Татар теле. Сыйфат.
методическая разработка (4 класс) по теме

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сыйфат.татар теле47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыАпас муниципаль районы

Иске Йомралы урта гомуми белем мәктәбе

                                Сыйфат

                                                        Тимергалиева Ф.Ә нең

                                                                        4 нче сыйныфта татар теленнән

                                                                     үткәрелгән дәрес конспекты

2011-20112 уку елы

Тема: Сыйфат.

Максат: 1.белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага           салу;

                   2. укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

                   3. каллиграфия өстендә эшләү;

                   4. әниләргә карата хөрмәт, ярату хисе, игътибарлылык тәрбияләү;

                   5. информацион технология кулланып, балалар белән интерактив тактада эшләргә өйрәнү;

Җиһазлау: “Сыйфат” моделе өчен слайдлар, индивидуаль карточкалар, тест, интерактив такта,плакат «Күзләр өчен күнегүләр», магнитофон, аудиоязма

Материал: Татар теле, Р.Х.Ягъфәрова,Р.Ә.Асылгәрәева. 4 класс, “Татар теленнән мөстәкыйль эшләр”.

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  1. – Хәерле көн, балалар!

         -- Хәерле көн!

         -- Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!

  1. Матур язу күнегүе. ( 2 җөмлә әйтеп яздыру, ия һәм хәбәрен табу)  

Тиздән ямьле яз җитәр. Җылы яклардан кошлар кайтыр.

     3) Дәреснең темасын ачыйк. Ачкычы: татар телендә генә очрый торган хәрефләр. ( әсөыүйҗфңаһт.) сыйфат.

II. Материалны хәтердә яңарту.

    1)  ( санамыш әйтәм, саныйм)

-- Син – ак куян,                                     -- Мин – күк куян,

   Йомшак куян,                                         Йөгерек куян;

   Әбәк, әбәк!                                               Әбәк, әбәк!        

   Син кач, куян!                                         Син тот, куян!

-- Санамыш нәрсә турында? ( куян )

-- Нинди куян турында? ( ак, йомшак, күк, йөгерек )

2) 1 нче слайд . “Сыйфат” моделе.

-- Нинди сүзләрне сыйфат дибез?

( предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр була, төрле дәрәҗәдә килә, сөйләмне матурлый )

  1. Язылган җөмләләрдә сыйфатларны табу. (ямьле, җылы) 

III. Сыйфат темасы буенча белемнәрнең үзләштерелүен тикшерү.

1) 2 нче слайд.

-- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

( төс, тәм, форма, характер, вакыт, табигать күренешләре )

2) Карточкалар белән мөстәкыйль эш.

  ...  яфрак.                                             ...  юл.

  ...  бүре.                                                ...  лимон.

  ...  яңгыр.                                             ...  көн.

( предметның тиешле билгеләрен куеп язу )

Нәтиҗә:  Сыйфат предметның төсен, тәмен, формасын, характерын, вакытын, табигать күренешләренең билгеләрен белдерә)

ФИЗКУЛЬТМИНУТ.

( “Елмаюдан” музыкасына күнегүләр эшләү )

3)   --Балалар, тиздән нинди бәйрәм җитә? (“Әниләр бәйрәме”)

Безнең иң кадерле кешеләребез кемнәр? (җаваплар) Әйе, алар безнең өчен барысын да эшләргә әзер. Әниләребез безнең турыда һәрвакыт кайгырталар. Без аларны хөрмәт итәргә, сүзләрен тыңларга тиеш.

-- Ә хәзер игътибар һәм хәтер өчен бирем эшләп алыйк. (шигырь 1 кат укыла, балалар дәфтәрләрдә искә төшереп язалар, такта янында сыйфатларны табып сызалар)

  1. Төркемнәрдә эш. ( шигырь тактада тулысынча язылган, карточкаларда сыйфатлар төшерелеп калдырылган )

1 төркемгә бирем:  сыйфатларны табып сызарга.

2 төркемгә  бирем: шигырьне тулыландырып язарга.

Әнием минем матур,                   Мин елышам әнигә,

Күзләре якты, көләч.                    Әни миңа елыша.

Шундый күңелле була,                Битләре аның кайнар,

Ул өйгә кайтып кергәч.                Ә куллары йом-йомшак.

( тактадагы һәм дәфтәрләрдәге эшләр тикшерелә )

Нәтиҗә: Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килә.

3 нче слайд.

1) -- Сыйфат нинди дәрәҗәләрдә килә? ( 3 укучы кагыйдәсен әйтә )

2) --  Карточкалар белән эш. ( бер предметның билгесен икенче предметның билгесе белән чагыштырып әйтергә )

Сукмак, юл.                                             Төлке, бүре.

Уен, дәрес.                                                Абый, эне.

                                    Сантиметр, дециметр.

-- Нинди дәрәҗәдә куйдык? ( чагыштыру дәрәҗәсендә )

3) -- Интерактив тактада сыйфатларны төрле дәрәҗәдә куеп язарга.

Гади              Чагыштыру         Артыклык          Кимлек

авыр

 яшел

 биек

 гади

дөрес

сары

ФИЗКУЛЬТМИНУТ ( плакатка карап, күзләрне ял иттерү, )

4 нче слайд. “Артыгын әйт” уены

а) 1. матуррак              б) 1. карт                    в) 1.  аксыл    

      2. тазарак                     2. яп-яшь                   2. иң эшчән

      3. алсу                           3. чип-чиста              3. зәңгәрсу

      4. яхшырак                  4. йом-йомшак         4. Әчкелтем

( бирем интерактив тактада эшләнә ).

Нәтиҗә: Сыйфатлар гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләрендә килә.

5 нче слайд.

1) -- Сыйфат җөмләдә нинди кисәк булып килә?

  Әнием мине җылы кочагына алды. Аның куллары йом-йомшак.

( баш кисәкләрне табарга, сыйфатны табарга; кайсы сүз төркемен ачыклый?)

Нәтиҗә: Сыйфат җөмләдә хәбәр һәм иярчен кисәк ( 5 класста аергыч) булып килә.

IV. Тема буенча күнекмәләрне камилләштерү.

1) Парлап “Сыйфат” моделен төзү. ( 1 нче слайд белән тикшерү)

2) Тест эшләү. Тактадагы плакат белән тикшерү.

V. Өй эше: “Минем әнием” темасына сыйфатлар кертеп кечкенә хикәя төзергә.

VI. Билгеләр кую. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теле "Сыйфат"

презентация татар теле 2 сыйныф...

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...