Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)
план-конспект урока (2 класс)

Газизова Диляфруз Мирхатовна

  Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк”,- дип уйлыйм мин.

      Мин үткәргән татар теле дәресе беренче чиратта, башлангыч сыйныфларда ИКТ ны системалы рәвештә куллануны бурыч итеп куя. Дәрестә мин мультимедияле проектор, компьютер, интернет чыганакларыннан, төркемдә һәм индивидуаль эш алымнарын кулланып, дидактик материаллардан файдаландым.Дәресемнең максаты- һәр укучыда танып-белү эшчәнлеген арттыру, шул ук вакытта пассив танып-белү түгел, ә актив танып- белү эшчәнлеген үстерү.

 Дәресем-интеграл дәрес, укучыларның эзләнүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән эш алымнарын кулланырга тырыштым. Дәрес татар теленнән грамматик материалны кабатлауны, рус теле буенча сөйләм телен үстерүгә, әйләнә-тирә белән танышуны, математикадан исәпләү күнекмәләрен ныгытуны үз эченә алган. Интеграл дәресләр уку процессын аңлаешлы, мавыктыргыч  һәм эффектлы итә. Мондый дәресләрдә балалар үзләренә максат куеп, үз эшләрен планлаштырып, анализлап эшләргә өйрәнәләр.

       “Предметларны белдерүче сүзләр һәм эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр” темасы буенча беренче дәрес. Әлеге дәреснең эчтәлеге укыту программасына туры килә һәм балаларның субъектив тәҗрибәләрен баету максатыннан кулланыла. Дәрес барышында төрле методлар кулландым: эвристк, аңлатмалы-иллюстратив, проблемалы. Әңгәмә, сөйләм, эзләнү, уен, табышмаклар кебек эш формалары кулландым. Яңа технологияләргә таяндым. Дәрескә презентация төзедем.

        Дәрес конспктын башлангыч сыйныф укытучыларына кулланырга тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_deres_plany.docx20.12 КБ
Microsoft Office document icon tatar_tele_2_nche_syynyf.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Тема: Предметны белдерүче сүзләр. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

          Дәрес максатлары:

  1. Балаларны предметны һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру.
  2. Предметны белдергән сүзләргә кем? нәрсә?, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли? нишлиләр? Соравын куя белергә өйрәтү.
  3. Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү күнекмәләре формалаштыру.
  4. Предметны һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр тамгалары белән таныштыру.
  5. Схемаларга карап җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру.
  6. Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

   Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

      Хәерле көн балалар. Бүгенге татар теле дәресенә мин үзем белән кояшны алып килдем. Ләкин ул нишләптер елмаймый. Дәрескә кергәндә ул миңа мөрәҗәгать итте. “Әгәр дә укучылар дәрестә актив катнашалар, кычкырып, матур итеп җавап бирәләр икән- мин елмаячакмын,”-диде. Әйдәгез тырышып карыйк әле укучылар!  Без беләбез кояш тирәли 9 планета барлыгын. Бүгенге дәресебезнең без эшләяячәк биремнәре шушы планеталарга урнашкан, Без аларны кояш янына урнаштырачакбыз. Һәрбер укучы үзенең эшен һәм иптшенең җавапларына игътибарлы булса иде. Ягез балалар эшкә керешик!

       II.Узган дәрес материалын актуальләштерү. Слайд 1

Слайдтагы җөмләләргә тыныш билгеләре куярга, төрен ачыкларга.

        Бүген көн нинди?

        Ай нинди матур күлмәк!

        Хәзер татар теле дәресе булачак.

         III.Яңа дәрес материалын аңлату

  1. Укытучы 2 нче слайдтагы хәйләле вакыйганы укый .Балалар 3 нче слайдтагы  рәсемне карыйлар, анда нәрсәләр ясалганлыкны ачыклыйлар.  4 нче слайдтагы предметны һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне укыйлар. Предметны белдергән, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне аеру.    
  2. Укытучы тактага уртасында 1 һәм 2 сызык булган ике турыпочмаклык сыза. Турыпочмаклыклар астына тиешле сорауларны яза. Укучыларны бу тамгалар белән таныштыра. “Тиен сикерә” җөмләсен тактага яза һәм бу җөмләнең схемасын төзеп күрсәтә, аңлата.
  3. Укучылар  5 нче слайдтагы  күнегүне  язмача эшлиләр. Бу күнегүдә предмет

             исемнәре һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр рус телендә язылган ,      

             укучылар татарчасын язарга тиешләр.

