4 нче сыйныфта "Тамырдаш сүзләр"темасына дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка (4 класс) по теме

Гиниятуллина Венера Ягфаровна

4 нче сыйныфта татар теленнән   дәрес эшкәртмәсе .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamyrdash_suzlr.docx19.08 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема:” Тамырдаш сүзләр”

4 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

                                                   Төзеде: Әлмәт районы     Мәмәт төп гомуми

                                               белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф

                                             укытучысы Гыйниятуллина Венера Ягъфәр кызы

2012 ел

Тема: “Тамырдаш сүзләр”

Сыйныф: 4

Дәреслек:Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева

Дәрес төре: яңа материалны аңлату

Җиһазлар:дәреслек, слайдлар,дидактик уен, “Кызыклы грамматика”  С.Г.Вагыйзов, карточкалар.

Максат:- Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясарга өйрәнү, сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, сүзләр төркеменнән тамырдаш сүзләрне аерып ала белү;

-укучыларның фикерләү сәләтен, чагыштыру күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету;

- туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

                                   Дәрес барышы.

  1.  Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез,

Җиңел булыр укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен “5” булсын,

Ерактан көлеп торсын.

  1. Матур язу күнегүе.

-Тактада язылган Бб хәрефләрен һәм җөмләне матур итеп күчереп языгыз.

Слайд 1.

Бб

Балыклы күл буенда  балыкчы балык тота.

  1. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. Актуальләштерү.

–Бу җөмләдә бер тамырдан ясалган сүзләрне әйтегез.

-Сүзләрнең мәгънәләре уртак булган кисәкне табыгыз һәм астына сызыгыз.

-Ул сүз тагын мәгънәле кисәккә бүленәме?

- Сүзләрнең тамыры сүзнең кайсы урынында языла?

IV. Яңа  тема өстендә эш.

-Бүген без бер тамырдын ясалган сүзләр белән танышырбыз. Башта бер әкият тыңлап китик.

Слайд2..

Борын-борын заманда булган, ди, юл дигән бер сүз. Кешеләр, юлдан барганда, аны тапканнар да уйлыйлар икән: “Нишләргә моның белән?” Юл исемле  сүз әйткән: “Сез мине җиргә утыртыгыз, мин зур агач булып үсәрмен “.

    Кешеләр юл сүзен утыртканнар икән, бу тамырланып та киткән, үсә дә башлаган. Башта бер ботак җибәргән, аннан икенчесен, өченчесен... Бер юл сүзеннән әллә никадәр ботак үсеп чыккан. Һәр ботакта юл тамырыннан ясалган сүзләр икән. Кешеләр бу сүзләрне чагыштырып караганнар. Барсының да бер тамырдан үсеп чыкканлыгын күргәннәр. Шуннан соң бу сүзләрне барысын бергә “тамырдаш сүзләр” дип атап йөртә башлаганнар.

Юл- юлчы,  юлсыз, юлсызлык,  юллау, юллаучы, юлча, юлбашчылык, юлбашчы, юллык, юлдаш, юлдашсыз,юлдашлык, юлаучы,юлыгу.

Дәресслектән кагыйдәне уку. (23 нче бит)

Слайд3.

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.

Тамырдаш сүзләрдә мәгънә бәйләнеше саклана.

  1. Ныгыту.

1.Дидактик уен “Бакчачы”

-Әйдәгез, без дә тамыр сүзләр утыртып карыйк әле. Агач ботакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы   озын һәм күп ботаклы булыр икән. Шул укучылар “Иң оста бакчачы” дигән исем алачак.(Төркемнәргә сүзләр язылган карточкалар бирелә)

1 төркем: урман (урманлы, урмансыз, урманчы, урманчылык, урманлык, урманчык)

2 төркем: сүз (сүзлек, сүзсез,сүзлекчә,сүздәш, сүзчән, сүзле)

3 төркем: күз ( күзлек, күзәтү, күзле, күзсез, күзәтүчән, күзәтче, күзлекле, күзәтче)

“Иң оста бакчачы”ны билгеләү

2. Дәреслек белән эш.

42 нче күнегү. Артык сүзләрне тап! (телдән)

43 нче күнегү. Күчереп язу. Ясагыч кушымчаларны шартлы билге белән күрсәтү.

                                     ФИЗМИНУТКА

3.Слайд4.

Дидактик уен “Кайсы сүз артык?”

Чәчле              бозлы             сана                        урак

Чәчкеч            бозык            сансыз                    ургыч

чәчүлек          бозлана          сандык                    урман

  1. Текст белән эш.

1 нче рәт. 44 нче күнегү.

Текстны укырга, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне төзелеше буенча тикшерергә.

2 нче рәт. Текстка дөрес кушымчалар ялгап язарга.

Слайд5.

   “Безнең якларда урман (-нар, -да, -лы)   күп. Урман(-сыз, -да, -нар) кып-кызыл булып кура җиләге, җир җиләкләре үсә, матур итеп кошлар сайрый, төрле  җәнлекләр яши. Ерак түгел урман (-лык, -чы, -сыз) йорты бар. Урман (чы, да) бабай безне һәрвакыт үзе янына алып килә. Безгә урманнар (-ны, -сыз) сакларга киңәш бирә.

  1. Урманчы бабай нинди киңәш бирде икән?

Тикшерү. Бу текстта нинди тамырдаш сүзләр таптыгыз?

  1. Үрнәк схема буенча сүзләрне төзелеш ягыннан тикшерү.(Сүз төзелешен тикшерү тәртибе) 25 нче бит.

Слайд 6.

Сүз

тамыр

Сүз ясагыч кушымча

Төрләндергеч кушымча.

эшләсен

Тимерчегә

Яшелчәләр

Умартачылык

Бакчачылыкта

4. Йомгаклау. Нәтиҗә ясала.

        Өй эше:

1 нче рәт: Уку китабыннан 10 сүз күчереп язарга, тамырһәм кушымчаларын  билгеләргә.

2 нче рәт:Үзең уйлап (дәрестә очрамаган) тамырдаш сүзләр язарга, 3 җөмлә төзергә

-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Укучыларның белемнәре анализланып билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

"Исем" темасына презентация

Бу презентация исем темасын кабатлау максатыннан төзелгән...

"Тамырдаш сүзләр" темасына презентация.

4 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасына үткәрелгән дәрескә презентация....

"Исем" темасын ныгыту.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен -  корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә,  ...