  1. Укучылар, әйдәгез әле, текст буенча бер – берегезгә сораулар бирегез.

3.Диалогик сөйләм телен үстерү.

108 нче биттәге 2нче күнегүне мөстәкыйль тәрҗемә итәләр һәм диалогны кычкырып укыйлар.

  1. Укучылар, ә хәзер бүген өйрәнгән сүзләрне кулланып сөйләшү төзегез.(Парлы эш).

VI. Күзләр өчен күнегүләр

1.1-2 мин. Күзләрне ачып – йомып торалар.

2. Күзләрне  чытырдатып йомарга, аннары ачарга. (5 мәртәбә)

3.Күзләрне башта сулга, аннан соң уңга әйләндерергә. (6-8 тапкыр)

4.Сулга, уңга карарга. (5-8 тапкыр)

5.Борын очына,аннан алга карарга.(5-7 тапкыр)

4.Төркемләп(группаларда)эш. Карточкалар таратыла.

1нче төркемгә эш.Таблицаны тутырыгыз.

      Сүзләр

Кая?

Кайдан?

Кайда?

  1. Урман

  1. Бакча

  1. Басу

2нче төркемгә эш. Җөмләләр төзегез.

Имән                    басуда үсә.

Бодай                  бакчада  үсә.  

Кыяр                     урманда үсә.

3 нче төркемгә эш.  Бер сүз белән языгыз.

1. Имән, каен, чыршы, нарат.

2. Арыш, бодай, арпа, борчак.

3. Роза, лалә, кашкарый, ромашка.

5. - Ә хәзер уйнап карыйк инде.

“Серпантин” уены

Укытучы әйткән җыйнак җөмләгә укучылар чылбыр буенча җөмләнең мәгүнәсенә туры китереп сүзләр өстиләр.

Мин барам.

Мин  урманга барам.

Мин  урманга агачлар карарга барам.

 Мин яшел урманга агачлар карарга барам.

Мин көн саен яшел урманга агачлар карарга барам.

Һ.б.

VII. Йомгаклау.

  1. – Сегодня на уроке что нового вы узнали?
  1. Что мы сегодня с вами прошли? Что повторили?
  2. Что вам понравилось?
  3. Дома повторите, пожалуйста, со своими родителями эти слова.
  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше: 109 бит күнегү 6.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА  ПО ТЕМЕ "ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР". УРОК ПРОВОДИТСЯ ПО РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ РАХИМОВА. УМК "ШКОЛА РОССИИ"....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 3 КЛАССЕ

ПЛАН УРОКА ТАТАРСКОГО ЯЗЫКЕ ПО ТЕМЕ "ИСЕМ" . УМК "ШКОЛА РОССИИ"Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Эффективность использования технологии И. Л. Литвинова на уроках татарского языка в начальных классах.

На протяжении многих лет я учила детей татарскому языку. В 90-е годы предмет "Татарский язык" только был введен в программу. Испробовав разные методики, следуя рекомендациям  авторов-разработчико...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...