  1. Динамик пауза- 6нчы слайд. “Шаян курчак”.( Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә игътибар юнәлтелә)

Бигрәк шаян курчак син,

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең , торасың,

Башың уңга борасың.

Аннан сулга карыйсың

Һәм сикерә башлыйсың.

Башың артка ташлыйсың да

Әйләндерә башлыйсың.

Кулларың күтәрәсең,

Аннары төшерәсең.

Шул арада, син, иелеп,

Басарга өлгерәсең.

  1.  Яңа теманы ныгыту максатыннан  мөстәкыйль эш тәкъдим ителә. 19 бит – 9нчы күнегү Схемаларга карап предметны белдергән һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрдән  җөмләләр төзергә. Уклар белән тоташтырабыз.
  2. Хәзер балалар. Бер уен уйнап алабыз. Ярыш дисәк тә була. Менә шушы ике кесәгә бирелгән сүзләрне дөрес итеп тыгуыгызны сорыйм. Барыгыз да бирегә чыгыгыз.
  3. Йомгаклау. 7 нче слайд. 

Менә безнең дәресебез ахырына якынлашты.

  - Әйдәгез үзебезнең эшебезне бәяләп карыйк әле балалар. Үзбәя.

  - Бүгенге дәресебездә без ниләр эшләдек? Сезгә рәхәт булдымы? Сезгә дә күңеллеме?

   Кояшыбызга күз салыйк әле. Карагыз балалар кояшыбыз көлеп тора. Димәк, ул безнең эшебездән канәгать. Мин дә бүгенге сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. Һәрвакыт  елмаеп яшәгез. Күңелегез һәрвакыт шат булсын. Рәхмәт сезгә. Мин сезгә истәлеккә кечкенә кояшлар таратам.

                                                                                                                                                                                                                                                                                         



Предварительный просмотр:

                                     ТЕМА:Сыйфат.

Максат:сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;

                сыйфат турында төшенчә бирү; теманы аңлауны күнегүләр өстендә                          ныгыту; төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру, балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы. Катнаш дәрес.Яңа материалны үзләштерү. Интеграл дәрес буларак  математика һәм әйләнә-тирә дәресләреннән дә элементлар кушу.

Материал:  З.И.Җамалетдинова “Татар теле дәресләре”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен  Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган методик кулланма, Казан, Мәгариф,2004 , “Ачык дәрес”.

Җиһазлау: таблица “Сыйфат”, рәсемнәр, ребус, компьютер, сигнал карточкалары, тест биремнәре.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

                                            I. Оештыру моменты:

  1.Дәрескә уңай халәт тудыру.Дәрес музыка белән башланып китә.

Исәнмесез укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычларын

Телибез һәммәбезгә.

- Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам..

 3.Дежур укучыга сүз бирелә.

4. Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүе эшләп китәрбез.Матур язу күнегүе  итеп сезгә нинди мәкаль язылды? Көзге көн бала кебек: әле көлә, әле елый , число языла.  Матур язу күнегүе анализланып кителә: Ни өчен көз турында шундый мәкаль әйтелгән? ( Чөнки көз көне  әле бик салкын, әле бик  җылы була. Әле күк йөзен болытлар каплый, көннәр буе яңгыр ява, әле кояш чыга. Шул арада кар да явып өлгерә. Бик тиз үзгәрүчән, үпкәләүчән кешеләргә дә аның кәефе көзге көн кебек, диләр).

                              II. Белемнәрне актуальләштерү.

Хәзер укучылар, рәсемнәргә карап сүзлек диктанты язарбыз. Бер укучы такта алдында эшли. Керпе,куян, песнәк, торна,яфрак,алма, бака.

 (Укуытучылы уены уйнала, билгеләр куела  тактага ничә хатага нинди билге куеласы языла).Үзбәя  (Укытучы да тикшерә)

Бу рәсемнәрне беразга читкә алып куеп торыйк.

Балалар,бу сүзләргә сорау куегыз. (Нәрсә?)

Нәрсә?соравына җавап булып килгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (Исем)

(Тактага схемасы эленә)

Исемнәр нәрсә белән төрләнә? (Исемнәр килеш белән төрләнә)

Татар телендә ничә килеш? (Татар телендә 6 килеш) Бер укучы килешен дә, соравын да басып әйтә).Тактага килеш һәм аның сораулары эленә.

Укучылар, ике вариантка бүленеп бергә сүзне  килешләрдә төрләндерәбез? (Дөрес җаваплар тактага эленә. Укытучылы уены уйнала).Үзбәя.

Укытучы тагын бер рәсем күрсәтә (кеше рәсеме). Бу предметка нинди сорау куярсыз? Һәм ни өчен? ( Кем? Чөнки татар телендә бары тик кешегә генә кем? соравы куябыз). (Укучыларның белемнәренә карап бәя куела, йолдызлар бирелә)

(Укучыларның һәр соравына җавап укытучы тарафыннан анализланып, тактада чагылып бара.)                     III.Физкультминутка  (Музыка астында укучылар ял итә)

Җилләр исә, исә, исә,

Агач башы иелә җиргә.

Җилләр тына, тына, тына, тына,

Агач башы күккә менә.

                                               IV.Уку мәсьәләсен кую.

     1). Бүген  яңа сүз төркеменә керәбез. Теманы ачыклау өчен  тактага ребус эленгән. Без бу ребусны дөрес итеп чишсәк, бүгенге  дәрес темасын ачыкларбыз.Нинди сүз яшеренде икән соң? Төркемнәргә берләшеп эшлибез. (Ике төркем черновикларда ребусны чишә).

(Җаваплар һәр ике төркемнеке дә тыңлана, анализлана. Тактага тема эленә).

СЫЙФАТ

Димәк, бүгенге дәреснең темасы “Сыйфат”

  2). Тактага сүзләр эленә.

Балалар, игътибар белән карагыз әле. Сезгә ике баганада сүзләр бирелгән.  (яфрак, лимон,  җиләк, бүре, куян) (Яшел, ачы, кызыл, усал, куркак ). Бу сүзләрне мәгънәләре буенча парлап сызыклар белән тоташтырабыз.

    Икенче баганадагы сүзләр беренче баганадагы предметларның төсен, тәмен, характерын ачыклады. Һәм нинди? соравына җавап булып килде. (Компьютер белән чагыштырырга). Шуннан кагыйдә килеп чыкты Предметның билгесен : төсен, характерын, тәмен белдергән, нинди? Соравына җавап булып килгән сүзләр СЫЙФАТ дип атала.   Укучылар кагыйдәне китаптан да укый.(бергә)

Укучылар, тактадагы сүзләр белән җөмләләр төзик әле һәм берсен язып куябыз. (Яшел яфраклар саргая) (Сыйфатны сорау куеп табабыз, астына сызабыз)

                                   V.Модельләштерү.

Тактага җөмлә янына схема сызыла, яки әзер плакат эленә.

                               VI.Уку мәсьәләсен чишү.

Балалар, кабат рәсемнәргә күз салыйк әле (Керпе,төлке, песнәк, торна, яфрак, бака).Бу җан ияләре кышка үзләренең  яшәү рәвешен үзгәртә. Алар нишлиләр әле? (Балаларның җаваплары тыңлана) Ә менә алар әллә кыш җиткәнен сизми калганнар,әллә башлары әйләнеп киткән? Урыннарын бутаганнар. Безнең ярдәмне сорап килгәннәр. ( Тактага рәсемнәр эленә).

1. Песнәк һәм торна. Алар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана, укытучы тарафыннан өстәлә)  Безнең рәсемдә киресенчә, торна карда йөри, ә песнәкләр тезелешеп җылы якка китеп баралар Безгә 139 нчы күнегүне дөрес итеп эшләргә кирәк. Текстны укып чыгабыз. Монда безгә песнәк турында күбрәк язылган. (Балалар укыйлар) Беренче  җөмләне дәфтәргә язабыз һәм  сыйфатны сорау куеп табабыз, астына сызабыз. (Матур язу кагыйдәсе әйтелә)

Язганда мин туры утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар,

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,
           Дәфтәрне авыш итеп

                                                      Яза башлыйм хәрефләрне,

Тигез һәм матур итеп.

                         Песнәк- бик тырыш һәм хәрәкәтчән кош.

                Физкультминутка  (Бармаклар, күзләр өчен  басып әйелә)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем күп күрсен!

Тагын йомам, тагын ачам.

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына,
           Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

2. Керпе һәм төлке. Алар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана,

укытучы тарафыннан өстәлә)  

Безнең рәсемдә киресенчә, төлке кышкы йокыда, ә керпе кар өстеннән элдертә. Аларны урыннарына куяр өчен бер мәсьәлә эшләп алырбыз. Төркемнәргә берләшәбез. 

Мультфильмнарда, әкиятләрдә төлкеләрнең бик хәйләкәр булганлыгын, тавыклар яратканын сез инде беләсез. Ләкин алар әкиятләрдә генә шундый сыйфатларга ия. Ә гадәттә алар нәрсәләр белән туклана? (тычканнар белән).

(Укытучы мәсьәләне укый) Хәйләкәр төлке авылга килеп хуҗаның 12  тавыгын урлаган. Хуҗаның кетәклектә 15 тавыгы калган. Хуҗаның  барлыгы ничә тавыгы  булган.) Эш тәртибе экраннарда чагыла.Укытучылы уены уйнала. Эшкә бәя бирелә.

         

       3. Агачтагы яфрак.  Агачлар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана, укытучы тарафыннан өстәлә)  

Безнең рәсемдә киресенчә, агачлар яфракларын коярга оныткан. Әгәр алар яфракларын коймасалар, кар күп итеп ботакларына кунып, аларны сындырачак. Аңа ярдәм итү өчен без сезнең белән телдән мисаллар чишәрбез.

 (Тактага агач рәсеме ясала, аңа балалар санынча яфраклар эленә, артына мисаллар

язылган. Һәр укучы чыгып,  мисалны укый һәм җавабын чишә.Яфраклар читкә алып куела.)

 Менә безнең агачыбыз кышка әзер.

4. Бака. Алар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана,

укытучы тарафыннан өстәлә)  

Безнең рәсемдә киресенчә, бакалар кардан йөри. Аңа ярдәм итү өчен без карточкадагы сорауларга җаваплар бирербез. Бу карточкаларда предметларның билгеләре язылган. Мин сезгә аларны укыйм, ә сез аның нәрсә икәнен әйтерсез.

 -җилле, салкын, аяз    (көн).

-йолдызлы, тыныч, айлы (төн).

-тирән, киң, зур (елга).

-акыллы, тыйнак, чибәр (кыз).

-кыю, көчле, батыр (малай).

-яшел, биек, ылыслы (чыршы).

(Җавап биргән укучыларга йолдызлар таратыла.)

                                            VII.Өй эше бирү.

Өйгә эш итеп мин сезгә дәреслек буенча 140 нчы күнегүне бирәм. Без сезнең белән яңа гына билгеләре буенча исемнәрне таптык, ә сез өйдә киресенчә исемнәр янына мәгънәләре буенча туры килә торган сыйфатлар куеп язарга.

                         VIII. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.

               Молоцы, укучылар! Ярдәм сорап килүчеләр бездән канәгать калганнардыр. Сезнең үзегезгә дә җавапларыгыз ошадымы?

(Кабатлау сорау-җавап, тест формасында барачак)

  1. Без дәрестә нинди зур теманы кабатладык? (ИСЕМ). (Тактада тест эшләү)
  2. Нинди яңа темага кердек? (Сыйфат) (Тактада тест эшләү)
  3. Дәрестә нәрсәләр эшләдек? ( Рәсемле диктант яздык, күнегү эшләдек, мәсьәлә чиштек, мисаллар эшләдек, сыйфатларны таптык)
  4. Молоцы! (Дәрестә аеруча актив катнашкан балаларга “4ле”-“5 ле” билгеләре куела, пассиврак балаларга тагын нәтиҗә ясала)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле "Сыйфат"

презентация татар теле 2 сыйныф...

Татар теле. 2 сыйныф. Изложение. “Үрдәк”.

Татар теле. 2 сыйныф. Изложение. “Үрдәк”....

Татар теле. Сыйфат.

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Татар теле 4 сыйныф

Килешләр  илендә  сәяхәт ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...